Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы
Оценка 4.6

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Оценка 4.6
Научно-исследовательская работа
doc
воспитательная работа +1
Взрослым
05.03.2018
Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы
Ничә ел инде Татар дәүләт академия театрында бик матур традиция яши: һәр елны бер төркем театр эшлеклеләре Колбай- Морасада булып, остазлары Кариев сукмакларыннан үтәләр, авыл музеенда булалар, халык белән очрашалар.(Кушымта №5) 1996 нчы елда Кариевның 110 еллыгы, 2001 нче елда 115 еллыгы, 2006 нчы елда аның 120 еллыгы аның туган җирендә үтте. Кунаклар Кариев турында истәлекләрне кадерләп саклаган авылдашларына рәхмәтле булуларын кат- кат ассызыкладылар. Рәхмәтнең иң олысын алар район һәм шәһәр башлыгына юлладылар. Нәкъ менә аның тәкъдиме хуплавы нәтиҗәсендә Кариев исемен мәңгеләштерү буенча эшләр дәвам иттеләр дә бит. Хәзер әнә Нурлатның киң яңа урамына Г.Кариев исеме бирелде, Морасадагы Г.Кариев исемендәге авыл музее яңартылды. Аның бер залы тулысынча мәшһүр якташыбызга багышланган. (Кушымта №6)
МОЙ КРАЙ - МОЯ РОССИЯ -.doc
Региональный конкурс научно­исследовательских работ «Мой край – моя Россия»   Габдулла Кариев­ татар театрына нигез салучы                                                                                           Автор работы:  Трифонова Ксения,  ученица  10 «Б» класса МАОУ « СОШ № 2» г.Нурлат РТ.  Научный руководитель: учитель родного  языка  и литературы  Ибрагимова Гульчира  Гамировна 2018 Эчтәлек I    Кереш                                                                                                       II  Төп өлеш  1. Миңлебайдан­Габдуллага                                                               2 Сәйяр» ­күчмә дигән сүз   3. Г.Кариев – артист, режиссер III  Йомгаклау Тарихта калырга лаек  Кари сукмаклары буйлап   Кушымта №1                                                                     Кушымта №2                                                                     Кушымта №3                                                                             Кушымта №4                                                                     Кушымта №5                                                                    Кушымта №6                                                                     Файдаланылган әдәбият Кереш   Мораса авылы бормаланып­бормаланып аккан Мораса елгасы буена урнашкан.  Ул үзенең тарихы белән бик үзенчәлекле.  Авылның тарихы үзенең тамырлары  белән болгар тарихына барып тоташа.1552 нче елда явыз Иван Казан ханлыгын  яулап алгач, Казанны саклаучыларның күбесе безнең төбәкләрдә сыеныр урын  тапканнар.Шул чордагы аң­белем учагы булган иң беренче мәдрәсәләрнең берсе  шунда ачылган. Укымышлы кешеләрне гасырлар буена тирә­якка бик күпләп  биргән. Данлы Колбай Мораса мәдрәсәсендә XVII­XIX гасырларның бөек  шәхесләре, мәгърифәтче язучылары  Утыз Имәни, Габделҗаббар Кандалый   белем алганнар.Шул ук мәдрәсәдә татар театрына нигез салучыларның берсе­  Г.Кариев белем алган.   Колбай Мораса авылында туып үсеп фән докторлары дәрәҗәсенә ирешкән  Наил Зарипов, Сәлим Алишев, Габделхак Хисамов дигән шәхесләребез бар.  