Укытучы: Григорьева Лена Ильясовна
Класс 8 Фән: география
ТЕМА Туфраклар ясалу һәм аларның төрлелеге. |
|||||
Тема максаты Дәрес укучыларга туфракның аерым бер матдә икәнлеген төшендерү, аның табигатьтә, кешеләр тормышында ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын күрсәтү; Россия территориясендә туфрак төрләренең урнашу закончалыкларын ачыклау; табигый байлык буларак аңа карата сакчыл караш тәрбияләү.. |
|||||
|
|||||
Планлаштырылган нәтиҗә |
Танып-белү |
Регулятив |
Коммуникатив |
||
Алган белемнәрне практикада куллана белергә тиеш. Туфрак ясалу шартларын белергә тиеш. |
Кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белергә тиеш. |
Уку мәсьәләсен кабул итү |
Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп өйтеп бирү. |
||
Төп төшенчәләр: |
|||||
Пространство оештыру |
|||||
Предметара: Тарих |
Эш формасы: катнаш |
Ресурслар: дәреслек, ноутбук, экран, презентация, проектор
|
|||
Дәрес барышы |
|||||
I Эшкә кызыксыну тудыру |
|||||
1. Дәрескә әзерлекне тикшерү. 2. Уңай психологик халәт булдыру. Дәреснең темасын максатларын өйтеп бирү. Эчке суларга нәрсәләр керә? - Россиянең иң озын елгасын атагыз - Елгаларның ниндиләре була? - Нәрсә ул күл? - Нинди күлләр беләсез? - Дөньяның иң биек күле? - Иң тирән күле? - Килеп чыгышы буенча нинди күлләр була? Без аңа басып йөрибез,ләкин һәр кешенең тормышында аның нинди роль уйнавы турында бик сирәк уйлыйбыз.Аннан башка безнең өстәлдә ипи дә,яшелчә һәм җиләк-җимеш тә булмас иде.Ул гына да түгел,аннан башка безнең планетада тереклек әйләнеше өзелер һәм барлык коры җир үсемлексез,хайвансыз,гөмбәсез калыр иде... -Бу нәрсә булыр икән,укучылар?
|
|||||
II Белем һәм күнекмәләр булдыру |
|||||
Туфрак турындагы фәнгә, ягъни туфрак белеменә, рус галиме Василий Васильевич Докучаев (1846—1903) нигез салган. Ул илебезнең төрле почмакларында булып андагы туфракны анализлаган. В. В. Докучаевның төп хезмәте булып "Русский чернозём" китабы санала. Кара туфрак — безнең җирнең иң уңдырышлы туфрагы. Василий Васильевич әйтүенчә, туфрак кешене — туендыручы. Ул нефтьтән, ташкүмер һәм алтыннан да кыйммәтрәк. Бай уңыш алу өчен туфракны дөрес итеп ничек эшкәртергә һәм аны таркалудан ничек сакларга кирәклеген дә В. В. Докучаев өйрәткән. Мәсәлән, ун ел саен бер урында гел бертөрле генә культуралы үсемлекләр чәчәргә ярамавын ул искәрткән. Үсемлекләрне ел саен алмаштырып чәчәргә кирәк, югыйсә туфрак уңдырышлылыгын югалта. Урманнарны кыргыйларча кисәргә ярамый. Болай эшләгәндә елгалар саега һәм кибә, төбәге-төбәге белән бик күп урыннар дымсыз кала. Җирне тоташ зур мәйданнарда сөрергә ярамый, чөнки андый җирләрдә тузан өермәсе күтәрелә, туфрак юыла, чокырлар ясала... В. В. Докучаевның фәнни тикшеренүләре авыл хуҗалыгы өчен һәм табигатьне саклауда зур әһәмияткә ия. Туфрак ничек ясала Табигатьтә каты токымнарның һәрвакыт җимерелеп торуын син инде беләсең. Вак ташлардан, комнан, балчыктан торган көпшәк катлам барлыкка килә. Анда үсемлекләргә кирәкле туклыклы матдәләр бөтенләй булмый диярлек. Шулай да кайбер талымсыз үсемлекләр мондый җирдә үсеп китә ала. Үсемлек калдыкларыннан бактерияләр тәэсирендә черемә барлыкка килә. Андый җирдә икенче үсемлекләр дә үсә башлый, һәм черемә тагын да күбәя. Таштан, ком һәм балчыктан торган масса, тере организмнар тәэсирендә, акрынлап туфракка әйләнә. Ләкин бу процесс бик озак бара. Туфракта төрле бөҗәкләр, сукыр тычкан һәм башка бик күп хайваннар