Доклад на тему: "ШӘХЕС ФОРМАЛАШУ НИГЕЗЛӘРЕ"
Оценка 4.9

Доклад на тему: "ШӘХЕС ФОРМАЛАШУ НИГЕЗЛӘРЕ"

Оценка 4.9
Повышение квалификации
docx
воспитательная работа +1
Взрослым
22.01.2018
Доклад на тему: "ШӘХЕС ФОРМАЛАШУ НИГЕЗЛӘРЕ"
Кешенең үсешендә нәселдәнлекнең роле. И.П.Павлов тәгълиматы буенча, кеше тумыштан ук күп кенә шартсыз рефлекслар төркеменә кергән үзенчәлекләргә һәм инстинктларга ия була. Кешегә хас үзенчәлекләргә ике аякта хәрәкәт итү, сөйләшергә өйрәнү, хезмәткә сәләтлелек керә. Ата-аналардагы генның теге яисә бу комбинациясен чагылдыручы генетик программаның нәтиҗәсе буларак , ата-аналардан балаларга тән төзелеше үзенчәлекләре һәм килеш-килбәт, чәч, күз, тән төсләре күчәргә мөмкин. Нерв системасының кайбер үзенчәлекләре дә нәселдән нәселгә тапшырылырга мөмкин. Организмда төрле аксымнар комбинациясе генетик яктан катгый программалаштырылган, кан группасы, резус-фактор билгеләнгән була. Тумыштан бирелеп, нәселдән нәселгә күчкән барлык шушы физик үзенчәлекләр кешеләрнең эчке һәм тышкы аерымлыкларын билгели. Махсус сәләтләргә ия балалар югарырак нәтиҗәләргә ирешә, белемнәрне тизрәк һәм азрак көч куеп үзләштерә. Сәләтләр ачык сизелеп торганда, аларны тормышка ашыру өчен азмы-күпме шартлар тудырылса, сәләт сабый чактан ачыла-үсә башларга мөмкин.Доклад на тему: "ШӘХЕС ФОРМАЛАШУ НИГЕЗЛӘРЕ"
статья Зайнагова Л.Р..docx
Зайнагова Л.Р. ШӘХЕС ФОРМАЛАШУ НИГЕЗЛӘРЕ МББУ “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе”  башлангыч класслар укытучысы Кешенең үсешендә нәселдәнлекнең роле. И.П.Павлов тәгълиматы буенча, кеше  тумыштан ук күп кенә шартсыз рефлекслар төркеменә кергән үзенчәлекләргә  һәм инстинктларга ия була. Кешегә хас үзенчәлекләргә ике аякта хәрәкәт итү,  сөйләшергә өйрәнү, хезмәткә сәләтлелек керә. Ата­аналардагы генның теге яисә  бу комбинациясен чагылдыручы генетик программаның нәтиҗәсе буларак , ата­ аналардан балаларга тән төзелеше үзенчәлекләре һәм килеш­килбәт, чәч, күз, тән төсләре күчәргә мөмкин. Нерв системасының кайбер үзенчәлекләре дә нәселдән  нәселгә тапшырылырга мөмкин. Организмда төрле аксымнар комбинациясе  генетик яктан катгый программалаштырылган, кан группасы, резус­фактор  билгеләнгән була. Тумыштан бирелеп, нәселдән нәселгә күчкән барлык шушы  физик үзенчәлекләр кешеләрнең эчке һәм тышкы аерымлыкларын билгели.     Махсус сәләтләргә ия балалар югарырак нәтиҗәләргә ирешә, белемнәрне  тизрәк һәм азрак көч куеп үзләштерә. Сәләтләр ачык сизелеп торганда, аларны  тормышка ашыру өчен азмы­күпме шартлар тудырылса, сәләт сабый чактан  ачыла­үсә башларга мөмкин.     Шулай да педагогика, сәләт һәм талантларның биологик яктан тигезсез булу  ихтималын күздә тотып, укытканда шул аерымлыкларны ачыклауны һәм аларга  җайлашуны түгел, ә һәр балада булган  төрле дәрәҗәдәге сәләт һәм талантларны үстерү өчен шартлар тудыруны алга сөрә.     Кешенең үсешендә һәм шәхес буларак формалашуында тәрбиянең роле.  Тәрбиянең мөһим үзенчәлеге аның максатка юнәлдерелгән һәм планлы  булуында. Кешенең үсеше нәселдән килгән физик үзенчәлекләрнең һәм табигый  сәләтләрнең чагылышы һәм камилләшүе буларак та, шулай ук әйләнә­тирә  чынбарлык йогынтысы нәтиҗәсендә нәтиҗәсендә гомер буе формалашкан гаять  күп яңа сыйфатлар белән дә характерлана.      Табигый сәләтлелек билгеләре бары тик тәрбия йогынтысында һәм кешене  теге яки бу эшчәнлеккә тарту нәтиҗәсендә генә сәләткә әверелергә мөмкин.  