Сценарий внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"(1 класс)
Оценка 5

Сценарий внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"(1 класс)

Оценка 5
Мероприятия
docx
родителям
1 кл
27.04.2018
Сценарий внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"(1 класс)
Цели и задачи: -пробудить у детей интерес к школе, знаниям; -вызвать у детей и их родителей радостные эмоциональные переживания; -развивать в детях стремление узнавать что-то новое; Оборудование: компьютер,презентация, песни о школе, о азбуке, праздничные плакаты, рисунки сказочных героев, учебники "Уку", "Татар теле" ,раздаточный материал
элифба.docx
Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти­әниләр ! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр  була торган бәйрәмгә җыелдык. ­ Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең  яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар. Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме, Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме . Бу матур бәйрәмгә кушыл ,дус, әйдәле, Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме . УКУЧЫ Борын – борын заманда ук түгел, безнең замандарак, бик – бик еракта ук та  түгел, безгә шактый якындарак бик матур, бик гүзәл серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме,  каеннар, имән агачлары, Математика,  Азбука дигән агачлар да үскән анда. Ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та күбрәк шул  агачка карап елмайган, кошлар да гел аңа кунып сайрый икән, тынычлык кошлары ак  кугәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелгән. Ләкин бу агачның исемен бер кеше  дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән. Мин дә каравылчы бабайдан аның исемен сорап караган идем, ул миңа болай дип җавап бирде: «Гөлүсә  Әмировна, бу агачның исемен Әлмәт районы, Югары Мактама авылының мәктәбендә укучы 1 нче сыйныф укучылары гына белергә тиеш, син шулардан сора», ­ диде. Балалар, каравылчы бабай дөрес әйткәнме соң, сез чыннан да ул агачның исемен беләсезме  әллә? Белсәгез әйдәгез безгә дә әйтеп күрсәтегез әле. Укучылар шигырь сөйләгәч хәрефләрен агач астына беркетәләр. «Ә» Әтәчем иртән тора,  Һава ярып кычкыра. Ашыгырга куша ул Мәктәп­белем иленә. «Л» Күзләремнән яшьләр чыкты, Капкан идем лимонны. Сары булгач,бик тәмле дип Белгән идем мин аны. «И» хәрефе ипидә бар, Бар ул ил һәм иректә. И хәрефе икелегә Укымаска өйрәтә. «Ф» Ябалакның зур күзләре Ялтырый караңгыда. Ф хәрефенә охшаган Туп­туры караганда. «Б» Бүген бәйрәм бит безнең, Бар балалар да белсен: Б дан башка бәйрәм булмый – Барсы да күреп китсен. «А» А хәрефе – алмада, А хәрефе агачта. А хәрефен яратабыз, Өйрәнәбез иң башта. Дим  БЕРГ    ә  к бу агач нинди агач була инде?  Ә:      Ә   ЛИФ   БА Карагыз әле, укучылар, чынлап та сез әле генә Әлифбаны тәмамладыгыз бит. Шуңа яхшы  беләсез инде бу агачның исемен. Молодцы! Әйе, Әлифба – баланың беренче уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган  телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый. Укытучы. Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез ­ Әлифбаны өйрәнүне  тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр,  сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез.  Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте. Хөрмәтле әти ­ әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Бүген бездә зур тантана Моңсу да ул, ямьле дә Әлифбабыз китә бездән Бу көн калыр хәтердә. .Без бит хәзер һәммәбез  дә Укый­яза беләбез. Моның өчен Әлифбага Бик зур рәхмәт, диябез! Укытучы. Укучылар, сезгә Әлифба белән хушлашуы бер дә җиңел түгел. Чөнки ул сезнең  әниегез кебек булды. Әниләрегез сезне сөйләшергә өйрәткән булса, Әлифба сезне укырга,  язарга өйрәтте. Әлифбаны тәмамлаган булсагыз да, сезнең яныгызда бүген бәйрәм буена  Әлифба агачы бар бит. Ул сезне үзенең серле дөньясына чакыра. Агачы серле булгач, аңа  кунган кошлар да серле була икән. Һәрбер күгәрчен сезгә төрле биремнәр, сораулар,  табышмаклар тәкъдим итә. Ә аларның җавапларын әлифбаны яхшы үзләштергән укучылар  гына белә ала икән. Хәзер күгәрченнәр алып килгән биремнәрне чишәбез. 1 күгәрчендә: 1. Нәрсә ул алфавит? 2. Алфавитта барлыгы ничә хәреф? (39) 3. Кайсы хәрефләр аваз белдерми? (ъ,ь). 4. Кайсы хәрефләр 2 аваз белдерәләр? (я,ю,е,ё). 2 күгәрчендә: Әлифбадан сез нинди табышмаклар өйрәндегез? : Почтальон. Дуслар, телеграмма! Сезгә телеграмма бар. Укучылар. Кемнән? Почтальон. Уку китабыннан. Юлга чыктым, тиздән килеп җитәм, дигән. Уку, татар теле керә. УКУ китабы. Балаларым, якыннарым, Сүзләр, хәрефләр. Китердек без сезгә бик күп Бүләк дәресләр. Уку. Мин уку китабы булам. Татар теле. Мин татар теле булам. — Көн дә бергә йөрербез. — Бик күп белем бирербез. — Мине укып сөйләрсез, — Мине язып көйләрсез. — Минем белән сөйләшеп, — Минем белән серләшеп — Бик күп юллар үтәрсез, — Хыялыгызга җитәрсез. Җыр: «Туган тел» Җырлый – җырлый Кызыл Калфак керә. Кадерле 1 нче класс укучылары! Сез бүген беренче уку китабыгыз ­ Әлифба белән  саубуллашасыз. Сезгә уңышлар телибез. «5» легә генә укыгыз. Минем кәрзинемдә сезгә  әкиятләр дөньясыннан сынауларым бар. Су анасының алтын тарагы кайда төшеп калган? Бабай нәрсә чәчкән? Әкияттә бер кечкенә малайны казлар – аккошлар кая алып киткәннәр? Төлке хәйләкәр. Ә бер әкияттә ул алданып авызын ачып калган. Бу әкиятнең исеме ничек? Торна белән Төлкенең дуслыгы ни өчен беткән? Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган? Курочка Ряба нинди йомырка салган? Йомры Икмәкне кайсы хайван яраткан? Кызыл Калфак. Ярый, рәхмәт сезгә. Сез бик зирәк һәм белемле икәнсез. Киләчәктә дә  тырышып укыгыз. Гыйлем иясе. (керә) Исәнмесез балалар?! Исәнмесез әти ­ әниләр, кунаклар, укытучылар!  Мин сезне бәйрәм белән котлыйм. Балаларны белем серләренә өйрәтүче укытучыларга һәм укуда балаларга ярдәм иткән өчен әти ­ әниләргә зур рәхмәт белдерәм. рәхмәт, Сезгә! (башын ия) Ә сезне 1 нче класс укучылары иң беренче җиңүегез, Әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз  белән котлыйм. Минем серле китап – сумкамда биремнәрем, мәсьәләләрем, алтын – көмеш  медальләрем дә бар. Медальләрне әле мин сезгә бирмим, башта минем мәсьәләләрне  чишегез, биремнәремне үтәгез. Шигъри мәсьәләләр. 1)Алмагачта 5 алма Алар пешкән, алланган. Берсен алды Әнисә Агачта ничә калды? 2) Ак каенда 5 чыпчык, Түбәдә 5 сыерчык. Әйтмәс микән берегез­ Барысы ничә кошчык? 3) Бер куян басып тора, Бер куян ята посып Йөри дүртесе уйнап­ Йә, әйт әле, син уйлап? 4) Челән янына дәрескә 7 саескан килгән. Шулардан 3 есе генә Дәресен әзерләп килгән. Ничә ялкау саескан Дәрескә очып килгән? 5) Бер күлмәктә 3 төймә, Бер күлмәктә 5 төймә. 3 төймә дә, 5 төймә Ничә? Шуны кем белә? Гыйлем иясе. Дөрес, мәсьәләләремне әйбәт чиштегез. Булдырдыгыз. .Укытучы:. Әлифба агачына күз салыгыз әле, укучылар. Әнә кайда үсә икән ул 5 леләр.  Алар сезнең үзләрен һичшиксез кабул итәчәкләрен белделәр һәм бәйрәм башыннан ук  безнең янда булдылар. Димәк, Әлифба агачы, сезне бәйрәмдә актив катнашканыгыз, барлык сорауларга да дөрес, төгәл итеп җавап биргәнегез өчен, үзенең җимешләре – 5 леләр белән  бүләкли һәм сезнең һәрвакыт 5 легә генә укуыгызны теләп кала. Әлифба Китәм сездән балалар Шатланып горурланып. Укунын да,язунын да Төп нигезен бирдем дип. Минем белән алмашка 2 дәреслек килде Дуслашыгыз балалар Куп жимешлэр бирерләр.. УКЫТУЧЫ Әлифба , әлифба Китәсең бит инде Җыр итеп җырлыйбыз Иң соңгы битеңне. Ә   лифба жыры. Әлифба. Китәм сездән, балалар, Шатланып, горурланып. Укуның да, язуның да Төп нигезен бирдем диеп. Минем белән алмашка 2 дәреслек килде. Дуслашыгыз, балалар, Күп җимешләр бирерләр. Хушыгыз, дусларым!  УКЫТУЧЫ Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар ­ әти­ әниләребез Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .  Кадерле укытучыбыз Гөлүсә Әмировна! Әти ­ әниләребез! Сезгә зур рәхмәтебезне Җиткерәбез Һәммәбез Олы ярдәмегез өчен Башыбызны иябез. Әткәй ­ әнкәй , газизләрем Гомер биргәнсез безгә Изге итеп үстердегез Мең рәхмәтлемен сезгә .  Сезнең алда сүз бирәбез Тырыш булырга Ялкауланмаска. ; Артта калмаска. "2” ле алмаска. Укырбыз "5” кә Вәгъдәне үтәрбез Теләккә җитәрбез Туган илгә хезмәт итәрбез. Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык безнен сезгә  теләкләребез бар. Өйрәтте сезне Әлифба Туган илне сөяргә Биергә дә , җырларга Дус һәм тату яшәргә. Укытучы: Әлифбадан башлап киттегез Юлны белем иленә Зур белемле булып үсеп Кеше булыгыз сез илегездә. Бу бәйрәм­ барыбызның да уртак бәйрәме. Хөрмәтле әти­әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүдә сезнең өлешегез бик зур! Хәзер сезнең  балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Укуны энә белән җир казуга  тиңлиләр.Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән. Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм  итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы  сәламәтлек, яңадан­яңа уңышлар телим.

Сценарий внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"(1 класс)

Сценарий внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"(1 класс)

Сценарий внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"(1 класс)

Сценарий внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"(1 класс)

Сценарий внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"(1 класс)

Сценарий внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"(1 класс)

Сценарий внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"(1 класс)

Сценарий внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"(1 класс)

Сценарий внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"(1 класс)

Сценарий внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"(1 класс)

Сценарий внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"(1 класс)

Сценарий внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"(1 класс)

Сценарий внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"(1 класс)

Сценарий внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"(1 класс)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
27.04.2018