Добавить материал
Войти
🕊️
Войти в кабинет
Медиатека
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Новости
Ваше членство
Добавить материал
и получить до 500 000 ₽.
свидетельство СМИ
и 10 документов
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Оценка
4.7
Лилия Шафигуллина
Лилия Шафигуллина
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Оценка
4.7
Научно-исследовательская работа
doc
воспитательная работа
9 кл
22.04.2017
Топонимик атамаларның аталу тарихын тикшерү – туган якның тарихын өйрәнү дигән сүз. Ә туган якны төрле яктан өйрәнеп, без үзебезнең тамырларыбызны беләбез. Туган төбәгебезнең тарихын җентекләп өйрәнеп, яшь буынга түкми-чәчми җиткереп эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.Төрле чыганаклар аша Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү, атамаларны төркемнәргә бүлү һәм нәтиҗә чыгару.
Шафигуллина Л.А. АСОШ№7.doc
Текстом
Картинками
Арча 7 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе ФӘННИ ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ Секция: Укытутәрбия процессында туган як тарихын өйрәнү. Тема: Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү Башкарды: Шәфигуллина Лилия Әгъзәм кызы Беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Арча 2017 Эчтәлек I. Кереш: “...Безнең халык шагыйрь икән, тормышына ука чиккән, энҗе сипкән...”............................................................................................ 3 Топонимнар тарихын өйрәнү кирәкме?.......................................... 4 II. Төп өлеш: I бүлек. Чишмәләрнең аталу тарихы безгә ниләр сөйли?................ 5 II бүлек. Елгалар тарихы .................................................. 9 III. Йомгаклау. Топонимнарны төркемнәргә бүлү, нәтиҗә ясау............ 12 IV. Файдаланылган әдәбият....................................................................... 15 2 I. Кереш. “...Безнең халык шагыйрь икән, тормышына ука чиккән, энҗе сипкән...” Географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, кулланылыш һәм үсеш эволюциясен, мәгънәсен, таралышын топонимика фәне өйрәнә һәм тикшерә. Микротопонимика – топонимика фәненең аерым төбәк, шул тирәлекурын кешеләре өчен генә билгеле булган географик атамалар (микротопонимнар) җыелмасын өйрәнә торган бер бүлеге. Һәр авылның үз тарихы, үз атамалары бар. Халык авылның коечишмәсенә елгакүленә, чокырбасуларына, урманболыннарына бик матур исемнәр биргән. Ул исемнәрне барласаң, Гамил Афзал язганча, “...безнең халык шагыйрь икән, тормышына ука чиккән, энҗе сипкән...”дип уйлыйсың. Географик исемнәр белән без балачактан ук очрашабыз. Туган йортыбыз урнашкан авыл, урам исемнәре, авылыбызның тирәягындагы тау, чокыр, басу, болын, елга, күл, һәм башка географик объектларның атамалары кечкенәдән үк безне үзенә тартып тора. Топонимнар тарихын өйрәнү кирәкме? Күренекле галимнәр, фән эшлеклеләре озак еллар дәвамында топонимиканы өйрәнү белән шөгыльләнәләр. Академик Гомәр Саттаровның “Туган җирем, туган авылым”, “Атамалар дөньясына сәяхәт”, профессор Фирдәүс Гарипованың “Авылларны сөям җанымтәнем белән”, “Авыллар һәм 3 калалар тарихыннан” дигән китапларында татар авылларының килеп чыгу тарихлары, ономастика турында бай һәм кызыклы мәгълүмат бирелгән. Вак чишмәләрдән зур елгалар барлыкка килә, кечкенә авыллар тарихыннан