Материалы использовались для научно- исследовательской работы, которые мои дети и я сама, как педагог выступали на научных- исследовательских конференциях. Исследовательская работа о великом писателе Г.Исхакыя, о его творчестве, о трудной жизни. Анализированы его произведения, со способом сравнения и роль творчества в жизни людей.
Гаяз Исхакый.docx
Хезмәтнең максаты: Г.Исхакыйның аерым әсәрләрендә
милли мәсьәләләрнең куелыш һәм чишелешен өйрәнү.
Бурычлар: бүгенге көннең актуаль проблемалары белән
чагыштыра белү күнекмәләре формалаштыру;
милли үзаң , милли хисләр формалаштыру;
укучыларда әдәби мирасыбызны, аерым алганда,
Г.Исхакый әсәрләрен өйрәнүгә карата кызыксыну уяту.
Теманың актуальлеге: яшьләребезнең бөек язучылар
әсәрләрен,аерым алганда Гаяз Исхакый әсәрләрен, сирәк
укуы, милли мәсьәләләрдән ераклашуы.
1 Кереш өлеше.
“Дөньяны әхлак тота”, ди халык. Нәрсә соң ул әхлаклылык? Әхлак
төшенчәсенә закон белән каралмаган – ныгытылмаган тәртип – кагыйдәләр
керә . Мәсәлән, кешене нахак сүз белән рәнҗеткән, картларга, үз баласына
рәхимсез булган өчен суд хөкеменә тартмаска да мөмкиннәр. Андыйларга
халыкның үз хөкеме бар. Әхлак кануннарының көче шунда: алар кешенең
аңында яши, тумыштан канга сеңә. Моңа нигезләнгән әхлак кануннары
кешене” рамкада” тота. Шул чакта гына кеше чын мәгънәсендә әхлаклы була.
Менә шуның өчен дә милли тәрбия бик кирәк нәрсә.Ул дәвамлы , системалы
рәвештә буыннан –буынга күчәргә, камилләшергә, гореф –гадәтләр рәвешендә
ныгытылырга тиеш , дип уйлыйм мин.Һәм аларга карата хөрмәт хисе булырга
тиеш. Шул чакта гына ул тормыш рәвешенә әверелә.
Борын – борыннан эш сөюе, итагатьле булуы, кешелеклелеге белән
тарихка кергән бөек татар халкында да эчү, урлашу, гөнаһ кылу кебек
тискәре гадәтләр киң тарала башлый. Татар халкы үз традицияләреннән,
ислам диненнән читләшә. Язучылар , халыкның иң сизгер катламы буларак,
моны бик тиз күреп, күтәреп чыгалар. Бу мәсьәләдә туры сүзле ,бөек
язучыбыз Гаяз Исхакый да читтә калмый. Ул үткен каләмле журналист
буларак та ,гәҗит битләрендә урын алган язмаларында татар халкының рухи
сафлыгын саклауга аеруча игътибар итә. Аның күзлегеннән милләтне
инкыйразга, ягъни юкка чыгаруга илтә торган эчкечелек, фәхишәчелек,
ялганлау, иман алыштыру һәм башка түбән сыйфатлар да төшеп калмый .
1906 нчы елда” Таң йолдызы” исемендә гәҗит чыгара башлый.Соңрак
Петербургта”Ил”, ул туктагач, “Сүз” гәзитләре дә аның ярдәме белән дөнья
күрәләр. Аларның һәр санында диярлек ул милли мәсьәләләрне сызык өстенә
алган мәкаләләре чыга. Русиядә яшәүче барлык халыклар да тигез
хокуклы булырга тиеш, дип чыга.Мәсәлән, ул социаль явызлык дәрәҗәсенә
җиткерелгән эчкечелекнең колонизаторлар тарафыннан махсус таратылуын,
аның яшәп килгән режимны ныгытуга хезмәт итүен күрсәтә. Бу империянең
гомерен озайтуга, хөкүмәтенең башка милләт өстеннән хакимлеген саклап
калуга китерә, дип ачынып яза әдип.
2 Бөек әдипнең иҗатында, язмышында халкыбызның авыр тәкъдире чагыла.
Моның сәбәпләрен ул мөмкин кадәр милли тәрбиягә бәйләп күрсәтергә
тырышкан.
Минем кечкенә генә хезмәтем Г.Исхакыйның әсәрләрендә милли тәрбиянең
куелышы, чишелешен күзәтү,үзгәлекне табуга юнәтелгән.
Төп өлеш.
I бүлек
Шунысы үзенчәлекле, Г.Исхакыйның әдәби иҗаты беркайчан да аның
иҗтимагый –сәяси эшчәнлегеннән аерылып тормады. “Ике йөз ел инкыйраз”,
“Зиндан”,”Зөләйха”,”Олуг Мөхәммәт”,”Алдымбирдем”, “Ул әле өйләнмәгән
иде “һәм башка әсәрләре моңа мисал. Бу әсәрләр төрле жанрга карый,аларда
төрле катлам, төрле характердагы кешеләр белән очрашабыз. Ләкин аларның
һәркайсында язучының төп идеалы татарны милләт буларак юкка чыгудан
коткарып калу, башка халыклар арасында аның үз урынын алуга ярдәм итү
булды.
