Конспект: “Тылсымлы су”
22 март – су көне
Әзерлек төркемендә экологик тәрбия буенча эксперименталь дәрес
Максат: балаларны суның төрле халәте белән таныштыру; табигатьтә су
әйләнеше турында белемнәрне ныгыту; суга сакчыл караш тәрбияләү, яз һәм
кыш көннәрендә боз өстендә, термос белән эш иткәндә куркынычсызлык
кагыйдәләрен аңлату.
1. Яшәү чыганагы булган суга сак караш тәрбияләү. 2. Балаларның
күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү. 3. Гади
тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы
белемнәрен тирәнәйтү.
Җиһазлау: 2 банка, 3 стакан, гуашь, чәй калаклары, шикәр, ком, кайнар су
белән термос, пыяла, боз кисәкләре, рәсем, салфетка, шампунь, А3 рәсем
кәгәзе, алъяпкыч.
Индивидуаль эш: шигырь ятлау.
Сүзлек өстендә эш: пар хәлендә, боз йөзә, сыеклык.
Эшчәнлек барышы
Балалар, ковергаутырабыз.
Мин сезгә табышмак әйтәм :
Без җыелып торган күлләвектә,
Иделдә һәм диңгездә,
Каткан боз кисәгендә,
Урманның томанында,
Кайнап чыккан чәйнектән
Чыгабыз без пар булып,
Чәй, шикәр салсаң безгә
Әйләнәбез баллы чәй булып.
Сүз нәрсә турында бара?
Т: Булмаган җире сирәк, Үзе һәрвакыт кирәк. (Су)
Б: Су турында.
Т: Дөрес, ә сез су турында сөйләшергә телисезме. Аның үзенчәлекләре бн
буген танышып үтик әле. Әйдәгез әле, су кешеләргә ни өчен кирәк? Балалар,
шөгылебезне башлаганчы Азалия безгә шигырь әзерләгән сөйләсен әле сезгә.
Табигаттә су әйләнештә бит һәрчак,
Әле кар булып ята,
Әле бозга әйләнә,
Әле су булып җиргә яңадан ята.
1 Ул ага таулардан,
Ул ага чишмәләрдән,
Тирәякка карагыз –
Бар җирдә тылсымлы су!
Т: Суның үзенчәлекләре белән танышу өчен мин сезне Тылсымлы су
патшалыгына чакырам. Сез ризамы?
Йомшак суны алабыз,
Күзләребезне йомабыз,
Рәхәтләнеп уйныйуйный
Су патшалыгына барабыз.
(Өстәлләр янына барып басабыз.)
Беренче тәҗрибә Т: Бр, карагыз әле сезнең алда 2 банка берсендә су, су
сыек, шуңа аны сыеклык дип атыйлар.
Икенчесендә –сөт һәм икесендә дә калак тора. Без суның нинди булуын
ачыклыйбыз.
Б: Су – чиста, үтә күренмәле.
Т: Нигә сез алай дип уйлыйсыз?
Б: Суда предметлар күренә, ә сөттә күренми .
Т: Ә суның тәме бармы? Әйдәле Алина әчеп кара эле. (Балаларга гади су
биреп, тәмен татып карарга кушу).
Икенче тәҗрибә:
Б: Суның тәме Юк.
Т: Ә суга берәр тәмле варенье кушсак тәме барлыкка киләме?
Б: Әйе.
Т: Әйдәгез әле мин сезгә варенье салам ә сез эчеп карагыз әле.
Б: Суга тәмләткечләр кушкач су тәмлеләнә.
Өченче тәҗрибә:
Т: Ә суның исе бармы? (Балаларга суны иснәп карарга кушу).
Б: Суның исе юк
Т: Ә хәзер Тимур сулы стаканны ал да икенче стаканга сал. Су нишли?
Б: Су ага, ул сыеклык хәлендә.
Т: Димәк, су белән нишләп була?
Б: Юынырга, эчәргә, сибәргә, юарга.
Ә хәзер әйдәгез ял итеп алабыз.
Уен: “Ярсу”
Хәрәкәтле уен «Яр – су». Озын сызык сызыла. Сызыкның бер ягы «Су»,
икенче ягы – «Яр». Алып баручы «Яр – су, яр – су, яр – су» дип тора, ә бала
2 лар, буталмыйча, ул әйткән җиргә сикерәләр. Буталганы уеннан чыга. Иң
соңгы бала җиңә һәм алып баручы була.
Т: Ә хәзер, әйдәгез, искә төшереп үтик әле. Урамда салкын, су нишли
салкында?
Б: Бозга әйләнә.
Т: Боз нинди?
Б: Боз каты, шома, салкын.
Т: Җылыда боз нишли?
Б: Боз эри.
Т: Ә сулы савытка салсак, боз нишли?
Б: Боз сулы савытта йөзеп йөри.
Т: Ә нигә ул батмый икән? (Җавапларны тыңлау)
Т: Димәк, боз эчендә һава бар, шуңа ул батмый. Ә хәзер, әйдәгез, термосны
алабыз. Без нәрсә күрәбез?
Б: ПАР.
Т: Ә пар нәрсә ул?
Б: Пар ул су.
Т: Дөрес, бр, пар – ул су.
Моны белер өчен без өстен пыяла белән ябабыз да бераздан анда су пар
лары пәйда булла, су җыела. Аны ачкач, пар күтәрелә.
Без сезнең белән парның суга әйләнүен күрдек. Ул ПАР халәтендә.
Кабатлыйбыз: ПАР халәтендә.
Ә хәзер рәсемгә карагыз әле, сез нәрсә күрәсез? (Су әйләнеше)
Т: Бр, без сезнең белән суның 3 хәлен тикшердек .Ул сыек, боз, пар халәтендә
була ала.
Ә хәзер суны бергәләп тикшерәбез. Суга шикәр салабыз, ул нишли ?
Б: Шикәр суда эри.
Т : Суга ком салабыз – ул нишли?
Б: Ком төпкә утыра.
Т: Гуашь салгач нишли?
Б: Сунын төсе үзгәрә.
Т: Бр, без сезнең белән суның ничек үзгәрүен карап үттек. Тәҗрибәләрдән
чыгып без сезнең белән суның ни өчен кирәклеген билгеләп үттек.
Кабатлыйбыз.
Т: Бр, без сезнең белән бүген ниләр турында сөйләштек? Без бүген кайда
булдык? (Тылсымлы су патшалыгында). Без сезнең белән ниләр белдек?
Т: Ә хәзер, әйдәгез, күзләребезне йомып 3 кә кадәр саныйбыз да бр бакчасына
кайтабыз.
“Салава купере” сабыннан ясау.
Сез бүген бик яхшы җаваплар бирдегез, рәхмәт сезгә!
3 «Самое лучшее открытие – то, которое ребенок делает сам!»
4
Конспект: “Тылсымлы су”. Зурлар төркемендә
Конспект: “Тылсымлы су”. Зурлар төркемендә
Конспект: “Тылсымлы су”. Зурлар төркемендә
Конспект: “Тылсымлы су”. Зурлар төркемендә
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.