Шакирҗанова Румилә Илдус кызы
I нче квалификацион категорияле математика укытучысы
5 сыйныфта математикадан
“ Озынлык үлчәү”
темасы буенча дәрес план – конспекты
( А Рахимов системасы буенча)
(Дәреслек авторлары- Н.Я.Виленкин, В.И.Жохов)
Тема: Озынлык үлчәү.
Максат: - Кисемтә озынлыгын линейка белән үлчи белү, озынлык үлчәү берәмлекләре
арасындагы бәйләнешләрне язу һәм мәсьәләләр чишкәндә әлеге
бәйләнешләрне куллана белү күнекмәсе булдыру. Укучыларны сызым
инструментлары белән сак эш итәргә өйрәтү.
- Дәрестә эшләү культурасын, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.
- Үз белеменә бәя бирә белергә, үзара хезмәттәшлеккә, төркемнәрдә бер - береңне аңлап эшләргә өйрәтү.
Эш алымнары һәм методлары: укытучы сүзе,әңгәмә, сорау, күнегү эшләү ысуллары,
төркемнәрдә эшләү.
Җиһазланыш: Кодоскоп, кодопозитивлар, таблица, дәреслек.
Үткәрү урыны: математика бүлмәсе.
Тактадагы язулар: дәрес темасы, күрсәтмә материал, кроссворд.
Дәрес эчтәлеге |
Хронометраж |
Методик тәэмин ителеш. |
1. Оештыру моменты. Укучыларның сәләмләве. Дәрескә психологик әзерлек. Өй эше буенча фикер алышу. Укучыларның иҗади эшләрен тыңлау. Үзбәя. |
6 1
2 2
1 |
Тактадагы кроссвордларны чишү. |
2. Төп өлеш. Белемнәрне актуальләштерү. - Балалар, сызым инструментлары белән эшләгәндә нинди саклык кагыйдәләр белергә тиешлекне искә тйшерик әле! ( циркульне иптәшеңә тупа башы блән бирергә кирәк; линейка, карандашны ыргытмаска, сынудан сакларга, чөнки дәрес барышында аларны кулланырга кирәк булачак) Балалар төркемнәрдә эшлиләр - Балалар. Квадрат түбәләрен тоташтырып иң күбе ничә кисемтә үткәрергә мөмкин? ( 6 кисемтә) - АВ кисемтәсенең озынлыгын линейка белән ничек үлчиләр, берничә ысулын күрсәтегез.( -А ноктасы линейканың О билгесе белән тәңгәл килергә тиеш; - В ноктасына тәңгәл килгән линейка билгесен табабыз; - Ничәдер сантиметр, миллиметр туры килә) |
15
2
1
1 |
Таблица |
Һәр сорау иң элек группада анализлана һәм һәр группа үз җавабын әйтә. Дөрес җавапны бергәләп кабатлаганнан соң, һәр укучы җавапны үз-үзенә әйтеп карый, үз белемен бәяли. Үзбәя. Уку мәсьәләсен кую. Квадрат сызыгыз. Барлык кисемтә озынлыгын үлчәгез. Дәреслекнең 13 нче битендәге 3- рәсем буенча эшләү. - Нинди озынлык үлчәү берәмлекләрен беләсез? - Озынлык үлчәү берәмлекләре арасындагы бәйләнешләрне яза беләсезме икән? - Укучылар әлеге бәйләнешне тактага язалар. Һәр сорау иң элек төркемдә анализлана һәм һәр төркем үз җавабын әйтә. - Тактадагы һәр язмага анализ ясала, укучылар бергәләп кирәкле кагыйдәләрне әйтә баралар. - Үзбәя. - Укучылар өстәл өстендәге песи баласын иркәләп алыйк әле. Әлеге күнегүне кабатлап эшлик. |
2
2 2
3
1 1 |
Дәреслек
физкультминутка |
- Без яңа гына нинди хәрәкәтләр ясадык инде? - - Әйе, кул чукларын һәм бармакларны ял иттердек. 3. Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру. Уку мәсьәләсен чишү. Күнегүләр эшләп, теманы ныгыту. № 36(в), 37(в), 38(в), 39 (в), 40(в), 41 (в). Һәр күнегү тактада һәм дәфтәрдә параллель рәвештә эшләп барыла. Үзбәя. Әйдәгез, күзләрне ял иттереп алыйк әле, балалар! Кодопозитив биремнәрен телдән анализлау.(Кушымта) 4. Йомгаклау. - Нәрсә өйрәндек? - Ничек өйрәндек? Укучылар бер-берсенә өйрәнелгәннәрне әйтеп карыйлар, үз белемнәрен бәялиләр. Үзбәя. Билгеләр җурналга һәм көндәлеккә куела. 5. Өй эше бирү. №66,68- “4” легә. Иҗади эш- әлеге тема буенча мәсьәлә язу- “5”ле билгесе алу өчен.
|
17
10
2 2
3
3
2
2 |
Дәреслек
Физкультминутка 3 нче кушымта кодоскоп 2 нче кушымта
Дәреслек. |
Кушымта
Кодопозитив биреме.
Дүртпочмак барлыкка килсен өчен. Рәсемдә нинди кисемтә үткәрергә кирәк?
Килеп чыккан дүртпочмакның түбәләрен һәм якларын әйтегез.
М
Д
С
А
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.