Казан шәһәре Мәскәү районы ГБМБУ “КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия “ укытучысы Фәтхиева Р.Н.
Уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул.
Татарстан – күпмилләтле республика. Татарстанда яшәүче барлык халыкларның да үз телләрен куллануына, балаларын үзләре теләгән телдә укытуларына, үз мәдәниятен үстерүләре өчен барлык шартлар булдырылды. Бу-Татарстанда яшәүче халыкларның барысына да яшьтән ана телен өйрәнү өчен шартлар тудыруны күздә тота, халыкның үз туган теленә, мәдәниятенә игътибарын көчәйтә.Хәзер кечкенәдән ана теленә ихтирам тәрбияләү, аларны үз телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү – иң мөһим бурычларның берсе булып тора.
Телне саклау – аның куллану дәрәҗәсен киңәйтү дигән сүз ул. Телләрне сакламый торып милләтләрне һәм милли культураны саклау һәм үстерү мөмкин түгел. Тел хәрәкәттә булса гына, ягъни кулланылып торса гына яши һәм үсә. Телне белү дөрес язу һәм уку гына түгел бит әле. Ул - матур яза һәм сөйли белүне дә, тел хәзинәсен, аның үзенчәлекләрен дә аңлап эш итү. Балалар саф татарча сөйли, иркен сөйләшә,дөрес яза,үзара ана телендә аралаша белергә, шул телдә белем алырга да тиеш. Бу җәмгыятебез тарафыннан куелган мөһим һәм катгый бурычларның берсе.
Һәр халык өчен үз теле иң кадерле, куатле, моңлы, назлы һәм аһаңле тел. Сөйләм культурасы – кешенең зыялылык дәрәҗәсен билгели торган беренче сыйфат.Һәр укытучы шуның асылын аңлап, ана теленең тылсымлы дөньясына үтеп, аның матурлыгын ачып бирә алырга тиеш. Шул ук вакытта ике теллелек шартларында, без рус телен дә икенче ана телебез кебек күреп укучыларыбызда бу телгә ихтирам тәрбияләп, аларны русча дөрес сөйләргә, тирән фикерләргә өйрәтергә бурычлы.
Бу максатка ирешү өчен башлангыч сыйныф укытучысы күп көч куя. Беренче чиратта татар һәм рес телләрен чагыштырып өйрәтү, татарча һәм русча сөйләм күнекмәләрен мавыктыргыч уенннар, төрле алымнар белән бирү һәр дәрестә күрсәтмәлелекне һәм техник чараларны куллану, уен элементларыннан файдалану, класстан тыш мавыктыргыч эшләр алып бару да зур әһәмияткә ия булып тора. Авазларны дөрес әйтергә өйрәтү максаты белән төрле уеннар оештырам. Уен белән беррәттән дәрестә индивидуаль күнегүләр дә эшләтәм. Материалларны сайлаганда җиңелдән авырракка күчү принцибыннан чыгып эш итәм. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайләрга мөмкин билгеле. Ләкин һәр дәрес, һәр уен ныклап уйланылган булырга тиеш, шул очракта гына укучыларның сүзлек запасы байый, сөйләм теле шомара, сөйләм культурасы үсә. Дәресләрдә милли уеннарыбызны төрле гамәли уеннар белән бәйләп алып барабыз. Уеннарның матур сүзләргә, юморга бай булганын сайларга тырышам. Алар укучыларда белемгә зур этәреш ясый. Һәр темага төрле – төрле уеннар сайлап алу мөмкинчелеге зур. Яңа авазларны өйрәнгәндә дә уеннарга күбрәк игътибар бирәм. Иң беренче авазның әйтелешен үзем күрсәтәм, аннан һәрберсеннән әйттерәм, русча өйтелеше белән чагыштырабыз, эш уен формасында дәвам иттерелә һәм ныгытыла. Яңа сүзләр яхшырак истә калсын өчен я аларның үзләре, яисә предметлары күрсәтелә, сүзләр берничә тапкыр кабатлана. Һәр өйрәнгән сүзнең мәгънәсен дөрес, төгәл аңлап үзләштереп калсын өчен телдән кечкенә генә диалоглар да төзибез. Уен барышында сүзләр ике телдә дә кабатлана, ныгытыла. Аерым текстлар өстендә эш алып барыла. Дәрес мавыктыргыч кызыклы килеп чыкканда вакытның үткәне сизелми, балаларга да кызыклы була, яңа белем дә хәтердә сакланып кала. Шул ук вакытта программа нигезендә бирелгән тема да үтелә.
