Дәрес эшкәртмәсе "Исем сүз төркемен кабатлау " (4 сыйныф)
Оценка 4.8

Дәрес эшкәртмәсе "Исем сүз төркемен кабатлау " (4 сыйныф)

Оценка 4.8
Разработки уроков
docx
русский язык
4 кл
06.01.2017
Дәрес эшкәртмәсе "Исем сүз төркемен кабатлау " (4 сыйныф)
Белем бирү максаты: 1. Исем сүз төркеме буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу. 1. Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү. 2. Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү. 3. Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү. Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү; Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.
Исем темасы.docx
4 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема: Исем сүз төркемен кабатлау Белем бирү максаты: 1. Исем сүз төркеме буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу. 1. Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү. 2. Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү. 3. Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү. Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү; укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;  Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.  КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм  коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү. ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру. ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың  сәбәпләре турында фикер йөртү. РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,  биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү Җиһазлау. Ноутбук, проектор , презентация, таратма материал. Дәрес тибы: кабатлау Дәреснең девизы: “Белемне мөстәкыйль үзләштер” Дәрес планы: Дәрес элементлары үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру ) № 1 Оештыру моменты (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру) 2 Актуальләштерү( үткән материалны кабатлау Яңа материалны  3 Төп өлеш ( Уку мәсьәләсен кую. ) 4 Ныгыту (Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану) 5 Йомгаклау ( белемнәрне бәяләү Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә) 6 Өй эше ( өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату Вакыт 2 мин 3 минут 16 минут 15 минут 7минут 2 минут Дәрес этабы I. Оештыру. Эшкә  кызыксыну  тудыру Максат: дәрес  эшчәнлегенә  керешеп китү  ихтыяҗы булдыру  өчен шартлар  тудыру Этаплар эчтәлеге ­Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?  1 слайд Әйдәгез бер­беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик. Хәерле көн миңа! Хәерле көн сиңа! Хәерле көн сезгә! Хәерле көн барыбызга да! ­Әйдәгез укучылар безнең дәрескә килгән кунаклар белән дә исәнләшик инде! (Хәерле көн, исәнмесез!) ­Рәхмәт укучылар, утырыгыз! УУГ КУУГ: классташлар һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда  хезмәттәшлек итү II.  Актуальләштерү.  Яңа материалны  үзләштерүгә  ихтыяҗ тудыру Максат: элек  үзләштергән  белемнәрне  мөстәкыйль рәвештә искә төшерү  мөмкинлеге  булдыру III. Уку  мәсьәләсен кую. Максат: яңа  белемнәр кабул  итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку  мәсьәләсен  анализлау; дәреснең  темасын, максатын  билгели белү ­Укучылар!   Сезнең   алдыгызда   хәрефләр   ята(   с,м,и,һ,е)   Шул  хәрефләрдән   сүз төзергә. Бер хәреф артык булырга тиеш. Кайсыгыз әйтә?(ИСЕМ)  2 слайд ­Әйе, бүген безнең дәреснең темасы  исем.  Без   дәрестә нишләрбез, алдыбызга нинди максат куярбыз икән? (исем   турында   алган   белемнәребезне   искә   төшерербез,   белемнәребезне тикшерербез һәм бәяләрбез) ­Без  МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР  структурасы   ярдәмендә алган белемнәребезне искә төшерербез. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР 3 слайд       ­Укучылар, сезнең өстәлдә һәр кайсыгыз алдында кәгазь ята. Эшкә керештек. Сезгә 3 минут вакыт бирелә(Һәр укучы мөстәкыйль эшли, укытучы күзәтә) ­ Вакыт чыкты укучылар. Ә хәзер олырак кәгазьне алып командада эшлибез. Сезгә 2 минут. Башладык! ­ Рәхмәт укучыларым. Хәзер һәр командадан  бер укучы бергә язганны укый бара, калганнар  өсти. Ә мин тактада сыйныф әйткәнне яза барам (кагыйдә, характеристика, мисаллар, капма­каршы мисаллар) ­ Җавап бирәләр:  ­ 1 нче өстәл, №3 ­ 5 нче өстәл , № 2 ­ 4 нче өстәл , № 1 һ.