Доклад "Толерантлы бала тәрбияләү"
Оценка 5

Доклад "Толерантлы бала тәрбияләү"

Оценка 5
Повышение квалификации
doc
воспитательная работа
Взрослым
21.01.2018
Доклад "Толерантлы бала тәрбияләү"
Балалар безнең киләчәгебез. Бүгенге көндә балалар арасында усаллык, бәгырьсезлек, тәкәбберлек, үзара дошманлык , агрессивлык таралган. Бу бик тә аяныч. Сөйләгән сүзләрендә, эшләгән эшләрендә, ясаган хәрәкәтләрендә күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган нәрсәләрне үтәгән кешеләрне әхлаклы кеше диләр”диелә халкыбызның хәдисләрендә. Кешене барлык физик һәм дини үзенчәлекләре белән хөрмәт итү,сүзенә колак салу,игътибарлы булу-менә нәрсә ул толерантлылык!доклад "Толерантлы бала тәрбияләү"
Статья - Габитова Л.М..doc
Габитова Л.М. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы  Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе, башлангыч класс  укытучысы Толерантлы бала  тәрбияләү                    Балалар безнең киләчәгебез. Бүгенге көндә балалар арасында усаллык, бәгырьсезлек, тәкәбберлек, үзара дошманлык , агрессивлык таралган. Бу бик тә аяныч.   Моңа   сәбәпләр   бик   күп.   Үзара   килешмәүчәнлек   һәм   әдәп­әхлаксызлык телевидение, балаларны чолгап алган мохит , гаилә аша балалар бакчасына дә үтеп керә. Балалар бакчасы нәниләребезнең икенче өе. Шуңа күрә безнең ­ татар теленә өйрәтүче   тәрбиячеләрнең   иң   мөһим,   төп   бурычыбыз   балаларны   кечкенәдән   үк толерантлык   рухында   тәрбияләү.   Татарстан   мәгариф   системасы   да,   бүгенге тынычлыкка омтылу, кеше хокукларын яхшы белү, толерантлык, хезмәттәшлек, әхлаклылык   кебек   сыйфатлар   бик   нык   таләп   ителгән   шартларда   алгы   планга белемле , милли һәм чит милләтләр мәдәниятен яхшы белүче, хөрмәт итүче шәхес тәрбияләүне куя. “Әхлак – тумыштан яки уку өйрәнү һәм гаилә тәрбиясе белән ирешелгән   рухи   халәт.   Сөйләгән   сүзләрендә,   эшләгән   эшләрендә,   ясаган хәрәкәтләрендә   күпчелек   тарафыннан   дөрес   дип   табылган   нәрсәләрне   үтәгән кешеләрне әхлаклы кеше диләр”диелә халкыбызның хәдисләрендә.                 Нәрсә соң ул толерантлык? Толерант ­ латин теленнән кергән. Ул­ түземлелек, сабырлык, кеше нинди генә милләттән булуына карамастан, аның фикеренә, гореф­ гадәтенә уңай карау  дигәнне аңлата.         Кешене  барлык физик һәм дини үзенчәлекләре белән хөрмәт итү,сүзенә колак салу,игътибарлы булу­менә нәрсә ул толерантлылык!       Беренчедән, толерантлык ул кешеләргә карата түземле , кешелекле, шәфкатьле, мәрхәмәтле булу. Без балаларда кече яшьтән үк шушы сыйфатларны тәрбияләргә тиешбез.   Тәрбиячеләрнең   төп   максаты   балаларда   бер­береңә   хөрмәт   хисләре тәрбияләү. Бүгенге көн баласы элгәрләреннән шактый аерыла. Аның үзен раслау, үз фикерен башкаларга җиткерә алу, үзен тыңлаулары мөһим. Балалар кечкенәдән үк   башка   фикерләргә   дә   колак   салырга   өйрәнергә   тиеш.   Яңа  технологияләргә, аерым алганда иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп, ягъни баларны төркемнәргә бүлеп укытканда бала үз фикерен курыкмый әйтергә , шул ук вакытта башкаларны тыңлый өйрәнә.        Икенчедән, толерантлыкны икенче милләт вәкилләренә, чит дин кешеләренә, аларның   мәдәниятенә,   гореф­гадәтләренә,   йолаларына   түземлелек   дип   атарга мөмкин.                Балаларда толерантлыкны ничек тәрбияләргә соң? Балаларда толерантлык тәрбияләү уку елы дәвамында һәрдаим алып барыла, белем бирү эшчәнлегендә генә түгел, ә төрле уеннарда, күңел ачу чараларында, кичәләрдә, бәйрәмнәрдә дә күренә.   Һәр   шөгыль   бер­береңә   елмаеп,   кояшлы   иртәләр   теләп,   матур,  күркәм сузләр, комплиментлар әйтеп китүдән башлана. “Нәрсә яхшы, нәрсә начар!”, “Иң белергә изге байлык – күңел байлыгы”, “Тәрбияле бала” темаларына әңгәмәләр уздырабыз. Тематик   планлаштыруда   халыкара   бердәмлек   көне,   бөтендөнья   сәләмләү   көне, мәрхәмәтлелек көне темаларында тирә­юньдәгеләргә, башка милләт вәкилләренә ихтирамлы һәм игътибарлы булу, бер­береңә ярдәм итү, игелекле эшләрне күбрәк эшләргә тырышу чагыла. Минемчә китап толерантлыкны тәрбияләүдә иң кулай, уңай чараларның берсе. Матур әдәбият әсәрләре, татар халык авыз иҗаты, төрле халык   әкиятләре   балаларда   мәрхәмәтлелек,   игелеклелек, шәфкатьлелек, юмартлык һ.б. шундый сыйфатларны тәрбияләүдә зур роль уйный. Әкиятләр   уку,   иллюстрацияләрен   карау,   әңгәмәләр   уздыру,   әкиятләрне сәхнәләштерү, катнашучы геройлар белән очрашу балаларда уңай тәэсир калдыра. Мәкаль, табышмаклар һәм әйтемнәр укыйбыз,ятлыйбыз.          Толерантлык формалаштыруның нигезендә гомумкешелек кыйммәтләре ята: болар бер­береңә уңай караш, миһербанлылык, шәфкатьлелек; үз­үзеңә гадел бәя бирә белү үзенчәлегенә ия булу; икенче бер кеше фикерен, аның дөньяга карашын хөрмәт итү; үз фикереңнең үзгәлеген башкаларның эчке дөньясын аңлап ачып бирү осталыгы.              түземлелек,

Доклад "Толерантлы бала тәрбияләү"

Доклад "Толерантлы бала тәрбияләү"

Доклад "Толерантлы бала тәрбияләү"

Доклад "Толерантлы бала тәрбияләү"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
21.01.2018