Конспект занятия в старшей группе «Кошлар – безнен дусларыбыз!»
Оценка 4.6

Конспект занятия в старшей группе «Кошлар – безнен дусларыбыз!»

Оценка 4.6
Разработки уроков
docx
воспитательная работа
Детсад
01.06.2017
Конспект  занятия  в старшей группе «Кошлар – безнен дусларыбыз!»
Дәресненң максаты: - балаларда кошларга, барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. - балаларның күзаллый, тасвирлый белү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен, иҗади мөмкинлекләрен үстерү. -. балаларга кошлар турында белешмә бирү, тышкы билгеләренә карап танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтүне дәвам итү. Дәрестә кулланылган материал: табышмаклар, аудиоязмалар ( аудиоязмада «Кошлар тавышы») , рәсемнәр, презентация, сынамышлар, әйтешләр. Әзерлек эшләре:кош рәсемнәре.
Кошлар – безнең дусларыбыз!».docx
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №1 «Родничок» общеразвивающего вида г.Нурлат РТ Тема:  «Кошлар – безнең дусларыбыз!» (зурлар төркемендә уен­викторина) Дәресненң максаты: ­ балаларда кошларга, барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек,  кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. ­ балаларның күзаллый, тасвирлый белү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен, иҗади мөмкинлекләрен үстерү. ­. балаларга кошлар турында белешмә бирү, тышкы билгеләренә карап  танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтүне дәвам итү. Дәрестә кулланылган материал: табышмаклар, аудиоязмалар ( аудиоязмада «Кошлар тавышы») , рәсемнәр, презентация, сынамышлар, әйтешләр. Әзерлек эшләре:кош рәсемнәре. Эшчәнлек барышы Тәрбияче: Балалар яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел,  канатлы дусларыбыз да язны сагынып алалар. Менә бүгенге  шөгыльлебездә  кошларга багышлана. Язлар килә туган ягыма,  Җиргә алтын нур ява.  Алтын нурларга коенып  Тибрәнеп тора һава.  Яз килә шул, яз гына  Күңелләрдә наз гына.  Язлар килә кошлар килә  Минем туган ягыма! Аудиоязмада   кош тавышлары тыңлана Тәрбияче:Балалар беренче апрель – Халыкара кошлар көне. Безнең канатлы  дусларыбыз урманнарны, боллыннарны, бакчаларны, басуларны һәм башка күп җирләрне бизәп кенә калмыйлар, ә аларны саклауга зур өлеш кертәләр.  Ел  саен бу көнгә багышлап  кичәләр оештыралар. Анда төрле уеннар уйныйлар,  табышмаклар чишәләр, мәкальләр әйтешәләр. 1 нче уен  “Табышмак әйтәм­җавабын тап” 1.Ала чапан киенгән,  Мал суйганга сөенгән,  Шунда төшеп йөгергән. (саескан). 2.Чуаркиемлеураммалаеборчакҗыя, кырда куна. (чыпчык ). 3.Колга башыңда йорты,  Эчендә аның җырчы. (сыерчык). 4. Бер кошым бар: тынмый,  Агачка оя кормый;  Өе­җирдә,  Җыры − күктә. (тургай). 5. Кулы юк, балчык ташый,  Балтасы юк, өй ясый. (карлыгач). 6.Үзе озын, чыбуы кыска.( торна)  Тәрбияче:Безнең канатлы дусларыбыз туган якларына язны сагынып очып  кайталар һәм үзләренә оя кора башлыйлар. Сыерчыклар өчен без һәр елны  оялар ясыйбыз. Кошлар үзләренчә мондый бүләккә шатланадыр дип уйлыйм.  Ә соңыннан инде калган канатлы дусларыбыз: сандугачлар, карлыгачлар,  тургайлар  туган якларга кайтып җитәләр 2нче уен  “Сынамышларны дәвам ит” 1.Кара карга килгәч, бер айдан...(кар китәр). 2.Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз...(матурланыр). 3.Әгәр торналар берәм­берәм килсәләр, җәй яхшы...(булыр). 4.Карлыгач килгәч... (борчак) чәчәргә кирәк. 5.Торна кар барындакилсә, ...