технологическая карта урока по географии Тема: Россия территориясендә туфракның формалашуы һәм үзенчәлеге.

  • docx
  • 15.11.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала география8 кл туфрак 1.docx

Число:

Укытучы: Л.И. Григорьева

 Класс   8    Предмет география      

Тема: Россия территориясендә туфракның формалашуы һәм үзенчәлеге.

Тема максаты: Укучыларны “туфрак ясаучы факторлар”, “туфрак горизонты”, “туфракның механик составы”, “туфракның структурасы” төшенчәләре белән таныштыру. Туфрак ясаучы факторларның туфрак ясаудагы әһәмиятен аңлату.

- Экологик тәрбия бирү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Контурлы  карта белән эшли белергә тиеш.

Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү

Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру

Танып белү: информацияне китаптан,видеофрагменттан һәм картадан таба белү, картада сәяхәт мартшрутын күрсәтә белү, укыганны анализлау

Коммуникатив Дәрестә группалап эшләү,бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау.

Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау

Пространство оештыру

Предметара:

Рус теле

Математика

Эш формасы:

Катнаш

Ресурслар:

Дәреслек

ноотбук

Дәрес барышы

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

1. Исәнләшү

2. Укучыларны барлау

3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү

Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү.

Типкәлиләр мине кызганмыйча,

   Күкрәгемдә мең- мең җәрәхәт

   Бар хәзинәм Кешеләр сезнең өчен

   Тик сездән дә көтәм мин шәфкать.

ТУФРАК НӘРСӘ УЛ

Туфрак — җирнең уңдырышлы өске катлавы. Туфракның уңдырышлылыгы — аның төп үзенчәлеге.

Туфракка уңдырышлылык каян килә? Мөгаен, анда үсемлекләргә яшәү өчен кирәкле матдәләр бардыр. Моны белү өчен туфракның составын өйрәник

II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру

Василий Васильевич Докучаев

Туфрак турындагы фәнгә, ягъни туфрак белеменә, рус галиме Василий Васильевич Докучаев (1846—1903) нигез салган. Ул илебезнең төрле почмакларында булып андагы туфракны анализлаган. В. В. Докучаевның төп хезмәте булып "Русский чернозём" китабы санала. Кара туфрак — безнең җирнең иң уңдырышлы туфрагы. Василий Васильевич әйтүенчә, туфрак кешене — туендыручы. Ул нефтьтән, ташкүмер һәм алтыннан да кыйммәтрәк.

Бай уңыш алу өчен туфракны дөрес итеп ничек эшкәртергә һәм аны таркалудан ничек сакларга кирәклеген дә В. В. Докучаев өйрәткән. Мәсәлән, ун ел саен бер урында гел бертөрле генә культуралы үсемлекләр чәчәргә ярамавын ул искәрткән. Үсемлекләрне ел саен алмаштырып чәчәргә кирәк, югыйсә туфрак уңдырышлылыгын югалта. Урманнарны кыргыйларча кисәргә ярамый. Болай эшләгәндә елгалар саега һәм кибә, төбәге-төбәге белән бик күп урыннар дымсыз кала. Җирне тоташ зур мәйданнарда сөрергә ярамый, чөнки андый җирләрдә тузан өермәсе күтәрелә, туфрак юыла, чокырлар ясала...

В. В. Докучаевның фәнни тикшеренүләре авыл хуҗалыгы өчен һәм табигатьне саклауда зур әһәмияткә ия.

                                                           III  этап Физкультминутка

IV этап  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Туфракның составы

1нче тәҗрибә. Бераз коры туфрак алып суга салабыз. Туфрактан һава куыкчыклары чыгуын күрербез. Димәк, туфракта һава бар.

2нче тәҗрибә. Бераз туфрак алып утта җылытабыз. Туфрак өстендә салкын пыяла тотып торабыз. Тиздән пыяла дымланыр. Бу тәҗрибә туфракта су булуын күрсәтә.

