Рабочая программа по всем предметам для 1 класса
Оценка 4.9

Рабочая программа по всем предметам для 1 класса

Оценка 4.9
Документация
doc
Междисциплинарный 8
1 кл
05.01.2017
Рабочая программа по всем предметам для 1 класса
Публикация является частью публикации:
Татар теле.doc

                                 Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы « Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме

                                      төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем мәгариф учреждениесе

 

Каралды”

Башлангыч сыйныфлар РМБ

җитәкчесе: _________________

Вәлиуллина Ф. Р.

Беркетмә №1    “    август 2016ел

Килешенде”

Укыту – тәрбия эшләре

буенча директор урынбасары:_______

Паутова Г.Г.

     август 2016 ел

Раслыйм”

Мәктәп директоры:____________

Хамидуллин Р.Р.

Приказ

     август  2016 ел

                                              

                                               Татар теле фәне буенча эш программасы

                                                                           1 нче сыйныф

                                                           Йосыпова Гүзәлия Индус кызы

                           беренче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

                                                                               

                                                                                         

 

                                                                                                            Күлле Киме

                                                                                                  2016-2017 нче уку елы                                                                                                                                      

 

УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Программа  ел буена 66 сәгатькә төзелгән.

1 нче сыйныф ахырына укучылар өйрәнәчәк:

-татар алфавитындагы  барлык аваз һәм хәрефләрне  гамәли танырга;

-аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешергә.

1 нче сыйныф ахырына укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

-сүзләрне авазларга  таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтергә;

-сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып танырга ;

-сүздән тыш та калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтергә;

-сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне танырга;

-сүзләрне иҗекләргә бүләргә;

-җөмләләрне сүзләргә таркатырга;

-баш һәм юл хәрефләрен , аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язарга;

-басма , язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язарга;

-әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне , шундый сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язарга;

-җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч , нокта куеп язарга;

-телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзергә;

-кеше исемнәрен ,фамилияләрне , хайван кушаматларын баш хәрефтән язарга.

-18-20 сүзле текстны, өйрәнгән орфографик кагыйдәләрне кулланып, диктант итеп яза.

 

                                                                                                    Курсның эчтәлеге

Бүлекләр

Сәг.саны

1.

Әзерлек чоры.

6

2.

Төп – әлифба чоры

35

3.

Йомгаклау – әлифбадан соңгы чор.

2

4.

Китаплар ярдәм көтә. Әминә белән Әмир алфавит өйрәнә.

2

5.

Җөмлә. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре..

1

6.

Балалар сүзләр белән таныша.

6

7.

Телдән һәм язма сөйләм серләре.

1

8.

Әминә белән Әмир сузык авазларны өйрәнә.

2

9.

Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

2

10.

Балалар тартык авазларны өйрәнә.

1

11.

Сузык аваз хәрефләренең хикмәтләре.

3

12.

Тартык аваз хәрефләренең серләре.

4

13.

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту.

1

 

Барлыгы

66

 

Әлифбагача чорда укучылар язганда дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре белән таныша. Дәфтәр битләрендә ориентлашу, андагы сызыклар белән таныша. Вертикаль, горизонталь һәм авыш сызыклар турында белешмә.Татар алфавиты хәрефләре график системасының структур берәмлеге буларак кулланылган сызык элементлары. Алгоритм буенча сызык элементларын язу. Язма хәрефләрнең өлге формалары белән танышу. Бордюр-бизәкләр ясау процессында язма хәреф элементлары турында күзаллау тудыру.

Әлифба чорында өлге элементларыннан язма хәрефләр төзү һәм анализлау. Гомуми уртак элемент формаларына карап хәрефләрне төркемләү һәм   чагыштыру буенча логик биремнәр үтәү. Балалар хәтерендә язма һәм юл хәрефләренең төгәл күрмә-хәрәкәтле образын формалаштыру. Язуда өч төрле (өске, урта, аскы) тоташтыру алымы белән танышу. Тактлап язу алымы нигезендә кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарту (киметү) белән ритмик чиратлаштыру күнегүләре.

