Тема. Серле сандык (мэктэпкэ эзерлэк торкеме)
Оценка 4.6

Тема. Серле сандык (мэктэпкэ эзерлэк торкеме)

Оценка 4.6
Документация
docx
искусство
Детсад
17.03.2018
Тема. Серле сандык (мэктэпкэ эзерлэк торкеме)
Максат: Татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү. Тәрбия бурычы: Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләү. Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү. Үстерү бурычы: Балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә куллана өйрәнү.Үсемлек мативларыннан бизәк төзергә өйрәнү. Белем бирү бурычы: Лалә, кыңгырау, канәфер чәчәкләрен, яфраклар кисү ысулларын ныгыту. Төп белем бирү өлкәсе: иҗади сәнгать. Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, матур әдәбият, музыка. Методик алымнар һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, аңлату, әңгәмә, күрсәтү, мөстәкыйль эш. Җиһазлау: сандык, алъяпкыч, түбәтәй, магнитофон, проектор, мальберт, ИКТ куллану татар бизәкләрен слайдларда күрсәтү. Сүзлек өстендә эш: серле, тылсымлы, сихри сандык, лалә, кыңгырау, канәфер чәчәк, алъяпкыч, түбәтәй. Алдан үткәрелгән эшләр: милли киемнәр, андагы татар бизәкләре белән танышу, татар бизәкләрен рәсемгә төшерү, “Түбәтәй” уенын өйрәнү, уеннар уйнау. Эшчәнлек төзелеше: 1. Сюрприз 2.Алъяпкыч турында әңгәмә. 3.Тәбәтәй турында әңгәмә. 4.Уен “Түбәтәй” 5. Алъяпкыч белән түбәтәйләрне бизәү. 6. Йомгаклау, эшләрдән күргәзмә оештыру.
Тема Серле сандык.docx
Тема. Серле сандык (мэктэпкэ эзерлэк торкеме) Максат:  Татар   милли   киемнәрендәге   бизәкләр   турында   балаларның күзаллауларын тирәнәйтү. Тәрбия бурычы:   Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләү. Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.  Үстерү бурычы:  Балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә куллана өйрәнү.Үсемлек мативларыннан бизәк төзергә өйрәнү. Белем   бирү   бурычы:  Лалә,  кыңгырау,   канәфер   чәчәкләрен,  яфраклар   кисү ысулларын ныгыту.  Төп белем бирү өлкәсе: иҗади сәнгать. Интеграль  белем  бирү өлкәләре:  аралашу,  социальләштерү, матур әдәбият, музыка. Методик алымнар һәм чаралар:  уен мизгеле, сорау, аңлату, әңгәмә, күрсәтү, мөстәкыйль эш.  Җиһазлау: сандык, алъяпкыч, түбәтәй, магнитофон, проектор, мальберт, ИКТ куллану татар бизәкләрен слайдларда күрсәтү. Сүзлек өстендә эш: серле, тылсымлы, сихри сандык, лалә, кыңгырау, канәфер чәчәк, алъяпкыч, түбәтәй. Алдан   үткәрелгән   эшләр:  милли   киемнәр,   андагы   татар   бизәкләре   белән танышу, татар бизәкләрен рәсемгә төшерү, “Түбәтәй” уенын өйрәнү,  уеннар уйнау. Эшчәнлек төзелеше: 1. Сюрприз 2.Алъяпкыч турында әңгәмә. 3.Тәбәтәй турында әңгәмә. 4.Уен “Түбәтәй” 5. Алъяпкыч белән түбәтәйләрне бизәү. 6. Йомгаклау, эшләрдән күргәзмә оештыру. Эшчәнлек барышы: 1.   Тәрбияче:   Балалар,   бүген   нинди   кояшлы,   матур   көн.  Шушы   матур минутларда бер­беребезгә шат елмаюлар бүләк итик әле. Ә хәзер бүлмәбез тагыда матурланды,  яктырып   китте.