Укучы иҗаты,укытучы иҗаты,проблемалар, фикерләү һәм тәҗрибә.
Оценка 4.6

Укучы иҗаты,укытучы иҗаты,проблемалар, фикерләү һәм тәҗрибә.

Оценка 4.6
Педсоветы
docx
администрации +1
Взрослым
03.05.2018
Укучы иҗаты,укытучы иҗаты,проблемалар, фикерләү һәм тәҗрибә.
Укытучы иҗатына күп төрле хезмәтләр, язмалар багышланган,ләкин барча авторлар да укытучы иҗатын һөнәри компетентлык белән бәйләп карый. Педагогик эшчәнлектә бу методик һәм диагностик иҗат(укытуның яңа методларын һәм алымнарын эзләү,укучыларны өйрәнүнең яңа чараларын табу). Педагогик аралашуда исә – коммуникатив иҗат(яңа төрле аралашу формалары табу,балаларныҗ бер-берсенә тәэсир итүен(взаимодействие) булдыру, төрле коммуникатив бурыч һәм максатлар кую). Шәхси өлкәдә – үзен иҗади шәхес буларак күрсәтә белү, үзенең һөнәри үсеш юлын билгеләү,үз-үзен камилләштерү программасын төзү). Педагогик эшчәнлек – иҗади процесс. Башка өлкәдәге иҗаттан аермалы буларак, максат итеп яңа , оригиналь әйбер уйлап табу куелмый,чөнки төп урында шәхес үсеше тора. Әлбәттә,иҗади эшләүче педагог, новатор-педагог яңа педагогик система булдырырга мөмкин, ләкин бу бары тик нәтиҗәне яхшырту чарасы гына булып тора.
Укучы иҗаты.docx
Укучы иҗаты,укытучы иҗаты,проблемалар, фикерләү һәм тәҗрибә.           Иҗат мәсьәләсе соңгы елларда бик тә актуаль темага әйләнде, күп кенә галимнәр аны хәтта “гасыр проблемасы” диеп тә атый. Ә бу мәсьәләне чишү исә төрле өлкәләр җилкәсенә, шул ук исәптән уку­укыту өлкәсенә дә төшә. Бу ситуациядә алгы планга укытучы шәхесе чыга. Нәкъ менә укытучының педагогик иҗаты теләсә кайсы укыту йортының эшләү проблемаларын   хәл итә,җәмгыятне   югары   квалификацияле,   стандарт   булмаган   ситуациядәдән   чыгу   юлын   таба алучы, төрле үзгәрешләргә,яңалыкларга яраклаша белүче һөнәр ияләре белән тәэмин итә ала.          Укытучы иҗатына күп төрле хезмәтләр, язмалар багышланган,ләкин барча авторлар да укытучы иҗатын һөнәри компетентлык белән бәйләп карый. Педагогик эшчәнлектә бу методик һәм диагностик иҗат(укытуның яңа методларын һәм алымнарын эзләү,укучыларны өйрәнүнең яңа   чараларын   табу).   Педагогик   аралашуда   исә   –   коммуникатив   иҗат(яңа   төрле   аралашу формалары   табу,балаларныҗ   бер­берсенә   тәэсир   итүен(взаимодействие)   булдыру,   төрле коммуникатив бурыч һәм максатлар кую). Шәхси өлкәдә – үзен иҗади шәхес буларак күрсәтә белү,   үзенең   һөнәри   үсеш   юлын   билгеләү,үз­үзен   камилләштерү   программасын   төзү). Педагогик эшчәнлек – иҗади процесс. Башка өлкәдәге иҗаттан аермалы буларак, максат итеп яңа , оригиналь әйбер уйлап табу куелмый,чөнки төп урында шәхес үсеше тора. Әлбәттә,иҗади эшләүче педагог, новатор­педагог яңа педагогик система булдырырга мөмкин, ләкин бу бары тик нәтиҗәне яхшырту чарасы гына булып тора.      Галимнәр укытучы иҗатының түбәндәге дәрәҗәләрен, баскычларын билгелиләр: Иҗатның беренче баскычы.  Укытучы сыйныф белән элементар аралашу мөнәсәбәтенә керә. Кире элемтә(обратная связь) куллана,үзенең эш нәтиҗәләренә карап, эшчәнлегенә төзәтмәләр кертә. Ләкин ул шаблон, башка укытучыларның тәҗрибәсенә карап кана эш итә. Иҗатның   икенче   баскычы.   дәрестә   эшчәнлекне оптимальләштерү.   Иҗат   исә   монда   укытучыга   таныш   булган   эчтәлек,   метод   һәм формаларны белеп сайлау,оста аралаштыра һәм куллана белүдән тора.   Үз   эшен   планлатыруны, Иҗатның   өченче   баскычы­   эвристик.   Укытучы   укучы   белән   кара­каршы   аралашуның барлык иҗади мөмкинлекләрен куллана. 1. 2. 3. 4. Иҗатның дүртенче баскычы укытучының тулаем мөстәкыйль булуы белән характерлана. Ул   әзер   алымнар   куллана   ләкин   үзенең   шәхси   башлангычын   куша.   Әзер   методлар куллануы   да     үзенең   иҗади   эшенә,   укучының   үзенчәлекләренә,   сыйныфның   белем дәрәҗәсенә туры килгән өчен генә дә булырга мөмкин.                 Димәк,   төп   баскычлар:   әзер   рекомендацияләр   куллану,   оптимальләштерү,   эвристик, шәхсилек һәм мөстәкыйльлек.          Иҗатны 2 төрле аңлап була: 1. Билгеле   булган,   башкаларга   таныш   стандарт   булмаган   вариантлар,   педагогик бурычларны   чишү   ысулларын   укытучы   үзе   өчен   ача.   Бу   этаптагы   иҗатның мисаллары:мөмкин булган ысул, чараларны оптимальләштерү, иң кирәген сайлый белү, булган алымнарны яңа шартларда куллану, импровизация,эшендәге кимчелекләрне тану, сәбәпләрен   үзенә   һәм   башкаларга   аңлатып   бирә   белү.   Иҗатның   бу   баскычын   күп укытучылар үтә. 2. Новаторлык. Үзең өчен генә түгел,башкалар өчен дә яңалык ачу, яңа,оригиналь алымнар уйлап табу. Иҗатның бу баскычына һәрбер укытучы да менми, ләкин бу юл барыбыз өчен дә ачык. Бу юл педагогның  гомерен тулаем таләп итә. Укытучыны  иҗат  итәргә  өйрәтеп  буламы  соң?  Н.  Роджерс   әйтүенчә,критика,  бәя,гаепләү белән креативлыкны томаламау мөһим.

Укучы иҗаты,укытучы иҗаты,проблемалар, фикерләү һәм тәҗрибә.

Укучы иҗаты,укытучы иҗаты,проблемалар, фикерләү һәм тәҗрибә.

Укучы иҗаты,укытучы иҗаты,проблемалар, фикерләү һәм тәҗрибә.

Укучы иҗаты,укытучы иҗаты,проблемалар, фикерләү һәм тәҗрибә.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
03.05.2018