олы тарихыбыз – туган илебез, Ватаныбыз тарихы туа. Кем булуыңны белү өчен туган ягыңны тарихи яктан гына өйрәнү җитми, ә географик яктан өйрәнү дә зур әһәмияткә ия. Шул максатны истә тотып, мин үз авылым тирәсендәге чишмә, күпер һәм урманкаенлыкларның аталу тарихларын бик кызыксынып өйрәндем. Безнең авыл табигате чишмәләргә, елгаларга бик бай. Әбибабаларыбыз чишмәләргә элекэлектән бик матур исемнәр биргәннәр: Сапый чишмәсе, Изгеләр чишмәсе, Ат чишмәсе, чишмәләрнең аталу тарихын өйрәндем. Кайбер кешенең күңелендә мондый сорау туарга мөмкин: хәзерге вакытта, урамда су колонкалары тезелеп Җидегән чишмә. Мин бу торганда, авылдагы кайбер өйләргә чишмә суы торбалар аша агып килгәндә, ул чишмәнең нинди исем белән аталуын белү безгә, яшьләргә, ни өчен кирәк соң? “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк,” ди халык. Димәк, без авылның үткән тарихы белән кызыксынабыз икән, киләчәгебез дә мәгънәле булыр. Авылларыбыз югалган авыллар исемлегенә кермәсен дисәк, үзебез маңкорт булырга теләмәсәк, һичшиксез, авылның тарихын, топонимикасын белү, аларны яшь буынга җиткерү кирәк. Шушы максатны истә тотып, мин авылыбызның өлкән кешеләре белән очраштым, алар сөйләгәннәрне язып алдым. Фәнни тикшеренү эшендә мәктәп музеендагы, авыл китапханәсендәге микротопонимикага караган материалларны да файдаландым. Тикшерү эшенең темасы: Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихын өйрәнү. Теманың актуальлеге: топонимик атамаларның аталу тарихын өйрәнеп, алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда файдалану. 4 Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү, атамаларны төркемнәргә бүлү һәм нәтиҗә чыгару. Тикшерү объекты: авылыбыздагы чишмә һәм елгалар. Тикшерү методлары: эвристик ысул эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару. Алымнар: топонимика буенча булган фәнни әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; авылыбызның өлкән кешеләреннән атамалар тарихын сөйләтү, язмаларны редакцияләү; географик объектларны фотога төшерү. II. Төп өлеш. I бүлек Чишмәләрнең аталу тарихы безгә ниләр сөйли? Яңасала авылы чишмәләргә бик бай . Якындагы тау итәгеннән хисапсыз күп чишмәләр бәреп чыга . Кайсы гына тау итәгенә барма , чишмәгә тап буласың . Һәркайсының үз агышы , үз тарихы бар . Авыл картлары аларны яшәү чыганагы санап , кадерләп тотканнар . Авылыбыз Яңасала табигатьнең кабатланмас гүзәл почмакларына бай. Безнең ата – бабаларыбыз, урман – сулы төбәккә килеп урнашкан. “ ...Авыл үзгәрсә дә, калын урманнар, зур аланнар, тыкрык турысы саен чыга торган саф сулы салкын чишмәләр, авыл уртасыннан агучы инеш – барысы да шул ук... “, дип язган бөек әдип Гомәр Бәширов . Яратып җырларда җырлана торган ,безнең авылда туып үскән Гомәр ага Бәширов язган “Җидегән чишмә” әсәрендә тасвир ителгән Җидегән чишмә дә безнең авылыбызныкы.Чишмәләр күп төрле бездә. Сызылып аткан җәйге авыл таңын сәламләп каршылаган зәңгәр чишмәләр җыры кемгә генә якын түгел, кемне генә сагындырмый, кемнең генә күңел кылларына тәэсир итми кала ала икән. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агышы, үз юлы бар. Бер ишесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, җанны сөендерә, күңелне шатландыра. 