Дәресненң максаты:
- Балаларда гаилә әгъзаларына хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү;
- образлы фикерләү сәләтен үстерү;
- балаларның үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзүе.
Дәрестә кулланылган материал: табышмаклар, аудиоязмалар,
Әзерлек эшләре:“шәҗәрә”агачы ясау,презентация әзерләү.
Балалар без сезнең белән бүгенге шөгыльлебездә үзебезнең гаиләләр турында сөйләшербез. Әңгәмәбез гаилә турында булгач, билгеле инде, сүз әти, әни, әби, бабай, апалар, абыйлар, сеңелләребез һәм энеләребез турында барыр
Муниципальное автономное дошкольное образовательное
учреждение «Детский сад №1 «Родничок»
общеразвивающего вида г.Нурлат РТ
Безнең гаилә.
в подготовительной группе
Ахунзяновой З.Т
Конспект занятияТема: «Безнең гаилә»
(мәктәпкә әзерлек төркемендә интеграль шөгыль)
Дәресненң максаты:
- Балаларда гаилә әгъзаларына хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү;
образлы фикерләү сәләтен үстерү;
балаларның үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзүе.
Дәрестә кулланылган материал: табышмаклар, аудиоязмалар,
Әзерлек эшләре: “шәҗәрә” агачы ясау, презентация әзерләү.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче: Балалар без сезнең белән бүгенге шөгыльлебездә үзебезнең
гаиләләр турында сөйләшербез. Әңгәмәбез гаилә турында булгач, билгеле
инде, сүз әти, әни, әби, бабай, апалар, абыйлар, сеңелләребез һәм энеләребез
турында барыр. Ә хәзер әйдәгез әбиләргә багышланган аудиоязма тыңлап
китик әле.
Аудиоязма тыңлау.
“Әбием алтыным”
Тәрбияче: Балалар үзләренең гаиләләрен ничек беләләр икән? Шул турыда
сөйләп безне дә үз гаиләләре белән таныштырып китсеннәр.
“Таныш булыгыз минем гаилә”
Балалар чыгышы.
Тәрбияче: Балалар сүз әби бабайларга да кагылган икән, әйдәгез
өйләрегездә әтиәниләрегез белән ясаган шәҗәрә агачларын карап китик.
Шәҗәрә ул – ырукабилә тарихына бәйле вакыйгалар, нәселнәсепнең
таралуы, атабабалар исемлеге теркәлгән кулъязма истәлек.
Борынгы заманда шәҗәрә тармакланып үскән агач формасында төзелгән.
Бу бик дөрес, чөнки агач җир эченә киткән тамырлары аша кемлегеңне белү
өчен, иң беренче чиратта, туган җир, туган авыл.
Презентация карау.Тәрбияче: Әйе балалар, гаилә ул тормышнын нигезе. Әтиәниләрегез аның
тоткасы, ә сез балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, ватылмасын
дисәгез берберегезне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Гаилә ул җылы учак.
Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.
Әниләргә карата шигырьләр сөйләү.
Балалар чыгышы.
1. Әниемнең кызы юк бит.
Әниемнең кызы юк бит,
Мин әнигә бер генә.
Кызы да юк, эше дә күп
Әнинең берүзенә.
Әниемнең кызы юк шул,
Мин булышам әнигә.
Аш пешерәм, җыештырам,
Кер юышам әнигә.
Кибеттән сөт алып кайтам,
Ипигә дә йөгерәм.
әниемнең кызы юк та
Малае бар бер дигән!
Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет
Һәр баланың
Үз әние булуы!
Минем әни, һич бәхәссез,
Иң сөйкемле әни ул!
Әйткән сүзе,
Кылган эше
Һәммәбезгә туры юл.
Борчыйсым килми әнине,
Елмаеп, көлеп йөрсен.
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен!
2. Иң матур әни.
3. Иң иртә.Иңиң иртә кем тора?
Иң иртә әнкәй тора.
Без торганчы өстәлдә
Коймак белән чәй тора.
Иңиң соңлап кем ята?
Иң соңлап әнкәй ята.
Үз йокысын биреп ул
Безне күбрәк йоклата.
Тәрбияче: Балалар, сез кичләрен нишлисез? Мин шул сорауга җавап биреп
карыйм әле. Сез әтиәниләрегез белән кумәкләшеп, киңәшеп өйгә бирелгән
эшләрне башкарасыз , кемнәр бергәләп кызыклы фильмнар карыйлар, кемнәр
уеннар уйныйлар, кроссвордлар чишәләр, табышмаклар әйтешәләр,
бергәләшеп жырлыйлар.
Балалар чыгышы.
Тәрбияче: Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавап бирегез.
Әйткәч, беләсегез килә,
Белгәч, көләсегез килә (табышмак).
Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә (мәкаль).
Моны миңа сөйләде Алдар,
Әгәр сиңа очраса,
Ул сине дә алдар;
Болар барсы да ялган,
Ялган булса да,
Ак кәгазьгә язылган (әкият).
Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый (акыл)
Бер байлык бар − янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый (белем).
Тәрбияче: Гаилә дә иң зур, баш кеше әтидер дип уйлыйм мин. Чөнки ул
гаиләнең барлык кешеләре турында да кайгырта. Өйдәге иң авыр эшләрне дә
әтиләр башкара. Ул өйнең терәге, таянычы. Әниегез сезне ягымлы сүзләре,
мөлаемлыгы белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы, дөньядагы бар
нәрсәне дә белүе белән сөендерә. Әтиләр дә әниләр кебек ук балаларын ихлас
күңелдән яраталар. Вакытлары булганда алар һәрчак балалары янында.Кулларына алып иркәләүчеләр дә, төрле шаян сүзләр әйтеп уйнатучылар да
әтиләр.
Аудиоязма тыңлау.
«Минем әтием гармунчы»
Тәрбияче: Балалар шөгыльлебезне йомгаклар вакыт та җитте. Сез һәрвакыт
йомшак, тәмле телле булыгыз. Йомшак, тәмле телле булганны һәркем ярата.
Әти әниләрегезгә, әбибабаларыгызга ягымлы булып, матур сүзләр генә әйтеп
яшәгез.
1 нче санлы “Чишмәкәй” балалар
бакчасының татар төркеменә йөрүче
балаларның шәҗәрә агачы.