Фарсель Зиятдинов иҗатында экология һәм табигатьне саклау мәсьәләләре
Оценка 5

Фарсель Зиятдинов иҗатында экология һәм табигатьне саклау мәсьәләләре

Оценка 5
Исследовательские работы
docx
преподавание
8 кл—11 кл
11.11.2020
Фарсель Зиятдинов иҗатында экология һәм табигатьне саклау мәсьәләләре
Научн - исследовательская работа по творчеству Фарселя Зиатдинова.
ФарсельЗиатдинов.docx

 

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

 

 

Социально – гуманитарный блок

 

 

 

 

Тема:   Фарсель Зиятдинов иҗатында экология һәм табигатьне саклау мәсьәләләре

 

 

 

 

Ахтямова Гульнара Ильгизовна,

учитель родного (татарского) языка и литературы

МБОУ «Байсаровская ООШ»

 

 

 

 

 

 

 

 

Эчтәлек

I.        Кереш.

II.     Төп өлеш.

1.     Фарсель Зиятдинов – күренекле якташыбыз.

2.     Фарсель Зиятдиновның экология һәм табигать белән кызыксынулары.

3.     Фарсель Зиятдинов иҗатында экология һәм табигатьне саклау мәсьәләләре бирелеше.

III.   Йомгаклау.

Фарсель Зиятдинов иҗатының әһәмияте.

IV.  Кулланылган әдәбият.

 

 

 

 

                                                         

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кереш

Бер галимне беләм. Аның:
Бар мөлкәте – бакча гына!
Шул галимнең бакчасында
Алма булып шигырь пешә!

Фарсель абый Зыятдиновны һәркем үзенчә белә. Бакчачы да ул, агроном, педагог, икътисадчы, галим, язучы, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, геодезист, топограф та. «Бу өлкәләр барысы да күңелемә бертигез якын», - ди үзе.

 Мәктәп программасына кертелмәгәнлектән, аның тормыш юлы, иҗаты турында күбрәк белү теләге мине бу эшкә алынырга мәҗбүр итте.

Эшнең максаты: Якташ язучы, галим, бакчачы,  журналист Фарсель Зиятдиновның иҗаты турында мәгълүмат туплау.

Бурычлар:

-  Фарсель Зиятдиновның күренекле шәхес булганга кадәр узган тормыш юлын өйрәнү.

-  Фарсель Зиятдиновның иҗат юлына басуга этәргеч биргән вакыйга белән танышу;

-  Фарсель Зиятдиновның экология, табигать темасына багышланган әсәрләре белән танышу;

-  Язучы иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

-  Укучыда күренекле якташларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү;

Тикшеренү эшен язган вакытта Фарсель Зиятдиновның китапларыннан,  интернет челтәрдән файдаландым.

Эшнең структурасы. Хезмәт керештән, төп, йомгаклау өлешләреннән   һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Эш алымнары:
-  Фарсель Зиятдиновның иҗаты һәм тормыш юлын “Безнең гомер” җыентыгы һәм  интернет материаллары аша өйрәнү;

 

Бу теманы мин актуаль  дип саныйм, һәрберебез якташ язучыларны, аларның иҗатын белергә, өйрәнергә тиеш. Табигатьне саклау элек – электән бик зур проблема булып килгән. Язучылар аны үз иҗатларында яктыртканнар. Шуны укучыларга төшендерү.

