Конспект урока по татарской литературе на тему "Батыр рухлы малай. (И.Гази. "Йолдызлы малай")
Оценка 4.9

Конспект урока по татарской литературе на тему "Батыр рухлы малай. (И.Гази. "Йолдызлы малай")

Оценка 4.9
Разработки уроков
doc
чтение
6 кл
16.12.2018
Конспект урока по татарской литературе на тему "Батыр рухлы малай. (И.Гази. "Йолдызлы малай")
Урок в 6 классе по произведению Ибрагима Гази "Йолдызлы малай" ("Мальчик со звездой"). Рассказ написан в 1944 году, в годы Великой Отечественной войны. Речь идет о мальчике 12 лет, который копает землю вместе с женщинами, стариками и детьми, а немцы стоят над ними с автоматами. У него на руке рисунок звезды. Немцы увидели это, посадили мальчика в подвал, а потом отрезали ему ухо и содрали кожу, где была звезда. Но мальчик не испугался, не звал на помощь, он стойко выдержал эти мучения. Он настоящий мужчина.
Конспект урока И Гази Йолдызлы малай Батыр рухлы малай.doc
Батыр рухлы малай  (И. Газиның «Йолдызлы малай» хикәясен өйрәнү) (Язучы И. Газиның «Йолдызлы малай» хикәясен өйрәнү. VI сыйныф) Максат. «Йолдызлы малай” хикәясенең эчтәлеген ачу; әсәрнең идеясен ачыклау; төп геройга  характеристика бирү; укучыларда Илгизәр образы мисалында татар сугышчыларына хөрмәт хисләре  тәрбияләү, ватанпәрвәрлек хисе уяту. Җиһазлау. Презентация, өчпочмаклы хат, йолдыз, галстук. ­Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! ­Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга, туган җиребездә яшәвебезгә, әти­әниләребез,  туганнарыбызның исән­сау булуларына, яраткан мәктәбебездә белем алуыбызга сөеник.  Тыныч, бәхетле тормышта яшәвебез белән без бәхетле. ­Әнә шундый изге теләк­омтылышлар белән әдәбият дәресебезне башлап җибәрик эле. ­Дәрес барышында түбәндәге киңәшләрне дә истә тотып әшләрбез дип ышанам: 2 слайд Әдәпле һәм игътибарлы бул! Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт! Иптәшләреңне хөрмәт ит! Башкаларны бүлдермә! Укучылар, бу дәрестә без Ибраһим Газиның «Йолызлы малай» хикәясенең идеясен  билгеләрбез, төп геройга характеристика бирербез. Символлар белән танышырбыз. Символ – әдәбиятта метафорик алыштыруларга нигезләнгән сурәтләү чараларының бер төре.  Әйтик, хат, йолдыз, галстук кебек әйберләр символ була ала. (Слайд күрсәтелә.) Әсәр белән өйдә танышып килдегез. Шулай итеп, «Йолдызлы малай” әсәрендәге йолдыз,  укучылар, хәрби символ мәгънәсендә алынган. Укычылар, Ибраһим Гази хикәясен ничәнче елда яза?  (1944 елның ахыры, фронтта) Бу нинди чор?                                     Бөек Ватан сугышы еллары Укучылар, сез БВ сугышы турында ниләр беләсез?  БВ сугышы 1941 елның 22 июнендә башланып, 1945 елның 9 маена кадәр, 1418көн  һәм төн дәвам иткән. Фашистлар авыл, шәһәрләрне бомбага тотканнар, бик күп  халыкны кырганнар, концлагерьларда тилмерткәннәр. Сугыш 27 миллион кешене  һәлак иткән.   “Йолдызлы малай” әсәренең төп герое кем?                Илгизәр – ­Илгизәр турында без нәрсәләр беләбез?        Аңа 12 яшь, ул пионер – Кем соң ул пионер?                                     ­Пионер – беренче, алдынгы дигәнне аңлата. Пионерның символы нинди?        Галстук, йолдыз    3 слайд Укучылар, әйдәгез герой­пионер балаларны искә төшерик. 