Әлифбадан соңгы чорда язма хәрефләрнең һәм аларны тоташтыру сызыкларын язу технологиясен ныгыту. График хаталарны төзәтү һәм каллиграфик язу сыйфатын камилләштерү. Язма һәм басма текстлардан сүз һәм җөмләләрне күчереп язу, әйтеп яздыра торган текстлар язу.

Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу. Җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу.

 Алфавит. Хәрефләрне дөрес итеп уку (әйтү). Алфавитта­гы хәрефләрнең урынын белү. Китапларны киштәләргә ав­торларының баш хәрефләренә карап  урнаштыра белү. Сүз­лекләр төзүдә алфавитны белүнең әһәмиятен аңлау.

Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы.Иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, аларны юлдан юлга күчерү. Сүзне тиешле ба­сым белән әйтү (уку).Яңгырау һәм саңгырау тартыклар, аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

Предмет атамасын белдергән сүзләр — исемнәр белән та­ныштыру. Аларның мәгънәләрен аңлату, сорауларын әйтү; уртаклык һәм ялгызлык исемнәр һәм аларның язылышы. Исемнәр янында кулланыла торган ярдәмче сүзләр — бәй­лекләр һәм бәйлек сүзләр белән таныштыру.

Предметның билгесен белдергән сүзләр белән таныштыру.  Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр — фигыльләр белән таныш­тыру.

Телдән һәм язма сөйләм. Телдән сөйләмнең үзенчәлекләре (интонация, сүз басымы). Язма сөйләм үзенчәлекләре (җөмлә башында, ялгызлык исемнәрдә баш хәреф). Анда сүзнең кем? яки нәрсә? турында баруын һәм алар хакында нинди яңалык хәбәр ителүен белдерә торган кисәкләр. Аерым сүзләрдән җөмләләр төзү. Төрле интонация белән әйтелгән җөмләләрдән соң куелган тыныш билгеләре. Әзер тексттан сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Аннан соң аларны укытучы әйтүе буенча язу, ул тәкъдим иткән сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Аерым темалар буенча өйрәнгән сүзләрне, сүзтезмә һәм җөмләләрне диктант итеп язу. Матур язу күнегүләрен үтәү. Сөйләм күнекмәләре булдыру өстендә даими эшләү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү Иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү. Терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр төзү.

Аерым темалардагы сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, сорауларга җаваплар бирү, 3—4 җөмләдән торган бәйлә­нешле сөйләм оештыру.

Рәсемнәргә карап, сораулар бирү һәм аларга җавап кайта­ру, рәсем буенча кечкенә хикәяләр төзергә өйрәнү. Шигырь, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар ятлау.  Татар сөйләм әдәбенә хас булган сүзләрне дөрес кулла­ну (танышканда, саубуллашканда, табын артында утырган­да, рәхмәт әйткәндә, мөрәҗәгать иткәндә, гафу үтенгәндә, тәбрикләгәндә һ.б. очракларда).

Дәрес оештыру формалары: яңа теманы өйрәнү, теманы ныгыту, кабатлау, уен.

Уку эшчәнлегенең төп төрләре: әңгәмә, мөстәкыйль эш.

1 СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ФӘНЕН ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

Сәгать саны

Тема эчтәлеге

Кален-дарь срок

Фак-

тик

Искәрмә

1

1

Әзерлек чоры. (6сәг.) 

Язу юлы белән танышу. Җөмлә, сүз, иҗек схемасын сызу. Туры, авыш сызыклар.(3-4б.)  Язганда тиешле гигиена таләпләрен үтәү, кул һәм бармак мускулларының җитез һәм ритмик хәрәкәт итүләренә ирешү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

2.09.16

 

 

2

1

Җөмлә, сүз, иҗек схемасын сызу. Предмет рәсемнәрен ясау. Нокталар төртү, авыш сызыклар(5б.) Иҗек. Иҗек калыплары.

6.09

 

 

3

1

Җөмлә, сүз һәм иҗек схемасын; ярымтүгәрәкләр, дулкынлы сызыклар сызу.(6б.) Иҗек. Иҗек калыплары. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү

9.09

 

 

4

1

Бер яктан ыргаклы туры сызыкларны өйрәнү.(7-8б.) Язганда тиешле гигиена таләпләрен үтәү, кул һәм бармак мускулларының җитез һәм ритмик хәрәкәт итүләренә ирешү.

