Добавить материал
Войти
🕊️
Войти в кабинет
Медиатека
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Новости
Ваше членство
Добавить материал
и получить до 500 000 ₽.
свидетельство СМИ
и 10 документов
4 сыйныфта татар теле һәм әдәби укудан интеграль дәрес "Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше"
Оценка
4.9
Сайфуллина Зилия
Сайфуллина Зилия
4 сыйныфта татар теле һәм әдәби укудан интеграль дәрес "Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше"
Оценка
4.9
Разработки уроков
docx
чтение
4 кл
31.03.2019
Татар теле һәм әдәби укудан интеграл дәрес. 4 нче сыйныф өчен. Дәреснең темасы: "Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше" Дәреснең максаты: Зат алмашлыклары һәм аларның килешләр белән төрләнеш үзенчәлекләре турындагы белемнәрне ныгытып, килешләрен билгеләргә өйрәтү; Г.Ибраһимовның “Яз башы” хикәясендәге Салих образы аша укучыларда укуга кызыксынуны арттыру.
татар теленнән конспект.docx
Текстом
Картинками
Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. 4 сыйныфта татар теле һәм әдәби укудан интеграль дәрес Сәйфуллина Зилия Хәлил кызы Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Дәреснең максаты: Зат алмашлыклары һәм аларның килешләр белән төрләнеш үзенчәлекләре турындагы белемнәрне ныгытып, килешләрен билгеләргә өйрәтү; Г.Ибраһимовның “Яз башы” хикәясендәге Салих образы аша укучыларда укуга кызыксынуны арттыру. Дәреснең бурычлары: Алмашлык, аларның килешләр белән төрләнешен төрле алымнар аша камилләштерү. Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, алмашлыкларның җөмләдәге ролен һәм сөйләмне баетудагы әһәмиятен ачыклау. Парларда, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен камилләштерү; Укучыларның игътибарлылыкларын, хәтерләрен үстерүгә җирлек тудыру; Универсаль уку гамәлләре: Таныпбелү: үзенә кирәкле информацияне таба белү,анализлый, информацияне бәяли белү. Шәхескә кагылышлы: аңлы уку теләге булдыру, дәрестә үз фикереңне башкаларга җиткерү өчен күзәтеп бәя бирү; укуга, алмашлык сүз төркемен аңлауга үз шәхси фикерен, туган телгә карата үз мөнәсәбәтен күрсәтә белүне формалаштыру. Регулятив: эшчәнлегеңне контрольгә алу. Коммуникатив: фикерләү сәләтен үстерү, күршең белән хезмәттәшлек итү. Җиһазлау: Мияссарова И.Х., Фәйзрахманова К.Ф. Татар теле, 4 сыйныф, Сафиуллина Г. М, , Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку, индивидуаль карточкалар, яфрак рәсемнәре, компьютер, презентация. Дәреснең тибы: Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе. Дәрес барышы: I. Оештыру өлеше. 1.Исәнләшү. Матур үтсен көнебез, Көләч булсын йөзебез, Булыйк һәрчак әдәпле, Алыйк матур гадәтне. Дөрес, матур утырыйк, Тырышып җавап бирик. Хәерле көн, укучылар! Яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз. Актуальләштерү. II. 1) Өй эшен тикшерү. 2) –Укучылар, без узган дәрестә нәрсә турында өйрәндек? (Зат алмашлыклары турында) Нинди зат алмашлыклары беләсез?( Мин,син, ул, без,сез, алар.)(Бу зат алмашлыклары яфракларга язылган.) Әйтегез әле, укучылар, аларның кайсылары берлек, ә кайсылары күплек санда кулланыла?(Бер укучы тактага чыгып аерып куя) III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую. Ә хәзер тактада бирелгән җөмләләрне укыгыз әле.(Слайд) Кыш көне мин буш вакытларымда чаңгыда шуарга яратам. Миндә кызыклы китаплар күп. Җөмләләрдән зат алмашлыкларын табыйк әле.(Мин, миндә) Алар нәрсә белән аерыла? (кушымча белән) Алар нәрсә белән төрләнгән? (килешләр белән) Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы нинди? (Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше) Дәрескә нинди максат куярбыз? (Зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндерергә өйрәнергә) IV.Уку мәсьәләсен чишү. - Ә хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны һәм сыйныф эше дип язарбыз 1. Матур язу күнегүе. Матур язу күнегүенә зат алмашлыкларын язарбыз . Мин, син, ул, без, сез, алар – зат алмашлыклары. 