 

Төп өлеш

1937 елның 1 июнендә Сәхәбетдин абый белән Мосаллия апаны сөендереп, дөньяга бер түгәрәк малай килә. Пар канат астында озак иркәләнергә туры килми аңа: Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләре фронтка китә. Әнисенең тырышлыгы, балаларын ач итмәскә теләп, көн-төн бил бөгүе булачак шагыйрьнең күңеленә тирән уелган, күрәсең.
Элекке нигез күршеләре Мәрьям апа әле дә искә ала: «Беркөнне әткәй төнлә тышка чыккан. Көз иде бу. Мосаллияттәйләрнең бәрәңге бакчасында кыштырдаган тавыш ишетеп, шунда кергән. Караса, урындыкка капчык куеп, Мосаллияттәй бәрәңге тутыра, шул рәвешле капчыкны җилкәсенә күтәреп, өйгә бәрәңге кертә икән».
Сугыш тәмамлана. Балалары бәхетенә, әтиләре сугыштан исән-сау кайта. Озак еллар авылда бригадир булып эшли. Сәхап абый үзе йөргән басулар, кырлар, аның белән бергә эшләгән кешеләр шигырь юлларына салыныр, дип уйламагандыр да.
        Авыр еллар әкренләп артта кала. Фарсель абый Зөбәердә җидееллык, Пучыда урта мәктәп тәмамлагач, белем алуын Тәтеш техникумында дәвам итә.

Фарсель Зыятдинов 1965 елда Казан дәүләт университетын, 1966 елда М.Горький исемендәге авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Радиотапшырулар редакциясендә һәм телевидениедә хәбәрче булып эшли.
Укучылар аны авыл хуҗалыгына караган күп мәкаләләр һәм китаплар авторы буларак та беләләр. Ул - чын күңеленнән табигатькә, аның матурлыгына гашыйк кеше. Аның бакчачылык турындагы киңәшләре газета – журналларда әледән – әле басылып тора.
Бүген дә авыл кешесенең төп киңәшчесе ул.

        Бакча үстерү – авыл кешесенең төп эшләренең берсе. Бакча ул – матурлык, табигать байлыгы. Кайчандыр Фарсель абый да бу эш белән кызыксына башлаган.

– Сез бакча эше белән ничек, кайчан кызыксына башладыгыз? – дигән сорауга ул болай дип җавап биргән:

-                     Безнең авыл янында таллар, кыргый җимеш агачлары үсә торган болын бар иде. Бала чакта шуннан карлыган төпләп алып кайтып утыртып карадым. Ул үсеп киткәч, яшелчә үстерәсе килә башлады. Орлыкларны җиргә төртеп куясың да, ул шытып чыга – карап торуы кызык бит. Аннан мине бакчачылык белән кызыксынырга этәргән сәбәп тә чыкты: Минзәлә районындагы бер урыс авылыннан килеп, бозылып-череп бетә язган тозлаган кыяр, помидор саталар, шуны авыл халкы чират торып ала иде. “Нишләп үзебез үстермибез?” – дип, нык үртәлә идем. Шуннан, тынгысызланып, яшелчә үстерә башладым.   Әти армиядән соңарып, 1947 елда гына кайтты. Миңа ун яшь иде. Аның кайтуына кыяр үстерергә булдым. Кыярларым үсә дә үсә, ә бала-чагага нәрсә инде, әти кайткан төшкә зур булсыннар әле дип, су сибәм, гел карыйм. Әти июнь азакларында гына кайтты, ул вакытта кыярларым үсеп, инде картая башлаганнар иде. “Менә, әти, син кайтуга кыяр үстердем!” – дидем. Кочаклап алып: “Рәхмәт, улым!” – диде, шуңа бик канәгать булдым инде. Аннан кыярны бакчада күпләп үстерә башладык. Күрше малайлар да кереп урлап чыгалар иде.   Үзебезнең өй янына дүрт-биш төп алмагач утырттык. Алар әйбәт үсеп киттеләр. Кура җиләкләре үстерә башладык. Авылда яшелчә, җиләк-җимеш үстерү безнең гаиләдән башланды. Әни яшелчәләрне тозларга, маринадларга, салатлар ясарга бик оста иде.

Фарсель Зиятдинов үзенең шигырьләрендә дә экология һәм табигатьне саклау проблемасын күтәреп чыга.

