Башлангыч классларда критик фикерләүне үстерү технологиясе
Оценка 5

Башлангыч классларда критик фикерләүне үстерү технологиясе

Оценка 5
docx
01.02.2023
Башлангыч классларда критик фикерләүне  үстерү технологиясе
доклад 21-22.docx

 

 

Арча муниципаль районы “Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбе”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Башлангыч классларда критик фикерләүне  үстерү технологиясе”

темасына чыгыш.

 

 

 

 

 

 

                         

 

Укытучы: Зайнагова Л.Р.

 

 

 

 

 

 

 

 

2021-2022 уку елы


    Бүгенге көн дәресенең яңалыгы нәрсәдә соң? Бу дәресләр укытучы һәм укучы арасында үзара хезмәттәшлеккә нигезләнә. Укучыларны эшкә этәрү, кызыксындыру максатыннан эш күбрәк төркемнәрдә оештырыла. Төркемдәге һәр бала үз фикерен әйтә, башкалар фикерен ишетә ала. Дәресләрнең уңай ягы шунда: дәрестә барлык бала да сөйләшә, төркемдәге балаларга үз фикерен җиткерә. Балалар бер-берсен тыңларга, бергәләп карар кабул итәргә өйрәнәләр. Татар теле дәресләрендә безнең кайбер балалар бөтенләй дә сөйләшми, сыйныф алдында үз фикерен әйтергә кыенсына. Ә төркемдә ул сөйләшүгә мәҗбүри тартыла һәм озакламый сөйләшә башлый.

Бүгенге дәрескә нинди таләпләр куела соң? Иң беренче чиратта, ул барлык шартлары булган, заманча җиһазландырылган кабинетта югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Икенчедән, укытучы дәреснең максат һәм бурычларын дөрес билгеләргә, эш төрләрен һәм укытучы укучы эшчәнлеген планлаштырырга тиеш. Өченчедән, дәрес проблемалы һәм укучының үсешенә хезмәт итәргә, укучыларны укытучы белән хезмәттәшлеккә этәрергә тиеш. Дүртенчедән, укытучы укучыларны эзләнергә, актив эшләргә, фикерләргә өйрәтергә тиеш. Бу исә укучыларны үзләре нәтиҗә чыгара белергә, иҗадилыкка ирешергә, укучыларның сәламәтлеген саклауга, укучылар белән кире элемтә урнаштырырга, балаларның мөмкинлекләрен истә тотып, нәтиҗәлелеккә ирешүгә шарт тудыра.

Мәктәп алдында торган таләпләр бик җитди. Белем бирүнең төп максаты – укучыга белемнәр, күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү.

Креатив укытучы укыту-тәрбия процессын иҗади оештырырга ярдәм итүче инновацион технологияләр куллануны алгы планга куя. Шуларның берсенә – критик фикерләү технологиясенә күзәтү ясыйк.

·         Бу технологиянең актуальлеге түбәндәгеләрдән гыйбәрәт:

·         дәрестә укытучыга хезмәттәшлек халәтен тудыруга, проблеманы бергәләп һәм иҗади чишү юлларын табарга, һәм иң мөһиме – танып белү эшчәнлеген үстерергә ярдәм итә.

. Критик фикерләүче шәхеснең характер сыйфатлары (Д.Халперн технологиясе буенча):

-         Эзлекле әзерлек, ният. Яңа фикер көтмәгәндә туа һәм һәрвакыт буталчык була. Бу сыйфат фикерне билгеле бер эзлеклелеккә тезәргә мөмкинлек бирә. Фикер төгәллеге, эзлеклелеге – ышаныч чыганагы.

-         Сизгерлек. Әгәр дә укучы башкалар фикерен кабул итеп аңламаса, ул үз фикеренең очына чыга алмый дигән сүз. Сизгерлек тоеп сайларга ярдәм итә.

-         Таләпчәнлек. Авыр хәлдән чыгу юлларын эзләүне, гадәттә, без һәрвакыт арткы планга калдырабыз. Үз-үзеңә таләпчән булу – уңышка ирешүнең нигезе.

-         Үз хатаңны таный белү. Критик фикерләүче үз хатасын вакытында танып төзәтә, нәтиҗә ясый, яңаларын булдырмау өстендә эшли.

-         Төшенү. Аңлап төшенү уйларны контрольдә тотарга булыша.

-         Компромисслы килешү. Әйтелгән төпле фикер башкалар тарафыннан   расланмаса, ул сүздә генә калачак.

Д.Барелл критик фикерләүченең түбәндәге сыйфатларын өстен куя:

- проблеманы чишүче;

- таләпчән;

- үз-үзен контрольдә тотучы;

- башкаларның идеяләрен “аңлап төшенүче”;

- проблеманы бергәләп чишүче;

- әңгәмәдәшен тыңлый белүче;

- билгесезлектән курыкмаучы;

- проблеманы төрле күзлектән чыгып караучы;

- һәр бәйләнешне күз уңында тотучы;

- кеше фикеренә колак салучы;

- күзаллаучы, үзмаксатлы;

- тупланган белем һәм күнекмәләрне нәтиҗәле файдаланучы;

- кызыксынучан, эзләнүчән;

- мәгълүматны актив үзләштерүче.

Критик фикерләү технологиясенең төп критерийлары:

-         укучы белән укытучы арасында киртә, “барьер” юк. Алар әңгәмәдә, укыту эшчәнлегендә икесе дә тигез хокуклы.