1990 нчы елларда татар гимназияләре ачылган чорда сыйныфларга ана телен ватып җимереп сөйләшкән балалар күбрәк килсә, соңгы 5-6 елда ана телен дә рус телен дә аралаштырып, катнаш җөмләләр белән сөйләшүче балалар күбәеп китте. Ата – аналарның да күбесе үз ана телендә матур итеп сөйләшә белми. Ләкин шунысы куанычлы, алар ике дә уйламыйча, тулы ышыныч белән безгә киләләр. Без шул балаларда һәм ата – аналарда туган ышанычны акларга, ана теленә булган мәхәббәт хисләрен арттырырга, аларның сөйләм телен үстерергә тырышабыз.
1 нче сыйныфка киләсе баланың гаиләсе белән танышуны хәзерлек курслары чорында ук башлыйбыз. Һәр ата – ана, бала белән аерым сөйләшү оештырыла. Бу очрашуларда баланың ана телен ни дәрәҗәдә белүен, логик фикерләү дәрәҗәсен күзаллау бара. Менә шушы хәзерлек курсларында балаларның аң һәм физик үсешендә өзеклелек һәм кискен сикерешләр ясамыйча, балалар бакчасында алып барылган уку – тәрбия эше дәвам иттерелә.
Иң беренче мин балалар бакчасы программасы белән танышып чыгам. Аларның нинди эш формалары белән һәм нинди методик алымнар белән эшләүләрен белү минем өчен бик әһәмиятле. Икенче чиратта баланың индивидуаль үзенчәлекләрен өйрәнүне максат итеп куям. Беренче дәресләрдән үк балаларның авазларны дәрес әйтүенә зур игътибар бирәм, гаиләдә күбрәк рус телендә аралашкан балалар сүзләрне руслаштырып, рус авазлары белән әйтергә күнеккән була. 3 – 4 очрашудан соң ата – аналар җыелышы уздырам. Һәр баланың шушы чордагы эшенә анализ ясала, аның сәләтен үстерү юнәлешләре күрсәтелә, алга куелган максат һәм таләпләр белән таныштырыла.
Үзебезнең гимназиябездә эшләп килә торган 5 музейның һәрберсендә балалар белән экскурсиядә булырга тырышам. Андагы материаллар буенча халкыбызның милли бәйрәмнәре, гореф – гадәтләре белән таныштырам. Сүз байлыгын арттыру, сөйләшү рәвешен үзгәртү өчен иң элек китапларны күбрәк укырга, атаклы сүз осталары, язучылар һәм җырчылар, рәссамнар. композиторлар, артистлар белән очрашулар уздырыла.Кичәләрдә балалар шигырьләр сөйлиләр. Араларында тәүге тапкыр сәхнәгә басучылар да була.Гадәти булмаган шартларда алынган мәгълүматлар хәтерләрендә тирән уелып кала.
1 класска килүчеләр арасында татарча өйрәнергә бик теләгән , ләкин бүгенге көндә сүзлек запасы аз булган сабыйлар еш очрый.Татарча әйткәнне аңлыйлар, матур тулы җөмләләр белән җавап бирә алмыйлар, текстларны укыган яки тыңлаган очракта аны аңлап бетерә алмыйлар. Бу балалар белән күбрәк бәйләнешле сөйләм өстендә эшләргә туры килә. Күбесе иптәшләре алдында яңа сүзләрне әйтүдән читенсенеп, оялып утыралар, кабатлаудан куркалар, чөнки алар татар телендәге авазларны дөрес итеп әйтә алмыйлар.
Мин педагог буларак шушы хәлләрне күреп, баланың психологик халәтен аңлап, аңа ярдәмгә ашыгам. Иң беренче итеп телнең матурлыгы турында гади итеп аңлатырга тырышам, сәнгатьле итеп шигырьләр укып күрсәтәм,4 юллык шигырьләрне бергәләп ятлыйбыз, балаларда үзләренә карата ышаныч туа, миннән дә була икән дип уйлый башлый.
