Песнәк авылда һәм шәһәрдә яши. Ул бик тырыш. Тәүлегенә үз авырлыгы кадәр бөҗәк (насекомые) ашый. Песнәкләр кыш буена миллионнарча бөҗәкләрне юк итә.
Карлыгачлар чебен-черкиләр белән тукланалар.
Тукран – “урман докторы”. Агачны тук-тук чукып, бөҗәкне эзләп таба һәм ашый. Шулай итеп, үзе дә тук (сытый) була, урманга да файда китерә (приносит пользу).
Саескан бакчаларда, басу-кырларда яши. Бөҗәкләр, суалчаннар (червячки) белән туклана.
Физкультминут
Хәзер бераз ял итик.
Сузылып киерелик,
Уңга-сулга бөгелик,
Бер урында таптаныйк,
Чыпчык кебек сикерик.
Бер чүгәлик, бер басыйк,
Кул тәгәрмәче ясыйк.
Кошлар агачка утырган,
Без дә инде утырыйк.
СҮЗЛӘР:
Чыпчык
Җимлек
Тырыш
Матур
Эшчән
Карлыгач
Суалчан
Ашый
Җырлый
Чебен-черкиләр
Дуслар
Бөҗәкләр
Ярдәм итәбез
Канатлы
Сораулар:
Бөркет - ......
Карлыгач - ......
Син нинди кошларны беләсең?
Кыш көне бездә кайсы кошлар кала?
Кайсы кошлар җылы якка китә?
Син кошларны яратасыңмы?
Кошларга ярдәм итәргә кирәкме?
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.