(тары, борчак)уңар. Тәрбияче:Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның бик күп төре бар. Кошлар очарга җайлашкан. Шуңа күрә аларны кырыс  Антарктидада да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң  кечкенәсе – колибри, аларның кайберләре карлыгач зурлыгында, ә кайберләре  шөпшә хәтле генә, аларны чебен­кош дип атыйлар, ә иң зур кош – Африка тәвә кошы(страус). 3нче уен  “Сорау­җавап” 1.Иң күп ашаучы кош?(песнәк) 2.Кайсы кош каты тешли?(кошларның теше юк) 3.Нинди кош тавышсыз оча?(ябалак) 4.Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга?(саескан). 5.Нинди кошлар суны очып барышлый гына эчә?(карлыгач) 6.Сан буенча иң күп таралган кошлар?(чыпчыклар) 7.Нинди кош үз балаларын бер дә карамый?(күке) 8.Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта?(кара каргалар). Тәрбияче:. Кошларныңфайдасыгаятьзур.  Үсемлекорлыкларынтаратудаканатлыдусларыбыззурөлешкертәләр.  Алармиләш, шомырт, кара  җиләккебеккүптөрлеүсемлекләрнеңсусылҗимешләренчүпли­ чүплиберурыннаникенчеурынгакүчерәләр,  зарарланмаганорлыкларнычиткәтараталар.  Имәнчикләвегендәбашкаурынгакүчерәалалар. 4нче уен  “Тәнәфес” Презентациякарау «Кошлар – безнеңдусларыбыз!» Тәрбияче:Балалар без сезнең белән кошлар турында әйтешләр өйрәнгән идек,  шуларның кайсыларын истә калдырдыгыз.  5нче уен  “Тиз­әйт” 1.Карга әйтә: « Кар – кар,         Мичтә бәлеш бар, бар             Мичтән бәлеш алыр идем      Өйдә кунак бар, бар».              2. Кәк­күк, кәк­күк,           Монда гөмбә бик күп,    Бик күп, бик күп,            Кәк­күк, кәк­күк.         3.Тук­тук, тукран,   Тукылдатып утырам   Мичтә бәлеш пешәме   Шуны көтеп утырам Тәрбияче:Балалар чираттагы конкурсыбыз да канатлы дусларыбызга  багышлана. Хәзер сезгә  кошлар турында аңлатма укып китәм, ә сез нинди кош турында сүз барганын әйтерсез.. 6нчы уен  “Нинди кош” 1.Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши.Алар төрле шартларда яшәргә  җайлашкан кошлар.Оялары­тәрәзә башында, йорт кыегында,агач  куышында.Ул җәенә өч тапкыр бала чыгара.Җиләк җимеш агачларындагы  бөҗәкләр,чүп үлән орлыклары белән туклана. (чыпчык). 2.Бөрчек­бөрчек яшкелт,шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошчыкларның  җырын сокланып тыңлыйсың.Алар дус тату яши.Ул­игенче ярдәмчесе.Җәй  буена меңнәрчә корткычны юк итә.Кырлар игеннәрдән бушап калгач,салкын  көзге яңгырлар сибәли башлагач,көньякка китәләр.(сыерчык). 3.Нәни кошчык,парланып торган җир өстеннән күтәрелә дә,канатларын тиз­ тиз җилпеп,зәңгәр күктә югалгандай була.Үзе кеп­кечкенә,ә ягымлы тавышы  бөтен басуга ишетелә.Җирдә­язгы сулар тавышы,һавада аның җыры.(тургай). Тәрбияче:Балалар, без бүген кошлар турында сөйләштек. Әйтегез әле сез  нинди фикергә килдегез бүген: 1. Кошлар безгә кирәкме? 2. Алар ярдәмгә мохтаңмы? 3. Без аларга ярдәм итәргә тиешме? 4. Ничек ярдәм итәрбез? (Балалар чыгышы). Әйе, дөрес җавап бирдегез. Кошлар – яшеллек дуслары алар. Шуңа күрә  аларны яратыйк, саклыйк, ярдәм итик.

Конспект занятия в старшей группе «Кошлар – безнен дусларыбыз!»

Конспект  занятия  в старшей группе «Кошлар – безнен дусларыбыз!»

Конспект занятия в старшей группе «Кошлар – безнен дусларыбыз!»

Конспект  занятия  в старшей группе «Кошлар – безнен дусларыбыз!»

Конспект занятия в старшей группе «Кошлар – безнен дусларыбыз!»

Конспект  занятия  в старшей группе «Кошлар – безнен дусларыбыз!»

Конспект занятия в старшей группе «Кошлар – безнен дусларыбыз!»

Конспект  занятия  в старшей группе «Кошлар – безнен дусларыбыз!»
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
01.06.2017