Тема: Г. Тукай «Закончил дело - гуляй смело»/ Г. Тукай. «Эш беткәч уйнарга ярый».
( Как прекрасен этот мир!/И ямьле дә соң бу дөнья!-12 нче дәрес)
|
Максат |
1.Белем бирү: балаларны әдәби әсәргә бәя бирергә, әсәрдә катнашучыларны табарга өйрәтү. 2.Үстерү: балаларның сөйләмен, логик фикерләвен үстерү,игътибарын арттыру. 3.Тәрбияләү: балаларда әхлак сыйфатлар тәрбияләү. |
|
|
Планлаштырылган нәтиҗә |
· танып белү: әсәргә анализ ясау алымнары белән танышу, күренеп торган барлык катнашучыларны (персонажларны), таба белү; · регулятив: укытучы ярдәме белән әсәргә анализны планлаштыру, анализ ясау, эш сыйфатына бәя бирү; · коммуникатив: сорауларга җавап бирү,башкаларның сөйләмен тыңлап диалогта катнашу, үз фикерләрен әйтеп бирү; · шәхси: әсәргә анализ ясау өстендә балаларда әхлак сыйфатлар формалаштыру. Укучыларның уку эшчәнлеге (УУЭ): Шәхси. Үзмаксат кую. Регулятив. Белгәннәрне искә төшерү, аларны арттыру буенча эшләр эшләү. Коммуникатив. Классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү,бергәләп фикер алышуда катнашу. Танып белү. Танып –белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую. |
|
|
Дәреснең бурычлары |
1.Укучыларны Г. Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре белән таныштыру, шигырьне дөрес басым һәм интонация белән сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп укырга өйрәтү. 2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 3. Укучыларда Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; һәр эшне үз вакытында эшләргә кирәклегенә төшендерү. |
|
|
Дәрес төре |
Яңа белемнәрне үзләштерү. |
|
|
Укыту-методик комплекс |
төп: өстәмә: китапларкүргәзмәсе, Презентация PowerPoint,Г.Тукайның балалар өчен шигырьләр җыентыгы |
|
|
Эшчәнлек оештыру |
||
|
Төп төшенчә |
шигырь персонаж |
|
|
Эшчәнлекне оештыру |
фронталь, төркемләп,парларда |
|
|
Предметара бәйләнеш |
Татар теле, литературное чтение, музыка;
|
|
|
Дәреснең структурасы |
||
|
Дәресэтаплары |
Укытучыэшчәнлегеалымнары |
Укучыэшчәнлегеноештыру |
|
Iэтап.Оештыру. Максат: белем алуга әзерлек булдыру. (Рефлексив универсаль укыту гамәлләрен (УУГ) формалаштыру)
|
Исәнләшү.
-Уку дәресендә куллана торган кагыйдәләрне искә төшереп үтик.(2 нче слайд) |
Исәнләшү, эшкә әзерлек. 1.Дөрес итеп һәм тулы җөмләләр белән җавап бир! 2.Игътибар белән тыңла! 3.Үз фикереңне әйт! |
|
II этап. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. Максат: белем алуны мотивлаштыру. (Танып-белү,коммуникатив УУГ формалаштыру) |
-Укучылар, сезнең төп эшегез нинди? -Дәрестә нинди максат һәм бурычлар куясыз?
-Дөрес. Бүгенге дәрестә укыйсы әсәрнең исемен,авторын дәреслектән укыгыз. -Эш төрләрен билгелик,бурычлар куйыйк.(3 нче слайд) |
-Тырышып уку,белем алу. -Белем алуның кирәк икәнен аңлау,үз эшеңә бәя кую,башкаларны тыңлау,дәрестә катнашу, белемне куллану.
Габдулла Тукай. “Эш беткәч уйнарга ярый”.
1.Таныш булмаган сүзләр белән эшлибез. 2.Сорауларга җавап эзлибез. 3.Катнашучыларны табабыз. 4.Сәнгатьле укырга өйрәнәбез. |
|
III этап. Белемнәрне актуальләштерү. Максат: алдагы дәрестә алган белемнәрне искә төшерү (Шәхси, рефлексив УУГ формалаштыру). |
1 нче сыйныфта Г.Тукай турында өйрәнгәннәрне искә төшерү. -Сез рәсемдә кемне күрәсез?(4 нче слайд) -Габдулла Тукай – кем ул?
-Сез аның нинди җырын беләсез?
- Г.Тукайның әсәрләрен ничек хәтерлисез икән,тикшереп карыйк.(5нче-10нчы слайдлар) 1.Гали аны чирәм белән кунак итә... 2.Инде эш җайланды,куркудан тынычландым,дидем. И,явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың,дидем. 3.Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор; Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр! 4.Бик озак торгач карашып,күзне күзгә нык терәп, Эндәшә батыр утынчы:”Сиңа миннән ни кирәк?” 5.Әйт әле,
Күбәләк, 6.
Нишли инде мескен Кәҗә
белән Сарык?
|
-Габдулла Тукайны.
-Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре.Ул әкиятләр иҗат иткән,шигырләр язган. -“Туган тел” җырын. (җырлап күрсәтәләр)
-“Гали белән кәҗә”.
-“Су анасы”.
-“Кызыклы шәкерт”.
-“Шүрәле”.
