Добавить материал
Войти
🕊️
Войти в кабинет
Медиатека
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Новости
Ваше членство
Добавить материал
и получить до 500 000 ₽.
свидетельство СМИ
и 10 документов
Конспект занятия в средней группе «Туган авылым»
Оценка
4.6
Ахунзянова Зульфия
Ахунзянова Зульфия
Конспект занятия в средней группе «Туган авылым»
Оценка
4.6
Разработки уроков
docx
воспитательная работа
Детсад
01.06.2017
Дәресненң максаты: -Балаларда туган авылны, туган якны ярату хисләре тәрбияләү. -туган авылның тарихый истәлекле урыннарына мәхәббәт тәрбияләү; -танылган шәхесләрнең исемнәрен йөртүче урамнар турында мәгълүмат бирү; -үз урамында иркен ориентлаша алуларын камилләштерү. Дәрестә кулланылган материал:табышмаклар, шигырьләр, аудиоязмалар, мэкальлэр. Әзерлек эшләре: авыл турында шигырьләр, җырлар өйрәнү, тамчы ясау.
туган авыл.docx
Текстом
Картинками
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №1 «Родничок» общеразвивающего вида г.Нурлат (уртанчылар төркемендә интеграль шөгыль) Тема: «Туган авылым» Дәресненң максаты: Балаларда туган авылны ярату хисләре тәрбияләү. туган авылның тарихый истәлекле урыннарына мәхәббәт тәрбияләү; танылган шәхесләрнең исемнәрен йөртүче урамнар турында мәгълүмат бирү; үз урамында иркен ориентлаша алуларын камилләштерү. Дәрестә кулланылган материал:табышмаклар, шигырьләр, аудиоязмалар Әзерлек эшләре: авыл турында шигырьләр, җырлар өйрәнү, тамчы ясау. Шөгыль барышы: Тәрбияче: Балалар бүгенге шөгыльлебездә без сезнең белән авыл тормышы белән танышырбыз. Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Ул туган авыл. Сезнең әтиәниләрегез авыл балалары. Аларның туган авыллары бар. Без сезнең белән әбибабаларыгыз, алар яши торган авыллар турында сөйләшкәнебез бар.Туган ягын, авылын яратып сөйлиләр сезгә алар. Туыпүскән авылына, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Безнең дә үзебез районыбызда туып үскән якташ шагыйрләребез бар. Шуларның берсе Фәүзия Мөхәммәтова. Аның туган ягы Нурлат шәһәренә багышлап язган бик күп җырлары бар. Шуларның берсе, без яратып тыңлый торганы "Нурлатым, әй Нурлат" . Фәүзия Мөхәммәтова Нурлат шәһәренә багышлап язылган гимнның авторы да. Әйдәгез, яраткан шагыйрәбез Фәүзия Мөхәммәтованың "Нурлатым, әй Нурлат"җырын тыңлыйк. Тәрбияче: Балар җыр кайсы шәһәргә багышлана? Балалар: (Нурлат) Тәрбияче:Фәүзия апа Мөхәммәтова үзенең җырында Нурлат шәһәрен нәрсә иле дип атый? Балалар: (Кара алтын иле) Тәрбияче: Нәрсә соң ул кара алтын? Балалар: (Нефть) Тәрбияче: Безнең шәһәребездә тагы нинди заводлар бар? Балалар: (Шикәр, сыр) Тәрбияче: Балалар без сезнең белән кая экскурсиягә бардык? Балалар: (Нурлат музеена) Тәрбияче:Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар якын безнең авылга ул... Г.Тукайның бу юлларын укыгач, минем күз алдыма Гүзәлнең туган авылы Югары Нурлат килеп баса. Чөнки Югары Нурлат тау астына урнашкан. Якында гына чишмәләре бар. Әйдәгез шушы гүзәл табигатьле авылыбыз буйлап сәяхәтебезне башлыйк. 1нче тукталышыбыз “Тарих”. Г.