Горизонт яклары. Практик эш №1 “Урында ориентлашу: җирле билгеләр һәм компас ярдәмендә горизонт якларын билгеләү”. Урында ориентлашу
Оценка 4.9

Горизонт яклары. Практик эш №1 “Урында ориентлашу: җирле билгеләр һәм компас ярдәмендә горизонт якларын билгеләү”. Урында ориентлашу

Оценка 4.9
docx
03.11.2021
Горизонт яклары. Практик эш №1 “Урында ориентлашу: җирле билгеләр һәм компас ярдәмендә горизонт якларын билгеләү”.  Урында ориентлашу
география 5 класс горизонт яклары.docx

Число:

Укытучы: Л.И. Григорьева

 Класс   5    Предмет география      

 

Тема: Горизонт яклары. Практик эш №1 “Урында ориентлашу: җирле билгеләр һәм компас ярдәмендә горизонт якларын билгеләү”.  Урында ориентлашу.

Тема максаты: горизонт яклары буенча белем һәм  күнекмәләр бирү. Укучылырның атлас карталары, таблица, схемалар белән эшләү күнекмәсен үстерү.

 Фәнгә карата кызыксыну тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Горизонт якларын билгели, урында ориентлаша  белергә тиеш.

Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү

Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру

 

Танып белү: информацияне китаптан,видеофрагменттан һәм картадан таба белү, картада сәяхәт мартшрутын күрсәтә белү, укыганны анализлау

Коммуникатив

Дәрестә группалап эшләү,бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау.

Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.

 

Төп төшенчәләр:  глобус,  географик карта, урынның планы, аэрофоторәсем, космик  сүрәт

Пространство оештыру

Предметара:

Тарих

Рус теле

 

Эш формасы:

Катнаш

Ресурслар:

Дәреслек

ноотбук

Дәрес барышы

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

1. Исәнләшү

2. Укучыларны барлау

3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

 

Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү.

Укучылар сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Сәяхәткә бару өчен безгә нәрсәләр алырга кирәк?  Мин сезгә рус халык әкиятеннән бер өзек укыйм.

Налево пойдёшь – коня потеряешь. Направо пойдёшь – себя потеряешь, прямо пойдёшь -    Богатым будешь.  Сәяхәткә барганда унга, сулга  алга таба борылып бара алабызмы?

 

II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру

 Төньяк, көньяк, көнчыгыш һәм көнбатыш — горизонтның төп яклары. Алар арасында ара яклар да бар: төньяк-көнбатыш, төньяк-көнчыгыш, көньяк-көнбатыш һәм көньяк-көнчыгыш
.
Горизонт якларын табу ориентлашу дип атала. Горизонт якларын башкача дөнья яклары дип атыйлар. Румблар дип йөртәләр.

2. Урында ориентлашу ысуллары.
Урында төрле ысуллар белән: Кояш, йолдызлар буенча, компас ярдәмендә, әйләнә-тирәдәге кайбер предмет үзенчәлекләренә карап, ягъни җирле билгеләргә таянып ориентлашып була. Мондый ысулларның кайсын гына куллансаң да, башта төньяк юнәлешне билгелиләр. Тимерказык йолдызы (Поляр йолдыз) күктә һәрвакыт горизонтның төньягында; көн уртасында предметлардан төшкән күләгә төньякка юнәлгән; агач кәүсәсендәге лишайниклар күлә гәле төньяктан куерак булып үсә.

Төньякка карап бассаң, артта — көньяк, уңда — көнчыгыш, ә сулда көнбатыш булыр.  Компас – ориенталашырга ярдәм итүче прибор.

 

 

                                                           III  этап Физкультминутка

 

IV этап  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

 

 План буенча юнәлешләрне билгеләү. Планда, юнәлешләрне билгеләгәндә, шартлы рәвештә кәгазь битенең өске кырыен — төньяк, аскысын — көньяк, уң ягын — көнчыгыш, сул ягын көнбатыш дип
алалар. Кәгазьдә башта очы өскә караган ук сызыла, аның өстенә —Т хәрефе (төньяк), ә аска К (көньяк) куела. Әгәр планда нокта куеп, аннан өскә сызык үткәрсәк, төньяк юнәлешне күрсәткән сурәт килеп чыга; аска таба сызылган сызык — көньяк юнәлешне; уң якка — көнчыгышны, сул якка көнбатышны күрсәтә. Бу сызыклар арасында ара як юнәлешне дә күрсәтергә мөмкин. Юнәлешләрне сурәтли белгәннән соң, пландагы предметларга карата булган юнәлешләрне дә билгеләп була.

 

Практик эш №1 “Урында ориентлашу: җирле билгеләр һәм компас ярдәмендә горизонт якларын билгеләү”. 

Эш тәртибен аңлату

Практик эшне башкару

 

 

V этап Физкультминутка

VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Урында ориентлашуның мөмкин кадәр
күбрәк ысулларын санап чыгыгыз. 2. Сезнең йорт мәктәптән нинди
юнәлештә урнашкан? География кабинетының тәрәзәсе кайсы якка чыга?

 

 

VII этап Йомгаклау

Нәтиҗә ясау.

Практик эшне тикшереп билгеләр кую

Өй эше:  6  параграф сөйләргә өйрән, 29-32 бит.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

Число: Укытучы: Л.И. Григорьева

Число: Укытучы: Л.И. Григорьева

Төньяк, көньяк, көнчыгыш һәм көнбатыш — горизонтның төп яклары

Төньяк, көньяк, көнчыгыш һәм көнбатыш — горизонтның төп яклары

Горизонт яклары. Практик эш №1 “Урында ориентлашу: җирле билгеләр һәм компас ярдәмендә горизонт якларын билгеләү”. Урында ориентлашу

Горизонт яклары. Практик эш №1 “Урында ориентлашу: җирле билгеләр һәм компас ярдәмендә горизонт якларын билгеләү”.  Урында ориентлашу
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
03.11.2021