3нче тәҗрибә. Туфракны җылытуны дәвам итәбез. Тиздән без туфрактан төтен чыгуын күрербез, тәмсез ис тә сизәрбез. Туфракта үсемлек һәм хайван калдыкларыннан барлыкка килгән черемә яна. Черемә туфракка карасу төс бирә.

4нче тәҗрибә. Черемәсе янып беткәч, кызган туфракны (ул соры төстә) стакандагы суга салып болгатабыз. Күпмедер вакыттан соң стакан төбенә ком, ә ком өстенә балчык утырыр.

5нче тәҗрибә. Туфрак озак җебеп торган суны фильтр аша үткәрәбез. Берничә тамчысын пыялага тамызабыз. Пыяланы ут өстендә тотабыз. Су бик тиз парга әйләнер, ә пыялада ак тап калыр. Болар — минераль тозлар. Тәҗрибәдән күренгәнчә, туфракта тозлар да бар икән. Һәм алар суда эриләр.

Шулай итеп, туфрак составына һава, су, черемә, ком, балчык һәм минераль тозлар керә.

Моннан тыш, туфракта тереклек ияләре: бактерияләр, төрле хайваннар (суалчаннар, бөҗәкләр Һ.б.), үсемлек тамырлары да бар.

Үсемлекләр туфрактан нәрсәләр ала

Үсемлек тамырлары туфрактагы һаваны сулый. Алар туфрактан су һәм суда эрегән минераль тозларны суыра. Тозлар — туклыклы матдәләр. Үсемлекләр алардан башка яши алмый.

Син туфракта тозларның аз булуын күрдең. Үсемлекләр аларны бик тиз файдаланып бетерергә мөмкин. Ләкин мондый хәл булмый. Чөнки туфракта тозлар даими артып тора. Ничекме? Черемә хисабына.

Туфрактагы бактерияләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә черемә акрынлап, ләкин туктаусыз тозга әйләнә. Туфракта черемә никадәр күп булса, ул шулкадәр уңдырышлы була.

Туфракта яшәүче хайваннар анда юллар сала (бу юллардан су һәм һава җиңел үтә), туфракны аралаштыра, үсемлек калдыкларын ваклый. Менә шулай итеп, хайваннар туфракның уңдырышлылыгын арттыра.

Туфрак ничек ясала

Табигатьтә каты токымнарның һәрвакыт җимерелеп торуын син инде беләсең. Вак ташлардан, комнан, балчыктан торган көпшәк катлам барлыкка килә. Анда үсемлекләргә кирәкле туклыклы матдәләр бөтенләй булмый диярлек. Шулай да кайбер талымсыз үсемлекләр мондый җирдә үсеп китә ала. Үсемлек калдыкларыннан бактерияләр тәэсирендә черемә барлыкка килә. Андый җирдә икенче үсемлекләр дә үсә башлый, һәм черемә тагын да күбәя. Таштан, ком һәм балчыктан торган масса, тере организмнар тәэсирендә, акрынлап туфракка әйләнә. Ләкин бу процесс бик озак бара.

Туфракта төрле бөҗәкләр, сукыр тычкан һәм башка бик күп хайваннар үрчи. Алар туфракның ундырышлылыгын арттыра. Күрәсең, тереклектән башка туфрак берничек тә барлыкка килә алмый икән. Үсемлекләргә дә, хайваннарга да туфрак кирәк. «Табигатьтә һәрнәрсә үзара бәйләнештә» булуның тагын бер искиткеч мисалы бу!

Туфрак нилектән таркала

Туфрак ясалу процессы бик акрын бара: моның өчен йөзләгән һәм меңләгән еллар кирәк! Ә менә кешеләр гаебе белән ул бик тиз таркала ала. Кешеләр үсемлекләрне корытып бетергән җирдә туфракны су юа, көчле җил себерә. Соңгы йөз ел эчендә

Җир йөзендәге барлык уңдырышлы туфракның якынча 1/4 өлеше таркатылды!

Туфракны үсемлек тамыры ныгыта, төрле агым сулардан һәм көчле җил-давылдан саклый. Димәк, туфракны саклап калу өчен үсемлекләрне дә сакларга кирәк.

УЙЛАП КАРА!