Татар  милли хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе политик­публицист, журналист  Гаяз Исхакыйның якын дустыФоат Туктаров, Кол Гали премиясе лауреаты  Әнвәр Хәйри, уңга якын фән кандидатлары( Роза Мингалимова, Алмаз  Хәйруллин, Шәүкәт Зарипов, Рамил Борһанов, Талип Хисамов, Рәшит  Хисамов.), язучы Альберт Сафин, марафон йөгерү буенча чемпион Нил Гатин,  СССР ның спорт мастерлары Р.Борһанов, А.Ногуманов Колбай Морасадан  чыкканнар. Шулай ук “ Азат хатын”журналына нигез салучы журналист Абруй  Сәйфи, Ленин ордены кавалеры Хәсән Сафин, Мөхәммәтгали Сафиуллин,  беренче ранг капитаны Наил Рәхимов, агалы­энеле Гайнуллиннар һәм Мостафиннар, Рәмзис Миндубаев, Флера Ногуманова, Сәкинә Хәйруллина,  Дамир Вәлиевлар авылыбызның горурлыгы булып саналалар. Төп өлеш 1. Миңлебайдан­Габдуллага     20 йөз башы мәдәнияте өлкәсендә күренекле урын алган атаклы артист,сүз  остасы, җәмәгать эшлеклесе, татар театрына нигез салучы, режиссёр, “Сәйяр”  трупасы җитәкчесе, якташыбыз Г.Кариевның тормышы һәм иҗат юлы,  күпкырлы талант иясе.   Элекке Чистай өязе(Хәзерге Нурлат районы) Колбай Мораса авылы.  Бормаланып – бормаланып аккан Мораса елгасы буендагы кошлар моңына  күмелгән әрәмәлекләр, җиләкле болыннар... Елганың уң ягына тезелеп киткән  өйләрнең берсендә Хәйрулла гаиләсендә 1886 нчы елның 8 маенда бер малай  дөньяга килә, аңа Миңлебай дип исем кушалар.   1898 елны Такталы авылы мәдрәсәсендә укый. Миңлебай зирәк бала була, 12  яшендә коръәнне яттан укый, карый була. Бу зирәк баланың Миңлебай дигән  мужик исеме йөртүе Такталы авылы мәдрәсәсенең мөдәрисе Зариф муллага  ошамый. Ул яраткан шәкертенә Габдулла (алла колы) дигән исем куша. Халык  арасында ул Габдулла карый исеме белән йөртелә башлый. (Кушымта №1)   1902 елда ул Җаек (Уральск ) шәһәренә укырга китә. Монда Миңлебай,  җырчы, сүз остасы, мәзәкче буларак, төрле әдәби кичәләрдә катнаша. Шушы  чорда Габдулланың фамилиясе, карый сүзенә нигезләнеп, Кариев дип йөртелә  башлый. (Кушымта №2) 2“ Сәйяр “ труппасы. “ Сәйяр “( күчмә ) дип аталган әлеге труппа чыннан да күчмә тормыш алып бара. . Аның үз почмагы, транспорты булмый, артистлар даими  хезмәт хакы  алмыйлар. Әмма, күрәсең, Кариевта оештыру сәләте, таланты белән әсир итү  шулкадәр көчле булган ки,  бу авырлыкларның берсе  дә энтузиаст яшьләрне яңа башлангычларыннан биздерми. Кемнәр соң  алар­беренчеләр? С.Гыйззәтуллина­  Волжская, Г.Болгарский,  В.Мортазин­ Иманский, Ф.Сәмитова һ.б. Соңрак анда  К.Шамильский,Г.Болгарская,    М.Сакаева,З.Тинчурина (Әхмәрова), Ә.Кулалаев һ.б. кушыла.Татар профессиональ театры  беренче көннәрдән үк үзенең төп  бурычын халыкка  сәнгать хезмәте күрсәтү дип билгели һәм үҗәтлек,  фидакарьлек белән татар яшәгән төбәкләргә йөреп, спектакльләр  куя.  Мәскәү,Түбән Новгород, Уфа, Җаек, Тифлис, Ташкент, Баку, Оренбург кебек  киң географик нокталарда   булу   театрны тулаем төрки дөньяга танытуда  зур  роль уйный.                       1901 нче елда «Сәйяр» Казандагы милли­мәдәни үзәк саналган  «Шәрыкъ»  клубы штатына алына.   Бу труппаның мөмкинлеген бермә­бер арттыра:  артистларга даими хезмәт хакы, даими эш урыны, сәхнә булдыру һ.б. гамәлгә  ашырыла. Билгеле, бу уңайлыклар спектакльләрнең сәнгати сыйфатларын  күтәрүгә дә китерә. (Кушымта №3) 3. Г.Кариев – артист, режиссер.   Кариев исә артист һәм режиссер буларак та остара, тәҗрибә туплый.  Башлангыч чорда халык тормышы, уй­кичерешләре турында заман темасына  милли әсәрләргә мөрәҗәгать итсә, соңрак рус классиклары тәрҗемә әсәрләрен  сәхнәләштерүгә кыю алына. «Гөнаһсыз гөнаһлылар» (Островский), «Чия  бакчасы»(Чехов), «Трильби»(Ге), «Лачыннар һәм козгыннар»(Сумбатов) татар  тамашачысына җиткерелә.  