Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.
МАКСАТЛАР:
1. Белем бирү максаты – Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең юклык формасын, кушымчаларын, соравын гамәли үзләштерү.
2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру.
3. Тәрбияви максат - Укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, таратма карточкалар, татар халык биюләре язылган музыка, таймер.
Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.
Кулланылган структуралар: копи клэп, токэн мэт,экстенд.
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.
МАКСАТЛАР:
1. Белем бирү максаты – Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең юклык
формасын, кушымчаларын, соравын гамәли үзләштерү.
2. Фикер сәләтен үстерү максаты Каракаршы сөйләшү нигезендә
укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру.
3. Тәрбияви максат Укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, таратма карточкалар, татар халык
биюләре язылган музыка, таймер.
Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.
Кулланылган структуралар: копи клэп, токэн мэт,экстенд.
I.
Оештыру өлеше. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
Яныгыздагы иптәшегезгә
Кояшлы көн теләгез,
Каршыдагы иптәшегезгә
Хәерле көн теләгез,
Берберегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез.
Укучылар! Берберебезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән
башлап җибәрик.
2. Белемнәрне актуальләштерү. Укучылар экранда сезгә таныш булган әкияттән
җөмләләр бирелә. Ләкин сүзләр урынына рәсемнәр куелган. Сезгә рәсемнәрне сүзләргә
үзгәртеп укырга кирәк. Раунд робэн .
1.
үсә.
2.Орлыкны
тарталар.
3.Оннан ипи
.
4,
ягалар .
5.Ипине
куялар.6.
пешә.
. Бик әйбәт. Ә хәзер фигыльләрне табабыз.Заманын билгелибез.
Бик дөрес. Димәк безнең хәзерге заман хикәя фигыльләр – а/ ә һәм –ый/ и
кушымчалары ярдәмендә ясала..(мисаллар китерелә).
Укучылар бирелгән җөмләләрне юклык формасына ничек куярбыз икән. Мәсәлән. Хлеб
не печется. (Укучылар җавабы.). Токин мэт структурасы кулланыла. Укучыларга сорау
куела, һәр укучы А4 форматында үзенең мисалларын язалар. Шуннан соң укучылар
үзләренең мисалларын зур форматтагы кәгазьгә күчерәләр. Урыннарыннан торып һәр
өстәлдәге сүзләрне тикшерәләр, дөрес түгелләрен сызалар. Урыннарына утырып үзләренең
эшләрен презентациялиләр.
Ә, хәзер миңа әйтегез әле, бүгенге дәресебезнең темасы ничек булыр инде?
Бүгенге дәресебезнең темасы хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.
Укучылар юклык формасын без нинди кушымчалар ярдәмендә ясадык?(Өстәл
артында аралашалар).
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы – М(а) ый/ м(ә)и кушымчалары
ярдәмендә ясадык.
Димәк без сезнең хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы нинди сорауга
җавап бирә?
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы нишләми? соравына җавп биреп
килә.
Хәзер укучылра без сезнең белән өстәлдәге карточкаларны алабыз.. Без Сорт кардс
структурасын кулланып сүзләрне өч төркемгә бүләбез. Шуннан соң һәр берегез
җөмлә төзисез. Биремне үтәгәч, сез нинди категория буенча сүзләрне төркемнәргә
бүлүегезне аңлатасыз. Кайсы өстәл беренче эшләп бетерә , шулар фейрверк
ясыйлар. 3 минут вакыт бирелә. (Җаваплар тикшерелә.) экстенд.
Бик дөрес, мин сезнең белән килешәм, нечкә сүзләргә без –ми кушымчасын
ялгыйбыз, ә калын тамырлы сүзләргә без – мый кушымчасын ялгыйбыз.
Укучылар тактада яңа сүзләр бирелгән, транскрипция билгеләре белән язылган яңа.
сүзләрне укыйбыз. Таба, алып кайта, ашый. Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән
дәфтәргә язу; метапредмет нәтиҗәләрен үстерү йөзеннән, сүзләрне татарчарусча
сүзлектән карау.
3. Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр эшләү:
Я сам принес сумку.
Я сама нашла семена.
Марат кушает хлеб.
4. Физминутка.5.. Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.
Прослушайте и укажите слова с отрицанием.
Үсә, сөйләми, әйтә, язмый, кушмый. Яга, якмый, куйды, әзерләр.
Прослушайте и скажите что добавлено ко второму предложению каждой пары:
Орлык үсә – Орлык бик зур булып үсә ..
Тавык таба –Тавык орлык таба..
Тычкан алып кайтмый Тычкан онны алып кайтмый.
Укучылар дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны яздык. Китапларыбыздагы 66 биттәге 5
нче күнегүне таптык. Хәзер дәфтәрләребездә шушы күнегүне башкарабыз. Укучылар эшләп
бетергәч дәфтәрләрен алышалар. Эшләрен экранда тикшерәләр.
6.Рефлексия.
Модель Фрейэр ярәмендә дәрескә йомгак ясыйбыз.
Йомгаклау.
Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштерде?
Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган
түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.
Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша
алам.
Әйбәт эшлим, материалны аңладым.
Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.
7. Өй эше.
Кагыйдәне үзләштерергә. 66 биттәге 2 нче күнегүне язмача эшләргә.
Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау булыгыз, укучылар!