Утренник "Родной язык"
Оценка 4.8

Утренник "Родной язык"

Оценка 4.8
Мероприятия
docx
библиотека
5 кл—8 кл
28.03.2017
Утренник "Родной язык"
В Республике Татарстан накоплен большой опыт на сохранению и развитию языков. В республике с 2001 года активно используется потенциал Международного дня родных языков , проводимого 21 февраля по решению ЮНЕСКО . Утренник посвящен к дню родного языка. Учащиеся рассказывают стихи, инсценируют шуточные рассказы.Утренник посвящён 21 февралю - к Международному дню родных языков.
Родной язык утренник.docx
Тема:          “Иң татлы тел – туган тел” (Халыкара Туган тел көненә                          багышлана) Максат:       укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата                           кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; Туган тел көне                         турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен                        үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру;                                 Бурычлар: халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ                            тудыру; төрле телләрдәге җырлар, шигырьләр аша                          укучыларда ана телләрен өйрәнү, аны ярату, хөрмәт итү                         теләге тудыру;   Җиһазлау: мультимедиа слайдлары, музыкаль бизәлеш, “Иң татлы                                    тел­туган тел”, “ Теле барның­ иле бар”, “Туган телем –                           киңдер сиңа күңел түрем” плакатлары. Катнашалар: 2­11 нче сыйныф укучылары, укытучылар. Иң татлы тел­туган тел (халыкара туган тел көненә багышлана) Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар һәм килгән кунаклар залга кергәндә, “ Туган тел” көе яңгырап тора.    Сәхнә түренә “Иң татлы тел­туган тел”  дип язылган.   Залда   “ Теле барның­ иле бар” , “Туган телем – киңдер сиңа күңел түрем”плакатлары эленгән. 1 нче слайд.  Г.Тукай портреты, “И туган тел, и матур тел, әткәм­әнкәмнең теле...”          Җыр укытучысы Г.Тукайның”Туган тел” җыры белән бәйрәмне башлап җибәрә.   Сәхнәгә кичәне алып баручылар Малик белән Шахсанам  чыга. Малик :  Хәерле көн, кадерле милләттәшләр –   укучылар,  туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз! Шахсанам: Исәнмесез, дуслар!  Бүгенге бәйрәмебезне башлыйбыз! Малик:  Әйе, “И туган тел, и матур тел, әткәм­әнкәмнең теле...”­ дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен, Шахсанам? Шахсанам:  Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата­бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә. Малик: Бүген – 21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн ­ Халыкара туган тел көне. Бу хәл Пакистанда   1952 нче елның 21 нче февралендә була. Бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел   үткәч,   1999   нчы   елда,   21   нче   февраль   Бангладеш   тәкъдиме   белән,   ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә. Шахсанам:  Бүген   дөнья   халыклары   6   мең   телдә   сөйләшә.   Шуның   яртысы   диярлек   юкка   чыгу куркынычы астында тора. Гомумән, соңгы өч гасыр аралыгында күп телләрнең акрынлап бетә баруы күзәтелә. Малик:  Татар теле үзенең үсеш­дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан–туры телгә бәйле. Чөнки   гыйлем   алу,   аңны   үстерү,   дөньяны   танып   белү   һәм   аралашту   туган   тел   аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.   (6нчы сыйныф укучылары чыгышы)       1 укучы:          Мин татармын...уйлыйсыздыр:                                 Исем алыштыру бик җайлы.                                 Тик мин әле, Болгарымнан башка,                                 Арча бүләк иткән Тукайлы. (Г.Тукай портретына күрсәтә).   2 укучы:   Мин татармын ... безне бүлгәләргә                                 Үз дигәнчә һәр чор маташты.                                 Тик мин әле, Болгарымнан башка,                             Тамбов бүләк иткән Такташлы. .(Һ.