5 Икенче төрлеләренең тавышы янына килгәч кенә ишетелә, гүя ул үз алдына гына сөйләшә, суын барлыкка китерүче тамчылар белән киңәшә, барыр юлларның, үтәсе араларның озын – озаклыгы турында сөйли, аларны балалар юаткандай юата . Өченчеләре – җир куеныннан кайнап , ургылып чыга, әйтерсең лә ул, җир асты юлларын уза – уза ялыккан, арыган. Аның якты кояш нурларын күрергә зарыккан сулары ашыга – ашыга өскә күтәреләләр, яктылыкка ашкыналар, җир өстенә омтылалар. Гүя алар үзләренең тәмле суларын халыкка тизрәк авыз иттерик дип ашкыналар. Аларның һәрберсенең үз исеме бар. Сапый чишмәсе. Моннан берничә еллар элек Сапый исемле бабай яшәгән, ул су буйларында йөрергә яраткан һәм оста куллы да булган. Бервакыт Сапый бабай челтерәп чиста су агып чыкканын күргән. Аны чистартып, улак ясап куйган. Бу чишмәнең суы тәмле булганга күрә , якын тирәдә урнашкан кешеләр шуннан су ала башлыйлар һәм аңа “Сапый чишмәсе” дип исем кушалар. Яшел таллар чолгап алган бу чишмә һаман да, үзенең суын кызганмыйча, халыкка бирә. Еллар үткән саен чишмәне зурайталар, матурлыйлар.Бүгенге көндә дә яшел калайдан матур итеп тышлап куелган бу чишмә авылыбызның саф, татлы сулы чишмәләренең берсе булып тора. Изгеләр чишмәсе. Безнең авылның көньяк көнбатыш өлешендә “Изгеләр чишмәсе” дип йөртелгән урын бар . Шушы авылда туып , илнең төрле төбәкләренә таралган һәм авылда яшәүче кешеләр изгеләр 6 чишмәсенә сәдака бирү өчен кайталар. Бу урын элек “Көчек”дип аталган авыл урыны булган.Бу чишмә турында халык телендә төрле легендалар йөри. Яңасала авылында диндар Садыйк бабай гаиләсе яшәгән. Аларның Мөхәмәтхан исемле малайлары булган. Мөхәмәтхан ел саен килеп элеккеге авыл урынында калган чишмәне карап,чистартып торган. Бер көнне Мөхәммәтхан чишмә чистартканда , янына ак сакаллы , ак күлмәкыштан кигән бабай килеп чыга һәм аның ни эшләве белән кызыксына: Улым, ди. Бу урын сезнең авылның изге урыны, авылдашларыңа әйт, изге урыннар эзләп әллә кайларга барып йөрмәсеннәр.Шушы чишмәне карап, тәрбияләп,ихтирам итеп торыгыз. Мөхәммәтхан бик нык курка һәм йөгереп кайтып, әтисе Садыйк бабайга сөйли. Шушы вакыйгадан соң, чишмәне рәшәткә белән әйләндереп, улак ясап куялар. Изгеләр чишмәсе янында гына Явыз Иван чорларында илен , динен саклап шәһит киткәннәр каберлеге бар . Бу , шулай ук , бик изге урын санала . Ул каберлекне , изгеләр рухына тугры калып , хәзергәчә карап , саклап тоталар . Яңасала изге җир куенында утырган авыл . Бәлки шуңадыр да , җәйге гарасатлар минем туган авылымны читләп үтә. Өлкәннәр безгә гел әйтеп киләләр : “ Балалар , изге урыннарыбызны саклый күрегез , алар сезне бәла – казалардан сакларлар , диләр . Ат чишмәсе. Яңасала авылында урта хәлле “Кәҗә Мостафасы” исемле кеше булган.Аның атлары күп була. Чабышкы атлары сабантуйларда алдынгы урыннарны ала. Бу кадәр атларны чиләккөянтә белән генә су ташып эчереп булмый. Шуңа күрә тау битендә Мостафа ага җир казып, чишмә чыгарып,анда өч дүрт улак ясап куя. Бу чишмәдән кәҗә Мостафасы гына түгел, бөтен авыл халкы ат сугара .Шуңа күрә “ат чишмәсе” 7 дигән исем кушалар.Соңыннан, колхоз оешкач, бу чишмәне сөт суыту өчен җайлаштыралар.Бу чишмәнең язмышы кызганыч тәмамлана. Таудан техника белән йөрү өчен юл ясала,чишмә суы әллә кая китә. Ул урында сазлык барлыкка килә. , Җидегән чишмә. Бу юллар безнең авылга авылның чишмәләренә атап язылган кебек. Авылдашыбыз, язучы Гомәр ага Бәшировның нигезекитапханә бакчасында.