1. Туфракны ни өчен терек булмаган табигать яисә терек табигать кенә дип әйтеп булмый. Әйе, анда терек һәм терек булмаган табигать икесе бергә кушылган кебек. Моның шулай икәнлеген туфрак турында үзең үзләштергән белемнәрне файдаланып дәлиллә.

2. Коелган яфракларны паркларда ни өчен ягарга ярамый?

V этап Физкультминутка

VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

. МИКС-ПЭА-ШЭА

1. Туфрак нәрсә ул?

2. Туфракның составы нинди?

3. Туфракта һава, су, черемә, ком, балчык һәм тозлар булуын ничек белеп була?

4. Туфракта нинди тереклек ияләре яши? Алар туфракның уңдырышлылыгына ничек тәэсир итәләр?

5. Туфрак ничек барлыкка килә? 6. Үсемлекләр утыртып, без туфракны ничек саклыйбыз?

Туфрак — җирнең уңдырышлы өске катлавы. Туфрак бик акрын барлыкка килә. Аны таркалудан сакларга кирәк.

БИРЕМНӘР

1. Сүзлекчәгә туфракның төп үзлекләрен яз.

2. Гөл чүлмәкләрендәге туфракны кара. Анда корыган үсемлек калдыкларын тап. Гөл тамырларына һава иркен үтсен өчен, туфракны йомшарт. Үсемлеккә су сибәргә онытма.

3. «Великан на поляне» китабыннан «Уважайте жизнь дождевого червя» дигән хикәяне табып укы. Хикәяне укып, син аның турында нинди яңа мәгълүмат белдең? Яңгыр суалчаннарына синең мөнәсәбәтең нинди?

VII этап Йомгаклау

Нәтиҗә ясау.

Билгеләр кую

Өй эше:

Туфрак нәрсә ул?

Дәресне һәрвакыттагыча үткән теманы кабатлаудан башлыйбыз. Моның өчен ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН системасын кулланабыз. (Звонок)

Туфрак ясалу өчен нинди шартлар кирәк? Барыбызда уйлыйбыз. Хәзер дәфтәрләргә язып куябыз. Фикер алышып китәбез. Башлап җибәрә кемнең бармаклары озынрак, шул укучы. Хәзер иптәшегез дәвам итә.

Хәзер инде бер укучы сорауга җавапны бирә. Чыннанда бу шулаймы икән, электрон дәрслеккәигътибарны юнәлтәбез. Хәзер һәр төркемнән бер укучы

Һәрбер шартны аңлатып китәргә тиеш була.

Дәфтәрләрегезгә сәгать ясыйсыз. Тиз генә 6,9,12,3 кә иптәшләр табабыз.

Бүгенге темага күчәбез. “Россиянең туфрак типлары һәм ресурслары”.

Дәреснең максатлар:

1.Укучыларның алган белемнәренә таянып, Россия территорисендә туфракларның таралу үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү.

2.Укучыларны карта, атлас материаллары ярдәмендә теманың төп терминнарын үзлекләреннән анализлаулары өстендә эшләүне булдыру.

3. Туфракны саклау һәр кешенең яшәеше өчен төп чыганак булуы турында әңгәмә оештыру.

Эй-АР-ГАЙД

Башта

Төп аңлатмалар.

Ахырда

1.Туфракның уңдырылышлыгы температура, явым-төшем, парга әйләнүчәнелеккә, үсемлекләргә бәйле.

2.Туфрак су, җил эрозиясе һәм кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзгәреш кичерә.

3.Гидротехник чаралар яки корылмалар туфракны эрозиядән саклый.

4.Мелиорациянең бер төре буларак сугару ул туфракка уңай тәэсир итә.

5.Бүгенге көндә корткычларга каршы химик мелиорация кулланыла.

6.Тозлак, катыр,салат-ул туфрак төрләре.

7.Россия территориясендә төп туфрак төрләре булып: тундра-глей, көлсу, кәсле-көлсу, соры, кара, көрән, каштан туфраклар тора.

(Звонок)

Укучылар нинди сораулар авырлык тудырды?

