Тема: 5 не кушу һәм алу
Максат һәм бурычлар:
ü 5 санының составын белү күнекмәсен ныгыту
ü Санга 5 не кушу һәм саннан 5 не алу таблицасын өйрәтү
ü 5 саны белән мисаллар чишәргә өйрәтү
ü Телдән һәм язма мәсьәләләр чишү
ü Укучыларның логик уйлау,фикерләүләрен сәләтен үстерү
ü Коллектив белән һәм мөстәкыйль эшләргә өйрәтү
Дәреснең тибы: яңа белемнәр үзләштерү
Шәхескә юнәлтелгән УУЭ.
Уку эшчәнлегенә үзбәя куя белү;
Математиканы әдәби уку фәне белән бәйли белү;
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү: дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; үзбәя куя белү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшне бәяләгәннән соң төзәтүләр кертү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү: башкаларны ишет һәм тыңлый белү.
Танып-белү универсаль уку гамәлләре:
Танып-белү максатын билгеләү, кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәсеннән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга жавап бирү.
Предметара бәйләнешләр: Математика. Әдәби уку.
Кулланылган дәреслек һәм ярдәмлекләр: Математика дәреслеге 1 класс. 2 кисәк «Математика» Г.В.Дорофеев, Т.Н. Миракова; Эш дәфтәре 1 класс, 2 кисэк. Г.В.Дорофеев, Т.Н.Миракова.
Җиһазлау: Компьютер, биремле карточкалар, рәсемнәр.
Методлар: эзләнү
УМК “Перспектива”
Дәрес барышы:
Этап урока |
Деятельность учителя |
Деятельность учащихся |
1. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру. |
- Хәерле көн балалар. Ягез әле дежур укучының рапортын тыңлыйбыз. Ул безнең почтольон да бит әле. Кулындагы хатларны йортларга таратып чыгарга кирәк.
- Ә хәзер һәркем үз йортына барып, хатларны тикшерә, хатлар дөрес килдеме икән?
-Укучылар, бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Әйтегез әле, безнең кәефләребез нинди булса гына дәресебез күңелле узачак. - Ә моның өчен безгә нишләргә кирәк? -Кем такта янына чыга? -Ә хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз да, матур итеп утырыгыз.Сез бер-берегезгә нәрсә бүләк иттегез? Әйе, классыбыз шатлык нурлары белән тулсын әле. Яңа белемнәр алырга барыгыз да әзерме? |
Дежур укучы рапорт тапшыра. Кулындагы мисаллар язылган хатларны йортларга тарата. Йорт номерлары таратыла һәм укучылар хатларны тикшереп, урыннарына утыралар. -Кәефләребез күтәренке, күңелләребез шат булса.
-Сыйныф бүлмәсендә кояш чыгарга тиеш. |
Актуальләштерү
|
Ә хәзер балалар сезнең каршыгызда мисаллар язылган битләр ята. Сез аларны аласыз да мисалларны чишәсез. 1+1+1+1= 1+2 +1= 1+1+2= 1+3= 2+2= Барлык мисалларның да җаваплары ничәгә тигез? Ни өчен барысының да җаваплары бер үк төрле? БЛИЦ-ТУР - Минем уң кулда ничә бармак? - Биш кеше утырсын өчен ничә урындык кирәк? - Йолдызның ничә почмагы була? - Сул кулда ничә бармак? - 4 саныннан соң нинди сан килә? - 4 белән 6 алты арасында нинди сан яшеренгән? - Сез атнага ничә көн укыйсыз? - Яхшы укыган укучыга нинди билге куялар? |
Парларда эшләү, бер-берсенең хатасын тикшертү
4 санының составын кабатлау.
|
Уку мәсьәләсен кую, яңа теманы аңлату |
- Ай, бишле дигәннән балалар, Кичә сез кайтып киткәч, минем янга бер кыз керде һәм менә шушы конвертны калдырып китте, синең класста бик тә акыллы, бик тә зирәк малайлар-кызлар укый икән ди. Менә шушы мисалларны чишеп бирсеннәр әле ди бу. Мин чишә алмыйм, ә минем бишле аласым килә. Булышабызмы кызга? - Җавапта нинди сан чыга, шул номерлы йорт янына барыгыз.
-Балалар нишләп барыгыз да бер өй янына җыелдыгыз, мисаллар бер үкме әллә?