Менә шул бакча башында, тау төшкәч, су бәреп чыгуын күрәләр. Суы шактый көчле. Су китерергә авыл халкына да җайлырак урын диеп,су чыганагын казып, чишмә ясарга уйлыйлар. Авылның берничә балта остасы эшкә тотыналар һәм менә дигән чишмә ясап та куялар. Ул чишмәгә, язучы Г.Бәширов истәлегенә багышлап “Җидегән чишмә” дип исем бирәләр. Бу чишмәнең суын кешеләр бик яратып эчәләр. Шәһәрдән кайткан кешеләр дә шул чишмәнең суын алып китәләр. Үскән ягым – яшел бишек, Исеме Яңасала. Урманнарын, су буйларын Күреп һәркем таң кала. 8 Нәтиҗә: чишмәләрнең аталу тарихын тикшергәннән соң, мин аларның кеше исемнәре һәм кушаматларына нигезләнеп барлыкка килгәнен һәм һәр атама тарихының төбендә авылның үткәне чагылуын ачыкладым. Суларның кадерен белгән, чишмә башын чистартып, карап торган изге күңелле, эшчән авылдашларын онытмый халкым. Димәк, исемеңне мәңгеләштерү өчен, үз халкыңа хезмәт итәргә кирәк. әби бабаларыбызның тормышкөнкүреше, һөнәрләре, горефгадәтләре турында сөйли. Топонимик атамалар безгә II бүлек Елгалар тарихы Элегрәк урманда юкә агачы күп булганлыктан , мунчала әзерләгәннәр, чыпта сукканнар,чабата, тубал, савыт саба ясаганнар. Тегүчеләр, тимерчеләр авылның иң кирәкле кешеләре булганнар. Элек – электән үк бабаларыбыз үз йортларын елга ярларына , күл буйларына , чишмә сулары күп булган урыннарга нигезләгәннәр. Һәр карыш җирне эшкәртеп, җирнең кадерен белеп, һәр урынны аерым – аерым исем белән атап йөрткәннәр. Авыл халкы басудан кайтышлый яки күрше 9 авылларга барганда юл арасын чакрымнар белән түгел , ә шул исемле чишмә, саз, ерганак, ерым, инеш , тугайлар белән үлчи. Бездә дә андый урыннар күп. “Бөйдә юллары” – Бөйдә елгасы буеннан уза. “Бурсык юлы” – урманнан ерак түгел юл кырыенда гына бурсык оясы булган, ул хәзер дә бар. “Кибәхуҗа юлы” – урман эченнән Кибәхуҗа авылына бара торган юл булган. “Сазлык әрчү юлы” элек сазлык булган. Шул урыннарны чистарта – чистарта , иген кыры ясаганнар һәм бу юлны шушы исем белән атаганнар. Мостай елгасы һәм күпере. Шушы коры елга буенда Мөстәкыйм атлы кеше торган. Элекке вакытта, ни өчендер, бу гаиләне хөкемгә тартканнар һәм ике малаен алып киткәннәр. Мөстәкыйм бабай моңа бик хурланган. Балаларымны башка күрә алмам инде,” диеп, шушы елгага төшеп суелып үләргә уйлаган. Кичен балалары бернинди дә җәза алмыйча әйләнеп кайталар. Ә бу вакытта инде Мөстәкыйм бабайның, каны күп китеп, җан биреп яткан вакытлары була. Бу хәлләрдән соң елганы һәм елга аша салынган асылмалы күперне шушы исем белән атап йөртә башлыйлар. Һәр авылның үзенә хас атамалар системасы бар . Халык гомер бакый алар белән бергә яшәгән, телендә кулланып килгән. Һәр якның да матурлыгы белән җырларда җырланган, риваятьләрдә сөйләнгән, кеше тормышында зур әһәмиятләре булган үз елгасы була. Безнең авылның да шундый елгалары 10 бар. Колхоз төзелгән чорларда унлап хуҗалык урман кырында бер елга буена урнашкан булалар. Алар елганы буып буа ясыйлар, шунда юкә агачлары салып, мунчала сала торган булалар. Бу урынны –“Мунчалка буе”, ә елгасын “Бөйдә” елгасы дип йөртәләр. “Марҗа” елгасы – татарлар белән урыслар сугышкан вакытта бер урыс хатыны ( татарлар аны марҗа диләр) үлеп кала, шунлыктан бу елга шушы исемне йөртә. “Чәбе “ елгасы – бу елгада кузгалак бик күп булган. Керәшеннәр, урысчалатып, щавельгә