Совет районы Казан шәһәренең “184 нче санлы М.И. Мәхмүтов исемендәге гимназия” се
Туган авылым чишмәләре
Проект эше
Тикшеренү объекты: чишмәләр.
Эзләнү гипотезасы: без чишмәләрне сакламасак, алар корырга мөмкин.
Эзләнү методы: анализ, сораулар бирү, күзәтү, интернет куллану, матбугаттан мәгълүмат туплау.
Проектның максаты:авылыбыздагы чишмәләр турында мәгълүмат туплау.
Проектның бурычлары:
Туган җир... Туган авыл...
Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Авылым чишмәләре шуларның берсе.
Чишмәләр-барлык сулыкларның башлангычы
Чишмәләр – барлык сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары. Кеше гомере башланып киткән кебек үк, инешнең дә башлангычы бар. Бу – чишмәләр. Чишмә, тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга, бөдрә дулкыннар ясап,әкрен генә ага. Аның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр. Чишмәләр турында: ”Башы – тауда, аягы диңгездә” дигән табышмак бар. Зур елгалар үзләренең мул сулары белән чишмәләргә бурычлы бит. Һәр елга башы – чишмә, ә инеш-елгалар, диңгезләрне тулыландыра.
Чишмәләрнең әһәмияте
Чишмәләр – суын эчәр һәм юыну өчен кирәк, табигатьне бизәр өчен кирәк. Әйе. Кеше сусыз яши алмый. Кеше организмы нигездә үзе дә судан тора, суы бетсә-үлә. Су-тормыш чыганагы. Чиста су, саф һава, икмәк безгә яшәү өчен кирәк. Өлкән кешегә көненә уртача 1,5-2 литр су эчәргә кирәк. Бу матдәләр алмашынуын тәэмин итү өчен зарур. Хатын-кызларның гүзәллеген озак саклау өчен табигый ысулларның иң тәэсирлесе-су эчү. Организмга кирәкле дәрәҗәдә су кермәсә, аш кайнату эшчәнлеге дә зарар күрә.
Чишмәләр һәм гореф-гадәтләр
Чишмәләр турында бик күп шигырьләр, җырлар,әдәби әсәрләр иҗат ителгән. Халык элек-электән чишмәләргә табынган. Чишмәләргә бәйле йолаларны сакларга тырышкан. Кайбер йолалар бүгенге көндә дә башкарыла. Әйтик, томыш юлына аяк басучы яшьләр гаиләләре нык булсын өчен, тормыш чыганагы булган чишмәгә киләләр, аңа баш ияләр. Чишмә янын ямьләндереп агачлар утырталар.
Яшь кәләшләр килен булып төшкән көнне, иңнәренә көянтә-чиләк асып, чишмәгә суга барганнар. Йола буенча авылның берәр мөхтәрәм кешесе су юлы күрсәтүче булган. Чишмә янында җыр-биюле уен-көлке оештырганнар. Суын түкмичә алып кайтып җиткерүче кәләш яхшы тормыш иптәше, уңган килен булып саналган. Алан авылында бу йола әле дә сакланган.
“Ялан тау”чишмәсе. Бу чишмә авылдан ерак түгел Ялантау буенда җир астыннан бәреп чыккан. Әлеге чишмәнең суы бик тәмле һәм шифалы. Хәзер дә авыл кешеләре бу чишмәгә суга йөриләр.
Ел саен чишмә буенда “Чишмә бәйрәме”үткәрелә. Бәйрәм авылыбыз мулласы чыгышы белән башланып китә. Бәйрәм табыны янында күңелле җыр-биюләр белән дәвам итә.
Башлангыч сыйныф укучылары ел саен чишмә буена экскурсиягә киләләр. Аның шифалы суларын эчеп сихәтләнәләр.
“Шалтырама “чишмә. Бу чишмә авылыбыздан бик еракта ага. Әлеге чишмә яр астыннан 7 урыннан бәреп чыккан. ”Шалтырама” чишмәнең суы иң тәмлесе һәм иң йомшагы. Әлеге чишмә буена авылым кешеләре туган көннәрен, очрашу кичәләрен үткәрергә, “сабантуй”бәйрәмнәрендә ял итәргә киләләр. Мәктәп укучылары яз көннәрендә экскурсиягә төшәләр. Бу чишмә буе ял итү өчен иң кулай урын.
“Оркыя”чишмәсе. Исеменнән күренгәнчә,бу чишмә исеме шулай ук кеше исеме белән бәйле. Оркыя әби бу чишмәне гел карап,чистартып торган.Үткән ел бу чишмә авылыбыз эшмәкәре тарафыннан төзекләндерелде.
Мәктәп укучылары һәм укытучылары чишмә буен ел әйләнәсендә карап, чүп-үләннәрдән арындырап торалар. Чишмәгә кыш көне дә юл өзелми. Аның суы бик шифалы һәм тәмле.
“Камил”чишмәсе. Бу чишмә авылыбызга якын гына Инеш елгасы яныннан агып ята. Чишмәнең исеме үзебезнең авылның иң тырыш кешесе Камил абый исеме белән бәйле. Камил абый исән вакытта бу чишмәне гел карап, төзәтеп торган.
Проект эшен башкарганнан соң мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем:
Безгә чишмәләр кирәк. Безнең әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән аларны. Ләкин табигать байлыгы чиксез түгел. Табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк. Киләчәктә дә чишмәләргә юл өзелмәсен иде! Алар озын гомерле булсын, һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде! Сакчыл караш белән алдагы көндә дә чишмәләрне саклыйк! Туган йортын, туган авылын, туган ягын чын куңелдән яраткан кеше генә Ватанын ярата һәм кирәк вакытта, аны саклау өчен, үз – үзен аямыйча, көрәшкә күтәрелә. Аны исә чишмәләрдән, елга - күлләрдән башка күз алдына китереп тә булмый.
Проект эшемне “Чишмәләр” шигыреннән алган түбәндәге юллар белән тәмамларга телим:
Сакласыннар күз карасы кебек,
Телмәсеннәр җирнең бәгырен.
Саклыйк җирне, саклыйк табигатьне,
Белик, дуслар, чишмә кадерен!
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.