Разработка урока по татарскому языку "Аваз ияртемнәре" / "Звукоподражательные слова" (7 класс)
Оценка 5
Разработки уроков
docx
испанский язык
7 кл
18.04.2019
Разработка урока по татарскому языку для 7 класса русскоязычной школы по теме "Аваз ияртемнәре" / "Звукоподражательные слова" . Урок предполагает использование видеоматериалов, презентацию. Опорный текст может быть изменен по усмотрению учителя. Тест составляется учителем самостоятельно с учетом уровня обученности класса.
Разработка урока по татарскому языку для 7 класса русскоязычной школы.
Автор: учитель татарского языка и литературы БОУ “Школа №104 им. М.
Шаймуратова” городского округа город Уф Республика Башкортостан
Садыкова Венера Анваровна
Тема : Аваз ияртемнәре.
Максат:
1.Аваз ияртемнәре белән танышу, аның төзелеше һәм ясалышы, сүзләр
ясауга нигез булуы турында белем һәм күнекмәләр формалаштыру;
2.Аваз ияртемнәрен сөйләмебездә дөрес куллану күнекмәләре үстерү;
3.Туган як табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү.
Дәреслек: 1) 7 нче сыйныф өчен дәреслек Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова.
Җиһазлау: презентация
Дәрес барышы
1
1.Оештыру.
Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез яхшымы?
Татар теле дәресен башлыйбыз. Минем исемем В.А. Мин сезгә буш кул белән
килмәдем. “Зирәк укучы” дигән тасма алып килдем. Кем шундый тасманың
хуҗасы булыр икән? Дәресне башлыйбыз.
2.Актуальләштерү. Сез үткән дәрестә нинди тема үткән идегез әле? (Фигыль)
Ул нинди сүз төркеме?
Тагын нинди мөстәкыйль сүз төркемнәрен беләсез?
Татар телендә нинди сүз төркемнәре бар? (Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз
төркемнәре).
Алар татар телендә 7. Сез нинди сүз төркемнәрен өйрәндегез? ( Исем, сан,
сыйфат, рәвеш, фигыль, алмашлык. )
Укучылар, без бүген мөстәкыйль сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам итәбез.
3. Уку мәсьәләсе кую.
1) Бүген өйрәнәсе сүз төркемебез бик кызыклы, башкаларына охшамаган. Аның
атамасын белеп карыйк.
Менә сезгә СССРның халык рәссамы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премия
лауреаты, Россия Сәнгать Академиясенең әгъзакорреспонденты, Уфа шәһәренең
почетлы гражданины – Борис Федорович Домашниковның “Уфа янында. Яз”
картинасы. Сез нәрсә күрәсез? Җанландырып карыйк. Сез нинди тавышлар өстәр
идегез?
2)Тагын экранга карагыз. Сезгә тәкъдим ителгән күренешләрдә нәрсәләргә
игътибар итерсез икән?
Табигать күренешләренә, аларның тавышларына.
Нинди тавышлар ишеттегез?
Кошлар, чишмә челтерәгән тавышлар ишеттек. Ошадымы? 3) Фонетик күнегү.
Әйдәгез, телләребез шома, уйларыбыз йөгерек булсын өчен телебезне шомартып
алыйк.
Төсле хәрефләргә игътибар. Ни өчен кызыл, зәңгәр төсләр белән бирелде икән?
Калын һәм нечкә авазлар билгеләнгән. Калын һәм нечкә авазлар өстендә эш.
Шигырьдән калын сүзләрне, нечкә сүзләрне әйтегез.
Ә хәзер матур, авазларны дөрес итеп әйтеп укып чыгабыз.
Бакчамдагы алмагачта
Чут – чут сайрый сандугач.
Яңгыр чакырып, түбәннән
Очып йөри карлыгач.
4) Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез(телдән). Тактада тикшерәм.
Бакчамдагы алмагачта
Чут – чут сайрый сандугач, дигән җөмләне телдән җөмлә кисәкләре ягыннан
тикшерик әле.