барам әле дип сөйләгәннәр. Соңрак , сүзне татарчалатып ”Чәбе” елгасы дип йөрткәннәр. “Яурышкан” елгасы – бу елга буенда җир өчен сугышканнар, “яу орышканнар” сүзеннән килеп чыккан. “Павырна” елгасы – бу елгада Павел дигән кеше печән чапкан. Ул монда башка бер кешене дә кертмәгән . Керәшеннәр аны “Павал” дип йөрткәннәр . Бу исем шуннан калган. “Туган авыл беркайчан да онытылмый, гел хәтер түрендә яши бирә. Малай чакта ат белән кунарга бара торган урман аланнарын, “Мунчалка”, “Бишнә”, “Ышна” тауларын , салкын чишмәләрне , “Яурышкан” якларын мин һәрвакыт сагынып искә төшерәм. Анда узган балачак һәм яшьлек елларым гомеремнең иң бәхетле һәм күркәм чоры булып күз алдыма килеп баса,” дип искә ала Гомәр ага Бәширов. “Йәлкеч” елгасы. Хәзерге Каенсар биясенең югары янында Яфимов дигән урыс торган. Аның 11 коесы булган, Каенсар халкы шул коедан су ала торган булганнар. Бу елга да шуның исеме белән “Йәлкеч” елгасы диеп исем биргәннәр. Бүгенге көндә “Йәлкеч” елгасын Казаннан килгән Янышев Илдус Әхтәм улы эшмәкәр сатып алып авыл туризмы буенча ял итү урыны ачып җибәрде. Ял итүчеләрне үзенең чиста продукциясе белән тәэмин итеп тора. “Каенсар” экологик чиста үзәкнең үз хуҗалыгы бар: сөт, катык, каймак, ит, йомырка белән үз үзен тәэмин итеп тора. “Аю елгасы”. Айван авылы белән Каенсар арасында Норма елгасына таба, бер коры елга төшеп китә. Бу урында да урманлык булган. Елга башында тигез аланлыгы булган. Байлар монда өйрәтелгән аю биетә торган булганнар. Аны карарга бик күп халык җыела торган булган. Шуннан бу елга да “Аю елгасы” диеп йөртелә башлаган. “Тычкак елгасы”. Колхозлар төзелә башлап, җирләр алына башлый. Каенсар халкы да күбрәк җир алу өчен, тәмтомнар төяп, каклаган казлар, чиреге белән баллар биреп, Яруллин Нәҗип дигән кешенең бабасын Чәйке дигән кешене елга буйлап җибәрәләр. Елга буйлап бара торгач, елганың бер кушылдыгында туктап землемерга дигән күчтәнәчләрне ашапэчеп бетерә һәм эче китеп, авырта һәм шунда йоклап китә. Билгеләнгән урынга барып җитә алмый, ул уянганда землемер Каенсарга якынлашкан була һәм бу якка җир дә әз кала. Биргән күчтәнәчләрне ашаганы өчен, бабайга Чәйке карак диеп кушамат тагыла. Ә елгага “тычкак ” елгасы диеп исем кушыла. 12 “Кышлау елгасы”. Чукыну сүзен ишеткәч, халыкта кая да булса яшеренергә, качарга дигән уй туа һәм алар “Норма елгасы” буйлап качалар. Норма елгасы бер якка кереп китә, ә кешеләр турыга елга буйлап шактый китәләр һәм уң яктагы коры елга буылап барып, түргә кереп тукталалар. Шунда җир казып , үзләренә тору өчен “землянка” ясыйлар. 67 гаилә шунда кыш чыгалар. Алар арасында 3 мулла гаиләсе дә була. Бу урынны “Кышлау” елгасы дип атыйлар. Егаларның аталу тарихын өйрәнеп, мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем: топонимик атамалар безгә борынгы әби- бабаларыбызның тормыш-көнкүреше, һөнәрләре, гореф-гадәтләре, тарихы, теле, төбәкнең табигате, географик үзенчәлекләре, авыл халкының этник составы, кәсебе турында мөһим мәгълүмат бирәләр. Һәрбер җирле атама – үзенең килеп чыгышы, барлыкка килү мәгънәсе белән чал тарих хәбәрчесе икән. 13 III. Йомгаклау Топонимнарны төркемнәргә бүлү. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, микротопонимнарның барлыкка килүләре җәмгыятьнең һәр чорына хас күренеш. Аларның чыганаклары бик еракка, борынгы тарихка барып тоташа. Гасырлар үтү белән кайбер атамаларның 14 баштагы исемнәре онытылган. Авыл халкы аларга яңа исемнәр кушкан, ә күбесе исә борынгы атамалары белән аталып йөри. Мин өйрәнгән чишмә, елгаларның аталу тарихын төркемнәргә бүлү нәтиҗәсендә төрлечә аталган топонимнарның булуы ачыкланды. 1. Кеше исемнәренә нигезләнгән микротопонимнар: Сапый чишмәсе. 2. Кушаматка нигезләнгән микротопонимнар: Мостай елгасы , Тычкак елгасы, Павырна елгасы, Йәлкеч елгасы 3. Үсемлекләр белән бәйле атама : Чәбе елгасы 4. Хайваннар белән бәйле атама: Аю елгасы, Ат елгасы Тикшерү эшен йомгаклап, шундый нәтиҗәгә килдем: топонимик атамалар – халык иҗатының гасырлар буена җыелып килгән асыл җәүһәрләре, үзенчәлекле мирасы. Танылган язучы К. Паустовский бик дөрес бәя биргән: ”Урынҗир исемнәре халыкның үз илен шагыйранә бизәве ул. Аларда халыкның холкы, тарихы, һәвәскәрлеге һәм көнкүреш үзенчәлекләре чагылыш тапкан”. Топонимик атамалар минем күңелемә балачагымның якты, кире кайтмас истәлеге булып кереп калдылар. Алга таба да үз авылымның, районымның топонимикасын өйрәнүне дәвам итәрмен дип уйлыйм, чөнки бу бик кызык, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта файдалы шөгыль. Топонимик атамаларның аталу тарихын тикшерү – туган якның тарихын өйрәнү дигән сүз. Ә туган якны төрле яктан өйрәнеп, без үзебезнең тамырларыбызны беләбез. Авылыбызга багышлап иҗат ителгән җырларда да микротопонимнар киң чагылыш таба. Ә монысы инде тикшерер өчен өр яңа тема. Яңасала утлары. Авылдашыбыз Хаҗи Фәтхуллин көе һәм сүзләре. Ераклардан балкып тора Яңасала утлары. Хезмәт көне дәртле уза, 15 Сәгате , минутлары. Туган авыл ямьле минем: Болыннары, сулары. Тирәяклар – яшел урман, Сагындыра шулары. Гөлчәчәкле үзәннәре, Мул уңышлы кырлары. Иртә – кичен моң агыла “Җидегән чишмә” җырлары. Бик еракта җемелдиләр Яңасала утлары. Вакыт үтеп нигә килә, Аерылу минутлары. Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, без, укытучылар, туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган төбәгебезнең тарихын җентекләп өйрәнеп, яшь буынга түкмичәчми җиткереп эшгамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз. IV. Файдаланылган әдәбият 16 1. Гарипова Ф. Авылларны сөям җанымтәнем белән. – Казан:Тат. кит. нәшр., 1994 2. Зарипов Р.С. Үткәннәр эзеннән.// Мәгариф. 1998. №7. 3. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1992. 4. Саттаров Г.Ф. Туган җирем, туган авылым.// Мәгариф. –1996.--№11. 17
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Каенсар, Яңасала авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете
сообщить о нарушении
.
Введите ваш email
Ваш email
*
Скачать материал
Скачать
Файл готов!
Скачать
Вверх
22.04.2017
Посмотрите также:
📁
"РЕАЛИЗАЦИЯ ВОСПИТАТЕЛЬНОЙ РАБОТЫ В 9 КЛАССЕ"
📁
"Последний звонок для 9 класса".(разработка торжественного мероприятия)
📁
Викторина "Мой Казахстан!"
📁
сценарий митинга "Великая Победа"
📁
Сценарий праздника "Детства последний звонок"
📁
Циклограмма работы классного руководителя 9 класса 2020-2021 учебный год (1 полугодие)
📁
Циклограмма классного руководителя по воспитательной работе 9 класс, 2 полугодие
📁
Листовка о здоровом образе жизни
Новости
Курсы
Членство
Еще
Войти
Новости
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Медиатека
Бонусы
Добавить материал
Добавить