1912 нче елда труппага   Кариев рәссам Сабит  Яхшыбаевны чакыра. Шул чордан   сәхнәдә  декорация, сурәтләү чаралары,  костюмнар һөнәри дәрәҗәдә хәл ителә башлый. Бүген Колбай Морасадагы   Г.Кариев  исемендәге музейда сакланган   Кариев портреты­ нәкъ әнә  шул  рәссам тарафыннан ясалган.                1912­1915 нче елларда татар театрының тагы ике           труппасы ­  «Нур»һәм «Ширкәт» төзелә. Аларның беренчесенә Г.Кариев шәкерте  С.Гыйззәтуллина­Волжская   җитәкчелек итә. Әмма беренчелек, лидерлык «Сәйяр»дә   кала. Ул инде остару, репертуарын тулыландыру, уйнау   осталыгын чарлау турында ныклап кайгырта башлый. 1913­1917 нче елларда П.Громов,  Н.Михайленко һ.б. танылган рус режиссерлары «Сәйяр»дә эшләп алалар, һәм    бу Кариевның режиссура мәктәбен яңа алымнар белән тулыландыра. Ул  сәхнә  теленең чисталыгы турында кайгырта, труппада әхлак сафлыгы өчен  даими көрәш алып бара, хәтта татар артистларын 1917 нче елда бөек  К.С.Станиславский белән дә таныштыра. Үзе музыка ярата, операга йөри. Аның  режиссура мәктәбе, артистлык осталыгы турында да бүген байтак материал   тупланган. Чордашлары аның  кабатланмас артист һәм чын  иҗат кешесе булуы  турында ихлас  сокланып язалар. «Мин үз гомеремдә бик күп талантлы  артистлар күрдем. Әмма Г.Кариевка көндәш булырлык талант ияләрен  очратмадым», ­ дип яза Хәким Сәлимҗанов 1974 нче елда. «Кариев – халыкның  талантлы, алдынгы фикерле улы иде. Ул бөтен йөрәге белән театрны яратты»,  дип искә ала аны   РСФСРның һәм Татарстанның халык  артисткасы Ф.Ильская.  «Кариев…театр сәнгатенә…» изге трибуна» дип карады, ул үзе театр өчен  яшәүче», ­ дип фикерләре белән     бүлешә  журналист Исмәгыйль Рәмиев 1965  нче елда.     «Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр  белән язылыр», ­  дип, бик еш кабатлый торган булган Г.Кариев.         Әйе, аның изге хыялы тормышка ашты. Чыннан да, исемен алтын  хәрефләр  белән язарлык татар театры  төзелде.  Ул – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт  академия  театры.          Менә дөнья өченче меңъеллыкка басты. Театрыбызны  киләчәккә илтердәй  иҗади көчләр өстәлеп шатландырып  тора.                                                                        Театрыбыз нык адымнар белән киләчәккә атлый. Чөнки олуг тәҗрибә  туплаган, халык яраткан мәртәбәле артистларыбыз белән милли сәнгатебезгә  гашыйк булган  яшь  көчләребез  атлый.                                                                                            Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр                                  Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр яктылыкка,  нурга илтә,                          Кире юлга җибәрми, уңга илтә,                        ­ дип әйткән Г.Тукай.         Әйе, менә шундый театр безнең туган җиребез Нурлат  шәһәрендә дә бар.  Театрның режиссеры Камил Зәбиров     үзешчәннәрнең сәләтләрен сабырлык  белән үстереп,  спектакльне тиешле югарылыкка җиткерде.       К.Зәбиров җитәкчелегендә халык театры куйган һәр спектакль район халкын  якташыбыз Г.Кариев башлаган  эшне дәвам итеп, сөендереп, шатландырып,  хезмәткә  дәртләндереп тора. Бу беренче чиратта Г.Кариевның исемен  мәңгеләштерү булса, икенчедән аның васыятьләрен үтәү.        