Эшемнең темасын ачу өчен, мин Фарсель Зиятдиновның “Безнең гомер” җыентыгын карап чыктым. Экология һәм табигатьне саклау темасына бирелгән шигырьләрен өйрәндем.

“Тагын килде язлар” шигырендә язучы язгы табигать, сайрар кошларның туган якка кайтулары турында язган. “Кошларыбыз теле кешелекле, Кошлар теле дәшә яхшыга” – дип, үзенең уйларын белдерә.

“Кипте нигә күлләрем?” шигырендә язучы элек аккошлар йөзгән, аҗаганнар, балкышлар уйнаган  күлләрнең хәзер инде кибеп баруына борчыла.

“Әй, син , кеше” шигырендә  “Ник явыз соң, ник усал соң Бу кадәрле, әй, син, кеше?! Бер ерткычның җир йөзендә Сиңа инде җитмәс көче”- дип, кешеләрнең табигатькә китергән зыяннары турында ачыргаланып яза. Рогаткалы малай, җәтмә белән балык тотучы, бакчаларны, җәнлекләрне юк итүчеләргә булган нәфрәт хисен сурәтли.

“Бака күле” шигырендә бака белән былбыл образлары чагыштырыла. Бака тавышы тынычлык бирми, ә былбылныкы назлап йоклата һәм сайрап уята, ди. Күңеленең нәрсәдер өмет итүе турында әйтә.

“Бетсен террор” – ярым шаярулы шигырь. Колорадо коңгызын Америка кунагы дип атый. “Бәрәңгене күпләп утыртырга кирәк, җитсен ул коңгызга да, безгә дә. Колорадога тимәгез. Үзегез беләсез сәбәбен – Буш ярамый террорлык гамәлен”, - дип яза. Шушы юллар белән Америка президентыннан җиңелчә генә көлеп ала.

Табигатьне яратуын “Каламда көз” шигырендә ачык күрсәтә. “Казан көзләренә гашыйк мин” – ди ул. “Көзгә керәм, кышка ашыкмыйм”,- дип, гомер агышы турында  әйтергә тели.

“Көзге тынлык” шигырендә кеше күңелен җил белән чагыштыра. “Бакчаларга кереп адашкан җил Тынды яфракларга буталып”, - дип яза. 

“Майлы чишмәдә” шигырендә ул сабый чакта чишмәләрнең суы саф, көмеш төсле булуы, сукмакларда бәбкә үләне үсүе, ә вакытлар узу белән, чишмә суының май белән каплануы турында яза. “Майлы суда чак таныдым: Алтмыш яшьлек карт икән – Ул минем шәүләм икән”, - дип тәмамлый. Язучы чын күңеле белән чишмәләрнең пычрануына борчыла.

Фарсель Зиятдинов көзге табигатьне бигрәк тә яратып тасвирлый. “Әбиләр чуагы” шигырен генә алыйк. “Сары көзнең, кыштан качып, Җәйдә буталган чагы”, “Алтын көзем, кыштан куркып, Кайткан икән җәенә”, - дип яза. Көз, кыш, җәй дип, язучы кеше гомерен сурәтләгәндер дип уйлыйм.

“Көзнең сары җырлары” дип башланган шигырендә көзге җилләр, мәңге яшел наратлар сурәтләнә. “Яшел нарат биленә сары җилләр урала” ,- ди. Сары җилләр дип акрын гына картлык якынлашуын әйтәдер төсле.

“Юксыну” шигырен алыйк. Исеменнән үк күренгәнчә, язучы Әреш чишмәләрен, шунда су эчүләрен, бер кайгысыз чакларда туганнары һәм дуслары белән бергә тәгәрәшеп үсүләрен, әткәсенең җылы карашын, әнкәсенең тәмле каз ашаларын сагынуы, юксынуы турында яза. Шигырьне укыгач, бу хиснең никадәр тирән һәм ачы икәнлеген аңлыйсың.