“чутчут” сүзләрен билгеләмәдек. (Чөнки сыйфатпредметның билгесен белдерә,
рәвеш фигыльне ачыклый, эшхәрәкәтнең билгесен күрсәтә, билгенең билгесен
ачыклый, ничек? соравын куеп була.; а)ә бу сүзләр фигыльне ачыклый, б) ничек?
Куябыз, в)ләкин, фигыльнең билгесен белдерми.).
Бу тавышларның яңгыравына охшатып төрле авазлар әйтәбез, шулаймы? Тавышка
русча “подражаем” була. Русча да “звукоподражательные слова” дип атыйбыз бу
сүзләрне.
Без әле бу сүз төркемен белмибез? Ә өйрәнергә тиеш булабыз. Бүген өйрәнәсе сүз
төркемебез, шушы тавышларга бәйле дә инде. Бу сезнең өчен яңа сүз төркеме.
7нче сыйныфта башлап кына өйрәнәсез. Бу “аваз ияртемнәре” дип аталалар.
4. Яңа теманы үзләштерү
1) Дәфтәрләрне ачып числоны һәм теманы язып куябыз. Матур итеп тел
шомарткычны язып куябыз һәм аваз ияртеменең астына сызабыз.
2) Дәрескә нинди уку максаты куярбыз? (2 сорау тактада)
Аваз ияртемнәрен сүз төркеме буларак өйрәнү.
Димәк, аваз ияртемнәре нәрсә белдерәләр? Ни өчен аваз ияртемнәре дип
аталалар? (Алар нинди дә булса тавышка ияртеп ясалган.)
Ни өчен аваз ияртемнәре кирәк?
Сөйләмебезне матурлыйлар. Беренче очракта җөмләләр коры, ямьсез яңгырады,
икенчесендә – матур җөмләләр төзедек.
3)Аваз ияртемнәре нәрсә белдерәләр? Шушы сорауга җавапны табу өчен
видеоматериалны искә төшерәбез.
Анда нинди тавышлар ишеттегез? (нинди, алар ничек итеп сайрыйлар, чишмә
ничек итеп ага, җил ничек улый, сыерчык ничек сайрый? Һ.б.)
2 Игътибар! Ә хәзер тагын тавышларны тыңлыйк һәм карыйк әле. (Видео2)
Сез ничек уйлыйсыз? Нинди тавышларга охшатып ясала икән?
(Фаразлап карыйк)
4) Китапларның ... битен ачыгыз, кагыйдәне үзаллы укыйбыз. Сораулар? Нинди
яңалык белдегез?
4.Күрептоеп сиземләнә торган күренешләрне белдерә торган сүзләр:
Кагыйдә: Аваз ияртемнәре кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга,
шулай ук төрле предметлар һәм табигать күренешләренең тавышларына
охшатып ясалган сүзләр.
Аваз ияртемнәре берничә төркемгә бүленә:
1. Кешеләрнең төрле халәтен белдерә торган сүзләр:мышыкмышык елау,
төчкерү, лачлоч сагыз чәйнәү, шырыкшырык көлешкән тавышлар һ.б.
2. Кошкорт, җәнлек тавышлары: чирикчирик кош сайрый, каркар карга
кычкыруы һ.б.
3.Төрле предмет чыгарган тавышлар: ишек шыгырдавы, сәгать тавышы,
акча шалтыраган тавышлар һ.б.
караңгыда күзләр әлҗемөлҗе килә, ялтйолт яшен ялтыравы һ.б.( Слайд)
2) Тормыштан Мисаллар китерү (Слайд) Аваз ияртемнәре – звукоподражательные
слова рус телендә дә бар.
Мәсәлән:
җил улавыууу; бүре улавы даууу; сызгыруфьюуу; күзгә бәйлеәлҗемөлҗе;
пышылдап сөйләшүчышпыш; торналар кычкыруыторрыйкторрыйк; озынборын
яки чебенбеззз; флагҗилферҗилфер итә һ.б.
5. Алган белемнәрне беренчел ныгыту.
1)Текст өстендә эш.
Текстны игътибар белән тыңлыйбыз. Фикер йөртергә, сорауларга җавап бирергә
әзерләнеп утырабыз.
