Конспект занятия в старшей группе «Чэчэклэр -тормыш яме»

  • Разработки уроков
  • docx
  • 01.06.2017
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Дәреснең максаты: - чәчәкләргә сакчыл караш, туган як табигатен өйрәнү теләген балаларда тәрбияләү; - мөстәкыйль фикерләү, фикерне бер юнәлештә туплый белү сәләтен үстерү; - балаларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету,чәчәкләрне танып белергә, тасвирлап сөйләргә өйрәтүгэ ирешу; Дәрестә кулланылган материал: рәсемнәр, презентация, практик эш. Әзерлек эшләре:презентация әзерләү.
Иконка файла материала «Чәчәкләр - тормыш яме».docx
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №1 «Родничок» общеразвивающего вида г.Нурлат РТ Тема: «Чәчәкләр ­тормыш яме» (зурлар төркемендә интеграль шөгыль) Дәреснең максаты: ­ чәчәкләргә сакчыл караш, туган як табигатен өйрәнү теләге тәрбияләү; ­  мөстәкыйль фикерләү, фикерне бер юнәлештә туплый белү сәләтен үстерү; ­  балаларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету,чәчәкләрне танып  белергә, тасвирлап сөйләргә өйрәтү; Дәрестә кулланылган материал: рәсемнәр, презентация, практик эш. Әзерлек эшләре:презентация әзерләү. Эшчәнлек барышы Тәрбияче: Балалар, бүген мин сезне  “чәчәкләр иле”нә алып бармакчы булам.  Чәчәкләр­ тирә­якка ямь биреп, тормышыбызны бизәп торалар. Алай гына  түгел, күбесе безгә дару буларак та хезмәт итә. Алар өй яннарында, бакчада,  болыннарда, урманнарда, су буйларында үсәләр. Алар бер­берсеннән бик  аерылып торалар, чөнки төрле урыннарда үсәләр. Ягез әле, уйлап карагыз:  чәчәкләр безгә нигә кирәк?  Мылтык түгел­үзе ата  Куркытмый ул шартлап та.  Күбәләк тә, бал корты да   Аны өзелеп ярата.  Күрсә кеше шакката.  Нәрсә икән ул? (чәчәк). Балалар чыгышы. Тәрбияче:­Ә хәзер, балалар, әйдәгез безнең балалар бакчасы территориясендә үсүче чәчәкләр турында сөйләшик. Бакчадагы чәчәкләрне кешеләр үстерә.  Безнең группа янындагы түтәлгә дә  чәчәкләрне без бергә утырттык. Балалар: Әйе. Тәрбияче: Күрегез әле, сулар сибеп, чүпләрен утап торгач чәчәкләр бик  матур булып үскәннәр. Әйдәгез әле, шуларның исемнәрен кабатлап китик. ­ кашкарый (астра),  ­ миләүшә (фиалка),  ­ чалмабаш (пион), ­ гөлчәчәк (роза),  ­ дәлия (георгин),­кәнәфер чәчәк (гвоздика). Тәрбияче:Сез аларны ничек тәрбиялисез?  Балалар чыгышы. Тәрбияче: Әйтегез әле, чәчәкләр нинди төсләрдә булалар?  Балалар чыгышы. Презентация карау. Тәрбияче: Кыш көне чәчәкләрне каян алып була? Кыш көне чәчәкләр үсәме?   Ни өчен?  Балалар : Юк. (кояш җылысы, дым, яктылык юк.....) Тәрбияче: Дөрес, балалар.  Кыш көне  чәчәкләрне теплицада үстереп була.  Чәчәкләргә үсү өчен анда барлык шартлар да тудырылган. Әйдәгез, уен уйнап  алыйк. Уен: “Чәчәк кибете” Тәрбияче: Менә без чәчәкләр турында бик күп сөйләштек, ә хәзер үзегезгә  ошаган чәчәкнең рәсемен ясагыз, ә аннары күргәзмә  оештырабыз. Балалар чыгышы. Һәр бала үз рәсеме турында сөйли.  Тәрбияче: Балалар, ә чәчәкләрне күпләп өзәргә ярыймы? Балалар : Юк. Тәрбияче: Әлбәттә, юк. Өзгән чәчәк озак яшәми. Һәр көнне без үзебезнең  участокка чыгып  чәчәкләребезгә сокланып торырбыз. Шөгылебезне дә  тәмамлар вакыт җитте. Балалар өйләрегезгә кайтткач, әниләрегез белән дә  чәчәкләр турында фикер алышырга онытмагыз.