Ул татар милләте һәм аның язмышы турында торган саен тирәнрәк уйлана.
Ни өчен без, акыл шәрифләребез белән башка халыклар дәрәҗәсендә булсак
та, артта калып яшибез? Моның сәбәбе нәрсәдә? Кем гаепле? Бу мәсьәлә аның
мин укыган һәрбер әсәрендә бар дип әйтер идем. Хәзер инде Г.Исхакыйның
әсәрләрендә чагылган милли тәрбия, традицияләргә тукталыйк .Ул
милләтебезнең гореф – гадәтләрен сурәтләп, кенә калмый аларның
кайберләренең кешеләр тарафыннан үзгәртелеп, тормышның үсешенә,
камиллегенә комачау итүен дә күрсәтә. Һәм бик зур осталык белән
үзенчәлекле типик образлар тудырып, аларның эчке дөньясын сурәтли .
Г.Исхакый милли мәсьәләне башкаларга караганда үзгәрәк итеп
күтәрә,аның әсәрләрендә тәнкыйть, усаллык ярылып ята кебек . Мәсәлән,
“Алдым –бирдем” әсәрендә гореф –гадәтләрнең яхшысы да, яманы да
күрсәтелә. Ярәшү халкыбызның матур гадәте.Ләкин мәҗбүри ярәшү, ягъни,
атаана теләгән кешегә кияүгә бирү, кызның теләге белән килешмәү начар.
Ниндидер бер дәрәҗәдә кызны бай тормышка, бай кешеләр арасына керү өчен
бер мөмкинлек итеп кенә карау. Ул заманга хас булган баерак кешегә, бик
күпкә өлкән булса да, көчләп кияүгә бирү гадәте бу әсәрнең нигезендә ята.Ә
бу нәрсә бит киң таралган була. Һәм шул заманны сурәтләгән башка
язучыларның әсәрләрендә дә күтәрелә. Шулай булса да, бер чыгыш табыла,
3 “алдым –бирдем”дип яздырып , шаһитләрдән кул куйдырып, хатын һәм ир
булырга ризалыкны ныгытып була икән бит. Яшьләр югалып калмыйлар,
шушы кануннан файдаланалар. Ләкин менә шуннан соң куба инде чын
мәгънәсендә”тәмуг”. Кызны кыйныйлар, егеткә яла ягалар, хәерче
кешеләрне ,акча биреп ,ялган сөйләргә мәҗбүр итәләр. Ләкин кыз белән
егетнең мәхәббәтләре җиңеп чыга. Язучы әйткәнчә “яшь тормыш иске
тормышны җиңә”. Әти –әни сүзеннән чыкмау яхшы, әмма чама хисе һәркайда
кирәк. Бала ул шулай ук кеше, шәхес, ул да сайларга хокуклы булырга тиеш.
Монда инде халыкның кайчандыр күркәм генә булган гадәтләрен, авылның
баерак кешеләре, надан муллалар үз мәнфәгатләрен кайгырту максатыннан,
үзләренчә, үзләренә кайчан ничек кирәк , шулай үзгәртәләр. Шулай итеп,
куркак халык дөреслекне белсә дә,әллә инде ялган белән дөреслекне бутап
бетерәләр, әллә наданлык, әллә хәерчелек көчле була эндәшмиләр. Димәк,
гаилә саф мәхәббәткә, тигезлеккә нигезләнгәндә генә бәхетле һәм тотрыклы
була ала, дигән фикерне яклый Г.Исхакый.Бу ,үз чиратында – ил ныклыгы.
Бу Галия белән Ибраһим арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә күренә. Кешеләр
арасында эчкерсезлек сыйфаты булмаганлыктан ,гаиләдәге бар кеше дә
бәхетсезлеккә дучар була. Ришвәтчелек, үз сүзен дөрескә чыгару өчен генә
гөнаһсыз кешегә яла ягу һәм барысын да шәригатькә сылтау кебек күңелсез
күренешләр әсәрдә бик күп. Образлар да начар һәм яхшыга бүленгәннәр:
Гарифә, Әхмәди, Әсма кебекләре гел начар гадәтләрдән генә тора кебек
( гайбәт сөйләү, яла ягу, кешеләргә түбәнсетеп карау, яңалыкка аяк чалу,
үзләренең сүзләрен өскә чыгару өчен бернәрсәдән дә тартынмау).Ләкин мин,
тискәре герой буларак, Гафифәне аклардай бер сәбәп күрсәтер идем. Ул аның
кызы Галия. Шундый кыю, гадел кыз үстергән кеше бөтенләй үк начар була
алмас, дип уйлыйсы килә.Бәлки ул тормыш авырлыкларыннан гына сынып
киткәндер. Икенчеләр исә, киресенчә, дөреслек өчен бернәрсәдән дә
курыкмыйлар, байлыкка кызыгып, кешеләргә начарлык та эшләмиләр, ә тирә –
юньдәге якыннары бәхетле булсын өчен тырышалар. Аларга Ибраһим, Галия,
Садыйкларны кертер идем. Ибраһим образы да шактый кызыклы итеп
бирелгән, чөнки ул башта бик пассив позициядә торган кебек тоела, Галия аны
әйдәкләп йөртә. Аннары ул ачылып китә, баксаң, анда шәхес икеләнүе
күзәтелә икән. Бер Ибраһим бик кыю, алдынгы фикерле, ә икенчесе бераз
куркаграк, бар нәрсәдән баш тартырга әзер булган Ибраһим икән. Галия
ярдәме белән икенчесе җиңеп чыга.
