Татарский язык с русскоязычными учащимися.
Оценка 4.7

Татарский язык с русскоязычными учащимися.

Оценка 4.7
Разработки уроков
docx
воспитательная работа
5 кл
06.05.2017
Татарский  язык  с  русскоязычными  учащимися.
Данный материал разработан лично мной. Урок татарского языка, связанный с именем Великого татарского писателя Габдуллой Тукаем. В данной разработке включены задания, касающиеся его биографии и его произведениями. Также при разработке урока учитывался и материал, который учащиеся изучали на других уроках..Данный материал включает в себя разработку урока татарского языка русскоязычным учащимся.
Бөек язучы-Габдулла Тукай тормышы..docx
Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Советлар Союзы Герое Николай Соболев исемендәге Васильево 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшли торган татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы: Ибраһимова Альмира Хәмзә кызы төзегән план- конспект. Тема: Бөек язучы Габдулла Тукай тормышы. Планлаштырылган нәтҗәләр: 1.Метепредмет- халкыбызда танылган кешеләрнең иҗатына карата кызыксыну уяту. 2.Предмет-Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү. 3.Шәхескә кагылышлы- балаларда гореф- гадәт, башка кешегә карата ихтирам тәрбияләү, халкыбызның үткәненә кызыксыну тәрбияләү. Материал: ,,Шигырь бәйрәме.” тексты. Җиһазлау: слайдлар, укучылыр әзерләгән видео язмалар. Дәрес барышы. I.1.Дәресне оештырү. Исәнләшү, укучыларга психологик уңай халәт тудыру. 2.Актуальләштерү. 1.Укытучы: 1) Җырчы, язучы, рәссам, бөек, тормышы – сүзләрен тәрҗемә итегез. 2)Әйтелгән сүзләр арасыннан һөнәргә кагылышлы сүзләрне сайлап әйтегез. 3)Дәреснең башында тәрҗемә ителгән сүзләрне дә, Габдулла Тукай исемен дә кертеп, язучының туган көнен искә төшереп, безнең дәреснең темасын әйтеп карагыз. 2.Дәреснең темасын әйтү:,,Бөек язучы Габдулла Тукай тормышы.” II.Уку мәсәльәсен кую. 1. Шигырьне тыңлау. Без беләбез: Габдулла Тукай исеме Татарстанда яшәгән кеше өчен таныш. Бик авыр булган аның тормыш. Тормыш юлы авыр булса да, Күп кеше өчен аның исеме таныш. Аның әсәрләрен укырга тырыш Һәм хәтереңдә калдырырга тырыш Һәр кеше уз белемен үстерү өчен Дәүләтебездә танылган исемнәрен Белергә тиеш. 2.,,Шигырь бәйрәме.” тексты буенча сорауларга җавап табу: -26 апрель нинди бәйрәм? -Бу көнне казанлылар кайда җыелалар? -Анда кунаклар нишлиләр? -Тантана нинди җырдан тәмамлана? -Татар халкы Габдулла Тукай исеме белән горурланамы? Шигырь бәйрәме. 26 апрель. Бүген зур бәйрәм—Шигырь бәйрәме, Шагыйрь бәйрәме. Бу көнне, татар халкының бөтен дөньяга билгеле булган күренекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, казанлылар Тукай һәйкәле янында җыелалар. Кунаклар үзләре язган шигырьләрен укыйлар, артистлар Тукай сүзләренә язылган җырларны җырлыйлар, Тукай турында истәлекләр сөйлиләр. Бәйрәм бик күңелле һәм җанлы үтә. Тантана ,,Туган тел.” җыры белән тәмамлана. Татар халкы Габдулла Тукай белән горурлана. III.Уку мәсьәләсен чишү. 1.Ә сез Габдулла Тукай әсәрләрен беләсезме? 1.Габдулла Тукайга багышланган музей бар. Музейда булган фоторәсемнәр белән танышу. IY. Рефлексив бәяләү. 1.Сезнең алдыгызда карточка ята, бу карточкага берничә сорауга җавап языгыз һәм үзегезнең дәрестә катнашуыгызга карата үзегезгә баллар куеп карагыз. -Бүген без дәрестә нишләдек? Үзегезнең дәрестә катнашуыгызга карата баллар куегыз. -Сезгә дәрес ошадымы? Дәреснең кайсы этабы ошады? -Сез ничек уйлыйсыз, дәрестә бишле билгесенә бик актив катнашкан сыйныфташларыгыз кем иде? Фамилияларын языгыз. 2. ,,Туган тел.” шигырен кем язган? Бүгенге ,,Туган тел” җыры белән дәресне дәвамлыйк, ә өйдә ,,Бөек язучы Габдулла Тукай тормышы.” темасына я тест төзеп карагыз, я тема буенча хикәя язып килегез, я Г. Тукай әсәренең эчтәлеген сөйләргә өйрәнегез.

Татарский язык с русскоязычными учащимися.

Татарский  язык  с  русскоязычными  учащимися.

Татарский язык с русскоязычными учащимися.

Татарский  язык  с  русскоязычными  учащимися.

Татарский язык с русскоязычными учащимися.

Татарский  язык  с  русскоязычными  учащимися.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
06.05.2017