Внеклассное мероприятие (начальные классные)
Оценка 5

Внеклассное мероприятие (начальные классные)

Оценка 5
Мероприятия
docx
воспитательная работа
2 кл
19.02.2018
Внеклассное мероприятие (начальные классные)
Кошлар-безнең дусларыбыз. Кыш көне без канатлы дусларыбызны онытмадык.Алар өчен җимлекләр ясап куйдык. Укучы Песнәк тәрәз каршында, Түше сары лимон күк; Кара бүрек башында, Юри киеп куйган күк. Укучы Уйнаклый да талпына, Шакып ала: тук, тук, тук! Оныткансың мине, ди, Нигә бүген җим юк, юк! Укучы. Юк, мин кошларны онытмадым. Җимлеккә ашарга салдым да аларның туклануын күзәтеп тордым. Кошларга карап тору нинди күңелле!Кошлар һавада очарга җайлашканнар.Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Таулар, урманнар, диңгезләр аша очу кошлар өчен бик үк авыр түгел. Авыл һәм шәһәр карлыгачларының Африканың көньягына очып китүе, аларның Һиндстанда кышлавы билгеле булды. Яз җиткәч, алар туган җирләренә кире әйләнеп кайталар. Безнең якны сагынып кайтучы кошларның сез кайсыларын беләсез һәм күргәнегез бар?
Кошлар- безнең дусларыбыз..docx
Кошлар­безнең дусларыбыз. Кыш көне без канатлы дусларыбызны онытмадык.Алар өчен җимлекләр ясап  куйдык. Укучы Песнәк тәрәз каршында, Түше сары лимон күк; Кара бүрек башында, Юри киеп куйган күк. Укучы Уйнаклый да талпына, Шакып ала: тук, тук, тук! Оныткансың мине, ди, Нигә бүген җим юк, юк! Укучы. Юк, мин кошларны онытмадым. Җимлеккә ашарга салдым да аларның туклануын күзәтеп тордым. Кошларга карап тору нинди күңелле!  Укучы. Песнәк­ файдалы кош. Бер песнәк җәйге айларда 500­600 зарарлы  бөҗәк ашый. Укучы. Сез беләсезме? “Урман докторы” дип кайсы кошны атыйлар?  Балалар. Тукранны. Укучы Тукран һәр агач саен Тук­тук сугып карый, Кошчыкның очлы борыны Кирәкле эшкә ярый. Агач корытучы кортларны, Эзләп, чокып бетерә, “Урман докторы” булып ул Илгә файда китерә. Алып баручы. Кошлар һавада очарга җайлашканнар.Шуңа күрә алар кеше  аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Таулар, урманнар, диңгезләр аша очу  кошлар өчен бик үк авыр түгел. Авыл һәм шәһәр карлыгачларының  Африканың көньягына очып китүе, аларның Һиндстанда кышлавы билгеле  булды. Яз җиткәч, алар туган җирләренә кире әйләнеп кайталар. Безнең якны  сагынып кайтучы кошларның сез кайсыларын беләсез һәм күргәнегез бар? Балалар. Кара карга, сыерчык, тургай, торна, шәүлегән, шөлди, кыр казы, кыр  үрдәге... Укучы. Кошлар­ табигать күрке.Шуңа күрә шагыйрьләребез, аларга багышлап, шигырьләр, композиторларыбыз гүзәл әсәрләр иҗат итәләр.( “Кәккүк” җыры.  Ш. Мөдәррис сүзләре, Ә.Бакиров көе.) Калкулыклар кардан арындылар, Язгы сулар шаулап актылар. Әкрен генә дымсу җилләр исте, Күтәрелде җирдән ак томан. Кояш нурын сипте җир өстенә, Исте йомшак җылы җилләре. Кошлар кайта: сагындырган Туган­үскән җирләре. Көннәрен юлда үткәреп, Куанышып очалар, Канатларына күтәреп, Яз китерә ич алар. Укучы. Ямьле яз башланды. Иң беренче булып яз хәбәрчесе кара каргалар  очып кайтты.Беләсезме, алар безнең якларга кайтканда тәүлегенә 50 километр чамасы юл үтәләр. Укучы. Кара каргалар да кешеләргә файда китерә. Җәен бер кара карга чама  белән 8 меңгә кадәр бөҗәк ашый. Язын ерак­ераклардан Очып килде каргалар, Тал башына зур бер шәһәр Тезеп куйдылар алар. Без каршы алдык аларны Үз итеп, сөеп, Диңгез, чүлләрне исән­сау Кичкәнсез, ­ диеп. Нинди матур, иркен саф һавалы, Нинди күркәм безнең ягыбыз. Кайда бар соң бездәгедәй язлар? Гүзәл дә соң туган ягыбыз. (“Яз шатлыгы” җыры. Г.