2. Килеш һәм килеш сорауларын искә төшерү Укучылар, татар телендә ничә килеш бар ? Аларны сораулары белән атап чыгыгыз әле. (Парларда берберсенә сөйлиләр ) 3. Дәреслек өстендә эш. Дәреслекнең 17 битендәге 21 нче күнегүне таптыгыз. Парларда зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнешен карап, сорауларга җавап бирергә әзерләнегез. Килеш белән төрләнгәндә, кайсы зат алмашлыгының тамыры үзгәргән? (ул) Нәтиҗә ясау: III зат алмашлыгы берлек санда килешләр белен төрләнгәндә, тамыры үзгәреп, башка сүз белән алмашына. Ял минуты. Әйдәгез, укучылар, бераз ял итеп алабыз. Барыбыз да бастык. Мин, син, ул, алар Барыбыз да без дуслар! Бергә зарядка эшлибез, Без бик тату яшибез. V. Белемнәрне ныгыту. Хикәя өстендә эш Әдәби уку дәреслегенең 125нче битен ачыйк әле, балалар. Галимҗан Ибраһимовның “Яз башы” хикәясеннән өзекне мин укыйм, сез игътибар белән карап барасыз. Сорауларга җавап бирик әле. Хикәянең төп герое кем? (Салих ) Салих мәктәптә ничек укыган? (“5” ле, “4” ле билгеләренә генә укыган) Ул нинди малай? (тырыш, акыллы...) Хикәяне ике кисәккә бүлик әле. Бу кисәкләргә нинди исем куябыз? Хәзер 1нче кисәктән беренче төркем, 2нче кисәктән икенче төркем зат алмашлыкларын табып яза, килешләрен билгели.(төркемнәрдә эш) VI. Белемнәрне тикшерү Төрле катлаулыктагы карточкаларны укучылар уз мөмкинлекләреннән чыгып сайлап алалар һәм үзүзләренә бәя бирәләр. Түбән катлаулылыкта (яшел) Зат алмашлыкларын табып, килешен билгелә. Сырлы, сырлы,сырлы ул. Безнең белән җырлый ул. Биетә дә, җырлата. Күңелле ул ,моңлы ул. Нәрсә ул? Уртача катлаулылыкта (зәңгәр) Төрле килештәге зат алмашлыклары белән ике җөмлә языгыз һәм килешләрен билгеләгез. Югары катлаулылыкта (кызыл) Мәкальнең мәгънәсенә карата үз фикереңне әйт. “Миңа” дип кенә булмый,”сиңа”сы да кирәк. Зат алмашлыкларын табып, килеш белән төрләнешенә аңлатма бир.Зат алмашлыклары кергән мәкаль яз. VII. Рефлексив бәяләү. Дәрескә йомгак. Үзең өчен дәрестә нинди нәтиҗә чыгардың? “Рефлексив экран” үз эшчәнлегеңә туры килгән җөмләләрне сайлап алып дәвам ит Хәзер мин беләм... Мин башкара алам... Миңа кызык булды... Дәрес миңа киләчәк өчен ... бирде. Алмашлык сүз төркеме турында тагын ... белергә теләр идем. Светофор. Үз эшеңне бәяләү.Яшел төсмин бүген дәреснең темасын яхшы аңладым, сары төсмиңа бераз тырышырга кирәк, кызыл төсмин теманы аңламадым. VIII. Өй эше бирү. 1 вариант19 бит, 24нче күнегү. 2 вариантзат алмашлыкларын төрле килешләргә куеп, ярышында”дигән хикәя язарга. Дәрестә бик актив булдыгыз, рәхмәт, укучылар! Дәресебез тәмам. “Чаңгы
4 сыйныфта татар теле һәм әдәби укудан интеграль дәрес "Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше"
4 сыйныфта татар теле һәм әдәби укудан интеграль дәрес "Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше"
4 сыйныфта татар теле һәм әдәби укудан интеграль дәрес "Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше"
4 сыйныфта татар теле һәм әдәби укудан интеграль дәрес "Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете
сообщить о нарушении
.
Введите ваш email
Ваш email
*
Скачать материал
Скачать
Файл готов!
Скачать
Вверх
31.03.2019
Посмотрите также:
📁
Конспект урока по литературному чтению "Путешествие в мир поэзии( 4 класс)
📁
Конспект урока по теме А.В.Жигулин "О, Родина! В неярком блеске..." 4 класс, литературное чтение
📁
Рабочая программа по литературному чтению для 4 класса
📁
Конспект урока по литературному чтению в 4 классе
📁
Конспект урока литературного чтения на тему "И.А.Крылов."Лебедь.Щука и Рак", "Мышь и Крыса"( 4 класс
...
📁
Рабочая программа по литературному чтению для 4 класса
📁
Проверочная работа по чтению 4 класс по теме "О Родине. Героические страницы истории"
📁
Конспект урока по литературному чтению в 4 классе. Тема урока: « Виктор Гюго. Козетта (отдельные гла
...
Новости
Курсы
Членство
Еще
Войти
Новости
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Медиатека
Бонусы
Добавить материал
Добавить