Легендар  шәхесебезнең исемен мәңгелештерү йөзеннән  аның туган  авылында  Дәүләт музее эшләп килә. Музейга халык өзелми, димәк, театр   үзенең тәрбияви көчен югалтмаган. Театр яшәде, яши, яшиячәк.        Колбай­Мораса авылында яшәп иҗат итүче Р.Галимова үзенең Г.Кариевка  багышлаган  шигырендәге түбәндәге юллар белән мин тулысынча килешәм.                        Дусларыма  горурланып сөйлим,                        Якташыбыз, синең турында.                        Исемеңне җиткерәсем килә                        Бездән соңгы яңа буынга.         Димәк, Г.Кариев  ул – сәхнәбезнең  чишмә башы, мәдәният  тарихыбызның   якты  бер  сәхифәсе.  (Кушымта №4)           Йомгаклау 1.Тарихта калырга лаек        «Без шундый театр төзербез, аның  исеме алтын         хәрефләр белән   язылыр». Заманында Г.Кариев әйткән бу сүзләрнең хаклыгын тормыш үзе  раслады: бүген татар халкының дөнья сәхнәләрен гөрләткән мәртәбәле театры  бар, һәм ул бер генә дә түгел. Бүген бу табигый саналса да, 100 ел элек, театрга  «кәмит», ә артистларга «әхлаксыз кәмитчеләр» дигән караш өстенлек иткәндә,милли театр  оештыру зур кыюлык таләп иткәндер. Аның чишмә  башында торучы Габдулла Кариев турында Кәрим Тинчуринның: «Габдулла   Кариев – татар мәдәнияты тарихында аерым сәхифә ачтырган беренче дәвердәге татар  театрының бердәнбер юлбашчысы;  татар театрыны беренче  булып сима  (форма,  күренеш) бирү, татар типларын беренче  булып дөрес итеп иҗат  итү,  татар  театрын халык рухына якынлаштыру,татар театрын гомумиләштерү  эшләрен үтәүче, шөбһәсез, Габдулла  Кариев», ­ дип язуы чын профессональ  күзлектән бирелгән  бәя. Кариев труппасы татар дөньясына чын театр сәнгатен   алып килә. Үз чорында татар зыялыларыннан Г.Тукай,  С.Рәмиев, К.Мотыйгый,  И.Рәмиев, Г.Камал, Х.Ямашев,  Ф.Әмирхан, Г.Колахмәт һ.б. белән аралашып  яшәве аның  үзенең дә табигый сәләте, белеме, эчке культурасын бай булуын  дәлилли ләбаса. Икенче яктан, ул Европа культурасын үзләштерү юлына аяк  баса:ул чорның әдәбият  һәм матбугат дөньясындагы кешеләр, фикерләр,  агымнар  белән танышып бара. Һәм шундый зыялылары булган халыкка хезмәт  итәргә тиешле театр да примитив бертөрлелектән аермалы буларак, югары  сәнгатьлелеккә  ия  булырга тиеш дип саный. Аңа гына хас үҗәтлек һәм эчке   сиземләү белән татар ир­егетләренең талантын ача, сәхнәгә хатын­кыз  артистларны чыгара, драматургларны яңача  иҗатка рухландыра, беренче булып  театрга рәссам­бизәүче китерә.Ул театрны рус, дөнья               әдәбияты әсәрләрен  сәхнәләштерерлек осталыкка күтәрә, алардан (рус  режиссерларыннан) өйрәнүне максат итә.      Кариев репертуар ярлыгыннан котылырга, сәхнә әсәрләренең әдәби  сыйфатын күтәрергә теләп, 1917нче елда татар драматурглары арасында халык  тормышыннан      алынган пьесаларга конкурс игълан итә. «Драматург  мөхәррирләребез дикъкатенә»дип аталган бу мөрәҗәгать  «Кояш»газетасында  1917нче елның 6нчы июнендә басылып  чыга. Конкурсның шартлары күпләрнең  игътибарын җәлеп  итә, һәм ул нәтиҗәсен дә бирә:Ф.Бурнаш,М.Фәйзи, Ш.Камал  һ.б. яңа әсәрләрен тәкъдим итәләр. Бу инде труппа чыгышларының репертуарын  бермә­бер баета. Кариев режиссерлык эшендә фикердәшләрсез булмый.  1907­ 1915нче елларда В.Мортазин­Иманский аның янәшәсендә һәм аның төп  ярдәмчесе була. Ул  киткәч, бу  урынны К.Тинчурин ала. К.Тинчуринны  труппага алу һәм  сәхнә хезмәткәре итеп тәрбияләүне бүген театр белгечләре   Кариевның татар драматургиясенә  керткән  иң  зур хезмәтләренең берсе дип   билгелиләр.      