Сәләтлелек билгеләрен үстерү, аларны чын сәләткә әверелдерү һәм хәтта  талантлы үстерү өчен дә булдыклылык, хезмәт сөючәнлек зарур. Ә хезмәт  сөючәнлек , озаклап һәм мавыгып эшли алу­болар иң элек тәрбия нәтиҗәсендә  ирешелгән сыйфатлар.      Кешене шәхес буларак формалаштыруда тәрбиянең төп ролен исбатлау өчен  тумыштан сукыр һәм чукрак балаларны тәрбияләү, өйрәтү, тормышка тарту  буенча тупланган тәҗрибә бик әһәмиятле, һәм ул гаять зур фәнни кызыксыну  уята.      Уңай социаль тирәлек һәм яшәү рәвешенең уңай йогынтысы шартларында  мәктәп яшьләрне тәрбияләүдә мөһим роль уйный, бу исә педагоглар һәм  укучылар коллективының максатка юнәлдерелгән эшчәнлеге белән билгеләнә. Билгеле булганча, гаиләдә шәхеснең иң мөһим сыйфатларын тәрбияләү башлана  һәм эзлекле дәвам итә. Нәкъ менә үз гаиләсендәге өлкәннәрдән бала дөнья  турында беренче мәгълүмат ала. Бала шәхесен рухи яктан формалаштыруның  нигезен тәшкил итә торган төшенчәләр, карашлар, хисләр һәм гадәтләр дә гаилә  традицияләре нигезендә туа һәм ныгый. Тулы   канлы   гаилә   тормышында   тәрбияләнүче   бала   әхлакый   яктан   дөрес формалаша,   үзендә   рухи   сыйфатлар   булдыруга   тиешле   юнәлеш   ала   һәм психологик яктан ныгый. Гаиләдә олы кешеләрнең югары әхлаклы, үрнәк яшәү рәвеше балада тормышка дөрес караш тәрбияли, киләчәккә максат, маяк булып тора. Балаларга шәхси тәрбия бирүдә, һичшиксез, укытучыларның да роле   бик зур. Алар   тәрбия   өчен   тиешле   шартларны   тудыра,   тәрбияви   чараларны   оештыра, балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге вакытында үзара мөнәсәбәтләрне тиешле якка юнәлтә, балалар шәхесенә якын килеп, алар белән шөгыльләнә. Татар   һәм   рус   телләре   укытучысы   буларак,   мин   балаларның   камил   итеп сөйләшә,   аралаша,   фикер   йөртә   белүенә   нык   игътибар   бирәм,   фәнни­эзләнү эшләре   алып   барырга,   эзләнергә,   үз   ачышыңны   кыю   рәвештә   әйләнә­ тирәдәгеләргә   тәкъдим   итә   белергә,   һәрчак   максатчан   рәвештә   алга   барырга өйрәтәм.  Минемчә,   бу   да   балаларны   шәхес   буларак   формалаштыруда   мөһим чараларның   берсе.   Әлеге   өлкәдә   уңышларыбыз   да   шактый.   Гади   генә   авыл мәктәбе   укучылары,   ягъни   безнең   балаларыбыз   өчен,   хөрмәтле   ата­аналар, республика,   төбәкара   фәнни­эзләнү   эшләре   конференцияләрендә   алдынгы урыннар алу, һичшиксез, зур нәтиҗә. Димәк, балаларыбыз сәләтле, алар камил шәхес булып формалашу юлында. Бүгенге яшәеш катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәктәпнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге роле артканнан арта бара. Бу өлкәдә авыл укытучысына аеруча зур җаваплылык йөкләнә. Укучыларны чын шәхесләр итеп тәрбияләү өчен, укытучы үзе дә заман белән бертигез атларга, яңа технологияләрдән уңышлы файдаланырга тиеш. Әмма укытучы никадәр көч түкмәсен, белүебезчә, чын тәрбия берьяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы – мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә. Кулланылган әдәбият: Ә.Н.Хуҗиәхмәтов “Педагогика” Р.Ә.Сәхипова “Халык педагогикасы нигезендә укыту һәм тәрбия бирү” Ш.Ш.Җәләлиев “Татар халык педагогикасы”

Доклад на тему: "ШӘХЕС ФОРМАЛАШУ НИГЕЗЛӘРЕ"

Доклад на тему: "ШӘХЕС ФОРМАЛАШУ НИГЕЗЛӘРЕ"

Доклад на тему: "ШӘХЕС ФОРМАЛАШУ НИГЕЗЛӘРЕ"

Доклад на тему: "ШӘХЕС ФОРМАЛАШУ НИГЕЗЛӘРЕ"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
22.01.2018