Аңлашылмаган сүзләрне әйтегез.
Ә хәзер текстны укып чыгабыз.
1.Фикер йөртәбез. Сорауларга җавап бирегез:
1. Туган ягыбызда нинди ел мизгеле?
2. Ни өчен язның беренче көне кыштан аерылмый?
3. Яз көне табигать нишли?
4. Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
5. Яз көне нинди кошлар җылы яктан кайтырлар?
6. Яз көне кешеләр нишли?
7. Текстның эчтәлегенә туры килгән картинаны атагыз.
2.Укыгыз. Биремне үтәгез.
Аваз ияртемнәрен табыгыз. Мәгънәләрен ачыклыйбыз.
Аваз ияртеменең
3
соравын ачыклыйбыз; Нинди сүз төркемен ачыклавын беләбез;
Нинди җөмлә кисәге булып килүен билгелибез.
ҮЗБӘЯ
Бәяләү критерийлары(слайд):
“5” барлык аваз ияртемнәрен дә таптым.
“4” – аваз ияртемнәренең мәгънәсен таба алмадым.
“3” – биремнәрне иптәшем ярдәмендә генә эшләдем.
6.Ял минуты. Офтальмотренажер
7.Аудирование. Ни өчен аваз ияртемнәрен куллану кирәк икән? Шул сорауга
җавап бирүдә ярдәм итү максатыннан аудиоязма тәкъдим итәм.
Тыңлыйбыз.
Прослушайте предложения.
предложении.
Скажите что добавлено во втором
1. Күктә йолдызлар яна. – Күктә йолдызлар җемҗем яна.
2. Урманда кошлар сайрый. – Урманда кошлар чутчут сайрый.
3. Бүлмәдә сәгатьнең йөрүе ишетелә. – Бүлмәдә сәгатьнең келткелт йөрүе
ишетелә.
4. Малайның борын тартканы ишетелде. – Малайның мышыкмышык борын
тартканы ишетелде.
4
Ни өчен аваз ияртемнәрен куллану кирәк икән? (Сөйләмебезне матурлыйлар.
Беренче очракта җөмләләр коры, ямьсез яңгырады, икенчесендә – матур
җөмләләр төзедек.)
ҮЗБӘЯ
Бәяләү критерийлары(слайд):
“5” барлык аваз ияртемнәрен дә таптым.
“4” – аваз ияртемнәренең мәгънәсен таба алмадым.
“3” – биремнәрне иптәшем ярдәмендә генә эшләдем.
8.Ныгыту №2.
Аваз ияртемнәренең русча эквивалентларын дөрес табыгыз. (тактада)
220нче күнегүне эшләү.
220нче күнегүдәге сүзләр тактада. Аларның русча дөрес тәрҗемәсен табу кирәк.
Ләңләң – гавгав
Кыйгаккыйгак – гагага
Шыбыршыбыр – промокнуть
Чеперчепер – плескаться
Лаплоп – топтоп
Чырыкчырык – хихи
Тыртмырт – резко
Ялтйолт – сверкать, вдруг
Микикики – бее
Дөбердөбер – бабах
Мыгырмыгыр – бубу
Гөлт ярко вспыхнуть
әлҗемөлҗе – туманится в глазах
Пипипи – пиппип
Бакбак крякря
Тыптып – капкап Гөргөр = күгәрчен
5
Кикерикүк = әтәч
Күккү күккү = күке
Бип бип = каз бәпкәсе
Туктук= тукран
Чикчирик =чыпчык
9.Ә хәзер “Парын тап” уены уйнап алабыз. Һәр партада сары төс белән кош
исемнәре язылган карточкалар һәм яшел төс белән аларга хас авазлар бирелгән.
Кайсы пар тизрәк шуларны парлаштырып куяр икән? Һәм җөмлә уйлар икән?
Мәсәлән:
Торрыйкторрыйк = торналар
Кыйгак кыйгак = каз
Карркарр = карга
Бакбак = үрдәк
Чутчут= сандугач
Кыткыт= тавык
Мияумияу = песи
ҮЗБӘЯ
Бәяләү критерийлары(слайд):
“5” барлык аваз ияртемнәрен дә таптым.