4 Монда тагын социаль тигезсезлекнең нигезе бик оста, гади генә итеп
аңлатыла һәм милли, иҗтимагый тигезсезлекне бетерү проблемалары алга
чыга .Галия никадәр акыллы булса да, байлыкны аллаһы тәгалә бирә дип
уйлый.Ә Садыйк абыйсы аңа гади генә итеп аңлата: “Менә Ибраһимның ике
сәгать артык эшләвеннән калфагың булган. Андрейның ике сәгать артык
эшләвеннән читегең булган. Шакировлар аксак хатыннарыны кайсысын анда,
кайсысын монда итеп даруландыралар... Шуларның эш хакларыннан зәкят
бирәләр. Бәдәл хаҗга җибәрәләр...”Димәк, язучы фикеренчә, кеше
беркемнең дә колы булмаска тиеш, берәүләр икенчеләр исәбенә яшәмәскә
тиеш. Һәркем үз көченнән килгән эш белән мәшгуль булырга тиеш ,дигән
позицияне яклый язучы.
II бүлек
Г.Исхакыйның башка әсәрләрендә дә милли тәрбия мәсьәләләренә игътибар
итеп китик.Ул ил күләмендәге зур проблемалар ,аларны чишү, булдырмау
кебек мәсьәләләр белән беррәттән, татар халкының тормышына комачаулык
итә торган,беренче карашка вак мәсьәләләрне чишү юлларын да күрсәтә.
Мәсәлән, ни өчен динне хөрмәт иткән,телен, туганнарын яраткан татар
егетләре башка милләт кешеләрен мәңгелек яр итәләр соң? Мәсәлән,бу “Ул
әле өйләнмәгән иде”әсәрендә Шәмси образы мисалында бик кызыклы
бирелгән. Язучы искиткеч яхшы психолог.Ул шушы образ үрнәгендә татар
тормышының кимчелекле якларын бик оста итеп сурәтли. Азмы –күпме дини
тәрбия алган һәм үзен чын мөселман итеп таныган, бары мөселман кызына
гына өйләнергә теләгән татар егетенең тормышы мисалында ул , чагыштыру
рәвешендә, татар тормышының кимчелекле якларын күрсәтеп чыга. Бер
яктан ,ул ,чыннан да, үзен татар итеп тоючы кеше ,рус хатыны Анна белән
танышу нәтиҗәсендә ачылган яңа дөнья, аның рәхәтлекләре, аңа моңарчы
таныш булмаган тормыш дәрәҗәсе алдында югалып кала. Үз дөньсында
шуңа каршы куяр нәрсә тапмый. Татар кызларында ул Аннага хас
сыйфатларны эзли, ләкин тапмый. Берсенең җәмгыять мәсьәләләре , әдәбият
хакында бөтенләй күзаллавы булмаса, икенчесе , гомумән, гайбәттән башка
сүз белми, хәтта Тукайның кем булуы турында да хәбәрдар түгел. Киенүләре
дисеңме, үзүзләрен тотышларымы –бер генә яктан да Аннага җиткәнне таба
алмый ул. Һәр адымда хатын аңа башкаларга бәя бирү өчен өлге була.
Билгеле инде, Анна образында да арттыру, җыелмалылык сизелә.Тик,
минемчә, язучы бу образны махсус купшылаткан. Бу арттырулар, минемчә,
5 татар кызларына уйланырга, үзгәрергә кушу кебек.Татар кызларына гына
түгел, гомумән, татар дөньясына мөрәҗәгать итә кебек ул. Чөнки кеше
җәмгыятьтән аерым була алмый. Бу уйландырырлык образ, язучының
табышы, дип уйлыйм мин.
Шәмси авылга кайткач та, җиңгәсенең пычраклыгы, абыйсы белән гел
орышуы, бәрәңге урлаган өчен балаларын кыйнаулары, сөйләгән сүзләренең
мәгънәсезлеге – болар барысы да зәвык белән генә киенгән, җай гына теләсә
нинди темага әңгәмә алып бара белгән, бик нечкә психолог булган Анна белән
рәттән караганда, билгеле, бик күңелсез күренеш булып, аның күңелен
кайтара. Шыксызлык көчәя. Шуңа күрә әсәрнең ахыры да бик кискен бетә, без
көткәнчә түгел. Минем теләвемчә, ул әлеге татар кызын алып , аны мәхәббәте
ярдәмендә яхшыга үзгәртер, балаларын яхшы итеп ,үрнәк итеп тәрбия итәр
дип өметләнәсе килгән иде. Ул гомере буе “өйләнмәгән өйләнгән” булып
яшәячәк. Ул теләгән дөнья ерак хыялда гына калачак.