Укучылар без сезнең белән бүген нинди сан турында сөйләшәбез? Бүген без сезнең белән дәрестә санга 5 не кушарга һәм саннан 5 не алырга өйрәнербез. Кирәкме ул безгә? Ә ни өчен кирәк?
-Укучылар кояш чыккач, безнең куактагы чияләр дә кызара башлый, ягез әле 5 санының составын искә төшереп, чияләрне пешерик.
Санга 5 не кушар өчен 5 нең составын белү кирәкме? Әйдәгез санга 5 не кушабыз. Саннар рәтендә нинди сан иң беренче тора? Димәк 0 гә 5 не кушабыз. Моның өчен 0 дә 5 тапкыр алга таба атлыйбыз. ...... 10 га килеп җиттек. Ә хәзер саннан 5 не алуны башкарыйк. Моның өчен 10 нан 5 адым артка таба атлыйбыз. ..... |
Укучыларга карточкалар таратыла, алар мисалларны чишәләр.
Сингапур структурасы Укучылар 5 нче номерлы йорт янына барырга тиеш Балалар мисалларны укыйлар, җавапларын әйтәләр. 5 ле саны.
Укучыларга чия рәсеме ясалган карточкалар таратыла, алар анда 5 нең составын язып, чия куагына эләләр. Әлбәттә кирәк? 0 + 5 = 5 1 + 5 = 6
10 – 5 = 5 |
Физминутка “Дәшмибез” уены |
_ Атнада ничә көн? - Квадратның ничә почмагы бар? - Бер күктә ничә ай булмый? - Татар телендә ничә килеш була? - 5 кә 5 не кушкач ничә була? - Бер елда ничә ел фасылы була? - Ике кешедә ничә колак була? - Сыерның ничә аягы була? - Бөҗәкләрнең ничә аягы була? - Үрмәкүчнең ничә аягы була? |
Җавап буенча шул номерлы йортка йөгерәләр? |
Алынган белемнәрне беренчел ныгыту
|
Дәреслек белән эш № 1, 5 бит. Мисалларны чишәбез, беренче торган санга нинди сан куштык. Саннан нинди санны алдык? Нәтиҗәдә нәрсә барлыкка килде? № 4, 6 бит Мәсьәлә чишәбез
-Ай телефон шалтырый, кем икән? Эйе, эйе исәнмесез. Әйе, чиштеләр, шунда ук, сиңа бүген зуур бишле куячаклар. (Теге кыз, сезгә рәхмәт әйтә). Вакыт юк, яра мин хәзер ишек төбенә чыгарам, саубул. - Балалар теге кыз мисалларын сорый, ишек төбенә чыгарыгыз эле ди. Юк инде, без дәресне ташлап китә алмыйбыз, шуңа күрә, Чулпан апа сез чыгара алмассызмы? -Балалар, бу кыз болай мисалларын кешегә эшләтеп йөрсә, бөтенләй белемсез калачак, без моны иртәгә дәрескә чакырыйк, аңламаганын аңлатыйк, шуңа күрә сез барыгыз да 5 не кушу һәм алу таблицасын ятлап килегез яме. |
5 не кушу таблицасы 5 не алу таблицасы
1. З. – 3 т. Я. – 5 кә күп - ? 2. Я. – 8 т. К. 2 гә ким - ? |
Физминутка |
Ә хәзер әйдәгез бераз тагын ял итеп алыйк. Бал корты янына чыгабыз. Кем башлый. |
Укучылар Бал корты кәрәзендәге саннарга төртәләр һәм кемгә нинди сан туры килә, шул санны кертеп җөмлә төзиләр, яки мәкаль әйтәләр. |
Ныгыту Эш дәфтәрләрендә эш. |
Эш дәфтәре 18 бит, № 2
№ 5, 19 бит |
5 не төрле ысуллар белән кушу очраклары Җавабы 5 кә тигез булган мисалларны гына табарга. |
Дәрескә йомгак.
|
-Әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк. Нәрсә белдек? Бүген дәрестә нинди яңалык алдыгыз? Нәрсә ошады? Сез нинди сорауларга төгәл җавап бирдегез? Ә кайсы сорау авырлык тудырды? |
- Санга 5 не кушарга өйрәндек
|
Рефлексия. |
-Миңа сезнең дәрестә актив эшләвегез ошады. -Ә хәзер алдыгыздагы түгәрәкләр ярдәмендә бүгенге дәрестәге эшегезне бәяләгез.( смайлик елмайса- “5”ле, елмаймаса - “3”ле.) |
|
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.