Внеурочная деятельность на тему "Исэннәрнен кадерен бел, Улгэннәрнен каберен бел".
Оценка 4.9

Внеурочная деятельность на тему "Исэннәрнен кадерен бел, Улгэннәрнен каберен бел".

Оценка 4.9
Руководства для учителя
docx
классное руководство
4 кл
09.04.2018
Внеурочная деятельность  на тему "Исэннәрнен кадерен бел, Улгэннәрнен каберен бел".
Тема: Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел. Максат: балаларда патриотик рух уяту, сугыш ветераннарына, өлкәннәргә булган ихтирам һәм горурлык хисен тәрбияләү. Исәнмесез,хәерле көн хөрмәтле укучылар! Бүген без сезнең белән Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган “Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнең каберен бел дигән сөйләшү алып барырбыз. Безнең максатыбыз сугыш ветераннарына, өлкәннәргә карата хөрмәтебез нинди һәм аларны ничек хөрмәтлибез икән, шуны ачыклап китү.
Внеурочная деятельность..docx
Мастер класс. Тема:     Исәннәрнең кадерен бел,               Үлгәннәрнең каберен бел.    Максат: балаларда патриотик рух уяту, сугыш ветераннарына,  өлкәннәргә булган ихтирам һәм горурлык хисен тәрбияләү. Исәнмесез,хәерле көн хөрмәтле укучылар!     Бүген без сезнең белән Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган  “Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнең каберен бел дигән  сөйләшү  алып барырбыз.   Безнең максатыбыз сугыш ветераннарына, өлкәннәргә карата  хөрмәтебез нинди һәм аларны ничек хөрмәтлибез икән, шуны  ачыклап  китү. Әйдәгез җыр тыңлап үтәбез.  Җыр тыңлау :” Солдатлар”.(Слайд 1) ­Кемнәр алар солдатлар?  (Слайд 2) ­ Нинди сугыш турында сүз бара? ­Бу сугыш кайчан башланган икән? 1941 ел 22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар йоклый. Шул вакытта фашист солдатлары безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. (Слайд3) Ул безгә нинди хәсрәт китерде?(Слайд4) ­Ә тылда калган хатын­кызларыбыз,балалар җиңүне  якынайтуга  нинди өлеш керткәннәр икән?Сез ничек уйлыйсыз?  (Слайд5,6) Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын – кызларыбыз ,балалар үзләрен аямыйча көнне төнгә ялгап эшләделәр. Аларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң. Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш елга якын вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомер буе авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә. ­Ә яу кырында ятып калган геройлар  безнең күңелләрдә  ничек  саклана? (Слайд7)      Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә, күпме кеше  туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек  йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу  батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең  арада.  (Алар тау башларына сыннар,һәйкәлләр, обелиск булып  кайттылар.Каберләренә чәчәкләр куела.Каберләрен эзләү дәвам итә.) ­Исән кайткан сугыш геройларын ничек кадерлибез?(Слайд8) Алар инде хәзер бик аз гына калып бара.Аларны мәктәпләргә  чакырабыз,өйләренә барабыз.Квартиралар бирәләр. ­Ә менә беләсезме икән, сезнең авылдан Туган илен сакларга   күпме кеше киткән? Татарстанның иң зур авылы Шәледән 497 кеше сугышка  киткән.Шуның 279 ы әйләнеп кайта алмаган.Бүгенге көндә Шәледә 2 фронтовик исән­сау. Бөек Ватан сугышында Россиянең 27 миллион кешесе үлгән. ­Быел Бөек Җиңүгә ничә ел була? (Слайд9) Без җиңүгә ничек ирештек?Сез ничек уйлыйсыз? Ул зур корбаннар аша килде. Һәм менә 72 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 72 ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. ­Ни өчен безнең ил бу сугышта җиңеп чыккан икән соң?Сез  ничек уйлыйсыз? Илебезнең чын патриотлары булганнар. ­Кем ул патриот? Патриот ул — туган иленә булган мәхәббәтен,  патриотлык хисен изге бурыч аша үтәүче кеше. Ул — ил сакчысы!  Безнең тыныч тормышыбызны саклаучы! ­Нәрсә соң ул патриотизм?( Патриотизм– үзеңнең милләтең,  Ватаның өчен горурлык хисе һәм аны олылауга омтылыш) ­Монда ир­егетләр дә утыралар.Аларның төп бурычы нәрсәдән  гыйбарәт? (Туган илне саклау,солдат хезмәтен үтәү) Йомгаклау.(Слайд10) Сугыш сүзен ишетүгә, күз алдына күпме балаларның бәхетенә  явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса. ”Әти” дип әйтергә тилмертте, аларның балачагын, киләчәккә өмет­хыялларын җимерде. Әткәй юклык гомер буе сиздерә: әрнү, сагынулар – юлдашың,  язмышың… Алар бүген дә әти рухы белән яши. ­Без, бүгенге көн балалары, бүгенге матур тормыш өчен ни  эшләргә тиешләр?  Без бүгенге көн балалары тыныч күк астында, әти­әниләребезнең  җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак – бәхетле балачак. Әгәр без тыныч, матур өйләрдә, тату гаиләдә яшибез, иркен  мәктәпләрдә укыйбыз икән, белегез – бу җирдә безнең матур  яшәвебез өчен меңләгән солдатның каны түгелгән, әбиләребезнең ачы тире, ятим балаларның күз яше аккан.  Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры  балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Сезнең  батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз.

Внеурочная деятельность на тему "Исэннәрнен кадерен бел, Улгэннәрнен каберен бел".

Внеурочная деятельность  на тему "Исэннәрнен кадерен бел, Улгэннәрнен каберен бел".

Внеурочная деятельность на тему "Исэннәрнен кадерен бел, Улгэннәрнен каберен бел".

Внеурочная деятельность  на тему "Исэннәрнен кадерен бел, Улгэннәрнен каберен бел".

Внеурочная деятельность на тему "Исэннәрнен кадерен бел, Улгэннәрнен каберен бел".

Внеурочная деятельность  на тему "Исэннәрнен кадерен бел, Улгэннәрнен каберен бел".
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
09.04.2018