13.09

 

 

5

1

Астан һәм өстән ыргаклы хәреф элементлары язу. Овалдан торган хәреф элементлары язу.(9-10б.) Язганда тиешле гигиена таләпләрен үтәү, кул һәм бармак мускулларының җитез һәм ритмик хәрәкәт итүләренә ирешү.

16.09

 

 

6

1

Ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу. Дулкынлы сызыклар сызу (11-12б.) Язганда тиешле гигиена таләпләрен үтәү, кул һәм бармак мускулларының җитез һәм ритмик хәрәкәт итүләренә ирешү.

20.09

 

 

7

1

Әлифба чоры.  А,а һәм Ә, ә хәрефләрен язу. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

23.09

 

 

8

1

Сузык [ы]авазы һәм ы,Ы хәрефләре. Сузык (э) (е)авазы Э,э хәрефләре. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

27.09

 

 

9

1

Сузык (и)  авазы И,и   хәрефләре. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

30.09

 

 

10

1

У,у хәрефләрен язу.  Ү,ү  хәрефләрен  язу. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

4.10

 

 

11

1

Сузык [о] авазы һәм о,О хәрефләре. Сузык [ө] авазы һәм ө,Ө хәрефләре. (о)-о,ы.  (ө) –ө,е кагыйдәсе Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү. о, ө хәрефләренең татар сүзләренең беренче иҗегендә генә язылуы;

7.10

 

 

12

1

Сузык авазлар (а), (ә) (ы) (э) (и) (у) (ү) (о) (ө) Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

11.10

 

 

13

1

Тартык ,яңгырау  [н] авазы . н,Н хәрефләре. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

14.10

 

 

14

1

Тартык,яңгырау  [л] авазы , л,Л хәрефләре. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

18.10

 

 

15

1

Тартык, яңгырау [м]авазы, м,М хәрефләре. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

21.10

 

 

16

1

Тартык, яңгырау  [р] авазы ,  Р ,р хәрефләре. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

25.10

 

 

17

1

Тартык, яңгырау [й] авазы һәм Й, й хәрефе. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

28.10

 

 

18

1

Яңгырау, тартык  [ң] авазы һәм ң хәрефе. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

8.11

 

 

19

1

 Я,я хәрефләре. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

11.11

 

 

20

1

Ю,ю хәрефләрен язу.  Ю,ю хәрефләре булган сүзләр язу. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

15.11

 

 

21

1

Е е хәрефенең [йы]  [йэ] авазын белдерүе.Е е хәрефләре булган сүзләр язу. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

18.11

 

 

22

1

Яңгырау тартык [д]авазы  һәм Д , д хәрефләре. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

22.11

 

 

23

1

Саңгырау тартык [т] авазы  һәм Т,т хәрефләре. Баш һәм юл хәрефләрен дөрес язу күнегүләре. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

25.11

 

 

24

1

Яңгырау тартык [з] авазы һәм һәм,З,з хәрефләрен язу. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

29.11

 

 

25

1

Саңгырау тартык [с]авазы һәм һәм С,с  хәрефләре. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

2.12

 

 

26

1

Яңгырау тартык [гъ],[г] авазлары Г хәрефе. Юл г хәрефе. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

6.12

 

 

27

1

Саңгырау тартык [къ],[к] авазлары,К хәрефен язу. Юл к хәрефен язу. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

9.12

 

 

28

1

Ирен-ирен [w] һәм ирен-ирен [в] авазлары һәм В,в хәрефләре В,в хәрефләре булган сүзләрне күчереп язу. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

13.12

 

 

29

1

Саңгырау тартык [ф] авазы,һәм Ф, ф  хәрефләре. Ф, ф  хәрефләре булган сүзләр язу. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

16.12

 

 

30

1

Яңгырау тартык [б] авазы  һәм Б,б  хәрефләрен язу. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

20.12

 

 

31

1

Саңгырау тартык [п] авазы,  П ,п хәрефләре Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