III бүлек
Язучының “Татар гакылы”һәм “Көтелгән бикәч” хикәяләренә дә тукталып
китәсем килә.Бу хикәяләр сюжетлары белән охшаш ,дип уйлыйм. Икесендә дә
мәңгелек сер һәм могҗиза булган мәхәббәт темасы күтәрелгән. Ләкин
,беренчедән, татар тормышында бу мәсьәләгә карата аталар һәм балаларның
мөнәсәбәтләре.Һаман да шул кечкенәдән ярәшү. Әле баланың кем, нинди
буласы билгеле түгел ,инде аның “колагын тешләтеп “куялар. Чөнки ата –
аналары бай, димәк, алар үзләренең балаларына”бәхетле тормыш”ка юллама
әзерлиләр. Шуның белән ата –ананың бурычлары тәмамлана да кебек.
“Татар гакылы”ндагы Хәдичә “Көтелгән бикәч” әсәрендәге Вәли мәхдүм
образлары охшаш. Икесе дә шушы искелеккә корылган тормыш корбаннары.
Һәр икесенә карата бер үк төрле алым кулланылган: икесе дә үзләре
хыялларында тудырылган “яр”ларын сөяләр.Төшләрендә күрәләр. Аларга
тирә – якта күренгән иң матур кешеләрнең”матур” сыйфатларын
”тагалар”.Шул рәвештә хыялда чиктән тыш камил, чибәр, сылу тагын әллә
нинди гүзәл сыйфатларга ия булган әкияти бер зат пәйдә була. Бу зат өчен
ниләр генә эшләнми: гыйффәтлелекне дә саклау, Гарәбстанга да бару , тагын
әллә нәрсәләр – барысы да шул “изге затлар “ өчен эшләнә. Бу ялгышу
сюжетны тагын да кискенләштерә, киеренкелекне арттыра. Укучы да
геройлар белән бергә көтә, әмма көткәненең киресе – “авыру төсле йөзле,
һәммә сүзне әйткәндә бозаулый торган сыер күзенә охшаган күзле, чиркангыч”
6 егет, я булмаса ,“зур табак битле, калын куе кашлы, кечкенә күзле, утын кебек
зур куллы ,чүмәлә кеби зур тәнле бер хатын” килеп чыга аларның
каршылырына. Нәтиҗәдә, ышанырга өйрәнгән яшь йөрәк түзми – тибүдән
туктый.
Бер яктан, балаларны тәрбияле, инсафлы, тормышта бәхетле булыр өчен
тыңлаулы, тыйнак итеп тәрбияләү; икенче яктан, илнең киләчәге булган әлеге
яшьләрнең (кайберләренең) иске карашлы ата аналарына каршы көрәше.Әмма
бу көрәштә берәү дә җиңми шул. Һәр икесенең дә ахыры көтелмәгәнчә авыр,
трагик. Төп геройларының үлемнәре белән тәмамлана ике әсәр дә. Җитмәсә,
кыз ата –анага бәхиллексез китә.Бу, шулай ук, үзенчәлекле алым: без
күнеккән “бәхетле бетем”монда юк. Әсәрнең көче дә шунда. Чөнки безнең
халыкта ни генә булмасын, үләсе кеше дә , калганы да бәхилләргә тиеш Ул
шулай ук, матур гадәтебез. Ни өчен язучы әлеге чараны куллана? Минем
уйлавымча, аның кешеләрне тизрәк уятасы, кисәтәсе килә. ”Балаларыгызны
бәхетсез итмәгез, бернинди акчалар да, байлык та аларның бәхете бәясенә
тормый”, ди кебек ул.
Йомгаклау.
Г.Исхакый әсәрләреннән күренгәнчә, кеше, халык бер урында торырга
тиеш түгел. Гел үсештә булырга, камиллеккә, белемгә омтылырга тиеш. Тыю,
кисәтү, куркытулар, кыйнаулар белән генә тәрбияләргә түгел.Аның белән генә
бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Куркак кеше – чарасыз кеше. Ул яхшы ата –ана
да, ир,хатын да, көрәшче дә, шәхес тә була алмый. Башка халыкларның
тормышы,әдәбияты белән кызыксынырга, яхшы якка үзгәрергә омтылырга
тиеш .”Начардан – гыйбрәт ал, яхшыдан үрнәк ал”,ди халык мәкале. Тик
шуңа карамастан, һәрбер халыкның һичшиксез үзгәрми торган һәм үзгәрергә
тиеш булмаган нәрсәләре бар. Чөнки алар халыкны халык итеп тоталар. Бу
аның гореф –гадәтләре, гасырлар буена татар халкы ирешкән яхшы милли
традицияләре, теле. Моны ул начар якларны тәнкыйтьләү белән паралель итеп
сурәтли. Бу “Сөннәтче бабай”да бик ачык күрсәтелгән. Сөннәтче бабайның
гаиләсен сурәтләгән, аның каралты – курасын бик тәртипле, бай, һәрнәрсә үз
урыныда, чөнки гаиләдә тәртип, бер – берсенә хөрмәт. Шул бетте – барысы да
бозылды. Ә менә мин тукталган әсәрләргә килсәк, монда инде барысының да
хуҗасы акча. Шуңа күрә иң изге саналган ата ана һәм бала, туганнар,
мөселман кардәшләр арасында нинди генә чатаклыклар китереп чыгармый.
