Конспект урока "Хайваннар дөньясында" ( В мире животных") 4 класс
Оценка 4.6

Конспект урока "Хайваннар дөньясында" ( В мире животных") 4 класс

Оценка 4.6
doc
09.01.2023
Конспект урока "Хайваннар дөньясында" ( В мире животных") 4 класс
Зиганшина Л.Н. ачык дәрес Хайваннар дөньясында.doc

Татарстан Республикасы Менделеевск шәһәренең

з нче гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар теленнән ачык дәрес

« Хайваннар дөньясы”

(рус төркемендә укучылар өчен)

 

 

 

 

 

 

 

 

                                              Үткәрде:  Зиганшина Лариса Наил кызы,

                                                                         татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Менделеевск, 2022
Тема: « Хайваннар дөньясы”

 

4 нче сыйныф (рус мәктәпләрендә укучы рус телле укучылар өчен)

Р.З. Хәйдәрова дәреслеге буенча

Максатлар:

Предмет: укучыларга хайваннар исемнәре  ярдәмендә җөмләләр төзеп, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү, кыргый хайваннар һәм йорт хайваннарны танырга өйрәнү, 

Метапредмет: бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыгын үстерү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне арттыру; укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру, тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү,

Шәхси: хайваннарга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес эшчәнлеге төрләре: Фонетик күнегүләр, сүзлек белән эш, җөмлә төзү һәм язу, тәрҗемә эше, әңгәмә, рәсем буенча хикәя төзү, сәнгатле сөйләм  (шигырь уку ), монологик һәм диалогик сөйләм, карточкалар белән эш.

Бурычлар:1) хайваннар турында алган белемнәрне ныгыту, кабатлау;

2) күнегүләрне эшләү, сөйләм күнекмәләре формалаштыруга игътибарны юнәлтү, проблемалы сорауларга җавап бирү;

3) укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерүгә күнекмәләр формалаштыруга әңгәмәләр үткәрү;

 Укыту ысуллары:

1)      Аңлату-күрсәтү ысулы;

2)      Өлешчә эзләнү ысулы.

Укыту алымнары:карточкалар белән эшләү, дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, фонетик күнегүләр белән эшләү.

Дәреснең төре:ныгыту дәрес.

 Җиһазлау:компьютер, мультимедиа экран, рәсемнәр, карточкалар, дәреслек.

 Материал: Хәйдәрова Р.З. Татар теле.4 сыйныф: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014. – 152 бит.

Дәрес планы.

1.Оештыру

-исәнләшү

–укучыларны барлау

-дәрескә әзерлекләрен тикшерү

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

- Утырыгыз.

- Хәлләрегез ничек?

          - Бүген кем дежур?

- Бүген ничәсе?

- Атнаның нинди көне?

- Дәрестә кем юк?

2. Өй эшен тикшерү. А. Алишның “Куян кызы” әкиятенә  синквейн түзеп киләсе иде. Тикшерү. 1-2 укучы укып китә.

1) Куян                     

Тыңлаусыз, куркак

Йөгерә, чаба, уйный

Олылар сузен тыңларга кирәк.

Тәртипсез бала

2)Куян баласы

Тәртипсез, тыңлаусыз

Чаба, уйный, йөгерә

Эш узгач, үкенүдән файда юк.

Тыңлаусыз бала

3)      Бала

Шаян, шук

Уйный, чаба, йөгерә

Әниләр һәрвакыт дөресен сөйли

Куян кызы

3. Актуальләштерү

-          Укучылар,игътибар белән тыңлагыз. Бу көй  нинди тапшырудан ? (”Хайваннар  дөньясында ”-“В мире животных” ) 

Дөрес. Димәк, без бүген нәрсәләр турында сөйләшәбез?(Хайваннар турында)

 Хәзер игътибар белән тактага карагыз әле .Сез монда нинди хайваннарны күрәсез ?  “Нәрсә артык?”

Экранда хайван рәсемнәре күрсәтелгән. Мәсәлән, аю, бүре, тиен, сыер.

Монда сыер рәсеме артык,чөнки ул йорт хайваны һ.б.

 Аларны ничә төркемгә бүлеп була? (ике)

Нинди төркемнәргә?

-        Кайсы йорт хайваны ?

(сыер)

-Молодцы! Ә безнең калган хайваннарыбыз нинди хайваннар ( аю, тиен, бүре)

 

-          Димәк, аю,тиен, бүре... - нинди  хайваннар?

-          Ә ат,эт, песи, кәҗә, сыер – ( йорт хайваннары).

-          Кыргый хайваннар кайда яшиләр ?

