Үз халкыңның үткәнен, телен, гореф-гадәтләрен белмәгән буынның киләчәге дә юк дип фаразлыйлар. Бу фикер белән мин тулысынча килешәм. Чыннан да, үз нәселеңнең килеп чыгышын, туган ягыңның тарихын, йолаларын, авыз иҗатын белү кеше өчен изге бурыч. Боларны өйрәнгәч, кешедә үз нәселе, халкы, теле, иле белән горурлык хисе арта. Мин дә үз авылыбызның тарихын өйрәнергә, эзләнергә булдым.Үз халкыңның үткәнен, телен, гореф-гадәтләрен белмәгән буынның киләчәге дә юк дип фаразлыйлар. Бу фикер белән мин тулысынча килешәм. Чыннан да, үз нәселеңнең килеп чыгышын, туган ягыңның тарихын, йолаларын, авыз иҗатын белү кеше өчен изге бурыч. Боларны өйрәнгәч, кешедә үз нәселе, халкы, теле, иле белән горурлык хисе арта. Мин дә үз авылыбызның тарихын өйрәнергә, эзләнергә булдым.
Туган җирем- яшел бишек.docx
Кереш
Үз халкыңның үткәнен, телен, горефгадәтләрен белмәгән буынның
киләчәге дә юк дип фаразлыйлар. Бу фикер белән мин тулысынча килешәм.
Чыннан да, үз нәселеңнең килеп чыгышын, туган ягыңның тарихын, йолаларын,
авыз иҗатын белү кеше өчен изге бурыч. Боларны өйрәнгәч, кешедә үз нәселе,
халкы, теле, иле белән горурлык хисе арта. Мин дә үз авылыбызның тарихын
өйрәнергә, эзләнергә булдым.
Авылыбызның исеме ни аңлата, кайчан кушылган, кем кушкан, ни өчен
шулай кушкан, атама нинди үзгәрешләр кичергән – барысы да кызык бит, шул ук
вакытта күпме сорау, күпме сер! Авылның чал тарихы белән кызыксыну
табигый бер хәлдер, бу – авылыңа, төбәгеңә, ватаныңа гамьсез булмау, биредә
тамырларыңның тирән береккәнлеге билгеседер.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чәчкәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Туган авылдан китеп, кайларда гына гомер сөрсәк тә, нинди генә дан
дәрәҗәгә ирешсәк тә, без барыбер шул авыл баласы булып калабыз. Эзләребез
калган авыл туфрагы безне барыбер шунда тартып кайтара.
белмәгәннең киләчәге юк! » ди халык.
«Үткәнен
Әйе, туган җиребез, туган илебез Татарстан күз карасыдай кадерле һәм
газиз безгә. Аларда безнең нигезебез, тамырларыбыз, өметебез. Авыл – безнең
2 тарихыбыз, бүгенгебез һәм киләчәгебез. Авыл – безгә кендек ул, әтиәни ул.
Үзебезнең нәселебезнең тарихы, язмышы, исеме авылыбызныкы белән үрелеп
бара. Элекэлектән шулай килгән.
Тарихи төбәкне өйрәнү һәм аның материалларын куллану тарих фәнен
тулыландырырга, өстәмә белем алырга бик нык ярдәм итүен беләбез. Һәм без
бергәләп материаллар туплап, эзләнү эшебезне башлап җибәрдек.
Минем эзләнү эшчәнлегемнең максаты:
тарихи төбәкне өйрәнү, аның тарихи үткәне турында материаллар туплау.
Шулардан чыгып, мин үземә түбәндәге бурычларны куйдым:
авыл тарихын өйрәнү;
авылым эчендәге географик объектларның атамаларын өйрәнү;
Әлеге теманы тирәнрәк ачу өчен үземә түбәндәге сорауларны куйдым:
1. Авыл исеме кайдан килеп чыккан?
2. Авылның тарихи үткәне нинди ?
Бу сорауларга җавап бирү өчен мин өлкән буын авылдашларым
музей
архив материалларына,
сөйләгәннәргә,
энциклопедияләргә,
материалларына, эзләнү эшләренә мөрәҗәгать иттем.