“Начар гаиләнең кешеләр арасында абруе булмаган кебек, үзара гаугалашып,
7 үз гореф гадәтләрен , телен хөрмәт итмәгән , киләчәк буынының бәхетен
кайгыртмаган халыкның да халык арасында абруе булыр микән?”дигән
кисәтү ишетелә кебек.
Г.Исхакый, теләсә кайсы яктан караганда да ,искиткеч язучы. Сурәтләү
чаралары куллану осталыгы дисеңме, кеше характерындагы бик нечкә
кимчелек яки сәерлекне сурәтләү осталыгымы, фәлсәфи фикерләүме –
өйрәнеп, эшләп бетерерлек кенә түгел. Укыган саен үзеңә яңа дөнья ачасың.
Күп кенә проблемалар әле бүгенге көндә дә бик актуаль, дияр идем. Мәсәлән,
милли традицияләрне саклау, катнаш никахлар, акчага табыну, тар
күңеллелек, ришвәтчелек һәм башка күңелсез хәлләр бүген дә әз кешеләрне
бәхетсез итми торгандыр. Андыйларга Гаяз Исхакый китапларын өстәл
китабы ясарга киңәш итәр идем.
Кулланылган әдәбият.
1.Гаяз Исхакый “Зиндан”,Казан, татарстан китап нәшрияты,1991
2. .”Ватаным Татарстан” газетасы, 7нче сан,2014нче ел
3.“Мәгариф”,2007,7нче сан.
4. Миркасыйм Госманов “Гасырдан – гасырга”,Казан:Татар. китап нәшрияты,
2004нче ел.
8 Эчтәлек.
I.Кереш өлеш. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 1бит
II. . Төп өлеш. Язучы әсәрләренә күзәтү.
1.” Алдым –бирдем” әсәрендә милли мәсьәләләр . . . . . . . . .. 23 битләр
2.”Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрендә күтәрелгән милли мәсьәләләр . . 4 бит
3. “Татар гакылы”һәм “Көтелгән бикәч” хикәяләрендә күтәрелгән милли
проблемалар . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 5 бит
III. Йомгаклау . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 6
бит
Кулланылган әдәбият . . . . . . . . . . . . . . . .. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 7 бит
9 МБГУ “ Зәй муниципаль районы 1нче урта гомуми белем мәктәбе”
Хезмәтнең темасы:
10 “ Гаяз Исхакый иҗатында милли тәрбия
мәсьәләләре”
Башкаручы: Хафизова Камилә Изаил кызы, Зәй муниципаль
районы 1 нче урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф
укучысы.
Җитәкчесе: Мөхәмәдиева Сәрия Муллаян кызы, Зәй муниципаль
районы 1 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Зәй, 2014нче ел
Темасы: “ Гаяз Исхакый иҗатында милли тәрбия мәсьәләләре”
Башкаручы: Хафизова Камилә Изаил кызы, Зәй муниципаль районы 1 нче
урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.
Җитәкчесе: Мөхәмәдиева Сәрия Муллаян кызы, Зәй муниципаль районы 1
нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максаты: Г.Исхакыйның аерым әсәрләрендә милли мәсьәләләрнең куелыш
һәм чишелешен өйрәнү.
11 Бурычлар: бүгенге көннең актуаль проблемалары белән чагыштыра белү
күнекмәләре формалаштыру;
милли үзаң , милли хисләр формалаштыру;
укучыларда әдәби мирасыбызны, аерым алганда, Г.Исхакый әсәрләрен
өйрәнүгә карата кызыксыну уяту.
Теманың актуальлеге: яшьләребезнең бөек язучылар әсәрләрен сирәк укуы,
милли мәсьәләләрдән ераклашуы.
Хезмәтнең эчтәлеге:
I.
Кереш өлеше.
Нәрсә соң ул әхлаклылык? Аның нигезе нәрсәдә?
Милли тәрбия бик кирәк нәрсә.Ул дәвамлы , системалы рәвештә буыннан –
буынга күчәргә, камилләшергә, гореф –гадәтләр рәвешендә ныгытылырга
тиеш , дип уйлыйм мин.Һәм аларга карата хөрмәт хисе булырга тиеш. Шул
чакта гына ул тормыш рәвешенә әверелә.
II.Төп өлеш.