б. (өстәмәләр булмаса  икенче биремгә күчәләр) ТБУУГ: төп  билгеләрне аерып  күрсәтү РУУГ:  кагыйдәләрне,  күрсәтмәләрне истә  тотып гамәлләр  кылу КУУГ: тыңлый  белү, диалог төзүдә  һәм коллектив  фикер алышуда  катнашу ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен  мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую  РУУГ: кагыйдә,  инструкуцияләрне  истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр  кылу Укучылар  нәтиҗә ясыйлар (укытучы сораулар белән ярдәм итәргә мөмкин, укучыларны мактарга, өстәмәләр бармы дип сорап торырга) КУУГ: коллектив  фикер алышуда  катнашу ШУУГ: үзмаксат  кую IV.Ял минуты   4 слайд МИКС­ФРИЗ­ГРУП (исемне кабатлауга багышлана) ­ Татар телендә ничә килеш бар? (6) ­ Кемнең?,нәрсәнең? Сорауларына ничәнче килеш җавап бирә? (2) ­ Елан сүзе ничә аваздан тора? (5) ­ Төшем килеше ничәнче килеш?(4) ­ Рәхмәт, булдырдыгыз! V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану Максат: укучыларның алган  белемнәрен практик кулланырга  мөмкинлек тудыру. ­Хәзер дәфтәрләрне ачып числоны  һәм мәкальне күчереп  язабыз. 5 слайд  Егерме алтынчы ноябрь. РУУГ: үзконтроль,  биремнәрне үтәүнең  дөреслеген тикшерү Тырышкан табар,ташка кадак кагар.  (мәкальне ничек аңлауларын сораштыру) Сыйныф эше.     1.Сүзлек диктанты язып алабыз. Һөнәр, К(к)азан,аккош, шигырь, озынборын,хезмәтче, әни, хатын­кыз, каен җиләге. ­ Без нинди сүзләр яздык?  (Көтелгән җаваплар: исемнәр)  ­ Ә нинди исемнәр? ШУУГ: күршеңә  ярдәм итүдә танып  белү инициативасы  күрсәтү УУГ: , тыңлый белү, ( Көтелгән җаваплар: кушма, тезмә, парлы, ясалма, тамыр) 6 слайд  Укучылар,  нинди сүзне  язганда авырлыкка очрадыгыз?  ( Көтелгән җавап: казан сүзе) ­ Әйтегез әле, бу сүз турында сез нәрсә беләсез,бергә тикшереп, уйлап  карыйк, сезнең фикерләрне тыңлыйк. (Укучылар фикере тыңланыла) ­ Әйе, казан сүзен ике мәгънәдә аңлап була: учакта, мичтә ашарга пешерә  торган савыт һәм шәһәр исеме.   диалог төзүдә һәм  коллектив фикер  алышуда катнашу,  мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек  инициативасы  күрсәтү    7 слайд ­Ә хәзер экранга карап тикшерик.(Экранда сүзләрне күрсәтү, тикшерү) ­Кемнең хатасы гел юк? (мактау) ­ ­ Сез ничек язсагыз да хаталы түгел. Афәрин! ­ Сүзләрне группаларга бүлеп тә алыйк инде: 8 слайд Кушма:аккош, озынборын. Парлы:хатын­кыз. Тамыр:һөнәр, шигырь, әни. Тезмә:каен җиләге. Ясалма: хезмәтче 2.Әйтегезче, авыр сүздән кала сезгә бәлки ошаган сүз дә бардыр?         (Көтелгән җаваплар: әни.) 9 слайд           Әниләр бәйрәме, аларны хөрмәтләү турында берничә җөмлә. Шигырь  белүчеләрдән 1­2 укучыны тыңлау)  3.Дәреслек белән эш. 111 күнегүне язу. 1 укучы тактада ярларда сүзенә  морфологик анализ ясый  (Үзе яза һәм аңлата) (сүз төзелеше буенча  тикшерергә дә була) 10слайд 3.Тест эшләү.(һәрберсенә тест таратыла һәм  № 4 җыеп бирә) 11слайд   ­Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша? Кайсы   биремне   эшләгәндә   авырлыклар   туды?   Нинди   яңалыклар белдегез? ­ Үзбәя бирү. Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым.   • Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.   12слайд  1) 111 күнегү, биремен эшләп бетерергә. 2) Кунак сүзен килешләр белән төрләндерергә 13 слайд VI. Рефлексия. Уку  эшчәнлегенә  нәтиҗә. Максат: дәрестәге  эшчәнлекне  анализлау,  белемнәрне бәяләү;  дәрестә алган  белемнәрнең  әһәмиятен аңлау,  аларны киләчәктә  куллана белү VII. Өй эше Максат: өй эшен  хәбәр итү, аны  башкару ысулын  аңлату ШУУГ: үз  уңышларың ,  уңышсызлыкларың  сәбәпләре турында  фикер йөртү ТБУУГ:логик  фикерләү чылбырын булдыру РУУГ: үз  эшчәнлегеңне  контрольгә алу КУУГ:укытучыны  тыңлау, сораулар  бирү.

Дәрес эшкәртмәсе "Исем сүз төркемен кабатлау " (4 сыйныф)

Дәрес эшкәртмәсе "Исем сүз төркемен кабатлау " (4 сыйныф)

Дәрес эшкәртмәсе "Исем сүз төркемен кабатлау " (4 сыйныф)

Дәрес эшкәртмәсе "Исем сүз төркемен кабатлау " (4 сыйныф)

Дәрес эшкәртмәсе "Исем сүз төркемен кабатлау " (4 сыйныф)

Дәрес эшкәртмәсе "Исем сүз төркемен кабатлау " (4 сыйныф)

Дәрес эшкәртмәсе "Исем сүз төркемен кабатлау " (4 сыйныф)

Дәрес эшкәртмәсе "Исем сүз төркемен кабатлау " (4 сыйныф)

Дәрес эшкәртмәсе "Исем сүз төркемен кабатлау " (4 сыйныф)

Дәрес эшкәртмәсе "Исем сүз төркемен кабатлау " (4 сыйныф)

Дәрес эшкәртмәсе "Исем сүз төркемен кабатлау " (4 сыйныф)

Дәрес эшкәртмәсе "Исем сүз төркемен кабатлау " (4 сыйныф)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
06.01.2017