ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУДА ИННОВАЦИОН ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕ КУЛЛАНЫП УКУЧЫЛАРНЫҢ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ
Харисова Динара Радиковна
Россия, Башкортстан, Уфа районы, Михайловка авылы
“Татар теле һәм әдәбияты укытуда инновацион технологияләрне кулланып укучыларның сөйләм телен үстерү”
Күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри башка телләрне өйрәнгәнче кешеләрнең үз туган телен яхшы белүенә зур игътибар биргән, чөнки бала рухи байлыкны һәм туган тел төшенчәсен гаиләдә ала. Кызганычка каршы, күпчелек балалар өчен бу эш бары тик мәктәптә генә башлана. Шуңа күрә дә туган телне өйрәтү өчен, безгә,укытучыларга, иң башта балаларда телгә кызыксыну уятырга кирәк, ә кызыксыну уятыр өчен дәресләрне эчтәлекле, заман технологияләрын урынлы кулланып, дәресләрдә психологик уңай атмосфера, уңыш ситуациясы тудырып кына өйрәтеп һәм уңышка ирешеп була. Татар телен рус телле мәктәпләрендә өйрәнү проблемасыннан чыгып “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр кулланып укучыларның сөйләм телен үстерү” дигән темага буенча чыгышымны тәкъдим итәм.
Максат: татар теле һәм әдбияты укытуда заманча технологияләргә таянып телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру һәм укучыларның коммуникатив культурасын үстерү.
Татар телен укытуда уңышка ирешер өчен укытучы кеше бертуктаусыз эзләнергә, дәресләрне методик алымнарны төрләндерергә, заман белән бергә атларга кирәк. Күрүегезчә, әлеге карап киткән кроссенс алымы да әдәбият һәм татар теле дәресләрен җанландырып җибәрә. Бу алымның өстенлеге дә шунда, ул укучыларны мөстәкыйль рәвештә эзләнергә өчен шартлар тудыра, иҗади фикерләргә өйрәтә, укучыларның да материалны ни дәрәҗәдә үзләштергәнен аңларга ярдәм итә.
Рус телле мәктәптә балаларга татар телен үзләштер өчен төп 3 шартның үтәлүе мөһим:
1) татар телендә аңлашырга, сөйләшергә өйрәтү ,
2) үзләренең фикерләрен татар телендә аңлата белү
3) башкаларның фикерләрен аңлап, язма һәм сөйләм формасында күрсәтә белү.
Шушы максатыма ирешер өчен мин үземнең дәресләремдә заманча технологияләр кулланып эш итәм.
Ә хәзер шул технологияларга тукталып китәсем килә.
Башлангыч сыйныф укучылары өчен дәресләрдә еш кына уен технологиясен кулланам, уйный-уйный татар телен өйрәнәбез, дияр идем, чөнки уеннар бала тормышында әһәмиятле урын алып торалар. Уен технологиясе тәрбия чарасы буларак, ул балаларның шәхес буларак формалашуына да этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә, баланың мөстәкыйльлеген үстерә, шулай ук балаларның иҗади сәләтен үстерә, фикерләү дәрәҗәсен арттыра, дәресне җанландыра, кызыклы итә. Уйный-уйный белем алганда, телдән үзләштерә торган материал җиңел ныгытыла һәм мавыктыргыч була, балаларның күзәтүчәнлеге арта. Тик әлеге эш төрен оештырганда, мин укучыларның яшь үзенчәлеген истә тотып, аны дәрестә урынлы кулланырга тырышам.
Татар теленнән дәрестән уйнала торган уеннарны берничә төркемгә бүлеп була:
а) әле өйрәнелмәгән татар лексикасын үзләштерергә ярдәм итүче уеннар;
б) өйрәнгән лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;
в) грамматик формаларны, җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм җөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар.
Дәрестә уенның төрле вариантларын кулланырга мөмкин. Мин уеннарны компьютер ярдәмендә презентацияда күрсәтәм. Мәсәлән, Лото уенында өйрәнелмәгән татар лексикасын үзләштерергә ярдәм итүче уен. Сүзләр һәм аерым шакмакларда предметлар бирелгән, шул сүзләрне предметлар белән туры китерергә кирәк. Укучы укый, сүзгә баса һәм ул сүз предметны таба.
Икенче слайдта аудиоязма кулланыла, җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм җөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уен. Җөмләләр укыла һәм предметларның сыйфатлары атала, сыйфат сүз төркемненең грамматик формаларын үзләштергәндә бу уен төре ярдәмгә итә.
Өченче слайдта хәрәкәттә булган рәсемнәр. Һәр рәсемгә карата сорау бирелә: “Бу кем, ул нишли?”. Бу рәсемнәргә карап фигыльләрнең грамматик формалары өйрәнә алалар, укучылар җавапларны укый ала, күреп истә калдыра. Бу уенны рольләрдә уйнап була, шулай ук парлы эш итеп уздырырга мөмкин.
Күрүегезчә, уеннар бик күп төрле һәм аларны төрлечә уйнатып була, ә максат бер: укучыларның сүзлек байлыгын арттыру, аралашырга һәм фикер йөртергә өйрәтү.