4 слайд III. Текст буенча эш. Ни өчен әсәр “Йолдызлы малай” дип атала? Малайның беләгендә йолдызы бар. Йолдыз нәрсәне аңлата? Укучылар җавабы тыңлана. - Әсәрнең исеме - “Йолдызлы малай”. “Йолдыз” сүзе барыбызга да аңлашылсын өчен аңлатма биреп китик әле. Сүзлектән - Рәхмәт. “Йолдызлы малай” әсәрендәге йолдыз, укучылар, хәрби символ мәгънәсендә алынган. Йолдыз - янып тора, юл күрсәтеп тора, өстә, биектә. Бу малай да йолдыз кебек. Аның илен яратуы безгә үрнәк булып тора. Укучылар. /Әсәрнең кыскача эчтәлеген искә төшерәләр./ - Укучылар, әсәрнең жанрын билгелибез. Хикәя. - Ни өчен? Чөнки Илгизәр белән булган 1 генә вакыйга турында сөйләнә.) - Әсәрнең темасы? Бөек Ватан сугышы темасына багышлана. - Әсәрнең идеясе? Туган илгә тугры булу. Тынычлыкны саклап калу. - Укучылар, әйдәгез әле, әсәрне шартлы рәвештә өлешләргә бүлик. Сез ничә өлешкә бүләргә тәкъдим итәр идегез? (Җаваплар тыңлана.) 1 өлешкә нинди исем бирергә була? Төп вакыйганы әйтеп үтегез әле? кыскача кем сөйләргә тели? Рәхим ит... 1 нче өлешне “Авыл халкы әсирлектә” дип алыйк. Әйдәгез, укучылар, беренче өлешнең исемен дәфтәрләргә теркәп куйыйк әле. (Дәфтәрләрдә эш.) Әлеге өлештә Илгизәрнең портретын сүрәтләгән урыннар бар. Табып укыгыз әле. 5 слайд  Илгизәр – ябык,зур күзләре генә утырып калган, иреннәре кипкән, тир ага. – Шулай итеп хикәянең геройлары белән танышабыз: бер якта йончып беткән, коры сөяккә  калган картлар, хатыннар, балалар; икенче якта үрдәк кебек атлап йөрүче, симез немец  сакчылары… – Ул көнне нинди хәл килеп чыга? (Укучыларның фикерләре тыңлана.) – Көн эссе. «Кызуга чыдай алмый башлагач, ул күлмәген салып ыргыта, аз гына хәл алыр  өчен көрәгенә таяна. Шунда ук колак төбендә тавыш ишетә… “Э, ком һиер… Немец, елмая­елмая … күлмәгенә үрелде…” – Күлмәген салу, кулына йолдыз рәсемен ясату Илгизәрнең зур хатасы була. Шушы рәсем  проблема китереп чыгара да инде. – Шушы урында минем сезгә рәссам Харис Якуповның «Фронтовые зарисовки” китабыннан өзек укып үтәсем килә:  6 слайд «Мальчишки моего поколения любили рисовать войну… Нас увлекали тогда рассказы о  героике недавнего прошлого – гражданской войны… У меня теперь сыновья. В детстве  они тоже рисовали войну, только уже не гражданскую, а другую– Отечественную:  танки, самолёты… красные звёздочки…” – Димәк, укучылар, ул вакытта мондый рәсем бер Илгизәрдә генә булмаган: “Бетми торган  буяу белән беләгенә йолдыз сурәте төшергән икән… авылда бик күп малай төшерде ич  аны. Сугыш­сугыш уйнаганда төшергәннәр иде.” Йолдызы булгач, немецлар өчен бу малай пионер булып чыга түгелме соң? Ә пионер  булу… Ул алар өчен дошман дигән сүз. Шуның өчен дә малайны подвалга ябалар. – Куркамы Илгизәр, юкмы? (Аның йөгереп китеп, хатыннар арасына качасы килә, ләкин  куркуын жиңә, качмый. Укучылар, 2 өлешкә нинди исем бирәбез? 2 нче өлеш, фикер алышканнан соң, “Илгизәрнең ялгышы (хатасы)” дип уйланыла.  Дәфтәргә язабыз 2 өлештә Илгизәрнең характер сыйфатларын ачучы юллар бар.Табыгыз әле.  7 слайд “Илгизәр хатыннар артына ышыкланырга хурлана: ир кеше ич ул, яше уникедә генә булса да, ир­заты... Кайнар таш өстенә хәлдән таеп егылса егылыр, хатыннар артына  яшеренмәс”. ­Илгизәр йолдыз рәсемен хата дип саныймы? ­Ләкин фашистлар өчен йолдыз ­ пионер, ә пионер – дошман. ­3 өлешкә игътибар итегез,Илгизәрне кая ябалар?        Подвалга ­Ничек атарбыз? ­3 өлеш   “Илгизәр подвалда”(вариантлар тыңлана)   Дәфтәргә язабыз – Илгизәр подвалда үзен ничек тота, нәрсә турында уйлый? (Фикер алышу.) Тексттан шул юлларны табып укыгыз әле. 8 слайд “Малайның күзләре зурайды... сулышы кысылды… тешләрен кысты да жылап  жибәрде… бераз тынычланды… әллә бу подвалда чынлап та, кеше суялар микән…  йөрәге тарс­торс тибә… саташкан кешедәй, идәнгә канга карап торды да йөгереп  барып ишекне тартты. Тәрәзәгә ташланды, сикерде, менде. Куллары чәнечкеле  тимерчыбыкка кадалдылар… Илгизәр кире шуып төште. Хәле бетеп идәнгә утырды.” ­ Ничек уйлыйсыз, Илгизәр куркамы? ­Әйе, курка. Чөнки ул әле 12 яшьлек бала гына.  ­Фашистлар Илгизәрне подвалдан алып чыгалар. Ул кемнәр турында уйлый? ­Ул әнисе, сеңлесе турында уйлый. Бу табигый, чөнки бала кешенең иң якын яклаучысы –  әнисе. 9 слайд ­Бу өлешкә нинди исем бирергә булыр иде икән? ­“Борчулы уйлар”(вариантлар тыңлана) 4 нче өлеш – “Борчулы уйлар”   Дәфтәргә язабыз – Иң авыр, кыен мизгелләрдә Илгизәр әнисен күз алдына китерә иде. Бала өчен анадан да  газиз кеше юк бит. Бу – бик табигый нәрсә. ­Соңгы өлештә Илгизәрне нинди ишек үз эченә йота? 10 слайд Менә “үрмәкүч төсле кара свастика төшерелгән зур ишек…” ­Нәрсә соң ул свастика?(фашистлар символы) ­Соңгы өлештән табып укыгыз, ишек артында Илгизәр нинди тавыш белән кычкыра? ­Ничек атарбыз? ­5 өлеш  “Үзәк өзгеч тавыш”(вариантлар тыңлана)   Дәфтәргә язабыз ­Сугыш дигән афәт Илгизәргә нинди гариплек алып килә? ­Ул бер колаксыз, гомергә бетмәс яра эзе һәм җан ярасы алып чыга. ­Җавапсыз сорау туа, 12 яшьлек бала моңа ничек түзә?! ­Илгизәрне җәзалап үтереп, фашистлар җиңәләрме? ­Әлбәттә, юк! Малайның кыюлыгы, батырлыгы җиңә. Язучы безгә дошманның шәфкатьсезлеген, ерткычлыгын бар булганы белән күрсәтә.  Фашистлар өчен бала дигән сүзнең юклыгын дәлилли. Укучылар, без өйрәнгән әсәргә кире кайтыйк, гомумиләштерик әле. Әсәр кем өчен язылган? И. Гази бу әсәрендә нәрсә әйтергә тели? Әсәрнең идеясе нәрсәдә? Әсәр балалар өчен язылган. Туган илне ярату, аның өчен гомереңне жәлләмәү, кызганмау, үз теләгеңдә нык тору, кыю булу. Ватаныбыз тарихында Бөек Ватан сугышында күрсәтелгән бик күп тиңдәшсез батырлыклар саклана. Батырлык, түземлелек кебек сыйфатларны өлкәннәр генә түгел, балалар да күрсәтә. 11 слайд 1941 нче елда хәрәкәттәге армиядән рус балалар язучысы А.Гайдар: "Мин балаларны тылда да, тынгысыз сугыш шартларында да, хәтта фронт сызыгында да күрдем. Һәм һәркайда да мин аларда эшкә, хәтта батырлыкка да зур омтылыш күрдем,- дип язган. Бөтен ил халкы сугышка күтәрелә. Алар белән бергә балалар да. 12 сдайд Балалар да фашизмга каршы көрәштә гомерләрен кызганмаганнар. Алар дан өчен түгел, ил, халык азатлыгы өчен ихластан көрәшкәннәр, актык сулышларына кадәр тугрылыклы булып калганнар. 13 слайд 14 слайд Сугыштан кайтмый калганнарны, Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршылый алмаганнарны 1 минут тынлык белән искә алыйк. 15 сдайд   Үз ватанын сөюче, туган иленә һәм халкына җаны-тәне белән бирелгән кешене бер сүз белән атагыз әле. Патриот. Димәк, патриот кем була? Хәзерге заманда сез кемне патриот дип атар идегез? Халыкка хезмәт иткән, халык бәхете өчен көрәшкән кеше. Армия сафларында хезмәт иткән. Әти-әнисен, туганнарын, кешеләрне яраткан, алар турында кайгырткан. - Табигатьне, бөтен тереклекне яраткан, саклаган. 16 слайд Укытучы. Патриот, батыр кеше турында мәкальләр белән танышып китик. 17 слайд "Үзем өчен туганмын, илем өчен үләрмен." " Батыр үз халкын яклый." " Кыюлык йолдызларга мендерә."  Батыр бер үләр, куркак мең үләр.   Батыр ярасыз булмас.   Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр.   Батырлыкта­ матурлык.   Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.   Батыр егет­ ил күрке.  Йомгаклау. 18 слайд Ә хәзер көндәлекләрне ачып өй эшен язып куйыйк. Киләсе дәрескә “Илгизәр - батыр рухлы малай” дигән темага инша язып килегез. Өй эшен яхшы әзерләп килгәнегез һәм дәрестә актив катнашканыгыз өчен билгеләр куям (билгеләр әйтелә). Укучылар, без сезнең белән бүген куйган максатыбызга ирештек. Дәресебез уңышлы үтте. Барыгызга да рәхмәт. Матур сүзләр уйладык Ял итәргә туктадык. Җилкәләрне турайттык, Тирән итеп суладык, Башны як­якка бордык, Чүгәләдек һәм тордык, Бер урында йөгердек, Аннары соң сикердек. Сузылдык –киерелдек. Югарыга үрелдек. Соңыннан тынычланып Дәресне дәвам итик.

Конспект урока по татарской литературе на тему "Батыр рухлы малай. (И.Гази. "Йолдызлы малай")

Конспект урока по татарской литературе на тему "Батыр рухлы малай. (И.Гази. "Йолдызлы малай")

Конспект урока по татарской литературе на тему "Батыр рухлы малай. (И.Гази. "Йолдызлы малай")

Конспект урока по татарской литературе на тему "Батыр рухлы малай. (И.Гази. "Йолдызлы малай")

Конспект урока по татарской литературе на тему "Батыр рухлы малай. (И.Гази. "Йолдызлы малай")

Конспект урока по татарской литературе на тему "Батыр рухлы малай. (И.Гази. "Йолдызлы малай")

Конспект урока по татарской литературе на тему "Батыр рухлы малай. (И.Гази. "Йолдызлы малай")

Конспект урока по татарской литературе на тему "Батыр рухлы малай. (И.Гази. "Йолдызлы малай")

Конспект урока по татарской литературе на тему "Батыр рухлы малай. (И.Гази. "Йолдызлы малай")

Конспект урока по татарской литературе на тему "Батыр рухлы малай. (И.Гази. "Йолдызлы малай")

Конспект урока по татарской литературе на тему "Батыр рухлы малай. (И.Гази. "Йолдызлы малай")

Конспект урока по татарской литературе на тему "Батыр рухлы малай. (И.Гази. "Йолдызлы малай")

Конспект урока по татарской литературе на тему "Батыр рухлы малай. (И.Гази. "Йолдызлы малай")

Конспект урока по татарской литературе на тему "Батыр рухлы малай. (И.Гази. "Йолдызлы малай")
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
16.12.2018