үрчи. Алар туфракның ундырышлылыгын арттыра. Күрәсең, тереклектән башка туфрак берничек тә барлыкка килә алмый икән. Үсемлекләргә дә, хайваннарга да туфрак кирәк. «Табигатьтә һәрнәрсә үзара бәйләнештә» булуның тагын бер искиткеч мисалы бу! . Үсемлекләр туфрактан нәрсәләр ала Үсемлек тамырлары туфрактагы һаваны сулый. Алар туфрактан су һәм суда эрегән минераль тозларны суыра. Тозлар — туклыклы матдәләр. Үсемлекләр алардан башка яши алмый. Син туфракта тозларның аз булуын күрдең. Үсемлекләр аларны бик тиз файдаланып бетерергә мөмкин. Ләкин мондый хәл булмый. Чөнки туфракта тозлар даими артып тора. Ничекме? Черемә хисабына. Туфрактагы бактерияләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә черемә акрынлап, ләкин туктаусыз тозга әйләнә. Туфракта черемә никадәр күп булса, ул шулкадәр уңдырышлы була. Туфракта яшәүче хайваннар анда юллар сала (бу юллардан су һәм һава җиңел үтә), туфракны аралаштыра, үсемлек калдыкларын ваклый. Менә шулай итеп, хайваннар туфракның уңдырышлылыгын арттыра. Туфрак нилектән таркала Туфрак ясалу процессы бик акрын бара: моның өчен йөзләгән һәм меңләгән еллар кирәк! Ә менә кешеләр гаебе белән ул бик тиз таркала ала. Кешеләр үсемлекләрне корытып бетергән җирдә туфракны су юа, көчле җил себерә. Соңгы йөз ел эчендә Җир йөзендәге барлык уңдырышлы туфракның якынча 1/4 өлеше таркатылды! Туфракны үсемлек тамыры ныгыта, төрле агым сулардан һәм көчле җил-давылдан саклый. Димәк, туфракны саклап калу өчен үсемлекләрне дә сакларга кирәк
|
|||||
III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту |
|||||
УЙЛАП КАРА! 1. Туфракны ни өчен терек булмаган табигать яисә терек табигать кенә дип әйтеп булмый. Әйе, анда терек һәм терек булмаган табигать икесе бергә кушылган кебек. Моның шулай икәнлеген туфрак турында үзең үзләштергән белемнәрне файдаланып дәлиллә. 2. Коелган яфракларны паркларда ни өчен ягарга ярамый?
|
|||||
IV Физкультминутка. Белемнәрне тикшерү |
|||||
Әйдәгез ял итеп алабыз, баш миләренә берникадәр кислород өстик.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз. Һәрберегез басасыз, №1 лидер музыкага төрле хәрәкәтләр ясый ә сез аны кабатлыйсыз.. А4 форматындагы кәгазьне ал һәм икегә бүлеп яртысын каршы як партнерыңа бир. Шул кәгазьне тагын икегә бүлегез, җилкәдәш партнерыгызга бирегез. Рәхмәт. БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР 1. Туфрак нәрсә ул? 2. Туфракның составы нинди? 3. Туфракта һава, су, черемә, ком, балчык һәм тозлар булуын ничек белеп була? 4. Туфракта нинди тереклек ияләре яши? Алар туфракның уңдырышлылыгына ничек тәэсир итәләр? 5. Туфрак ничек барлыкка килә? 6. Үсемлекләр утыртып, без туфракны ничек саклыйбыз? Туфрак — җирнең уңдырышлы өске катлавы. Туфрак бик акрын барлыкка килә. Аны таркалудан сакларга кирәк.
|
|||||
V Йомгаклау |
|||||
1. Дәрескә анализ. -Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык? Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды? Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк? 2. Өй эше:
|
|||||
Без аңа басып йөрибез, ләкин һәр кешенең тормышында аның нинди роль уйнавы турында бик сирәк уйлыйбыз. Аннан башка безнең өстәлдә ипи дә, яшелчә һәм җиләк-җимеш тә булмас иде.Ул гына да түгел, аннан башка безнең планетада тереклек әйләнеше өзелер һәм барлык коры җир үсемлексез, хайвансыз, гөмбәсез калыр иде...
-Бу нәрсә булыр икән?

-Бу нәрсә булыр икән

© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.