1918нче елда театр бераз эшен туктатып торырга мәҗбүр  була. Кариев  Уфага китә, соңрак контрразведка күзеннән  качып, Петропавловскига китәргә  мәҗбүр була. 1919нчы елның ахырында Казанга кайта, Военколлегия каршында   төзелгән татар театрына эшкә керә. К.Тинчурин махсус  аның өчен яңа роль яза  («Сакла, шартламасын!»пьесасы).  Ләкин аны башкарырга насыйп булмый.  Кариев тиф белән  авырып  китә. Авыруы көчле булса да, ул аны җиңеп чыга,   әмма бик шикләнүчәнгә әйләнә. Сәламәтлеген саклап калу  ниятеннән ул көн  саен ике­өч стакан ат мае эчә башлый.  Кисәтүләргә дә карамастан, бу  дәвалануын туктатмый,    һәм  үзе дә сизмәстән, уремия дигән куркыныч чир  белән    авырый    башлый.        Аны  дәвалау эшенә танылган  профессор Чебоксарев та  алынып карый, әмма  нәтиҗәсе булмый.  1920 нче елның  28 нче гыйнваренда 34 яшендә Г.Кариев үлә,  аны Казан халкы бик хөрмәтләп, соңгы юлга озата.      «Син кояш идең, ләкин вакытсыз сүндең… шулай да    синең  җылың белән  тәрбияләнеп үскән орлыклар көннән­көн артачаклар. Синең хезмәтең, гайрәтең  җимешләре  исемеңне мәңге оныттырмаячаклар  дибез», ­ дип  язалар  шәрыкъ  музыка мәктәбендә укучы татар яшьләре «Эш»  газетасында (1920нче ел,2 нче  февраль). Һәм ул шулай була  да. 2.Кари сукмаклары буйлап Ничә ел инде Татар дәүләт академия театрында бик матур традиция яши: һәр  елны бер төркем театр эшлеклеләре Колбай­ Морасада булып, остазлары Кариев сукмакларыннан үтәләр, авыл музеенда булалар, халык белән очрашалар. (Кушымта №5) 1996 нчы елда Кариевның 110 еллыгы, 2001 нче елда 115 еллыгы, 2006 нчы елда  аның 120 еллыгы аның туган җирендә үтте. Кунаклар Кариев турында  истәлекләрне кадерләп саклаган авылдашларына рәхмәтле булуларын кат­ кат  ассызыкладылар. Рәхмәтнең иң олысын алар район һәм шәһәр башлыгына  юлладылар. Нәкъ менә аның тәкъдиме хуплавы нәтиҗәсендә Кариев исемен  мәңгеләштерү буенча эшләр дәвам иттеләр дә бит. Хәзер әнә Нурлатның киң яңа урамына Г.Кариев исеме бирелде, Морасадагы Г.Кариев исемендәге авыл музее  яңартылды. Аның бер залы тулысынча мәшһүр  якташыбызга багышланган.  (Кушымта №6)                                Файдаланылган  әдәбият   1. Г.Садретдинова. Туган җире  Карый Габдулланың. Казан.1996. 2. Х.Гобәйдуллин. Сәхнә остасы. «Татарстан яшьләре», 1957, сентябрь. 3. Х.Кумысников. Якты йолдыз. «Казан утлары», 1966, №5. 4. З.Тинчурина. Безнең Кариев. «Казан утлары», 1966, №5. 5. Ш.Сарымсаков. Г.Кариев. Казан, 1957. 6. Х.Гобәйдуллин. Зур талант. «Социалистик Татарстан», 1966, 21 май. 7. Х.Гобәйдуллин. Син безнең күңелләрдә. «Казан утлары», 1966,№5. 8. «Дуслык» газетасы, 2006, гыйнвар. 9. «Дуслык» газетасы, 2006, февраль. 10. Х.Гобәйдуллин. Габдулла Кариев. Казан, 1976. Кушымта №5 Габдулла Кариев  исемендәге музей. Кушымта №1  Габдулла Кариев­ күпкырлы талант иясе. Кушымта №3 “Сәйяр” труппасы Кушымта №4 Гейне «Әлмансур» трагедиясе. Х с н карт роленд  Г. Кариев. 1918ел. ə ə ə Г.Камалның «Беренче театр» спекталендә Бәдри роле.                                                    Г. Кариевның иҗатын чагылдырган бүлмә Кушымта №6 Кушымта №2 Габдулла Кариевның шәҗәрәсе.

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы

Исследовательская работа: Габдулла Кариев- татар театрына нигез салучы
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
05.03.2018