23.12

 

 

32

1

Яңгырау  тартык [ж] авазы , һәм Ж, ж  хәрефләре. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү

10.01.17

 

 

33

1

Саңгырау тартык [ш] авазы , Ш , ш хәрефләре. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

13.01

 

 

34

1

Яңгырау тартык [җ] авазы һәм җ,Җ хәрефләре. Җ ,җ хәрефләре булган сүзләр язу. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

17.01

 

 

35

1

Саңгырау тартык [ч] авазы,  Ч ,ч хәрефләре. Күчереп язу күнегүләре Дөрес күчереп язу алымнарын һәм эзлеклелеген үзләштерү.

20.01

 

 

36

 

Саңгырау тартык [х] авазы  Х,х  хәрефләре. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

24.01

 

 

37

1

Саңгырау тартык [һ] авазы,  һ,Һ хәрефләре.    Х,һ  хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

27.01

 

 

38

1

Сузык (йо) авазы, Ё, ё хәрефләре Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

31.01

 

 

39

1

Саңгырау тартык (щ) авазы  һәм Щ,щ хәрефләре.    Щ,щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу.  Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.  

3.02

 

 

40

1

Ц, ц хәрефләрен язу. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

7.02

 

 

41

1

Ь һәм ъ билгеләре булган сүзләр язу. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү.

10.02

 

 

42

1

Әлифбадан соңгы чор.(2сәг.) Басмачадан күчерү. Дөрес күчереп язу алымнарын һәм эзлеклелеген үзләштерү. Өйрәнелгән кагыйдәләргә туры килә торган текстны әйтеп яздыру һәм күчереп язу. Грамотага өйрәтү чорында хәрефләр, иҗекләр, сүзләр һәм җөмләләр язу.

21.02

 

 

43

1

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу. Басмачадан күчерү. Дөрес күчереп язу алымнарын һәм эзлеклелеген үзләштерү. Сүзгә фонетик анализ элементлары

24.02

 

 

 

 

Татар теле

 

 

 

44

1

Китаплар ярдәм көтә. Китаплар ярдәм көтә. Әминә белән Әмир алфавит өйрәнә. Алфавиттагы хәрефләрнең исемен дөрес әйтү, аларның урнашу тәртибен белү.

28.02

 

 

45

1

Алфавит. Җәнлекләрне алфавит тәртибендә язу. Җәнлекләрне алфавит тәртибендә язу. Алфавиттагы хәрефләрнең исемен дөрес әйтү, аларның урнашу тәртибен белү.

3.03

 

 

46

1

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. Җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында  нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен дөрес кую; . Әйтү максаты ягыннан хикәя, сорау, тойгылы һәм боеру җөмләләр, аларны дөрес интонация белән уку.

7.03

 

 

47

1

Балалар сүзләр белән таныша. Предметны белдергән сүзләр. Эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләрен күзәтү. Укылган текстның эчтәлеген үзлегеңнән кычкырып укыганда яки тыңлаганда аңлау. Сюжетлы рәсемнәр, үзеңнең уеннарың, күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындагы зур булмаган текстлар төзү.

 

 

10.03

 

 

48

1

Предметның билгесен белдергән сүзләр. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләрен күзәтү.

14.04

 

 

49

1

Кем?нәрсә? сорауларына җавап булып килгән сүзләр. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләрен күзәтү.

17.03

 

 

50

1

Өстәмә предметны белдергән сүзләр. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләрен күзәтү.

21.03

 

 

51

1

Ярдәмче сүзләр. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләрен күзәтү.

24.03

 

 

52

1

Телдән һәм язма сөйләм. Телдән сөйләм. Интонация. Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Басым. Балалар өчен кызыклы булган темаларга сюжетлы картина, әдәби әсәр, видеоязма фрагментын карагач, күргәннәргә нигезләнеп һ.б.ш. типтагы кечкенә күләмле үз текстыңны төзү. Әйтү максаты ягыннан хикәя, сорау, тойгылы һәм боеру җөмләләр, аларны дөрес интонация белән уку.