1. Г.Исхакыйның әсәрләрендә чагылган милли тәрбия, традицияләргә
тукталу Ул милләтебезнең гореф – гадәтләрен сурәтләп, аңлатып бирү
рәвешен күзәтү.
2. “Алдым – бирдем” әсәрендә гореф –гадәтләрнең бирелеше.
Гаилә, саф мәхәббәткә, тигезлеккә нигезләнгәндә генә, бәхетле һәм тотрыклы
була ала, дигән фикерне яклый Г.Исхакый. Язучы фикеренчә, кеше беркемнең
дә колы булмаска тиеш, берәүләр икенчеләр исәбенә яшәмәскә тиеш. Һәркем
үз көченнән килгән эш белән мәшгуль булырга тиеш ,дигән позицияне яклый
язучы.
3. Ни өчен динне хөрмәт иткән,телен, туганнарын яраткан татар егетләре
башка милләт кешеләрен мәңгелек яр итәләр соң? Мәсәлән,бу “Ул әле
өйләнмәгән иде” әсәрендә Шәмси образы мисалында күзәтү.
4. Язучының “Татар гакылы”һәм “Көтелгән бикәч” дип аталган
хикәяләренә тукталып китәсем килә. Бу хикәяләр ,нигездә, сюжетлары
белән охшаш ,дип уйлыйм. Икесендә дә мәңгелек сер һәм могҗиза
булган мәхәббәт темасы күтәрелгән. Әмма ничек хәл ителә?
12 III . Йомгаклау.
Язучы күтәргән күп кенә проблема, темалар әле бүгенге көндә дә бик
актуаль , дияр идем. Мәсәлән, милли традицияләрне саклау, катнаш никахлар,
акчага табыну, тар күңеллелек, ришвәтчелек һәм башка күңелсез хәлләр бүген
дә әз кешеләрне бәхетсез итми торгандыр. Андыйларга Гаяз Исхакый
китапларын өстәл китабы ясарга киңәш итәр идем.
“Гаяз Исхакый һәм татар мәгарифе” – гамәли конференциясендә
катнашу өчен гариза.
Укучының фамилиясе, исеме,
әтисенең исеме
Эшне җибәргән уку йортының исеме
һәм адресы
Сыйныфы
Фәнни җитәкченең фамилиясе,
исеме,атасының исеме
13
Хафизова Камилә Изаил кызы
МБОУ”Заинская средняя школа №1”
10
Мөхәмәдиева Сәрия Муллаян кызы Вазыйфасы, укыта торган фәне
телефон
Эшне тәкъдим итәргә теләгән секция
Техник чаралар
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
89274419908
“ Гаяз Исхакый иҗатында милли
тәрбия мәсьәләләре”
Ноутбук,интерактив такта
“Дөньяны әхлак тота”, ди халык. Әхлак төшенчәсенә закон белән
ныгытылмаган тәртип – кагыйдәләр керә . Алар кешенең аңында яши,
тумыштан канга сеңә, кешене” рамкада” тота. Шундый кеше генә әхлаклы
була. Шуның өчен дә милли тәрбия кирәк .Ул дәвамлы , системалы рәвештә
буыннан –буынга күчәргә, камилләшергә, гореф –гадәтләр рәвешендә
ныгытылырга тиеш , дип уйлыйм мин.Һәм аларга карата хөрмәт хисе булырга
тиеш. Шунда гына ул тормыш рәвешенә әверелә.
Эш сөюе, кешелеклелеге белән тарихка кергән татар халкында да эчү,
урлашу, гөнаһ кылу кебек тискәре гадәтләр тарала башлый. Татар халкы үз
традицияләреннән читләшә. Бу мәсьәләне үз әсәрләрендә бик дөрес итеп
14 яктыртучы бөек язучыбыз Гаяз Исхакыйның берничә әсәренә тукталасы
килә.
Ни өчен без, акыллы халык булсак та, артта калып яшибез?Сәбәбе нәрсәдә?
Кем гаепле?Ул милләтебезнең гореф – гадәтләрен сурәтләп, аңлатып,
тәнкыйтьләп кенә калмый, ә бик зур осталык белән үзенчәлекле образлар
тудыра ,аларның эчке дөньяларын бик оста итеп сурәтли ,әлеге сорауга
җавап эзли.
Мәсәлән, “Алдым –бирдем” әсәрендә гореф –гадәтләрнең төрлесе
күрсәтелә. Мәсәлән, мәҗбүри ярәшү, кызны бай кешеләр арасына керү өчен
бер мөмкинлек итеп карау. Баерак кешегә, көчләп кияүгә бирү гадәте бу
әсәрнең нигезендә .Ә бу гадәт бик киң таралган була. Шулай да, бер чыгыш
табыла, “алдым –бирдем”дип яздырып , шаһитләрдән раслатып, хатын һәм ир
булырга ризалыкны ныгытып була икән. Яшьләр шушы кануннан
файдаланалар. Шуннан соң китә җәза: кызны кыйныйлар, егеткә яла ягалар,
хәерче кешеләрне ,акча биреп ,ялган сөйләттерәләр. Ләкин яшьләрнең
мәхәббәтләре җиңеп чыга. Язучы әйткәнчә, “яшь тормыш искене җиңә”.