-          Ә йорт хайванары кайда яшиләр?

-          Йорт хайваннары тагын кайда яшиләр?

-          Безнең яныбызда,шәһәрдә.

4.Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру

1).Сүзлек эше

Сыер – корова

Ат – лошадь

Сарык – овца

Кәҗә – коза

Песи – кошка

Эт – собака

Сыер – корова

Төлке-лиса

Бүре – волк

Куян-заяц

Керпе-ёжик

-Фонетик зарядка

-Алар белән мисаллар китерү, җөмләләр төзү

-рефлексия

2)Дәреслек белән эш. (83 бит, 1 күнегү, язмача)

Сыйныф эше дәфтәрләрен алабыз. Дәфтәрләргә число язып куябыз. Күнегүдә бирелгән сүзләрне ике баганага бүлеп язабыз.

Авылда яши:

Сыер

Сарык

Кәҗә

 

Урманда яши:

Аю

Тиен

Төлке

Бүре

Куян

3)Җөмләләр белән эшләү

 

“Нинди җәнлек нәрсә ярата”

- Җөмләләр төзибез.Рәсем белән эш.  (Куян кишер ярата. Аю бал ярата. Керпе гөмбә, алма ярата.  Ат солы ярата һ.б.)

- Нинди? соравына җавап бирәбез. Рәсемнәр белән эш.

- Бүре нинди? (Бүре усал.)

- Төлке нинди ? (Төлке хәйләкәр)

-Куяк нинди? (Куян куркак, ак, соры)

Физкультминут.

Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык:
Башны иябез алга,
Ә аннары-артка.
Уңга-сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өстен сикертәбез,
Кулларны биетәбез.
Бер алга, бер артка сузып

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,
Утырабыз торабыз.
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.

 

5.Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Карточкаларда эш

 

1)Вместо многоточий поставь нужные буквы:

Сы..р,  керп…, т…лк…, к…ян, сар…к, к…җ... .

2)Из слов составь предложения:

1.Керпе, йоклый,кыш, көне.

2.Бакчада, мин, күрдем, керпе.

3.Бирдем, мин, сөт, керпегә.

 

2.Төркемнәрдә эш

-          “Сүзләрне тап” уенын уйнап алыйк. Өстәлләрегездә карточкалар, алардан хайваннар исемнәрен тап. Кайсы өстәл күбрәк һәм тизрәк таба.

 

                 СҮЗЛӘРНЕ ТАБАРГА (НАЙДИ СЛОВА)

    Ү

    Р

    Д

    Ә

    К

    Т

   Ө

    Л

    К

    Е

    В

   Ы

    К

    У

    Р

    А

   Э

    Т

    Я

    П

    Т

   И

    Е

     Н

    Е

 

Тикшерәбез.

Тәрбияви момент.

-          Укучылар сез барыгызда хайваннарны яратасызмы? Аларга ничек ярдәм итеп була соң?

-          Киңәшләр бирү.

Хайваннарны рәнҗетмә! Кечкенә хайван балаларына  тимә.

Хайваннар безгә ни өчен кирәк?

   Балалар: алар кешеләргә файда китерәләр.

 6.Йомгаклау

1)Нәтиҗә ясау .Рефлексия.

-Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

- Хайваннарны  нинди ике төркемгә бүлдек?

4.ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН –  (“бас - утыр”)  «встать – сесть» (обучающая структура для получения информации о классе) :                                                                     

•        Кемнәрнең өйдә хайваннары бар торып басыгыз;

•        Кем хайваннарны ярата торып басыгыз;

Үзбәя карталарын җыеп алу.

2)Өй эше бирү

Ошаган хайван турында кечкенә хикәя яз.

3)Билгеләр кую.

4)Саубуллашу.



Татарстан Республикасы Менделеевск шәһәренең з нче гомуми белем бирү мәктәбе

Татарстан Республикасы Менделеевск шәһәренең з нче гомуми белем бирү мәктәбе

Тема : « Хайваннар дөн ь ясы” 4 нче сыйныф (рус мәктәпләрендә укучы рус телле укучылар өчен)

Тема : « Хайваннар дөн ь ясы” 4 нче сыйныф (рус мәктәпләрендә укучы рус телле укучылар өчен)

А. Алишның “Куян кызы” әкиятенә синквейн түзеп киләсе иде

А. Алишның “Куян кызы” әкиятенә синквейн түзеп киләсе иде

Сыер – корова Төлке-лиса Бүре – волк

Сыер – корова Төлке-лиса Бүре – волк

Вместо многоточий поставь нужные буквы:

Вместо многоточий поставь нужные буквы:
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
09.01.2023