-         Укытучы мәгълүмат чыганагы түгел, ә юнәлеш, юл күрсәтүче буларак карала. Ул укыту эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра.

Критик фикерләү технологиясенең төрле алымнары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, кластер, фишбоун, дидактик уен, төркемнәрдә дискуссия оештыру, терәк конспект, паузалар ясап уку.

Шундыйларның берничәсе белән танышып китик.

 “Инсерт” алымы. Ул катлаулы түгел. Бу алымны икенче төрле “текстны тамгалау” дип атыйлар. Укучыларны тамга кую билгеләре белән таныштырып чыгарга кирәк, чөнки текстның кырыена тамгалар куеп барырга туры киләчәк.

˅ (галочка) тамгасын укучы тексттагы мәгълүмат белән күптәннән таныш булган очракта куя. Ул моны белә.

+ (плюс) тамгасын укучы үзенә таныш булмаган яңа мәгълүматны очратканда куеп бара.

(минус) тамгасын укучы текстта очраган мәгълүматның үзе моңарчы беләм дип йөргән фикер белән туры килмәвен күргәч куя.

? (сорау) тамгасы белән укучы таныш булмаган мәгълүматны билгели. Ул моны белергә теләвен күрсәтә.

Бу алымны куллануның уңышлы ягы шунда, укучы текстны пассив укымый, ә белергә, аңларга теләп, игътибар белән кат-кат укый. Инсерт ысулы текстны җентекләп анализларга, кирәкле фикерне аерып алырга, иң катлаулы мәгълүматны да җиңел һәм яхшы итеп хәтердә калдырырга ярдәм итә.

 “Блум ромашкасы” алымы.

Таныш булмаган текст алына, алдан тукталышлар билгеләнә. Вакыйгалар үстерелеше, сюжет, көтелмәгән финал туктап уку алымын мәгънәле итә. Укытучы алдан ук сораулар әзерләп куя. Сораулар түбәндәгечә төзелә:

n  Гади сорау - материал буенча булган белемнәрне камилләштерә

n  Сорау –төпченү – «мин ничек аңладыммы?….», «мин сезне дөрес аңладыммы?…»

n  Сорау –интерпретация (аңлатучы) – теге яки бу күренешләрнең асылына төшендерү (ни өчен?)

n  Сорау –чагыштыру – укучыларның үзара әңгәмәсендәге каршылыклар

n  Иҗади сорау (прогноз) – «Алга таба нәрсә булачак, сез ничек уйлыйсыз…?»

n  Практик сорау  – «Без нәрсә эшли алабыз…?» «Сез ничек эшләр идегез…?».

Нечкә һәм юан сораулар” алымы. Сораулар гадидән катлаулануга таба бара.

“Чуалган логик чылбыр” алымы.

1нче вариант. Дәреснең рефлексия өлешендә укылган текстның ачкыч сүзләрен чуалтып бирәсең. Укучылар шуны тәртипкә салалар, дөреслиләр.

2нче вариант. Аерым битләргә текстта сурәтләнгән 5-6 вакыйга языла. Укучылар шуны хронологик яки сәбәп- эзләнү тәртибендә эзлекле чылбыр итеп урнаштырырга тиеш. Фикерләр тыңланып беткәч, карар кабул ителгәннән соң, укытучы чыганак текстны укый, укучылар чагыштыра. Бу алым укучыларның игътибарын һәм логик фикерләвен үстерә.

Шулай итеп, критик фикер йөртү технологиясе шәхеснең ирекле үсеше өчен шартлар тудырып кына калмый, баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Укучы дәрестә өйрәнелә торган материалның асылына төшенеп, тулысынча анализлый, нәтиҗәләр чыгара. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята, акыл эшчәнлегенең гадидән катлаулыга таба үсешен тәэмин итәргә ярдәм итә.

Критик фикерләү технологиясенең нигезендә – укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Укытучы укучыны үзе белән тигез шәхес итеп карарга тиеш. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык - бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала. Яңа технологияләр куллану укуга кызыксыну уяталар, иҗади эзләнүне активлаштыралар, фикерләү сәләтен үстерәләр. Иң мөһиме – укытучы үзенең эш нәтиҗәсен укучыларының уңышлары аша күрә.


 

Арча муниципаль районы “Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбе” “Башлангыч классларда критик фикерләүне үстерү технологиясе” темасына чыгыш

Арча муниципаль районы “Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбе” “Башлангыч классларда критик фикерләүне үстерү технологиясе” темасына чыгыш

Бүгенге көн дәресенең яңалыгы нәрсәдә соң?

Бүгенге көн дәресенең яңалыгы нәрсәдә соң?

Критик фикерләүче шәхеснең характер сыйфатлары (Д

Критик фикерләүче шәхеснең характер сыйфатлары (Д

Алар әңгәмәдә, укыту эшчәнлегендә икесе дә тигез хокуклы

Алар әңгәмәдә, укыту эшчәнлегендә икесе дә тигез хокуклы

Сорау –интерпретация (аңлатучы) – теге яки бу күренешләрнең асылына төшендерү (ни өчен?) n

Сорау –интерпретация (аңлатучы) – теге яки бу күренешләрнең асылына төшендерү (ни өчен?) n
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
01.02.2023