3 II. Төп өлеш.
1. Авылым – Шәдче тарихы.
Авыллар турында сүз алып барганда алар урнашкан мохит турында сөйләү,
һичшиксез зарури.
Мамадыш районының атамасы район үзәге булып торган Мамадыш шәһәре
исеменнән алынган. Мамадыш 1781 елга кадәр авыл булган, шул елны шәһәр
категориясенә кергән һәм Октябрь революциясенә кадәр өяз шәһәре саналган.
Каюм Насыйри үзенең “Зөя өязе” дигән хезмәтендә барысы да бер кеше
балалары тарафыннан нигезләнгән биш авыл: Мамадыш – Әкил, Тәүгелде –
Мамадыш, Мамадыш – Сатылган, Бигай – Мамадыш һәм Мамадыш –
Гордеевоны күрсәтә. “Ахры бу авылларның Мамадыш дип аталуына сәбәп
шулдыр: Җәмәт балаларының берсе агасы янына барганда, юлда берәү очраган:
“Кая барасың?” – дигән. Ул әйткән: “Мәмдәшләргә барам”, ягъни туганнарым
имчәктәшләрем катына барам, дигән икән. Шул сүздән чыккан Мәмәдәшләр
авылы, ахрысы, Мамадыш авылы дигән исем алган. Бәгъзылар риваять кылалар.
Бу Җәмәт дигән адәм Мамадыш каласында кадим булган Бабадыш бабаның
нәселеннәндер. Иске заманда Болгарда “Мәмәдәш” дигән берәүнең ләкабе
(кушаматы) булгандыр. Монда янә башка төрле риваятьләр бардыр”, дип яза
Каюм Насыйри [3:56].
Минем туган авылым – Шәдче. Ул Татарстанның Мамадыш районына
керә. Ул Мамадыштан 27 чакрым ераклыкта урнашкан. Аңа 17 гасыр ахырында
нигез салынган. Авыл Нократ елгасы кушылдыгы булган Шыяның сулъяк ярында
урнашкан. Аның тирәягында урманнар, зур булмаган тау, калкулыклар, чәчәкле
болыннар, кырлар. Ә алар арасында бормаборма үтеп, чишмәләр челтерәп ага.
Шыя елгасы ялтырап ята.
4 Туган ягым минем туган йортым,
Шундый иркен синдә сулавы.
Тау битләрең тулы яшел үлән,
Челтерәп ага чишмә суларың.
Шәдче – борынгы авыл. Төгәл генә исеменең каян алынуы билгеле түгел.
Кайбер риваятьләргә караганда, элек бу авылда шәл бәйләп, аны сатып гомер
иткәннәр. Шуннан авылга Шәлче дип исем биргәннәр. Шәлче Шәдчегә әйләнгән
дигән фикерләр бар. Авыл тау астына диярлек урнашкан. Ул тауларның да
элекккәдән калган исемнәре бар: Бурышлы тавы, Харис тавы, Текә тау дигән
атамалар белән йөриләр.
Бурышлы тавының туфрагы ташлы. Иманага бүлеп бирелгән җир
уңдырышсыз булган. Иген бер дә уңмаган еллар бик еш булган. Иген уңмаган
кешеләр имана салымын түли алмаганнар һәм бу кешеләр бурычлы булып
саналганнар. Бурычлы дигән сүз торабара Бурышлыга әйләнгән. Бурышлы тавы
Шәдче территориясенең иң биек түбәсе. Хәзер игенчеләр зур хезмәт
нәтиҗәсендә бу җирдән мул уңыш алалар. Тауда җир җиләге, каен җиләге бик
күп була.
Ә Харис тавына исемне бик күптәннән кушканнар дип әйтеп булмый. Бу
тауның итәгендә үк Харис бабайлар өе булган. Күрше авылга, урманга барганда
Харис бабайлар яныннан тауга менеп китәргә туры килгән.
5 6
Туган ягым
Туган ягым
Туган ягым
Туган ягым
Туган ягым
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.