Һәр дәрестә алынган яхшы билге балага зур куаныч – шатлык, начар билге авырлык китерергә мөмкин. Шуңа күрә һәр куелган билгемне балага ни өчен куелганын исбатлап бирергә тырышам. Бала бүгенге дәрескә йомшаграк әзерләнгән булса, сәбәбен бергәләп эзлибез, күңеле бөтенләй төшеп бетмәсен өчен юату сүзләрен дә онытмаска кирәк. “Син нишләптер өйрәнеп бетермәгәнсең әле, менә болайрак булса, бәлки “5”ле билгесе дә алган булыр идең”,- дип өстәп куям. Бала белән аралашканда да, җыелышларда да балага характеристика бирергә ашыкмыйм, аның бүгенге хезмәт җимешләре, бүгенге көндә, шушы дәрестә булган халәтен, шөгылен,белем дәрәҗәсен күреп эш итәргә тырышам. Яхшы якка булган аз гына үзгәрешне дә күреп, мактап алырга тырышам. “Менә көн дә шулай эшләсәң күр дә тор, озакламый син классыбызның якты маягына әйләнерсең”, - дип өстәп тә куям. Ә бала исә инде кулына кош тоткандай канатланып өенә кайтып китә. Кайткач шатлыгын әти – әнисенә, туганнарына җиткерә.Яңа дәрт, зур ышаныч белән дәресләргә тагын да ныграк әзерләнеп йөри башлый.
Сөйләм дәрәҗәсе түбән, сүзлек запасы аз булган балалар инша һәм имла язганда югалып калалар. Беренче вакытта ярдәм йөзеннән балаларга терәк сүзләр, аерым җөмлә һәм планны тактага язып куярга тырышам. Әгәр дә эшләре яхшы чыкса, билгеле аларны мактап та алам. Бу балада “Мин дә эшли алам икән, булдырам икән” дигән ышаныч тудыра.
Русча начаррак белгән балаларга күбрәк шул телдә язылган китаплар укырга. Рус балалары белән аралашырга, рус телендә төрле тапшырулар карарга киңәш итәм. Ә татарча белмәгәннәренә киресенчә. Ничек кенә булмасын кече яшьтән балада китапка мәхәббәт уятырга кирәк. Һәрберсе мөстәкыйль укырга өйрәнсен. Укыган китабы яисә әсәре буенча рәсем төшерсен. Бала укыганы турында аз гына булса да мавыктыргыч итеп сөйли белсә, үзенә ошаган шигырләрне, әкият һәм хикәядә аерым өзекләрне ятласа бу һәркем өчен дә зур куаныч инде. Баланы мактап торырга онытмаска кирәк. Олы кешенең һәр мактау сүзе балада алдагы көнендә зур ышаныч уята, ниндидер бер сихри көч бирә, алдагы эшенә этәргеч ясый. Балалар белән күбрәк уеннар уйнарга, әкият геройлары катнашында конкурслар уздырырга кирәк.
Баланың ата-анасы сыйныфтан тыш чараларда актив катнашса, бу кичәләр нарасыйның күңелендә гомерлек хәтирә булып кала.Черек нигездә йорт төзеп булмаган кебек, үзең берни эшләми баладан гына әллә ниләр өмет итеп ятып булмый. Балагыз дөньяга килгән көннән алып үзегез,аннан тәрбияче һәм укытучы белән берлектә балагызның киләчәгенә, тормышына ныклы фундамент салырга тиешсез . Бала кечкенәдән йомшак укыганнарга ярдәмгә килергә, юашларны кыерсыткандааның яклаучысы булырга тиеш. Тормыш һәрберебезне кечкенәдән шуңа өйрәтә. Син үзең барында гына түгел, дәрестәме ул, тәнәфестәме ул-һәркайда бала үзен тәртипле, итагатьле тотарга тиеш. Без бала мәктәп бусагасын атлап кергән көннән шул сүзләрне яңадан кабатлый башлыйбыз. Укытучы үзе дә балалары белән бергә уйный, укый, үсэ. Бала хәләтен аңлап,аныңча эшләп, аныңча уйлап эш итсәң, балар сина ярата, хөрмәт итә, үз анасыдай якын күрә,аның ышанычлы дустына әйләнәсең. Мин шуңа күрә дә һәр аткан таңымны, һәр башлаган дәресемне балаларга ышанап карудан, аларча фикер йөртүдән, үзем аңлаган дәрәҗәгә җиткерергә уйлаудан башлыйм. Укытучы бала, гаилә бердәм уйлап, бердәм ышанып һәм сөенеп яшәсәләр генә эшеннең нәтиҗәсе күренә.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.