Мөхәммәтгариф Бибимәмдүдә
Бибимәмдүдә Мөхәммәтшакир
Зиннәтулла хәзрәт
Мөхәммәтвәли Газизә
Сәгъди абзый Зөһрә апа
Галиәсгар Газизә
Болгар кунакханәсе
189011892
Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә, Казан өязе, Мәңгәр волосте, Кушлавыч авылында, мулла гаиләсендә туа.
Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы.
Мәмдүдә - Габдулланың анасы
Кушлавычта шагыйрь туган йорт.
Тау башында салынгандыр безнең авыл.
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным– тәнем белән...
Кечкенә Габдулла - ятим бала.
“Үз әнисе исән чагы ахры: Оекбашы җылы күренә. Бәхетсезлек сизеп, моңсуланып Утырган ул сәке түренә”
(Н. Шамматова)
Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән
“... фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен. Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам юатучы, иркәләним дисәм, сөюче, ашыйсым, эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...” “Исемдә калганнар”
Дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтарып куялар. Булачак шагыйрьнең шактый караңгы көннәре шунда үтә.
Кечкенә Габдулланы Өчиледән Казанга алып килеп, Печән базарында асрамага бирәләр.
“ ...миңа әти булганы Мөхәм-мәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Бу атам – анам эш кешеләре булганга монда миңа ач торырга тугры килми иде ...”
Асрарга бала бирәм, кем ала?
Авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы янына Өчилегә кайтаралар. Озак та тормый аны Кырлай авылына озаталар.
Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөхрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра.
Кечкенә Апуш һәм Сәгъди абый
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.
Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем;
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә.
Ул яшәгән Почиталин урамы, 66 нчы йорт.
Шәкерт Тукай
Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе – Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай. Тукай әлифбаны аңардан өйрәнә. Аннан соң аны Кырлайдагы мөгәллим Фәтхерахман хәзрәт Гатаулла укыта. Өченче мөгәллиме – Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтулла. Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укый. Шигырь иҗат итү серләрен беренче булып өйрәтүче дә - Мотыйгулла хәзрәт.
«Мотыйгия» мәдрәсәсенең мөдәррисе Мотыйгулла Төхфәтуллин
1895 – 1898 нче елларда Тукай укыган өч класслы рус мәктәбе бинасы.
Уральскидә, ул үзенең революцион омтылышларында бик күп нәрсәне билгеләгән Габделвәли белән дә таныша
Биш ел үткәч, җизнәсе Галиәсгар үлеп китә, һәм Габдулла, мәдрәсәгә күчеп, үз көнен үзе күрә башлый.
Тукайның журналистик эшчәнлеге Камил Мотыйгый белән бергә башлана
1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әлгасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай.
И, каләм! Китсен әләм, сән әйлә безне шадыман,Без дә саяңда уладым тугры юла кадиман. ( «И каләм!». «Әльгасрелҗәдит» журналы, 1906, № 2.)
Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
“Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан!”
Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...
Сөеп кайттым сиңа, Казаным! (1907 – 1913)
XX гасыр башында бу йортта “Болгар” кунакханәсе булган һәм анда шул заманның татар интеллегенциясе яшәгән
Кечкенә генә булса да үз фатиры булма-ганга күрә, Тукай кунакханәләрдә яшәргә мәҗбүр булган. Шушы җайсызлыкларга үч итеп, үҗәтлә-неп иҗат иткән, каләмен үләренә бер тәүлек кала гына читкә куйган.
Казанга килгәч Тукай танышкан һәм дуслашкан татар интеллегенциясе вәкилләре
Тукайның дусты большевик– революционер Хөсәен Ямашев
Дусты шагыйрь Сәгыйть Рәмиев
1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повесть яза.
Шагыйрь исән вакытта ук басылып чыккан повестьның беренче битләре.
Тукайның Клячкин хастаханәсендә үткәргән айдан аз гына артыграк вакыты – гомеренең гаҗәпкә һәм таңга калдырырлык соңгы сәхифәсе.
Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгънәсендә шагыйрь һәм үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте. Соңгы минутларда да ул халкы өчен җитәрлек эш башкара алмавына көенә
1913 елның 17 (4) апрелендә Тукайны җир куенына озаталар
1913 елның сүрән, болытлы 4 апрель көне. Клячкин больницасы янына меңләгән кеше шагыйребезне озатырга килгән. Халык агымы, шагыйрьнең соңгы юлын кыскарта барып, һаман алга таба шуыша. Ниһаять, Яңа бистә. Зират. Капкадан кергәч еракта түгел яңа кабер мәңгелек фатирчысын көтеп тора...
Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагырьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр.
Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле.
Шигырь «Туган авыл» ( «Родная деревня»)
Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; Абый белән бергәләшеп, кара җирне Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.
Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Г. Тукай кечкенәдән табигатьне, җан ияләрен яраткан, аларга карата миһербанлы, шәфкатьле булырга өндәгән.
“Бала белән күбәләк” ( Г. Тукай сүзләре.)
Кыз: Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп;
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк: Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомерем бик кыска:
Бары бер көн генә, -
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
«Кызыклы шәкерт»
Балалар, сез Г. Тукайныӊ бик күп шигырьләрен, әкиятләрен беләсез. Хәзер сезнеӊ белән бер уен уйнап алырбыз. Бу уенныӊ исеме «Кайсы әкият кирәк-яраклары» дип атала. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез бу рәсемнеӊ нинди әкият яки шигырьгә туры килә икәнен атарсыз:
Уен: «Кайсы әкият кирәк-яраклары»
.
“Туган тел”
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.