Кеше һәм климат. Практик эш № 12 “Сез яшәгән регионның климатын тасфирларга”.

  • docx
  • 03.11.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала география 8 кл климат кеше.docx

Число:

Укытучы: Класс   8    Предмет география      

 

Тема: Кеше һәм климат. Практик эш № 12 “Сез яшәгән регионның климатын тасфирларга”.

 

Тема максаты: Климат типлары, аларнын барлыкка килү факторлары буенча белем һәм  күнекмәләр бирү. Укучылырның атлас карталары, таблица, схемалар белән эшләү күнекмәсен үстерү.

Туган якның табигатенә горурлык хисе тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Климат типлары, аларнын барлыкка килү факторларын аңлата белергә тиеш.

Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү

Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру

 

Танып белү: информацияне китаптан,видеофрагменттан һәм картадан таба белү, картада сәяхәт мартшрутын күрсәтә белү, укыганны анализлау

Коммуникатив

Дәрестә группалап эшләү,бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау.

Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.

 

Төп төшенчәләр: радиация, континенталь һава, антициклон, циркуляция

 

Пространство оештыру

Предметара:

Рус теле

Математика

 

 

Эш формасы:

Катнаш

Ресурслар:

Дәреслек

ноотбук

Дәрес барышы

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

1. Исәнләшү

2. Укучыларны барлау

3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү

 

Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү.

 

Балыкка – су,

                                                                      Кошка – һава,

                                                                      Хайваннарга – урман,

                                                                      Дала, тау кирәк.

                                                                      Кешегә исә – Ватан.

                                           Табигатьне саклау – туган илеңне саклау ул.

                                                                                                                                М. Пришвин      

Рус язучысы Михаил Пришвин бу сүзләрен мин бүгенге дәреснең эпиграфы итеп алдым. Укучылар, әйдәгез әле бу сүзләргә тукталып китик. (Укучылар белән бу юлларның мәгънәсе турында кечкенә генә әңгәмә).

II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру

Климат нәрсә ул? Һава торышы һәр урында һәрвакыт үзгәреп
тора, ләкин ел саен бер үк төрле үзгәрми. Мәсәлән, җәй эссе һәм
коры да, салкынча һәм яңгырлы да булырга мөмкин. Бер елны
кыш — җылы, ә икенче елны салкын килә Нинди дә булса урын өчен хас булган күпьеллык һава торышы
режимы бу урынның климаты дип атала.

Җир шарындагы һәр урынның климаты аңа гына хас булган
үзенчәлекләргә ия. Җирнең экватор тирәсендәге өлешендә һава
торышы белән климат арасында аерма юк: анда һәр көн эссе яисә
бик эссе һәм көчле яңгырлар ява. Уртача киңлекләрдә ел фасылла- 
ры алышына. Елның иң салкын вакыты — кышка, ә иң җылы
вакыты җәйгә туры килә. Җирнең поляр буе районнарында ел
буе салкын һава тора, шуңа күрә анда кар эреми диярлек, һәм
вакыт узу белән ул бозлыкка әверелә.

2. Климатка тасвирлама. Нинди дә булса территориянең климатын
тасвирлау өчен аның күпьеллык һава торышы турында мәгълүматлар
булырга тиеш. Климатны тасвирлаганда айлап һаваның уртача
күпьеллык температурасы, уртача күпьеллык явым-төшем күләме
һәм аларның төшү режимы, өстенлек итүче җилләр турындагы
мәгълүматлардан файдаланалар. Шулай ук нормадан тайпылышлы
күрсәткечләр: иң югары һәм иң түбән температура, иң күп һәм иң
аз явым-төшем күләме һ. б. исәпкә алына.

3. Климатның табигатькә һәм кеше тормышына йогынтысы. Климат
табигатькә дә, кешенең хуҗалык эшчәнлегенә дә бик зур йогынты
ясый. Климат — кешелек җәмгыяте яшәүнең мөһим шарты. Аннан
кешенең азыгы, кием-салымы, торагы һәм яшәү рәвеше бәйле. Рос- 
сиянең климаты үзенең салкын кышлары белән аерылып тора, шуңа
күрә илебездәге һәр йортта җылылык, икешәр катлы тәрәзә рамнары;
кешеләргә җылы киемнәр кирәк. Россия территориясенең бер өлеше
булган поляр буе өлкәләрендә даими яшәүче халык юк.

 

                                                           III  этап Физкультминутка

 

IV этап  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

 

Дәреслек белән эшләү

Атлас карталары белән эшләү

Климат нәрсә ул? 2*. Түбәндәге план нигезендә үзегез яшәгән урын- 
ның климатын тасвирлагыз: а) гыйнвар һәм июль айларының уртача
күпьеллык температурасы; уртача еллык температура амплитудасы;
күзәтүләр вакытындагы иң югары һәм иң түбән температура; б) уртача
еллык явым-төшем күләме һәм аларның яву режимы; в) өстенлек итү- 
че җилләр; г) ел фасылларының дәвамлылыгы; д) җәен һәм кышын
һава торышы тибы. Үзегез яшәгән урынның климатын Мәскәү клима- 
ты белән чагыштырыгыз. 3*. Безнең планетаның кайсы урынында һава
торышы белән климат арасында аерма юк?
Ни өчен?

V этап Физкультминутка

VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

 

 

Сез яши торган төбәкнең клматы формалашуда нинди факторларның роле зур?

 

VII этап Йомгаклау

Нәтиҗә ясау.

Билгеләр кую

Өй эше: