Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)
Оценка 4.9

Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)

Оценка 4.9
Разработки уроков
docx
воспитательная работа
8 кл
01.04.2017
Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)
Урок: развития речи. Тип урока: закрепления изученного материала. Тема урока:«Семья». Цель урока: закрепить понятие «семья», как группа людей живущих вместе; корригировать и совершенствовать изученные знания, закрепить знания детей о семье и членах семьи, их взаимоотношениях, о роли взрослых и детей в семье, о том, что в семье все любят и заботятся друг о друге.Урок татарского языка (развития речи)
Урок татарского языка.docx
“Тормыш яме ­ яшәүдә, Яшәү яме ­ гаиләдә!” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе) Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Лилия Әгъзәм кызы Тема:                Тормыш яме ­ яшәүдә,                            Яшәү яме ­ гаиләдә! Максат: 1. Балаларга кешенең тормышында иң мөһиме тотрыклы гаилә, аның  әгъзалары арасындагы җылы мөнәсәбәт икәнен төшендерү.  2. Укучыларның мөстәкыйль фикер йөртү сәләтләрен,  иҗат эшчәнлеген  үстерү. 3.Укучыларда ата­аналарга карата ихтирамлы, ярдәмчел булу, гаиләдә тату  яшәргә омтылу кебек асыл сыйфатларны тәрбияләү.  Җиһазлау: проектор, өй макеты, “Сүзләр диңгезе” конвертлары, ромашка  чәчәге. Дәрес барышы: Гаилә бәхете язгы ташу түгел,  Үзе килми юллар ярмыйча.  Аның өчен бергә, җиң сызганып, Көрәшергә кирәк армыйча. ­Исәнмесез укучылар. Мин бүген сезнең сыйныф җитәкчегез ролендә  булырмын. Сезнең белән бер­беребезне аңлашып, бер­беребезгә ярдәмләшеп  эшләсәк, вакытыбызны кызыклы һәм файдалы үткәрербез дип ышанам.  Укучылар, хәзер мин сезгә “Ике күрше” мәсәлен укыйм. Игътибар белән  тыңлагыз һәм чагыштырыгыз. Ике күрше.   Якын урманда ике күрше карга яшәгән. Аларның берсе бик аралашучан  булган. Үзенә бик матур карга кызын сайлап, аның белән тормыш корып  җибәргән. Берсеннән­берсе матур балалар үстергәннәр. Балаларым тук  булсын, дип әти карга көннәр буе эшләгән, соңрак, балаларын ияртеп, аларны  азык табу һөнәренә өйрәткән. Шулай матур гына яши биргәннәр. Ә икенче карга исә берәү белән дә аралашмаган, үзен бик акыллыга санап,  башкаларның иртә таңнан торып караңгы төшкәнче эшләүләреннән көлгән.  Хәтта аның салкын җилдән, яңгырдан ышыкланыр,төн үткәрер оясы да  булмаган. Көн артыннан көн үтә торган. Кинәт бу карга авырып киткән. Бик  ябыккан, аның инде азык  табарлык та хәле калмаган. Шулай агач башында  бөкшәеп утырганда, моны күрше карга күреп, янына очып килгән. Күршесен  кызганган, тапкан азыгын аңа биргән. Азрак тамак ялгап алгач, каргага хәл  кереп киткән. Ул күршесенә зур рәхмәт белдергән һәм: “Әй, күрше, бу  урманда синнән дә бәхетле карга юктыр, мөгаен”, ­ дигән. ­ Укучылар, ике карганың тормышын чагыштырыгыз әле. Икенче карга  ни өчен күршесенә: “Синнән дә бәхетле карга юктыр”, ­ дигән? ­ Беренче карганың гаиләсе булган, ә икенчесенең гаиләсе булмаган. ­ Димәк, укучылар, бүгенге сыйныф сәгатендә сүз нәрсә турында  барачак? ­ Гаилә турында.( 1 слайд Тормыш яме ­ яшәүдә,Яшәү яме ­ гаиләдә!) ­ Дөрес балалар. Бүген сүзебез  гаилә турында булыр. Нәрсә соң ул гаилә һәм  ни өчен мөһим ? Без бүген шуларны ачыкларга тырышырбыз. 1. ­Гаилә сүзе белән сез кемнәрне күз алдына китерәсез?  ­ Әлбәттә, гаилә ул – безнең өебез, әби­бабай, әти, әни, мин, апа­абый, эне­ сеңел. Алар безнең иң якын һәм кадерле кешеләребез.   Ә татар теленең аңлатмалы сүзлегенә мөрәҗәгать итсәк, аның беренче  мәгънәсе болай икән: 2нче слайдта ­ Гаилә. и. 1. Бергә яшәүче ир, хатын, балалар һәм якын туганнардан  торган кешеләр төркеме. ­Укучылар, тагын гаилә турында нәрсәләр әйтә алабыз? (укучылар сүзе) ­Әйе, кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. Гаилә­ ул иң олы таянычыбыз, иң  ышанычлы сыеныр урыныбыз.һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак,  сыеныр урын, тыныч почмак кирәк.  Һәр җәмгыятнең нигезен гаилә тәшкил  итә. Гаиләләр тату һәм нык булса, җәмгыятебез дә нык булыр. Һәрбер кеше үз гаиләсе белән горурланырга тиеш. Әти­әниегез дә, әби­бабаларыгыз да сезнең  белән горурлана алсыннар өчен, сезгә бик тырышып укырга, эшегезне җиренә  җиткереп эшләргә кирәк. ­ Укучылар,  ә хәзер әйдәгез,  шушы гаилә әгъзалары турында аерым­аерым  сөйләшик.  слайд.Әни кеше гаиләдә иң изге, хөрмәтле кеше.  ­Әни турында нәрсә әйтә аласыз?  Сезнең каршыгызда мәкальләр язылган  конвертлар бар. Әниләр турындагы мәкальләрне табып, мәгънәсен аңлатыгыз.  Ана – шәфкать диңгезе.  Бәхет аналарның аяк астында. Укытучы: Әйе, балаларны тәрбияләүче­әни кеше. Кечкенә чагыннан алып  үзенең көче беткәнче, ул “балам” дип яши. Күпме йокысыз төннәр, авырганда­ борчулы көннәр кичерә ул. Кояшның җылысы көчлерәк булган саен, ул җирне ныграк җылыта, ана җылыса никадәр көчле булса, гаилә җылысы да шулай  көчле, нык була. слайд.Әтиле кеше­бәхетле кеше. Әтиләр турындагы мәкальләрне табып, мәгънәсен аңлатыгыз.  «Ата хакы ­ Алла хакы» «Атаңа ни кылсаң, алдына шул килер» «Бәла өстенә бәлага тарысаң, атаңны сагынырсың».   Әтиләребез дә бик газиз безгә. Чын ирләр ­ асыл ирләр ­ ил терәге дә,  гаиләнең төп таянычы да. Халык гаиләдә атаның да урынын югары бәяли. Әти  кеше сабыр, һәр сүзен уйлап сөйләшүче, җаваплы, гаиләне яклаучы,  туендыручы. Слайд  Әби­бабай ­ Безнең әле тагын яшьләрнең игьтибар­илтифатына аеруча мохтаҗ  кешеләребез бар. Алар ­ әбиләребез һәм бабаларыбыз. Болар ­ хәзинә, киңәш­ челәрнең беренчеләре, ата­баба йоласын саклап, килер буыннарга  тапшыручылар.Татар гаиләсендә элек­электән үк түр башында әби белән  бабай утырган, аларның киңәш­табышыннан башка йортта берни дә  эшләнмәгән. Әби­бабайлар турындагы мәкальләрне табып, мәгънәсен  аңлатыгыз.  ”Картлар сүзен­капчыкка, яшьләр сүзен янчыкка” Укытучы: Әйе,  фикерегез дөрес, мин сезнең белән килешәм.  слайд.Абыйлар­сеңелләр. Р.Фәхретдиннең”Туганнар әдәбе" өйрәтмәләрендә шундый юллар бар:   ”Үзегездән олы булган туганнарыгызны ата­анагыз кебек күрегез, аларны  сөегез. Кечкенә туганнарыгызга шәфкатьле булыгыз”,  ”Туганнарыгызны  хөрмәт итегез, алар белән әдәпле булыгыз. Чөнки әти­әниләрегездән соң иң якын кешеләрегез – туганнарыгыз”. Сезнең дә һәрберегезнең я апасы, я  абыйсы, я сеңлесе бар. Тату туганнар таштан койма койганнар. слайд “Гаилә ­ буыннар арасындагы чылбыр”.    У. Борынгы фикер ияләреннән берсе: “Нәселен белмәгән кеше начарлыклар  эшләүдән тартынмас, чөнки оялыр кешесе юк; яхшылыклар да эшләмәс –  горурланыр кешесе дә юк”, ­ дигән.    Чыннан да, халыкта “бу кем баласы?”­ диеп сорагач, “шул кешенеке яки  шул нәсел баласы,” – дигәннәр.    Яхшылыклар эшләү, начарлыклар эшләмәс өчен безгә дә үз нәселебезне, ата­ бабаларыбызны белергә кирәк. Кешеләр бик күп буыннарны хәтерләрендә  тотсыннар өчен, туганлык мөнәсәбәтләре өзелмәсен өчен шәҗәрә уйлап  тапканнар. Кешеләр бик борынгы заманнардан ук шәҗәрәләр төзегәннәр. Төркемнәрдә эшләү. Нинди гаилә бәхетле була? 1 төркем. “Сүзләр диңгезе”н  кулланып сорауларга җавап бирегез: Нинди  гаилә бәхетле була? дигән сорауга сыйфатлар кулланып җавап бирегез (нык,  дус, тату, кайгыртучан, ) 2 төркем“Сүзләр диңгезе”н  кулланып сорауларга җавап бирегез: Нинди  гаилә бәхетле була? дигән сорауга фигыльләр кулланып җавап бирегез  ( яраткан, кайгыркан, тырышкан, яклаган, саклаган) 3 төркем“Сүзләр диңгезе”н  кулланып сорауларга җавап бирегез: Нинди  гаилә бәхетле була? дигән сорауга гаилә кыйммәтләрен  кулланып җавап  бирегез ( Бөтен кеше бер түбә астында, гаилә­тормыш мәктәбе) Синквейн төзү Гаилә турында сыйфатлар белән дә фигыльләр белән дә бик күп матур сүзләр  таптык. Хәзер алар белән синквейн төзеп карыйк. Синквейн төзү кагыйдәсен экранда күрәсез. 1нче юл – исем.  Гаилә.                                                        Гаилә. 2нче юл – ике сыйфат. Нинди ул?                                      Нык, тату. 3нче юл – өч фигыль. Ул нишли?                                Яклый, саклый, кайгырта. 4нче юл – җөмлә. Гаилә турында җөмлә.               Гаилә – тормыш мәктәбе. 5нче юл­бер сүз, синоним, гаиләне икенче төрле ничек атыйбыз.  Мәхәббәт,  җылылык, кайгырту, бәхет, тынычлык. 2.  “Ромашка” уены.  Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәгә бәйле. Хәзер мин шуларның берсе  турында табышмак әйтәм.    “ Кайвакыт ул мамык төсле йомшак, кайвакыт корыч кебек каты, кайчагында баллы, татлы, ә кайчак әремнән дә әче, кайвакыт кылыч кебек үткен, елан  кебек чага да ул”.  Җавап:   тел ­Әйе, “Җылы сүз җан азыгы”, ­ дип безнең халык белмичә генә әйтми шул.  Гаиләдә бер­берегезгә нинди матур, назлы сүзләр әйтәсез икән? Кем аларны  күбрәк белә икән? Ә хәзер шул ягымлы сүзләрне  мин биргән кәгазь битләренә языгыз.  (Кадерлем, алтыным, матурым, бердәнберем, алмам, хөрмәм, кояшым,  аппагым, күз нурым, җаным­бәгьрем, сылуым, йөрәк пәрам, җан кисәгем,  наныем, йомшагым...)    ­ Күрәсезме, бер­беребезгә, ягымлы итеп эндәшергә никадәр матур сүзләр  бар икән! Тик бу сүзләрне, ни кызганыч, бик аз әйтәбез, бик аз ишетәбез. Ә бит ягымлы, жылы сүзләрдән канатлар үсә.  Бер­беребезгә авыр сүзләр әйтүдән  сак булыйк. Яраламыйк күңелләрне! («Әйтмә син авыр сүз» көе уйный). ­ Укучылар , нинди рәсем килеп чыкты? ­Ромашка рәсеме. ­Ни өчен ромашка рәсеме ясадык дип уйлыйсыз? ­ ....... ­ Әйе, ромашка чәчәге электән мәхәббәт символы булып саналган,  әлеге ак  таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер­береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне  сурәтли. 