Такташ портретына күрсәтә).              3 укучы:   Мин татармын ... Бернинди көч миннән                                 Йолкып ала алмас бу уйны.                                 Мин бит әле, Болгарымнан башка,                             Пенза бүләк иткән Кутуйлы. .(Г.Кутуй портретына күрсәтә).             4 укучы:   Мин татармын ... Әйе, миңа җиңел түгел,                                 Бары үзем беләм хәлемне.                                 Тик мин әле, Болгарымнан башка,                            Ырынбур биргән  Җәлилле. .(М.Җәлил портретына күрсәтә).                5 укучы: Һәммәсен бер кул селтәү белән                                 Җиңел генә азат булсаммы?                                 Мин бит әле, тимер “Урал” койган                             Себер сыендырган Туфанлы. .(Х.Туфан портретына күрсәтә). Шахсанам : Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен Иң кирәкле, затлы тел. Миннахметов  Азат  “Хлеб”   Фанил.   ­Минем сезгә “Телне кем боза?” дигән мәзәк сөйлисем килә. Бер егет армиядә хезмәт итеп кайткан. Үзе гел русча гына сөйләшкән булып кылана икән. Бер көнне күрше егете белән мунча керергә бара бу. Солдат ләүкәгә беренче булып менә, эссе  салырга куша. Күрше егете мунча ташына бер чүмеч су салып җибәрә. “Довольно!”­ ди солдат. Күрше егете аңламаганга салынып, тагын ике чүмеч тондыра. Солдат, кызуга чыдамыйча:  “Җитте дип әйттем бит инде!”­ дип ачуланып ләүкәдән сикереп төшә. Малик Тел  кешене дус итә Бер­беренә беркетә. Бел, балам, син рус телен Һәм онытма үз телең! Габделбаров Булат  Үз телемдә шигырь укыйм, Үз телемдә сөйли алам. Туган җирем, туган илем, Мин бит синнән илһам алам. Әткәм­әнкәм туып үскән, Әби­бабай гомер кичкән. Туган илем– татар җире, Синнән матур ил бар микән? Мәчетләрнең очларында Янып торган ярым айга Карап, дога пышылдыймын: “Иман китер имансызга” Ландыш –Сезгә тел турында бер риваять сөйләргә рөхсәт итегез. ...Эзоп, имештер, философ Ксанфның колы булган. Бервакыт Ксанф кунаклар  чакырыргауйлаганһәмЭзопкатабынгаиңяхшынәрсәпешерепкитерергәбоерган. Эзоп  итбазарынабарып тел сатыпалганһәманнанөчтөрлеризыкхәзерләгән. Ксанф, бухәлгәгаҗәпләнеп,  Эзоптансораган: –Ни өченсинһаман тел генәкитерәсең?­ дигән. –Синмиңаиңяхшынәрсәалыргакуштың,– дигән Эзоп җавапитеп.­ Ә дөньядателдәндәяхшыракнәрсә бар ?! Тел ярдәмендәшәһәрләртөзелә,  халыкларныңкультурасыүсә. Тел ярдәмендәкешеләрбер­берсе беләнаңлашалар, шатлык­  сөенечләренуртаклашалар, сөю­мәхәббәтхисләренбелдерәләр.  Менәшуңакүрәдәдөньядателдәндәяхшыбернәрсәдәюк!   Зиганши Азат  Наҗар Нәҗми  “Татар теле” Ассалар да, киссәләр дә, Үлмәдең син, калдың тере. Чукындырылган чагында да Чукынмадың, татар теле. Яндың да син, туңдың да син, Нишләтмәде язмыш сине?! Дөньяда күп нәрсә күрдең, Әй, мөкатдәс Тукай теле! Төрмәләргә дә яптылар Җәлил белән бергә сине. Төрмәдәләр дә килмешәк Булмадың син, татар теле! Зинданнарны ярып чыктың, Ялкынланып чыктың кире, Хәтта фашист тегермәне Тарта алмады анда сине, Әй, син, батыр татар теле! Кабатланмас үткәннәрең– Гасырларның яман чире. Кабатлар сине гасырлар, Татар теле ­ дуслык теле. Миләүшә  Шәүкат Галиев “Туган тел” Туган тел –иң татлы тел. Туган тел  ­ иң тәмле тел. Тәмле дип, телең йотма­ Туган телне онытма! Әдилә  Г.Васыйлова “Үз телемдә”                 Малик:     Алтын җыйма, йортлар куйма,                                  Мираска дип балаңа.                                 Иң кадерле мирас итеп,                                Туган телең бир аңа.           Шахсанам: Онытмагыз, бу дөньяда                                 Иң зур бүләк бер генә ­                                 Көмеш чыңлы, талгын моңлы                                 Газиз туган тел генә.

Утренник "Родной язык"

Утренник "Родной язык"

Утренник "Родной язык"

Утренник "Родной язык"

Утренник "Родной язык"

Утренник "Родной язык"

Утренник "Родной язык"

Утренник "Родной язык"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
28.03.2017