РЕЛЛИ РОБИН.

Россия территориясендә нинди туфрак төрләре таралган? Атласлардан Россиянең туфрак типларын табырга һәм шул территорияне күрсәтергә. Кемнең чәче озынрак шул башлый. (Звонок) Икенче укучы дәвам итә. (Звонок)

Бер укучы Россиянең туфрак типларын санап чыга. Электрон дәреслеккә игътибар итәбез.

Укучылар сезнең ниндидер билгесез әйбернең нәрсә икәнен беләсегез килә, шулаймы? Минем кулда 5 төркемгә җитәрлек пилюлялар. Шуларны чыгып алыгыз әле. Эчен ачып укыдыгыз, ә хәзер сорау. Бирелгән табигый зоналарда үсүче үсемлекләрне гербарий материалары арасыннан табарга.

КЛОК БАДДИС.

Хәзер инде без сезнең белән туфракның әһәмияте турында сөйләшеп китик.

Укучылар иптәшләренең җавапларын искә төшереп, җавап бирергә тиешләр.

Укытучы сөйләме. Укучылар, чыннанда кешеләр борынгы заманнардан ук тигезекле, яхшы туфраклы урыннарга килеп урнаша торган булганнар. Ләкин туфракны сакларга кирәклеген онытып, тискәре карашта торучыларда булган. Кайбер территорияләрдә туфрак табигать тарафыннан да бозылган.

Бу А) су эрозиясе

Б) җил эрозиясе

В) кеше эшчәнлеге. Укучылар аңлатма биреп китәләр.

Димәк, эрозия булмасын ниндидер чаралар күрергә кирәк.

КОНЭРС. Бирелгән җөмләләрең кайсысы белән килешәсез, карап чыгасыз һәм аңлатма бирәсез.

1.Эрозиягә каршы көрәш чараларының берсе-ул чәчү әйләнеше булдыру.

2.Агротехниканы төгәл үтәү –ул эрозиягә каршы көрәш чарасы булып тора.

3.Ышыклау урманнары утырту, туфракны эрозиядән саклый.

4.Гидротехник корылмалар булдыру да туфракны эрозиядән саклый.

Бүген без сезнең белән тагын бер сүз “Мелиорация” сүзе белән танышып китәргә тиеш булабыз. Берәрегезнең бу сүзне ишеткәнегез бармы? Аңлатып китегез әле? Электрон дәреслектән сугару күренешен карап китү. Карталарын өйрәнү. Тренировка материалы белән эшләп алу.

1.Сугару.

2. Киптерү.

3.Ташлардан арындыру.

4.Вак куакларны кисү.

5.Эрозиягә каршы көрәш.

6.Химик мелиорация.

Туфракның бозылуы.

1. Тозлак (солонцы)

2. Кытыр (солончаки)

3. Салат (яраксыз туфрак)

Дәресне ныгыту өлешенә күчәбез. МИКС-ПЭА-ШЭА.

1. Нәрсә ул эрозия.

2.Эрозияне нәрсә китереп чыгара.

3. Россиядә иң уңдырышлы туфрак.

4. Нәрсә ул сугару.

5. Катыр нинди туфрак төре.

6. Ышыклау урманнарын ни өчен утырталар.

7. Туфрак уңдырышлы булсын өчен нинди шартлар кирәк.

8. Химик мелиорациянең тискәре ягы нәрсәдә.

9. Тундра глей туфрагында нинди үсемлекләр генә үсә.

10. Ни өчен вакыт туфрак ясалуның төп факторы.

РЕФЛЕКСИЯ. ЭЙ-АР-ГАЙД

Таблицагызның икенче ягын тутырып бетерәсез.

Бүгенге дәрес тәмам. Блгеләрне түбәндәгечә куямын.

Өй эше. 16-17 параграфларны укырга.

Безнең авыл территориясендә нинди эрозия күренешләре күзәтелә, алардан саклану өчен нәрсәләр эшлиләр дигән сорауга җавап әзреләргә. Дәрес бетте. Арымадыгызмы? Дәрес ошадымы? Сау булыгыз.