Билгеле,әти –әни сүзен тыңлау кирәк, тик чама хисе булырга тиеш. Бала да
кеше, шәхес, ул да сайларга хокуклы. Монда халыкның күркәм гадәтләрен,
байлар, надан муллаларның ,үзләренә ничек кирәк , шулай үзгәртүләре
күрсәтелә.Муллаларга хөрмәт зур булганга, халык икеләнә, карышмый.
Димәк, гаилә саф мәхәббәткә, тигезлеккә нигезләнгәндә генә бәхетле һәм
тотрыклы була ала, дигән фикердә Г.Исхакый.
Бу Галия белән Ибраһим арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә күренә. Гаилә
эчкерсезлеккә корылмаганда , андагы бар кеше дә бәхетсез. Ришвәтчелек, яла
ягу кебек начар гадәтләрне шәригатькә сылтау кебек күренешләр әсәрдә күп.
Образлар да начар һәм яхшыга бүленгәннәр: Гарифә, Әхмәди, Әсма кебекләре
гел начар гадәтләрдән генә тора ( гайбәт сөйләү, яла ягу).Ләкин мин ,тискәре
герой буларак, Гарифәне аклардай бер сәбәп күрсәтер идем. Ул аның кызы
Галия. Шундый кыю, гадел кыз үстергән кеше начар була алмас ,авырлыклар
мәҗбүр иткәндер. Икенчеләр исә, киресенчә, дөреслек өчен бернәрсәдән дә
курыкмыйлар,кеше бәхете өчен тырышалар. Аларга Ибраһим, Галия,
Садыйкларны кертер идем. Ибраһим образы да шактый кызыклы итеп
бирелгән. Ул башта бик пассив була, аннары ул ачылып китә, баксаң, анда
шәхес икеләнүе күзәтелә икән. Бер Ибраһим бик кыю, алдынгы фикерле, ә
15 икенчесе бераз куркаграк икән. Галия ярдәме белән беренчесе җиңеп чыга.Бу
да ул заман өчен типик образ.
Монда тагын социаль тигезсезлекнең нигезе болай аңлатыла :“Менә
Ибраһимның ике сәгать артык эшләвеннән калфагың булган. Андрейның ике
сәгать артык эшләвеннән читегең булган ...”Ә Галия бик акыллы булса да,
байлыкны аллаһы тәгалә бирә дип уйлый. Димәк, язучы фикеренчә, кеше
беркемнең дә колы булмаска ,үз көченнән килгән эшне эшләргә тиеш .
Ни өчен татар егетләре башка милләт кызларын яр итәләр соң?Бу проблема
язучының “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрендә Шәмси образында ачылган.
Язучы искиткеч яхшы психолог, философ. Дини тәрбия алган, үзен чын
мөселман итеп таныган, мөселман кызына өйләнергә теләгән егетнең
тормышы мисалында ул , чагыштыру рәвешендә, татар тормышының
кимчелекле якларын күрсәтә. Ул Анна белән танышкач ачылган яңа дөнья,
аның рәхәтлекләре алдында югалып кала. Үз дөньсында шуңа каршы куяр
нәрсә тапмый. Татар кызларында ул Аннага хас сыйфатларны эзли, ләкин
тапмый. Кызлар җәмгыять мәсьәләләре ,әдәбият белән кызыксынмыйлар,
кайсылары гайбәттән башка сүз белми, хәтта Тукайның кем булуын да
белмиләр .Киенүләре , үзүзләрен тотышларымы –бер яктан да Аннага җиткән
табылмый. Һәрчак хатын аңа башкаларга бәя бирү өчен өлге була. Анна
образында да арттыру, җыелмалылык сизелә.Ул бу образны махсус
купшылаткан .Әмма бу арттырулар, минемчә, татар кызларына
уйланырга, үзгәрергә кушу кебек.Татар кызларына гына түгел, гомумән,
татар дөньясына мөрәҗәгать итә кебек ул.Чөнки кеше җәмгыятьтән
аерым була алмый. Бу уйландырырлык образ, язучының табышы дип
уйлыйм мин .
Шәмси авылга кайткач та, җиңгәсенең пычраклыгы, абыйсы белән гел
орышуы, балаларын кыйнаулары, сүзләренең мәгънәсезлеге – болар барысы да
матур киенгән, теләсә нинди темага әңгәмә алып бара белгән Анна белән
рәттән куйганда, шыксызлык тагын да көчәя. Шуңа күрә әсәрнең ахыры да без
көткәнчә бетми.Минем уемча, ул әлеге татар кызын алып , аны мәхәббәте
белән яхшыга үзгәртер, балаларын яхшы итеп тәрбияләр кебек иде. Ул
гомере буе “өйләнмәгән өйләнгән” булып яшәячәк,ул теләгән дөнья ерак
хыялда гына калачак.