Насрый сүзләре, Җ. Фәйзи көе.) Исәнмесез, кошкайлар, Безнең якын дускайлар. Карлыгачлар, актүшләр, Сандугачлар, тургайлар. Сеырчыгым. Тагын кайткан сыерчыгым Туган иленә, шашып. Шатлыгы эченә сыймый, Сайрый куакка басып. Нидер исенә төшереп, Туктый да карый башлый Өй­иленең ярыкларын, Эчтән чүп­чарын ташлый. Сыерчыгым­ тиңсез җырчым, Ни бәя ил­өеңә? Ярыклар тагын зураеп, Чүбеме күп өелгән? Гореф­гадәтләр саклыймы Күршеләрең­ чыпчыклар? Өеңә зыян салмыймы Талдагы зур чыбыклар? Ә бит синдәй кайтып­китеп Йөргән кошлар бик күпләр. Җырсыз аларның күбесе­ Моңны сагынды күкләр. Телеграмма килгән: “Сезгә кунак булып Киләм,­дигән,­тиздән... Бик сагындым сезне, Якты йөзегезне, Каршы аласыз шул Сыерчыктан Вилгә Бик яратып безне”. Укучы. Әйе, сыерчык­ безнең иң яраткан кошыбыз. Ул үзенең матур итеп  сайравы белән безне сокландыра һәм бөҗәкләрне, лайлыч әкәм­төкәмне ашап  зур файда китерә. ( “Сыерчык” җыры. Г.Лотфи сүзләре, И.Шәмсетдинов көе.)  Укучы. Иртә язда басу һәм далалар өстендә­ биектә бер кош оча. Ул нинди  кош икән? Укучы. Ул­ тургай. Укучы. Тургай канат кага­кага өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра,  шулай итеп , ул игенчене кырга чакыра.( “Тургайлар килде” җыры.  Г.Латыйпов сүзләре, Ш.Мәҗитов һәм Ю.Виноградов көе.) Нинди якты уйлар уйлап, Кыр казлары кыйгак­кыйгак, Болын буйлап, кырлар буйлап Кайта безгә язны зурлап. Тезелешеп гаскәр кебек, Ераклардан илләр гизеп, Кычкыралар: “Кайттык урап. Исәнмесез, кыйгак­кыйгак”. Укучы. “Яз көне кыр казлары биектән очып үтсәләр, иген уңар”,­ди халык. Укучы. Яз җиткәч, безнең якларга карлыгачлар очып кайта. Алар, ару­талуны  белмичә, көне буе ауда йөриләр. Хәзер сез карлыгачлар турында җыр  ишетерсез. ( “Карлыгач” җыры.Г.Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе.) Күгәрченем, очып уйна, Нурга коенып уйна! Канат кагып кыйгачлатып, Зәңгәр киңлекне буйла! Күгәрченем, очкан чакта Талмыймы канатларың? Беләмсең туган илемнең Тынычлык яратканын. Барысы бергә Күгәрченем, гөрлә­гөрлә, Гөрлә бәхетле илдә. Безнең белән бергә­бергә Гөрләшеп яшә син дә! Укучы. Кошларның файдасы гаять зур. Алар үсемлек орлыкларын тараталар,  чәчәкләрне серкәләндерәләр.  Укучы. Канатлы дусларыбызны сакларга, аларның ояларын туздырмаска,  күкәйләрен ватмаска кирәк. Укучы. Чшелчә һәм җимеш бакчаларына сыерчык оялары куйыйк. Укучы. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк. Хуш киләсез, кошкайлар, Сайрагыз көнен­төнен. Кайда ошый? Сайлагыз, Җир­сулар бик киң безнең. Укучы. Әйдәгез. Хәзеркошлар турында табышмаклар, башваткычлар әйтик.                                      1.  Үзе яшел үләндәй,                                        Койрыгы чиккән келәмдәй. Чуклы калфак кигән ул,  Бик ерактан килгән ул. 2.Гөрли­гөрли җырлый ул Кызыл читек кия ул. Күлмәкләре күгелҗем, Татулыкны сөя ул. 3. Кайсы кошның балтасы борынында? 4. Кайсы кош бик тиз йөгерә? 5. Кайсы кош ауга төнлә генә чыга? Ни өчен? 6. Кайсы кошның исеменнән бер иҗекне алсаң, кар өеме исеме була? 7. Кайсы кошның квартирасы кар астында? 8. Кайсы кошның балалары әниләрен белми? 9. Күп кенә кошлар кыш көне ни өчен торак йортлар тирәсенә җыелалар? 10. Сыерчыклар кеше ясаган оядан башка тагын кайларда оялыйлар? 11. Карлыгачлар ояларын кайларда, ничек ясыйлар? 12.Ерткыч кошларга нинди кошлар керә? 13. Ни өчен барлык кошлар да көз көне көньякка китмиләр? Соңыннан балалар иртәсенә йомгак ясала.Табышмакларның,  башваткычларның җавапларын дөрес әйтүчеләргә рәхмәт белдерелә,  сыерчык ояларын иң яхшы ясаучыларга бүләкләр бирелә.

Внеклассное мероприятие (начальные классные)

Внеклассное мероприятие (начальные классные)

Внеклассное мероприятие (начальные классные)

Внеклассное мероприятие (начальные классные)

Внеклассное мероприятие (начальные классные)

Внеклассное мероприятие (начальные классные)

Внеклассное мероприятие (начальные классные)

Внеклассное мероприятие (начальные классные)

Внеклассное мероприятие (начальные классные)

Внеклассное мероприятие (начальные классные)

Внеклассное мероприятие (начальные классные)

Внеклассное мероприятие (начальные классные)

Внеклассное мероприятие (начальные классные)

Внеклассное мероприятие (начальные классные)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
19.02.2018