Мультимедиа интерактив кушымталарны алганда башлангыч сыйныф укучылары өчен “БАЛА” мультимедия интерактив китапханәсен актив кулланам. Укучылар “мультфильмнарны аеруча көтеп ала. Бу китапханә, миңа калса, әгәр дә аны тиешенчә һәм урынлы куллансаң, башлангыч сыйныф укучыларда аеруча сөйләм телен үстерү һәм сүзлек байлыгын арттыру өчен иң яхшы сайтларның берсе. Беренчедән, бу мультфильмнар күренекле татар язучыларының һәм шагыйрьләренең, татар халык авыз иҗатына караган әсәрләренә нигезләнеп презентация кебек слайдлардан торган мультфильмнар. Бу презентациядәге слайдларны туктатып та карап була, укучылар рәсемнәрне карап, сүзләрне истә калдыра. Башта слайдтагы җөмләне татарча укып, шуннан русчага тәрҗемә куеп тыңлап, тыңлаганда караокедагы кебек сүзләрне экранда күрсәтеп һәм һәр сүз өстендә эш алып барып була. Мультфильмны карап беткәч, тест биремнәрен үтәп, текст буенча бирелгән сораулар буенча фикер алышырга да мөмкин. Бирелгән сораулар текст белән генә чикләнеп калмый, шулай ук әсәрнең эчтәлегеннән чыгып, тормыш белән, гаилә, татар халкы гореф-гадәтләре белән дә бәйле сораулар бар.
Миңа калса Learningapps сайты да бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Бу сервиста онлайн -уеннарны бик җиңел үзләштереп, аларны да төзеп була. Татар теленнән “Минем күнегүләр” дигән веб-бит ачып, әзер конструктор буенча кирәкле уеннар, биремнәр төзеп була. Бу сайттагы биремнәр белән укучыларның үткән материалны кабатлап һәм укучыларның белемнәрен тикшереп була (мисаллар – Әйтү максаты ягыннан җөмлә, гаилә – охшаган мисалларны үз веб – биттә саклап була, сыйныфның уку дәрәҗәсенә карап, биремнәрне җайлаштырып үз биремеңне дә булдырырга мөмкин).
Шулай ук бу сервистан укучыларга биремнең QC-codын телефоннарына фотога төшереп, кушымталар аша биремнәрне үз телефоннарында эшли алалар.
Дистанцион уку да укытучыларны эзләнергә, укучы белән дистанцион укытуның отышлы технологиярен кулланып эшләргә өйрәтте. Шул ук Learningapps сайтында виртуаль класслар белән эшләп була. Класслар булдырыла һәм укучыларга биремнәрнең ссылкасы җибәрелә. Укучылар шул ссылкадан кереп, биремнәрне үтиләр, ә укытучы статистика дигән вкладкага кереп, укучыларның биремне ничек үтәгәнен тикшерә ала.
уңайлы һәм Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кроссвордлар чишү, төзү дә дәресләрне җанландыра. Кроссвордлар төзү өчен дә минем өчен уңайлы сайт бар, ул - biouroki.ru. Бу сайт шул ягы белән уңайлы, егермедән дә артмаган сүз язып, берничә төр кроссворд төзергә була. Охшаган төр кроссвордны сайлап алып, аңа бары тик сораулар гына уйлап язасы кала, һәм бу сайт укытучының эшен күпкә җиңеләйтә. Мисал – Камал, КАзан, театр, драматург, артистлар, афиша, Банкрот))
Белем.ру, Татарханә сайтларыннан мин дәрескә һәм дәрестән соң чаралар өчен кызыклы материаллар таба алам. Анда күренекле татар язучыларының биографиясе турында да мәглумат бар, дәрес һәм класстан тыш эшкәртмәләр дә, онлайн-тестлар, рәсемле сүзлек тә урын алган.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: дәресләрдә инновацион технологияләрне урынлы кулланып кына нәтиҗәләргә ирешеп була. Технологияләр ярдәмендә:
- укучыда телне өйрәнүгә кызыксыну барлыкка килә;
- укыту сыйфатын күтәрергә ярдәм итә;
- укучыларның сөйләм теле яхшыра, сүз байлыгы арта;
- - дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндереп була;
- укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек барлыкка килә.
Күрүебезчә, укыту процессында кулланырлык технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуда иң уңышлы вариантын табу.
Чыгышымны А. Де Сент –Экзюпери сүзләре белән төгәллисем килә: “Җир йөзендә иң зур байлык- кеше белән аралашу байлыгы”. Ә мин, туган телдә аралашу дип тә өстәр идем.
Димәк, безнең бурыч- туган телебезне киләчәк буынга тапшыру, шуңа күрә дә укучылар үз туган татар телен өйрәнеп, туган телдә аралашып һәм аңлашып яшәргә тиеш.
Кулланылган әдәбият
1. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту- Казан “Татармультфильм” 2013.
2. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному. – Казань: Изд-во ТАРИХ, 2000. – 479 с.
3. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.