(магнитофон   язмасында  “Мине   чыгып   алыгыз,  мин сезне көтәм “ дигән тавыш ишетелә.) ­ Тавышны ишеттегезме балалар? Мин карыйм әле кем микән анда. (Сандык  табалар, Тәрбияче балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин сандык ачылмый). ­ Сандык турында матур сүзләр әйтсәк бәлки ачылыр. (Матур, серле, бизәкле, тылсымлы, агачтан эшләнгән сандык) ­ Сандык турында берәр бала  шигырь сөйләсә, бәлки сандык ачылыр. Серле сандык, матур сандык, Кызыктыра мине күптәннән. Әйдә, карыйк ниләр калган икән Истәлеккә безгә үткәннән. 2.   (Тәрбияче   сандыкны   ача   һәм  андагы   әйберләрне   берәм­   берәм   алып күрсәтә)  ­ Алъяпкыч.  (Бу  алъяпкычның  кыңгырау,   канәфер,   ләлә,   дәлия чәчәкләре һәм яфраклар белән бизәлгәнен ачыклау) 3. Түбәтәй ( Нинди бизәкләр белән бизәлгәнен ачыклагач, бер бала шигырь сөйли)  Әнием туган көнемә Бүләк итте түбәтәй. Шундый матур түбәтәем Үзем кебек бәләкәй. 4. Рәсем   буенча   тасвирлап   сөйләү.   Балаларга   төрле   бизәктәге,   төрле билгеләре   буенча   бер­берсеннән   аерылып   торучы   алъяпкыч,   түбәтәй   рәсемнәре өләшенә. Бала рәсем буенча сөйләп бирә. (Миндә яшел төстәге түбәтәй, ул алсу төстәге   ләлә   чәчәк   һәм   яшел   яфраклар   белән   бизәлгән.   Бизәкләр   аның түбәсендә һәм кырыйларына урнашкан.) 5. Уен “Түбәтәй” Түбәтәеңне кигәнсең Бик ерактан килгәнсең. Төскә матурлыгың белән Шаккаттырыйм дигәнсең. Түп­түп түбәтәй Түбәтәең укалы Чиккән , матур түбәтәең Менә кемдә тукталды. 6.   Елаган   тавыш   ишетелә   сез   ишетәсезме?   Бу   тавыш   бит   сандыктан   килә. Нәрсә бар микән карыйм әле. Монда ап­ак алъяпкыч белән түбәтәй елый икән. Сез белмисезме ник елый икән алар? Аларның бизәкләре юк икән бит, шуңа күрә алар күңелсез, боек икән. (Алъяпкыч   белән   түбәтәйнең   кәефләрен   күтәрү   өчен,   аларга   бизәкләр кисеп ябыштырырга кирәклеген ачыклыйлар.  Татар бизәкләре белән слайдлар карау. Слайдлар караган вакытта һәм балаларның   эш   барышында   тыныч   кына   тавышка   “Кәләпүш”   (Р.   Вәлиева сүзләре, Л. Батыр­Болгари көе) җыры куела. Балалар кисеп ябыштырган вакытта  тактага лалә, канәфер, кыңгырау чәчәк,   яфрак   үрнәкләре   куела.   Такта   янына   чыгып   бер   бала   чәчәк   кисү алымнарын искә төшереп күрсәтә.)  Эшләнгән эштән күргәзмә оештырыла, анализ ясала.  ­Балалар, күрәсез. Безнең боек дусларыбызның күңелләре күтәрелеп китте. Сез   аларны   бик   шатландырдыгыз.   Берсеннән­берсе   матур   алъяпкыч   һәм түбәтәйләр булды.  ­Иң матур лалә, кыңгырау, канәфер чәчәкләре, яфраклар кайсы алъяпкыч һәм түбәтәйдә икән?  ­Бик төгәл, пөхтә киселгән чәчәк кайда икән?  ­Бик тигез ябыштырылган бизәкләр кайсы алъяпкыч һәм түбәтәйдә икән? ­ Алъяпкычымның бизәге Әллә кайдан күренә. Матур лалә чәчәк төшкән Бик ошады үземә. Балалар, серле сандыкның башка балалар янына да барасы бар, әйдәгез аңа рәхмәт әйтеп, аның белән саубуллашыйк. (сандыкны алып чыгып куялар)

Тема. Серле сандык (мэктэпкэ эзерлэк торкеме)

Тема. Серле сандык (мэктэпкэ эзерлэк торкеме)

Тема. Серле сандык (мэктэпкэ эзерлэк торкеме)

Тема. Серле сандык (мэктэпкэ эзерлэк торкеме)

Тема. Серле сандык (мэктэпкэ эзерлэк торкеме)

Тема. Серле сандык (мэктэпкэ эзерлэк торкеме)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
17.03.2018