ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре
Оценка 4.8

ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре

Оценка 4.8
Педсоветы
docx
воспитательная работа +2
Взрослым
03.05.2018
ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре
Материал посвящен проблемам национального образования в условиях перехода на ФГОС. Обновление учебного материала, совершенствование подходов в обучении не должно обходить стороной национальное образование. Живя в многонациональной республике Татарстан, мы должны воспитать детей толерантными к другим народам, патриотами своей республики и яркими представителями своей нации.
ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре.docx
Афзалова Рузиля Анваровна  учитель татарского языка и  литературы  Чистополь, МБОУ «СОШ№16»                                   ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре Укыту­тәрбия   системасын   яңарту   –   яңа   идеяләр,   ысуллар,   чаралар   эзләү   дигән   сүз. Мәктәпләрнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, социаль актив, карарларны мөстәкыйль кабул итә торган иҗади шәхес тәрбияләү. Укыту­тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны   сыйфатлы   башкаруында,   укучыларны   танып­белү   процессы   белән   кызыксындыра алуында;   иҗади   уйларга,   мөстәкыйль   белем   алырга   өйрәнүенә,   рухи­әхлакый   сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Әйләнә­тирәне, кешелек дөньясын өйрәнү һәм аны укучыга дөрес аңлату, укучыны тормышка яраклаштыру – укытучылар алдына куелган мөһим бурыч.  Бүгенге көндә белем­тәрбия бирү процессын тормыш белән бәйләп алып бару зарурилыгы да артты.    Федераль дәүләт белем бирү кысаларында  белем бирү процессының эчтәлеген яңарту, аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү, җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла.   Традицион   дәресләрдән   аермалы   буларак, укытучы,   әзер   материалны   бирүче   түгел,   ә   белем   алуны   оештыручы   булырга,     белем   һәм   күнекмәләрне   комплекслы   рәвештә компетенцияләр буларак биреп, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Укытучының төп максаты: укыту­тәрбия бирү процессында укучының белемгә сәләтен ачу, универсаль уку гамәлләре формалаштыру, рухи яктан   камил,   иҗади   мөмкинлекләрен   тормышка   ашырырга   сәләтле,   гомумкешелек кыйммәтләренә уңай карашлы шәхес тәрбияләү. Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булачаклар.  Күпмилләтле Татарстан мәктәпләрендә дәүләт һәм туган телләрне үстерү, милли үзаң һәм  патриотизм  тәрбияләү  –  бик  мөһим  эш  юнәлешләренең  берсе  һәм  бу  юнәлеш Федераль дәүләт белем бирү стандартларында аерым ассызыклана. Балаларда башка милләт вәкилләренә, аларның   тарихына,   мәдәниятенә   хөрмәт   итү   хисен,   үзара   дуслык   мөнәсәбәтләрен   тәрбияләү бигрәк   тә   туган   тел   укытучысы     алдында   зур   бурычлар   куя.     Моның   өчен   шул   милләтнең тарихын, гореф­гадәтләрен, йолаларын, аннан да бигрәк, телен белү кирәк. Һәр илнең ачкычы – тел, телен белгән ил ачар, ди халык. Телне белмичә башка өлкәләргә үтеп керү бик кыен яисә бөтенләй мөмкин түгел. Гомумән   әйткәндә,  укучыларны   татарчага   өйрәтүнең   мотивациясе   булып   барыннан   да бигрәк сыйфатлы итеп, тырышып укыту, методик яктан дөрес корылган, кызыклы дәресләр, эчтәлекле,   мавыктыргыч   дәреслекләр,   укыту­методик   әсбаплар,   укытучының,   мәктәп директорының, район, шәһәр, мәгариф бүлекләренең бу эшкә күңел салуы һәм, ниһаять, татар теле һәм әдәбияте укытучысының ялкынлы, җанлы сүзе, әдәби дөрес, матур, йөрәккә ятышлы теле тора. Милли мәгариф шәхеснең   җитлегү­камилләшү процессының нигезе, җәмгыятьнең мәдәни һәм интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе күрсәткече. Халыкның кешелеклелек сыйфатлары гасырлар дәвамында формалаша һәм яңа буынга үтәлергә тиешле васыять итеп тапшырыла. Бүгенге көндә мәктәп бу сыйфатларны формалаштыруның үзәге, сүнмәс учагы булып тора. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге булмас”, – ди татар халык мәкале. Халкыбыз: “ Үгет­нәсыйхәт – бездән, әдәп белү – үзеңнән”, ­ дип бик дөрес әйткән. Иң асыл   рухи­әхлакый   кыйммәтләр,   дөрес   яшәү   кануннары   ислам   тәгълиматында   һәм   татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланган. Тормышта очрый торган куркыныч гамәл­вакыйгалардан, явызлыклардан гыйбрәт ала белмәгән, мондый тормыш рәвешенең әхлаксызлык сазлыгына бату икәнлеген аңламаган кеше үзен бәхетсез тормышка дучар итә, нәсел­ыруын пычрата, ата­бабаларының бай рухи мирасын юкка чыгара. Бу, үз чиратында, милләтнең, халыкның, ил­җирнең тотрыклы үсешенә тискәре йогынты ясый.             Милли тәрбия бирү нигездә дүрт юнәлештә алып барыла: 1.Балаларны   кешелек   җәмгыятенең   әхлакый   нигезләре   булган   гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру, аларның асылын аңлату, таныту. 2.Балаларда   җәмгыятьтә   мөнәсәбәт   нормалары   булган   гомумкешелек   сыйфатларын формалаштыру.  3.Балаларда милләт буларак яшәүнең төп шарты булган милли үзаң формалаштыру. 4.Балаларның үз милләтенә хас уңай сыйфатларга ия булуы. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын уңышлы хәл итә ала. Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру – туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын – әкиятләр, мәкаль­әйтемнәр, табышмаклар, бишек җырларын   белү;   шигырьләр,   җырлар   өйрәнү;   халыкка   хас   әдәп   кагыйдәләрен,   туган   як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз. Тотрыклы   (толерант)   шәхес   тәрбияләү   –   ул   укучыларда   башка   милләт   кешеләренә, аларның   мәдәниятенә   уңай   мөнәсәбәт   булдыру   дигән   сүз.   Без   балаларда   үз   халкыбызга,   үз илебезгә   мәхәббәт   тәрбияләү   белән   генә   чикләнмичә,   кайда   яшәүләренә   һәм   нинди   милләт кешеләре   булуга   карамастан   –   барлык   халыкларны,   аларның   мәдәниятен,   гореф­гадәт, традицияләрен   хөрмәт   итәргә,   табигатьне   яратырга   өйрәтәбез,   гомумкешелек   кыйммәтләре белән таныштырабыз. Үз мәдәниятләре белән беррәттән,   башка халыкларның да мәдәниятен, телен белергә тиеш.   Педагог­галим   В.Казыйхановның   сүзләрен   искә   төшерик:   “   Әгәр   укытучы­тәрбияче белән бала өчпочмакның ике ягын тәшкил итсә, өченче – таянып торган ягы   ­ ата­ана”. Мин аның   бу   фикере   белән   тулысынча   килешәм.   Кеше   гамәлләренең   әхлакый   сыйфатларына   бик яшьли нигез салына. Гаделлек, хезмәт сөючәнлек, кыюлык кебек уңай сыйфатлар яшьтән үк әхлакый   гадәтләр   буларак   тәрбияләнгәндә   генә,   кешенең   гомерлек   ышанычлы   юлдашына әйләнәчәк.   Бала   кечкенәдән   үк   үз­үзенә   хезмәт   күрсәтү   һәм   билгеле   бер   режимны   үтәү бурычларын, нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнлеген белергә тиеш. “ Кем дә булса, башкаларның гаепләрен тикшергәнче, беренче чиратта үзендә булган кимчелекләрне бетерергә, үзен яхшы итеп тәрбияләргә тырышсын”, ­ ди галим. Балаларга дөрес тәрбия бирүдә ата­ананың абруе көчле. Аларның шәхси үрнәге генә балаларның мәхәббәтен яулый ала. Шуңа күрә ата­аналар дөрес тәрбияне иң беренче чиратта үзләреннән   башларга   тиеш.   “     Гыйлем   вә   тәрбия   орлыкларын   хәзер   ихлас   вә   мәхәббәт   илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”, ­ ди Р.Фәхреддин. Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата­ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ә моңа тиешле педагогик белем алу, тәрбия бирү чараларын белү, үтәү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Ә мәктәп менә шул зур вазифаны башкара ала. Бу юнәлештә Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып, түбәндәге темаларга ата­аналар җыелышлары, кичәләр һ.б. үткәрәбез.   “Ата­ана әдәпләре”.  “Ни чәчсәң – шуны урырсың”. 1. “Тәрбиядә ата йогынтысы”. 2. 3. “ Кыз балалар, ир балалар тәрбиясе бер­берсеннән нәрсә белән аерыла?” 4. 5. “Гаилә учагы нинди булырга тиеш”. 6. “Хатын­кыз – дөньяның тоткасы”. 7. “Изге балалар күктән төшмиләр”. 8.  “Ата­ананың олуг бурычы” Күп   төрле   чыганакларда   күрсәтелгәнчә,   нигездә,   гомумкешелек   кыйммәтләре түбәндәгеләрне үз эченә ала:  Тормыш һәм сәламәтлек кыйммәте.  Гаилә кыйммәте.  Милли кыйммәтләр.  Белем һәм бәйсезлек кыйммәте.  Талант һәм сәләт кыйммәте.  Халыкара һәм милләтара бәйләнешләр кыйммәте. Җир йөзендәге барлык халыклар өчен уртак гомумкешелек сыйфатлары кабул ителгән:     намуслылык, вөҗданлык; кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек; кайгыртучанлылык; хезмәт ярату;  милләтара дуслык;  милләтпәрвәрлек. Югарыда санап кителгән тәрбия бирү юнәлешләрен уңай педагокик шартларда гына тормышка ашырыра мөмкин. Уңай педагокик шартларга түбәндәгеләрне кертергә була:  Тәрбия   бирүдә   җәмгыятьтә   барган   иҗтимагый   –   икътисадый   тормыш   үзенчәлекләрен искә алу.  Тәрбия   бирүгә   катнашы   булган   һәр   кешенең   бу   процессны   уңышлы   оештыру   өчен хәзерлеген тәэмин итү.  Балаларны   тәрбияләүне   бары   тик   аларның   үзләренең   актив   катнашында,   үз   –   үзен тәрбияләү шартларында алып барырга .  Тәрбия эшен алып бару өчен матди база һәм балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алган эш формаларының кулланылуы.  Tәрбия эшендәге уңышларга, алга китешкә, тәрбия дәрәҗәсенең чын хәленә даими анализ ясарга, шуннан чыгып киләчәктәге эшчәнлекне билгеләргә. Милли   сыйфатлар   формалаштыру   –   тәрбия   бирүнең   әһәмиятле   өлеше.   Милли   сыйфатларга түбәндәгеләрне кертергә мөмкин: 1.   Үзеңне   милләт   вәкиле   итеп   тану.   Бу   катлаулы   психологик   тойгыны   формалаштыру милли үзаңны тәрбияләүгә бәйле. Милли үзаң милли культураның эчтәлеген белүгә һәм аңлауга нигезләнә. Аның үсеше туган телне үзләштерү белән аерылгысыз бәйләнгән.  Шуңа күрә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар балалары үзләрен татар дип горурланып әйтсеннәр өчен, максатчан эш алып барабыз.Балаларга татар булу, татар телен белүнең уңай якларын аңлатабыз. Татар   исемнәренең   мәгънәләрен   аңлату,   ни   өчен   шундый   исем   сайлану   сәбәпләрен   ачыклау, төрле ситуатив уеннарда татар теленең кирәклеген аңлату – болар барысы да шул максаттан хисләре   чыгып эшләнелә. 2. Милләт тойгысы һәм милли горурлык хисе – беренче сыйфат белән тыгыз бәйләнгән. Милләт һәм милли горурлык хисе беренче чиратта кешеләрнең тарихына, милләтнең үткәндәге уңышына, милли мәдәниятенә, теленә, диненә, милләтнең бөек шәхесләренә хөрмәт рәвешендә чагылыш таба.  Горурлык  хисе  барлыкка  килсен  өчен, үз милләтеңнең  тарихтагы урынын,  аның  башка милләтләрдән   аермасын   һәм   үзенчәлекле   якларын,   милләттәшләре   тарафыннан   дөня күләмендәге фән, сәнгать, мәдәният һәм башка өлкәләргә керткән өлешләрен белү кирәк. Русия тарихында эз калдырган милләттәшләребез эшчәнлеге белән танышу, алар турында күбрәк белү максатыннан   төрле   проект   эшләре   язу,   укучыларның   шул   танылган   кешеләр   роленә   кереп, сыйныфташлары   белән   әңгәмә   төзүләре   дә   милли   горурлык   хисе   тәрбияләргә   ярдәм   итә. 3.   Туган   телеңне   камил   белү,   бу   телдә   аралашу,   аны   пропагандалау,   мөмкин   булганда,   аны башкаларга өйрәтү. Туган тел – милләтнең төп билгеләренең берсе, милли яшәешнең төп шарты. Тел язмышы милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән.Әгәр дә бала туган көненнән башлап гомере буенча   ана   теле   дөньясында   булмаса,   аның   белән   бергә   яши   алмаса,   бу   әһәмиятле   милли сыйфатның көчле уңай йогынтысыннан мәхрүм булачак. Адәм баласын бу әһәмиятле , изге юлга бастыруны   укытучылар   хезмәтеннән   башка   күз   алдына   да   китереп   булмый. 4. Татар халкының гореф – гадәтләрен, йолаларын тану һәм үтәү. Бу максаттан халкыбызның милли   бәйрәмнәре   –   Сабантуй,   Нәүрүз,   каз   өмәсе   үткәрелә.   Сыйныфтан   тыш   чараларда, лагерьларда   милли   хәрәкәтле   уеннар   үткәрелә(“Әбәкле”,   “Кем   әйтте?”һ.б.) 5.   Үз   милләтеңнең   тарихын   белү,   аны   саклау   һәм   хөрмәт   итү.   Әдәби­музыкаль   кичәләр,   үз төбәгебездә яшәп иҗат итүче язучы­шагыйрьләр белән очрашулар укучыларда туган ягыбызга мәхәббәт уята. 6.   