Сыйный- 2А , Б, уку дәресе, татар төркеме
Укытучы: Нәбиуллина Ф.М.
Тема : Татар халык әкияте “Өч кыз”.
Максат: 1.Балаларның әкиятләр турындагы белемнәрен баету, укыган әкиятләрнең исемнәрен искә төшерү.
2.Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру;
3.Логик фикер йөртүне үстерү, тел байлыкларын арттыру, монологик сөйләмне үстерү, камилләштерү, игътибарлылык тәрбияләү, мөстәкыйль уйлау сәләтен үстерү.
Җиһазлау: 1).Р.Х.Ягъфәрова “Уку китабы”, 2 кисәк, Казан, 2013.
2) Татар халык әкиятләре.
3) Компьютер, презентация.
4) Укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә.
4)Карточкалар.
5) Табигать күренешләре төшерелгән рәсемнәр.
6) Смайликлар.
Дәрес тибы: яңа тема аңлату.
Төп төшенчәләр: әкиятләр, тылсым, чынбарлык.
Предметара бәйләнеш: әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья, математика, география.
Класс белән эш: фронталь эш, индивидуль эш, парлап эш, төркемдә эш.
Көтелгән нәтиҗә:
Предметлы:
-“Өч кыз” әкиятен уку һәм эчтәлеген сөйләтү, анализлау;
-әкиятләрнең автор язган һәм халык әкиятләре булуын белү;
-тылсымлы, тормыш-көнкүреш, хайваннар турында әкиятләр булуын белү;
Метапредметлы:
-иптәшеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы, үз-үзеңне бәяли белү (шәхескә кагылышлы УУГ)
-укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү ; дәрестәге эш төрләренең эзлеклелеген әйтү ; үз фикереңне дөрес итеп әйтү (регулятив УУГ)
-үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү, башкаларны ишетә һәм тыңлый белү, кара-каршы сөйләшә белү (коммуникатив УУГ)
-үзеңнең белем системасында ориентлаша белү, үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү, яңа белемнәр табу, дәреслектән, тормыш тәҗрибәсеннән , дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү (танып-белү УУГ).
Дәрес барышы.
Үткәрү технологиясе |
Һәр этапның өйрәтү һәм үстерелешле биремнәре |
Һәр этапның диагностик биремнәре |
1 нче этап. Оештыру өлеше Максат:укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру. Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт тудыру. |
1.Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру. -Исәнмесез, укучылар! -Исәнмесез! -Хәерле көн! -Хәерле көн миңа, Хәерле көн сиңа. Хәерле көн сезгә, Хәерле көн безгә! _Укучылар, бүген ничәсе? -Бүген 26 нчы февраль, пәнҗешәмбе көн, 2015 нче ел. -Яхшы.Бу сезнең ничәнче дәрес? -5 нче. -Нинди дәрес? -Уку дәресе. -Дәрестә сез нәрсәләр эшлисез? -Укыйбыз,язабыз, уйныйбыз, саныйбыз. -Тагын? -Белемле һәм тәртипле булырга өйрәнәбез. -Урамда нинди ел фасылы? -Кыш. -Кыш нинди? -Кыш салкын, буранлы. -Урамда салкын, буранлы булса да, мәктәбебездә җылы, уңайлы. Шуңа күрә безнең кәефләребез дә күтәренке.Сезнең кәефләрегез ничек? Күрсәтегез әле миңа. (Укучылар смайликларны күтәрәләр)
|
Коммуникатив эшчәнлек. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация ясап, уңай атмосфера тудыралар |
2 нче этап. Белемнәрне актуальләштерү. Максат: телдән эшләү күнекмәләре булдыру. Көтелгән нәтиҗә: телдән эш күнекмәләре ярдәмендә логик фикерләүне үстерү, тиз һәм дөрес итеп җавап бирә белү |