4.04

 

 

53

1

Ялгызлык исемнәр. Җөмлә башындагы беренче сүзне һәм ялгызлык исемнәрне баш хәреф белән язу;

7.04

 

 

54

1

Әминә белән Әмир сузык авазларны өйрәнә. Сузык авазлар. Сүзләрдә басымлы һәм басымсыз сузык авазларны табу.

11.04

 

 

55

1

Калын һәм нечкә сузыклар. [о][ы][э] авазларының әйтелеше. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны хәрефләр белән белдерү. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә сузык авазларның роле

14.04

 

 

56

1

Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. ъ, ь хәрефләре булган сүзләрне юлдан юлга күчерү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү. Сүзләр арасында буш урын калдыру, юлдан-юлга күчерү билгесе кую кебек график чараларның функциясен аңлау.

18.04

 

 

57

1

ъ, ь хәрефләре булган сүзләрне юлдан юлга күчерү. Язуда ъ һәм ь хәрефләрен куллану

21.04

 

 

58

1

 Балалар тартык авазларны өйрәнә. Парлы яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Яңгырау авазларны аеру, аларның парларын билгеләү.

25.04

 

 

59

1

Сузык аваз хәрефләренең хикмәтләре. Э-е хәрефләре. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны хәрефләр белән белдерү. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә сузык авазларның роле

28.04

 

 

60

1

Ө-е хәрефләре. О-ы хәрефләре. о, ө хәрефләренең татар сүзләренең беренче иҗегендә генә язылуы;

2.05

 

 

61

1

Я хәрефе. Ю хәрефе. Е хәрефләре. Е – ё, ю, я хәрефләренең кулланылышы.

5.05

 

 

62

1

Тартык аваз хәрефләренең хикмәтләре. Й хәрефе. В хәрефе. Авазга өйрәнелгән күләмдә характеристика бирү: сузык-тартык; басымлы-басымсыз; калын-нечкә, яңгырау-саңгырау, парлы яки парсыз тартык.

9.05

 

 

63

1

В хәрефе .Авазга өйрәнелгән күләмдә характеристика бирү: сузык-тартык; басымлы-басымсыз; калын-нечкә, яңгырау-саңгырау, парлы яки парсыз тартык.

12.05

 

 

64

1

К, г хәрефләре. Калын һәм нечкә тартык авазларны белдергән к, г хәрефләре. Авазга өйрәнелгән күләмдә характеристика бирү: сузык-тартык; басымлы-басымсыз; калын-нечкә, яңгырау-саңгырау, парлы яки парсыз тартык.

16.05

 

 

65

1

М, н, ң хәрефләре. Авазга өйрәнелгән күләмдә характеристика бирү: сузык-тартык; басымлы-басымсыз; калын-нечкә, яңгырау-саңгырау, парлы яки парсыз тартык.

 

19.05

 

 

66

1

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту. Тылсымчы һәм Төлке туташ , Бүре дус һәм Песнәк сораулары.

Әмир һәм Әминә сораулары. Гигиена нормаларын саклап, хәрефләр, иҗекләр, сүзләр һәм җөмләләр язу.

23.05

 

 

 

 


Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «

УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Тартык аваз хәрефләренең серләре

Тартык аваз хәрефләренең серләре

Матур язу күнегүләрен үтәү. Сөйләм күнекмәләре булдыру өстендә даими эшләү

Матур язу күнегүләрен үтәү. Сөйләм күнекмәләре булдыру өстендә даими эшләү

А,а һәм Ә, ә хәрефләрен язу.

А,а һәм Ә, ә хәрефләрен язу.

Яңгырау тартык [з] авазы һәм һәм,З,з хәрефләрен язу

Яңгырау тартык [з] авазы һәм һәм,З,з хәрефләрен язу

Ь һәм ъ билгеләре булган сүзләр язу

Ь һәм ъ билгеләре булган сүзләр язу

Ялгызлык исемнәр. Җөмлә башындагы беренче сүзне һәм ялгызлык исемнәрне баш хәреф белән язу; 7

Ялгызлык исемнәр. Җөмлә башындагы беренче сүзне һәм ялгызлык исемнәрне баш хәреф белән язу; 7

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту
Скачать файл