“4” – аваз ияртемнәренең мәгънәсен таба алмадым.
“3” – биремнәрне иптәшем ярдәмендә генә эшләдем.
10.Белем системасына кертү. Диалог.
1. Спроси у друга, как гудит трактор?
2. Спроси у друга, как воет метель?
3. Спроси у друга, как капают капли?
4. Спроси у друга, как текут ручьи?
5. Спроси у друга, как трогается лед?
6. Спроси у друга, как шумят грачи?
7. Спроси у друга, как гром гремит?
8. Спроси у друга, как кричат журавли?
9. Спроси у друга, как молния блестит?
10. Спроси у друга, как дети играют?
11. Спроси у друга, как блестят капли на солнце?
12. Спроси у друга, как грустит кукушка?
13. Спроси у друга, как шумят грачи?
14. Спроси у друга, как кричат журавли?
15. Спроси у друга, как поют скворцы?
16. Спроси у друга, как поют скворцы?
ҮЗБӘЯ
Бәяләү критерийлары(слайд):
“5” барлык аваз ияртемнәрен дә таптым.
“4” – аваз ияртемнәренең мәгънәсен таба алмадым.
“3” – биремнәрне иптәшем ярдәмендә генә эшләдем.
V. Йомгаклау 1) Нәтиҗә:
Димәк, аваз ияртемнәре нәрсә белдерәләр? Ни өчен аваз ияртемнәре дип аталалар?
(нинди дә булса тавышка ияртеп ясалган)
Ни өчен аваз ияртемнәре кирәк?
Сөйләмебезне матурлыйлар.Беренче очракта җөмләләр коры, ямьсез яңгырады,
икенчесендә – матур җөмләләр төзедек.
6. Тест эше.
7. Дәрестә башында караган видеотасманы искә төшерик әле. Менә шуннан бер
кадр. Сез ничек уйлыйсыз: бу рәсемнең икенче яртысы нинди булыр? (Фаразлау.
Анда икенче яртысында төссез, ямьсез урман). Менә укучылар, Дөньяда шундый
хәлләр дә була. Төссез, урман үлгән, ямьсез, бернинди дә тавышлар ишетеп
булмаячак бу урманда. Сезгә кайсы сурәт ошый? Ни өчен?
Табигатебез матур булсын өчен безгә нишләргә кирәк?
Бу кошлар , җәнлекләр , табигать тавышлары безгә кирәк дип уйлыйсызмы?
Әйе, кошкорт тавышлары, табигать авазлары безнең күңелебезгә рәхәтлек
бирә, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияли. Шушы сихри матурлыкны саклап ,
киләчәк буынга тапшыру безнең изге бурыч.
7.Рефлексия. )
Әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк. Бүгенге дәрестә без нәрсә белдек?
Өй эше. Көндәлекләребезне ачып, өй эшен языйк.
а)124 нче биттәге кагыйдәләрне истә калдырырга ;
б) 219 нчы күнегүне дәфтәрләргә язарга ;
в) Иҗади эш. Аваз ияртемнәрен, алардан ясалган сүзләрне кулланып, “Кошлар –
безнең канатлы дусларыбыз” темасына хикәя язарга.
Бүгенге дәрестә кем үзенә нинди билге куяр икән? Таблицадан + саныйбыз.
“Зирәк укучы” тасмасын тарату.
6
Разработка урока по татарскому языку "Аваз ияртемнәре" / "Звукоподражательные слова" (7 класс)
Разработка урока по татарскому языку "Аваз ияртемнәре" / "Звукоподражательные слова" (7 класс)
Разработка урока по татарскому языку "Аваз ияртемнәре" / "Звукоподражательные слова" (7 класс)
Разработка урока по татарскому языку "Аваз ияртемнәре" / "Звукоподражательные слова" (7 класс)
Разработка урока по татарскому языку "Аваз ияртемнәре" / "Звукоподражательные слова" (7 класс)
Разработка урока по татарскому языку "Аваз ияртемнәре" / "Звукоподражательные слова" (7 класс)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.