-Укучылар,тактага карагыз әле.Тактада нинди бирем яшерелгән дип уйлыйсыз? -Әкият геройларын дөресләп үз өйләренә урнаштырырга. -Ничек итеп?Аларга салкын, әйдәгез, тизрәк бу эшне эшлик. Нәрсәдән башлыйбыз? -Торнага хас булган характеристиканы бер баганага, төлкегә хас билгеләрне 2 нче баганага язып төшәбез. -Яхшы.Димәк , безсезнең белән нәрсә тикшерә башладык инде? -Өй эшен. -Ярар. Өй эше нинди иде.Төркемләп биргән идек без.Башта рәсемнәрнетикшерәбез.Кем рәсем ясады,иҗади эш, ирекле иде. -Бик яхшы.Ә хәзер ,әйдәгез, әкияткә күчәбез.Әйтегез әле, кем 5 кат укыды, кул күтәрегез? Кем 4, кем 3, кем 2, кем 1, кем бердә укымады? -Укыдык. -Яхшы, ни өчен әкият хәйләгә каршы хәйлә дип атала? Башладык , кем җавап бирә? -Чөнки алар башта дус булалар, аннары дуслыклары бетә. - Бу сорауга җавап бирү өчен, безгә әкиятнең эчтәлеген белергә кирәк бит. Кем сөйләп күрсәтә (1укучы сөйли) -Әйе, бик дөрес. Әйдәгез инде, кунакларга уйнап та күрсәтик әле бу әкиятне (Балалар уйнап күрсәтәләр) -Укучылар,минем сорауны онытмадыгызмы? -Икесе дә бер-берсен ачуландырганнар. -Компьютерга карагыз әле укучылар, мин нәрсә яздым монда? Г.Тукай”Су анасы”, А.Алиш”Тукмар белән Чукмар”,Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”,татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә”. -Монда кайбер әкиятләрнең авторы , кем язганлыгы билгеле, ә без укыган әкият халык әкияте диелгән. -Дөрес,әкиятләр 2 төрле:автор һәм халык әкиятләренә бүленә.Рәсемнәргә карагыз да әйтегез әле, монда нинди предметларны беләсез һәм кайдан беләсез?. -Тарак, көзге, читек , оча торган палас. -Яхшы, ә чынбарлыкта алар тылсымлымы? -Юк. Әйтегез әле, укучылар, без сезнең белән нинди яңалык белдек? -Әкиятләрдә тылсымлы предметлар була? -Ул нинди әкиятләр дип атала? -Тылсымлы. -Димәк, без нинди әкиятләр турында сөйләшәбез инде? -Тылсымлы әкиятләр турында. -Яхшы.Дәреслекләрне ачабыз һәм “Өч кыз” әкиятен эзләп табабыз.
|
Регулятив эшчәнлек: укчылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү. Танып-белү эшчәнлеге: сорауны аңлау һәм җавап бирү. Коммуникатив эшчәнлек: сораулар куелышы, информация табу, үз фикереңне әйтә белү. |
3 нче этап. Яңа тема буенча эш. Максат: 1.Балаларның әкиятләр турындагы белемнәрен баету, укыган әкиятләрнең исемнәрен искә төшерү. 2.Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру; 3.Логик фикер йөртүне үстерү, тел байлыкларын арттыру, монологик сөйләмне үстерү, камилләштерү, игътибарлылык тәрбияләү, мөстәкыйль уйлау сәләтен үстерү.
|
-Укучылар, әле бит без сезнең белән аз күләмәдә әкиятләр укыдык. Югары сыйныфлар да аларны без укырбыз.Мин сезгә әкияттән өзекләр күрсәтәм, сез аның кайсы әкияттән икәнен белергә тиешсез.Билгеле, сез аны танырга тиешсез, чөнки без мульфильм карадык. Нинди әкияттән бу? -Өч кыз турында. -Әкиятнең исеме ничек була инде? -“Өч кыз” әкияте. -Дөрес.Әйдәгез әле, китаптан шушы әкиятне табыгыз әле. (Укучылар дәреслектән шул әкиятне табалар) -Әкиятне укырга керешкәнче, сүзлек өстендә эшлибез. Экранга карагыз, шунда язылган сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә язып алабыз (2 тапкыр хор белән кабатлыйбыз, җөмләләр төзибез) -Яхшы. Хәзер барыгызда карап барасыз, ә мин үрнәк укуны башлыйм.(Аннары укучылар чылбырлап укыйлар) -Дәреслек белән эш. 103-104 битләрдәге рәсемнәр һәм биремнәр өстендә эш. -Рәсемнәр өстендә эш. Бу рәсем әкиятнең кайсы өлешенә туры килә? -Кече кыз әнисе янына килә, шул вакыт сурәтләнгән. Чөнки анда әнисе ятып тора, ә кызы юрганын рәтли. -Дөрес. Без бу өйнең эче турында нәрсә әйтәбез? -Бу татар өе, чөнки стенага шамаил эленгән, ул татарларда гына була. |
Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль. Танып-белү эшчәнлеге: төшенчәләрне формалаштыру,проблема кую һәм чишү. Коммуникатив |
эшчәнлек:сораулар куелышы, үз фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү. Шәхес буларак бәяләү: әхлакый-этик бәяләү. |
||
4нче этап. Ныгыту. Максаты: алган белемнәрне ныгыту. Көтелгән нәтиҗә: әкияттәге геройларга дөрес бәяләмә бирә белергә кирәк һәм телдән мисаллар китерү, рәсемнәр, схемалар белән эшли белү.