Гүзәлнең кыскача чыгышы. Тәрбияче:Рәхмәт, юлыбызны дәвам итик. Әйдәгез, табышмак тыңлыйк. Бертуктаусыз көнтөн ага , Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа. (чишмә) 2нче тукталышыбыз “Чишмә”. Балалар, чишмә дигәч, сезнең күз алдына елгакүлләр, чишмәләр килеп баскандыр инде. Ә безнең районыбызда Чишмә авылы бар. Ул авылда Гөлназыбызның әбибабасы яши. Ул һәр атна саен әбиләренә кунакка бара. Сүзне Гөлназның үзенә бирик эле. А.Гөлназның кыскача чыгышы. Тәрбияче: Юлыбызны дәвам итик.Җырлап узсаң юл кыскара,әйдәгез бергәләп Г. Тукайның “Туган тел” җырын башкарыйк. 3нче тукталышыбыз “Чишмәләр һәм горефгадәтләр”. Алар берберсен тулыландырып, матурлап торалар. Балалар мин сезгә үзегезнең әбибабаларыгыздан чишмә белән бәйле нинди гореф гадәтләр барлыгын сорап килергә кушкан идем. М.Чулпанныңкыскача чыгышы. Минем әбием Салдакай авылында яши. Ул һәр җәй саен казлар үстерә. Әбием сөйләвенчә авылыбызда һәр ел саен гөрләп каз өмәләре үткән. Казларны чишмәдә юганнар.Су юлына, казларның киләсе елда да күп булып уңуын теләп,каз каурыйлары сибү йоласы булган. 4нче тукталышыбыз – “Каз өмәсе”. Каз өмәсе ул иң элек, матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы. Инде эшенә килсәк – ул күмәкләшеп эшләнгән каз йолку бәйрәме төсен алган. Кызлар үзләренең осталыкларын, булганлыкларын шунда күрсәткәннәр, башкалардан үрнәк алырга,өйрәнергә тырышканнар. Шаян сүз, җыр,көлке белән аралашкан эш бик тиз барган. Хәзер дә бик күп казлар үстерүче авыллар бар. Тагын шуларның берсе Иглай авылы. Безнең Камилабызның әбисе шушы авылда яши.Камила сөйләп кит әле үзеңнең әбиең турында. Камиланың яратып ашата торган тавыклары да бар әле. Ф.Камиланың кыскача чыгышы. 5 нче тукталышыбыз “ Таулар". Ш Камиләнең кыскача Каргара тавы авылы турында чыгышы. Тәрбияче:Сәяхәтебезне дәвам итәбез юлыбыз ерак , юлга кузгалыйк. Чөнки без, үзебез яши торган Нурлат шәһәренә юл тотабыз. 6нчы тукталышыбыз “Бүләк”. Кызлар башкаруында “Кошлар” биюе. Тәрбияче:Шушындый матур, бай сәяхәттә катнашкан һәммәгезгә дә рәхмәт. Тормышыгызда һәрчак уңышлар юлдаш булсын, туган илебезне, туган авылыбызны яратыгыз ,аның табигатен саклагыз! Балаларга кечкенә генә бүләкләр таратыла.
Конспект занятия в средней группе «Туган авылым»
Конспект занятия в средней группе «Туган авылым»
Конспект занятия в средней группе «Туган авылым»
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете
сообщить о нарушении
.
Введите ваш email
Ваш email
*
Скачать материал
Скачать
Файл готов!
Скачать
Вверх
01.06.2017
Посмотрите также:
📁
Конспект занятия в средней группе "Әкиятләр иленә сәяхәт"
📁
Конспект занятия в старшей группе «Эби-бабайларны хормэтлик!»
📁
Конспект занятия в старшей группе «Чэчэклэр -тормыш яме»
📁
Конспект занятия в старшей группе А.Алиш «Каз белэн Аккош»
📁
Конспект занятия в младшей группе Бармак уены белән таныштыру. “Йорт хайваннары” уен күнегүе.
📁
Конспект занятия в подготовительной группе «Безнен гаилэ»
📁
Конспект занятия в старшей группе “Икмэк – тормышнын нигезе”
📁
Конспект занятия в старшей группе «Кошлар – безнен дусларыбыз!»
Новости
Курсы
Членство
Еще
Войти
Новости
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Медиатека
Бонусы
Добавить материал
Добавить
Памятки, Работа в классе