2008нче елдан башлап ел саен 8 июль көнне илебездә Россиякүләм  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Гаилә, мәхәббәт һәм  тугрылык көненең символы – ак ромашка чәчәге. ­1994 елдан башлап ел саен “ 15 май – Халыкара гаилә көне” буларак  билгеләп үтелә. Сезнеңчә гаилә нинди булырга тиеш? Нинди гаилә корып  яшәр идегез?  Уен “Бәхет йорты” Укучылар, әйдәгез, хәзер без сезнең белән булачак гаиләбез өчен бәхет йорты  төзик. Нәрсәдән башларбыз дип уйлыйсыз? 1төркем. Йортның нигезен сала. “Йорт” ул – учак, җылылык, яктылык 2төркем йортның стенасын күтәрә. Гаилә ул – әби, бабай,абый, апай, энем,  сеңлем, әни, әти, мин 3төркем “Куркынычсызлык кагыйдәләре” белән таныштыра: гаиләдә нәрсә  ярый?( гаиләне яратырга, әти­әнине хөрмәт итәргә, игътибарлы булырга,  тырыш булырга, ягымлы булырга)  Нәрсә ярамый?( кычкырышырга, авыр сүз  әйтергә, тавыш күтәрергә, ялкау булырга) Ә хәзер йортыбызның түбәсен барыбыз бергә ябыйк. Гаилә мөнәсәбәтләре нык булсын өчен нәрсә кирәк? Мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч, түземлек, татулык,  аңлашу. Рәхмәт, укучылар. Безнең йортыбыз төзелеп бетте. Сез  төзелеш  материалларының иң ныгын, сыйфатлысын сайладыгыз. Безнең йорт ­безне  саклаучыбыз, җылы учагыбыз. Анда һәрвакыт туры юл күрсәтүче,  шәфкатьлелек орлыкларын иңдерүче, үзара мөнәсәбәтләрне җайлаучы ялкын  булырга тиеш. Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер­береңә мәхәббәт, ышаныч, үзара аңлашуларга нигезләнә. Бары шул чакта гына гаиләдә һәркем үзен чын  мәгънәсендә бәхетле итеп тоя ала ­Әти­әниләрен яраткан, өлкән кешеләрне хөрмәт иткән, туганнары белән дус,  тату яшәгән кеше бәхетле була.Сез дә әти­әниләрегезнең сүзен тыңлап, әби­ бабаларыгызны хөрмәтләп, туганнарыгыз белән бер­берегезгә юл куеп яшәгез!  Әйе, бүген сез аларга карата нинди мөнәсәбәттә булсагыз, киләчәктә сезнең  балаларыгыз да сезгә карата шундый мөнәсәбәттә булырлар. Үз гаиләгезнең  кадерен белегез. Мин сезгә һәрберегезнең өендә мәхәббәт һәм бәхет булуын  телим. ­Кеше өчен дөньяда иң кирәклесе нәрсә? ­Гаилә ­ Гаилә кемнәрдән башка була алмый? ­ әти, әни, мин, әби,бабай... ­Гаилә нәрсә белән көчле? Минем кулымда гаилә учагының символы.  Гаилә ­ ул җылы учак. Учак янына  аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та  шулкадәр көчле була. Гаилә учаклары беркайчан да сүнмәсен.

Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)

Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)

Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)

Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)

Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)

Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)

Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)

Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)

Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)

Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)

Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)

Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)

Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)

Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)

Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)

Конспект урока татарского языка "Семья" (8класс)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
01.04.2017