|
-Экранга чыккан сорауларга “әйе”,”юк” дип җавап биреп барырга. -“Өч кыз” әкиятен Г.Тукай язган -Юк. -Әнинең 5 кызы булган? -Юк -Әнинең 3 кызы булган. -Әйе. -Яхшы.Кече кыз үрмәкүчкә әйләнгән? -Юк. -Уртанчы кыз камырлы кулларын да сөртмичә әнисе янына чапкан -Юк. -Әнинең дусты куян булган. -Юк. Әнинең дусты тиен булган -Әйе. -Нәтиҗә чыгарыйк әле. Димәк , хәзер сорауларга дөрес җавапны тиз-тиз әйтеп барабыз.(Киредән кабатлыйбыз)
Физкультминутка”Светофор” уены.
|
Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль. Танып-белү эшчәнлеге: логик, проблема кую һәм чишү Коммуникатив эшчәнлек: сораулар кую, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекция, информация табу. |
5нче этап. Тикшерү күнегүләре. Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.(конэрс)
|
Карточкалар белән эш. -Укучылар,әйдәгез, карточкалар белән биремнәр үтәп алабыз.Һәрбер укучыга бирем таратыла.Анда язылган сүзләр кайсы кызга туры килә, уйлагыз, аннары урыныгыздан торып үзегезгә кирәкле почмакны сайлап барып басасыз, үзегезгә пар табасыз һәм ни өчен шул почмакны сайлаганыгызны әйтәсез.Башладык.(Сингапурча укыту алымы.Конэрс.) -Димәк, укучылар без нишләдек? -Без характеристика буенча геройны эзләп табарга һәм танырга өйрәндек.
|
Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль. Танып-белү эшчәнлеге: логик, проблема кую һәм чишү
|
6 нчы этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия. Максат: дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау. Көтелгән нәтиҗә: дәрестә эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү”Өч кыз”әкиятенең эчтәлеген дөрес сөйләү; алган белемнәрне куллана белү. |
-Укучылар,бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез? Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз? -Татар халык әкияте “Өч кыз”әкиятен укыдык. -Нинди яңа нәрсәләр белдегез соң? -Әкиятләр тылсымлы була. -Хайваннар турында -Тормыш турында (Корея халык әкияте”Ике туган”) -Укучылар, үзегез өчен уңай тәэсирләр, күтәренке кәеф алган булсагыз, смайликлар аша күрсәтегез әле. Әйе, минем дә кәефем күтәренке. Дәрестә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сау булыгыз!Билгеләр куела. Комментарийлар бирелә. |
Шәхси эшчәнлек: Татар халык әкияте “Өч кыз” әкияте белән таныштыру. Регулятив эшчәнлек: әкиятнең эчтәлеген тормыштагы хәлләр ярдәмендә өйрәтү. Танып-белү эшчәнлеге: яхшылык һәм явызлыкны аера белү. Коммуникатив эшчәнлек: бер-береңне хөрмәт итү, бердәм хезмәттәшлек булдыру. |
7 нче этап.Өй эше бирү. Максат: дәрестә эшләнгән нәтиҗәләрне ныгыту. Көтелгән нәтиҗә: өйдә мөстәкыйль эшчәнлеккә ирешү”Өч кыз”әкиятенең эчтәлеген дөрес сөйләү; алган белемнәрне куллана белү.
|
1төркем.Әкиятне сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә. 2 төркем. Сөйләргә әзерләнергә. 3 төркем.Сорауларга һәм биремнәргә җавап бирергә. |
Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль. Танып-белү эшчәнлеге: логик, проблема кую һәм чишү Коммуникатив эшчәнлек: сораулар кую, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекция, информация табу. |
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.