16 “Татар гакылы”һәм “Көтелгән бикәч” дип аталган хикәяләренә тукталып
китәсем килә. Алар сюжетлары белән охшаш, дип уйлыйм. Икесендә дә
мәхәббәт темасы күтәрелгән. Татар тормышында бу мәсьәләгә карата аталар
һәм балаларның мөнәсәбәтләре.Һаман да шул кечкенәдән ярәшү. Әле баланың
нинди буласы билгеле түгел , инде аны ярәшеп куялар. Чөнки ата –аналары
бай, димәк, алар үзләренең балаларына”бәхетле тормыш”ка юллама әзерлиләр.
Шуның белән ата –ананың бурычлары тәмамлана да кебек.
“Татар гакылы”ндагы Хәдичә “Көтелгән бикәч” әсәрендәге Вәли мәхдүм
икесе дә искелеккә корылган тормыш корбаннары. Аларга карата бер үк төрле
алым кулланылган: икесе дә хыялларында тудырган “яр”ларын сөяләр. Чөнки
тормышта алар моннан мәхрүм. Көн дә төшләрендә күрәләр. Аларга тирә –
яктагы матур кешеләрнең”матур” сыйфатларын гына ”тагалар”. Шулай
итеп ,хыялда чиктән тыш камил, чибәр, әкияти бер зат пәйдә була . Аның
өчен ниләр генә эшләнми: гыйффәтлелекне дә саклау, Гарәбстанга да бару ,
тагын әллә нәрсәләр. Бу ялгышу сюжетны тагын да кискенләштерә.
Нәтиҗәдә,көткәннең киресе – “авыру төсле йөзле, һәммә сүзне әйткәндә
бозаулый торган сыер күзенә охшаган күзле, чиркангыч” егет, я булмаса, “зур
табак битле, калын куе кашлы, кечкенә күзле, утын кебек зур куллы, чүмәлә
кеби зур тәнле бер хатын” килеп чыга аларның каршылырына. Нәтиҗәдә,
ышанырга өйрәнгән яшь йөрәк түзми – тибүдән туктый.Чөнки нәтиҗә артык
усал.
Бердән, балаларны инсафлы, тыңлаулы итеп тәрбияләү; икенчедән,
яшьләрнең иске карашлы ата аналарына каршы көрәше.Әмма бу көрәштә
берәү дә җиңми. Һәр икесенең дә ахыры көтелмәгәнчә авыр, трагик. Төп
геройларының үлеме белән тәмамлана. Җитмәсә, кыз ата –анага бәхиллексез
китә.Бу, шулай ук, үзенчәлекле алым: без күнеккән “бәхетле бетем”монда юк.
Әсәрнең көче дә шунда. Чөнки безнең халыкта ни генә булмасын, үләсе кеше
дә , калганы да бәхилләргә тиеш. Ни өчен язучы әлеге чараны куллана? Минем
уйлавымча, аның кешеләрне тизрәк уятасы, кисәтәсе килә.”Балаларыгызны
бәхетсез итмәгез, бернинди байлык та аларның бәхете бәясенә тормый”, ди
кебек.
Г.Исхакый әсәрләреннән күренгәнчә, кеше, халык бер урында торырга
тиеш түгел .Гел үсештә булырга , камиллеккә, белемгә омтылырга тиеш. Тыю,
куркытулар белән генә булмый. Куркак , ирексез кеше – чарасыз кеше. Ул
яхшы ата –ана да, ир,хатын да, көрәшче дә, шәхес тә була алмый. Башка
17 халыкларның тормышы,әдәбияты белән кызыксынырга, яхшы якка үзгәрергә
омтылырга тиеш.” Начардан – гыйбрәт ал, яхшыдан үрнәк ал”,ди халык
мәкале.Ләкин һәрбер халыкның һичшиксез үзгәрми торган һәм үзгәрергә
тиеш булмаган, халыкны халык итеп тотучы гореф –гадәтләре, милли
традицияләре, теле бар. Ә акчага табыну кешеләр арасында нинди генә
чатаклыклар китереп чыгармый. “Начар гаиләнең кешеләр арасында абруе
булмаган кебек, үз телен ,гореф –гадәтләрен сакламаган, киләчәк буынның
бәхетен кайгыртмаган халыкның да илдә абруе булыр микән?”дигән кисәтү
ишетелә кебек,минемчә.
Г.Исхакый искиткеч язучы. Сурәтләү чаралары куллану осталыгымы ,
кеше характерын сурәтләүме, фәлсәфи фикерләүме –санап бетерерлек
түгел. Укыган саен яңа дөнья ачасың. Күп кенә проблемалар әле бүген дә бик
актуаль ,дияр идем. Мәсәлән, милли традицияләрне саклау, катнаш никахлар,
акчага табыну, ришвәтчелек кебекләре бүген дә әз кешеләрне бәхетсез итми
торгандыр. Андыйларга Гаяз Исхакый китапларын өстәл китабы ясарга киңәш
итәр идем.
18
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Исследовательская работа о твочество Г.Исхакыя
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.