-“Бала белән күбәләк”
-“ Кәҗә белән Сарык әкияте” |
|
IV этап. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү. Максат: яңа сүзләрнең мәгънәләрен истә калдыру, уку, сөйләм күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру. (Коммуникатив,таныпбелү УУГ формалаштыру.) |
1. Сүзлек өстендә эш. (11 нче слайд) дәрсен – дәресен берлән -белән сабрит – сабыр ит күңлең ач-күңелеңне ач вактын- вакытын ихлас белән – теләк белән,чын күңелдән укырга дәртенә – укуга омтылышына тәмам итте –тәмамлады уйнарым – уйнармын 2.Яңа әсәр белән танышу. -Әсәр “Эш беткәч уйнарга ярый” дип аталган. Фаразлап карыйк әле,нинди эш турында сүз бара икән? Шигырь белән танышу.
3.Шигырьне укучылар ” гөҗләп “ дәреслектән уку. |
Сүзләрне уку, сүзләрнең мәгънәсен аңлату һәм истә калдыру.
Балаларның җаваплары.
Шигырьне Г.Тукайның балалар өчен шигырьләр җыентыгыннан уку һәм мультфильм карау . “Гөҗләп”укыйлар. |
|
Vэтап. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү. Максат:яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру. (Коммуникатив,танып белү,шәхси,регулятив УУГформалаштыру.)
|
1.Әсәргә анализ ясау. (12 нче слайд) 1)Әсәрдә катнашучыларны табу. 2)Төп персонаж (катнашучы)кем? 3)Уңай персонажмы, тискәре персонажмы икәнен билгеләү. Ни өчен уңай дип уйлыйсыз? 4) Төп персонажның (катнашучының) гамәлләрен ,эшләрен әйтү. 2.Дәреслектәге сорауларга җавап бирү: 1.Шигырьдә нинди бала турында сүз бара? 2.Кояш,сандугач,алмагачның чакыруына каршы бала ничек дип җавап бирә? -Безнең фаразларыбыз акландымы? -Укучылар,сезгә бу бала ошадымы? Ни өчен?
-Бу шигыре белән Г.Тукай нәрсә әйтергә теләгән?
3.Ял минуты.
|
-Бала,кояш,алмагач, сандугач. -Бала.
Балаларның җаваплары. -Тырыш,акыллы бала турында. Дәреслектән табып укып күсәтәләр.
Балаларның җаваплары. -Әйе,ул үз эшенә җаваплы карый. Өйгә бирелгән эшләрне вакытында,дөрес итеп үтәргә тырыша.
-Һәр эшне вакытында эшләргә кирәк.
|
|
VI этап. Яңа белемнәрне ныгыту. Максат: укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру. (Коммуникатив,танып белү,шәхси,регулятив УУГформалаштыру.)
|
1.Төркемнәрдә эш. (13 нче слайд) 1 төркем. Бала белән кояшның сөйләшкәнен рольләргә бүлеп укып күрсәтергә. 2 төркем. Бала белән сандугачның сөйләшкәнен рольләргә бүлеп укып күрсәтергә. 3 төркем. Бала белән алмагачның сөйләшкәнен рольләргә бүлеп укып күрсәтергә.
2.Парларда эш. (14 нче слайд) Эш турында мәкальләрне дөрес итеп җыярга.
|
Рольләргә бүлеп сәнгатьле итеп укыйлар.
Мәкальләрне дөрес итеп җыялар. (Слайд буенча тикшерү) |
|
VII этап. Өй эше турында мәгълүмәт,аны үтәү буенча күрсәтмә бирү. Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату
|
(15 нче слайд) |
1.Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә. 2.Ошаган өлешенә иллюстрация ясарга(иҗади эш) |
|
VIII этап. Рефлексив бәяләү. Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү. (Коммуникатив,танып белү,шәхси,регулятив УУГформалаштыру.)
|
-Дәрестә нинди яңалыклар алдыгыз? -Шигырь нәрсәгә өйрәтә?
-Үзегезнең эшегезгә нинди бәя куясыз?(Укучыларның эшчәнлегенә,гомуми бәя,төркемнәргә, парларда эшләүгә бәя бирү) -Нәрсә белдегез һәм беләсегез килә? -Дәрестә барыгыз да актив катнаштыгыз,афәрин.Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Дәресне матур шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә.(16 нчыслайд)
|
Җаваплар тыңланыла.
-Һәр эшне үз вакытында башкарырга кирәк.Тырыш булырга, ялкауланмаска,эш беткәч кенә уйнарга чыгарга мөмкин.Безнең мисалда өй эшләрен эшләп бетергәч кенә уйнарга ярый. Укучылар үзләренә, төркемнәрдә,парларда эшкә бәя бирәләр,билге куялар.
Мин... белдем. ....беләсем килә.
1 укучы укый. “ Шүрәле”, “ Су анасы “, Безнең якын дустыбыз. Тукай Әкиятен укып, Тәрбияле булырбыз. Тукай абый шигырьләрен Бик яратып укыйбыз. Аның кебек тырыш бала, Булырга тырышабыз. Рәсемнән Тукай абый, Һәрчак мине күзәтә. Ялгышма! –ди ул,юл күрсәтеп Хаталарны төзәтә. Юлга чыктык сәяхәткә , Тукай эзләре буйлап. Бик күп яңалыклар белдек, Тукай турында уйлап. Тукай абый бүләк иткән, Туган телне җырлыйбыз. Туган телем ,татар теле, Яшәрдиеп уйлыйбыз. |
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.