“Онытылмас авазлар” поэмасының “Кошлар авазы” бүлеген алыйк. Анда яз килү, гөрләвекләр агу, сыерчыклар кайту күренеше сурәтләнгән. “Матур кошлар миңа тәпи китерделәр”, - диелә поэмада.

Фарсель Зиятдиновның кайсы гына шигырен алма, туган ягына, аның табигатенә чиксез соклану һәм ярату хисе якты нур булып сузылып китә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Йомгаклау

Әти-әнисеннән күчкән тырышлык, максатка омтылу сыйфатлары якташыбызны гомере буе озата бара. Фарсель абый Зыятдинов коры саннар, исәп-хисаплар белән эш итсә дә, әдәбиятка, шигърияткә булган мәхәббәтен бервакытта да сүрелдермәгән.

Бик күп бүләкләргә, исемнәргә ия. Ул бүгенге көндә Казан финанс-икътисад академиясенең җитештерү икътисади кафедрасында һәм шул ук вакытта Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында эшли. Россия гуманитар Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор, Петров академиясе академигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Күп санлы фәнни хезмәтләр, монографияләр авторы. Күп кенә китапларда Фарсель Зыятдиновның балалар һәм олылар өчен язылган шигырьләре, хикәяләре, повесте тупланган.
Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи, ди халык. Нинди генә югары исемнәргә ия булса да,
якташыбыз Фарсель абый - искиткеч гади кеше.

Бакчачылык буенча нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итсәләр дә, Фарсель абый барысына да җавап бирә, ярдәм итә. Газета – журнал битләрендә дә аның киңәшләре басылып тора. Бакча ул – табигать байлыгы. Тырыш хезмәт куйсаң гына аның җимешләренә ия булып була. Димәк, Фарсель  абый галим генә түгел, ә бик тырыш кеше дә икән. Табигатьне чын күңеленнән яраткан, саклаган кеше генә үзенең төпле киңәшләрен башкаларга бирә ала.

Бу эшемне башкару барышында мин шуңа төшендем: Фарсель абый үзенең әсәрләре белән безгә табигатьнең матурлыгын күрсәтергә, аны сакларга кирәклеген төшендерергә теләгән.

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият:

1.     Безнең гомер: Шигырьләр, әкият, поэма/ Зиятдинов Ф.С. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.

2.     "Мәйдан" журналы, 2007 ел, № 5. 

3.     http://matbugat.ru (Назилә САФИУЛЛИНА Татарстан яшьләре)

 


 

Скачано с www.znanio.ru

Фарсель Зиятдинов иҗатында экология һәм табигатьне саклау мәсьәләләре

Фарсель Зиятдинов иҗатында экология һәм табигатьне саклау мәсьәләләре

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа»

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа»

Эчтәлек I. Кереш.

Эчтәлек I. Кереш.

Кереш Бер галимне беләм. Аның:

Кереш Бер галимне беләм. Аның:

Бу теманы мин актуаль дип саныйм, һәрберебез якташ язучыларны, аларның иҗатын белергә, өйрәнергә тиеш

Бу теманы мин актуаль дип саныйм, һәрберебез якташ язучыларны, аларның иҗатын белергә, өйрәнергә тиеш

Бүген дә авыл кешесенең төп киңәшчесе ул

Бүген дә авыл кешесенең төп киңәшчесе ул

Эшемнең темасын ачу өчен, мин

Эшемнең темасын ачу өчен, мин

Алтмыш яшьлек карт икән – Ул минем шәүләм икән”, - дип тәмамлый

Алтмыш яшьлек карт икән – Ул минем шәүләм икән”, - дип тәмамлый

Йомгаклау Әти-әнисеннән күчкән тырышлык, максатка омтылу сыйфатлары якташыбызны гомере буе озата бара

Йомгаклау Әти-әнисеннән күчкән тырышлык, максатка омтылу сыйфатлары якташыбызны гомере буе озата бара

Кулланылган әдәбият: 1.

Кулланылган әдәбият: 1.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
11.11.2020