Үз   милләтеңнең   музыка,   рәсем   сәнгате,   мәдәният   казанышлары   белән   таныш   булу. Милли тәрбия бирүдә татар халкына хас булган уңай сыйфатларны искә алу, аларны тагын да үстерү  һәм  ныгыту  әһәмиятле.  Хезмәтне, шул  исәптән, сәүдә  хезмәтен   ихтирам  итү,  җыр  – музыка   ярату,   ярдәмчел,кунакчыл,чисталык   ярату,   тырыш   булу   –   татар   халкының   күркәм сыйфатлары. Шул ук вакытта милли тәрбия бирүнең эчтәлеген билгеләгәндә, татар халкында очрый торган көнчелек,   коллык   психологиясе,   урынсызга   кешегә   ярарга   тырышу,   җитәкчеләрдәге тәккәберлек, таркаулык, үз­үзеңә артык ышаныч кебек сыйфатларның барлыкка килүен кисәтү кирәклеген   дә   истән   чыгарырга   ярамый.   Олы   әдибебез   Гомәр   Бәширов   “Гыйбрәт”   исемле публицистик   язмасында:   “Мин   ышанам:   халыкны   халык   иткән   изге   гадәтләрне,   кимү   юлына баскан асыл сыйфатларны, онытыла язган затлы һөнәрләрне яңадан аякка бастыру халкыбызның данын, күршеләр белән дус яшәүче киң күңелле халык дигән яхшы исемен тагын да югарырак баскычка күтәрер!”­дип язган иде. Милли тәрбиянең эчтәлеге ачыкланганнан соң аны тормышка ашыру юллары билгеләнә: тәрбияли, горурлык  Милли мохит булдыру.  Укыту планына кертелгән барлык фәннәрнең, факультатив дәресләрнең милли тәрбия   бирүдәге мөмкинлекләрен ачыклау һәм шул юнәлештә эзлекле эш алып бару.  Сыйныфтан тыш чараларны милли тәрбия бирү максатында файдалану.  Милли тәрбия бирүнең матди базасын булдыру.  Милли   тәрбиягә   катнашы   булган   һәр   педагогның,   әти   ­әниләрнең   белемнәрен   даими камилләштерү.  Милли тәрбия бирүнең конкрет уку йорты шартларында җайлаштырылган концепциясен һәм программасын булдыру. Югарыда   саналган   педагогик   шартлар,   башка   факторлар   белән   бергә   тирән   белем   һәм күнекмәләргә, милли сыйфатларга ия булган, кызыксынучан, яңалыкка омтылучан, камил шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Кулланылган әдәбият: 1.  «Государственая программа Республики Татарстан «Сохранение, изучение и развитие языков РТ и других народов в Республике Татарстан на 2014–2020 годы» ­ «2014­2020  нче елларда   ТР   сы   дәүләт   телләрен   һәм   ТРның   башка   халыклары   телләрен   саклау,   өйрәнү   һәм үстерү»   ТРсы   дәүләт   программасы   (ТР   Министрлар   Кабинетының   2013   нче   елның   25   нче октябреннән 794 нче карары)  Зарипов Ф. Лагерьда милли уеннар.// “Мәгариф” журналы, 2006 №5, 81б. 2. 3. Мозаффарова   М.Г.   “Әдәбият”   предметын   укыту   үзенчәлекләре.   Татар   әдәбияты буенча   төп,   урта   гомуми   белем   бирү   программаларын   гамәлгә   куя   торган   педагогик хезмәткәрләр өчен тәкъдимнәр. Казан. ТРМҮИ. 2014 4. “Магариф” ,130 стр.  5. №11, 54б. 6. Федераль   дәүләт   белем   бирү   стандартларын   тормышка   ашыруда   татар   теле   һәм әдәбияты   укытучысына   фәнни­методик   ярдәм//   Татарстан   Республикасы   мәгариф   һәм   фән министрлыгы өстәмә профессиональ белем бирүче дәүләт автоном мәгариф оешмасы «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты». Казан, ТРМҮИ 2015 7. №12, 21б. Садыйкова   Д.Укыту­тәрбиядә   милли­төбәк   компоненты.//   “Мәгариф”журналы,2003 “Обучение   татарской   устной   речи”   Лингводидактические   основы.   Издательство Хаматгалиева Г. Халык педагогикасы – тәрбия чыганагы.// “Мәгариф” журналы, 2004

ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре

ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре

ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре

ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре

ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре

ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре

ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре

ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре

ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре

ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре

ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре

ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
03.05.2018