Класстан тыш чара "Мин табигать баласы" (4 класс)
Оценка 5

Класстан тыш чара "Мин табигать баласы" (4 класс)

Оценка 5
Мероприятия
docx
классное руководство
4 кл
06.01.2017
Класстан тыш чара "Мин табигать баласы" (4 класс)
"Мин - табигать баласы" дип исемләнгән класстан тыш чараны үткәрүнең максаты укучыларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү; яраткан шагыйрьләребезнең , язучыларыбызның әсәрләре аша табигатьнең матурлыгын күрә белергә, саклый белергә өйрәтү; танып –белү сәләтләрен үстерү. Бу чараны үткәрүгә әзерлек барышында музейга, табигатькә экскурсияләр үткәрү уңай нәтиҗә бирә.
Мин - табигать баласы.docx

 

 

 

 

 

 

 

 

  

 Мин – табигать

          баласы

                                                                              

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                 Төзеде:  Күлле  Киме  урта

                                                                          мәктәбенең башлангыч сыйныф

                                                                          укытучысы  Йосыпова Г.И.

                                                                                 Үткәрелде: 

                                                                                 4сыйныф укучылары белән

                                                         Вакыты: 22 октябрь, 2014ел

 

 

 

Максат.          

       Укучыларда   туган  як   табигатенә   мәхәббәт тәрбияләү;  яраткан   шагыйрьләребезнең , язучыларыбызның   әсәрләре   аша    табигатьнең матурлыгын күрә белергә,   саклый  белергә өйрәтү; танып –белү сәләт-

ләрен үстерү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 1.Кереш өлеш.   Мин – табигать баласы.

 Слайд 1.

         Берәүләр шәһәрдә яшәсә, без исә,гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары. “Шәһәрне макта, авылда тор “ - дигәннәр борынгылар һәм бер дә ялгышмаганнар.

                 “Коенып үскән су буе,

                   Шылт  та итми як- якта

                   Яшәргә риза мин монда

                   Әйләнеп бер яфракка” – дип яза гомере буе  шәһәрдә яшәгән, әмма туган авылына, чишмәләренә,басу – кырларына, тал – тирәкләренә – гомумән авылыбызның гүзәл табигатенә гашыйк булган авылдаш язучыбыз Сибгат Хәким.

         Слайд 2. Слайдтагы сүзләрне уку. 

«Табигать кочагында яшәү,аны күреп тору,аның белән сөйләшү- бәхет.”

-         Ә нәрсә соң ул табигать?

-         Табигать ул безнең әйләнә –тирәбез,туган җиребез,туган ягыбыз...

-         Суларын эчеп туймаслык чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман – кырларыбыз. Җәнлекләр,үсемлекләр, кошлар дөньясы.

-Без шул табигатьтә яшибез.Без барыбыз да табигать балалары.Яшел урманнарның шавы,чишмәләрнең челтерәп агышы, елга – күлләрнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, яшәү өчен безгә дәрт – дәрман биреп тора, көч – куәт өсти,матурлата, сафландыра, илһамландыра. Табигать  -  Җир анабызга аз гына саксыз кагылсаң да ул җимерелергә,уалырга гына тора. Шуңа күрә ул безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без аны күз карасы кебек якларга , усаллардан сакларга тиешбез.

-         Кызганычка каршы саклап бетерә генә алмыйбыз шул.

2.   Табигатькә саксыз караш турында шигырьләр тыңлау. (”Белмим, нәрсә белән бетәр”, “Җир елый” шигырьләре)

  3.   Табигатьне кадерләү турындагы әйтемнәрне  уку, мәгънәләрен аңлату.

  Слайд 3. “Җиргә төкергән – үзенә төкергән”

                 “Кеше үз гомерендә 10 төп агач утыртырга тиеш”

                 “Агачның тамырларына балта чабып, яфрагы белән дус булма”

                 “Кул пычранса су белән юарсың,

                   Су пычранса ни белән юарсың”

                 “Бер агачтан мең шырпы ясап була.

                    Бер шырпы белән мең агачны яндырып була”

                  “Каен себеркесе хан кызын терелткән” һ.б.

  (Өстәп әйтү)

   4. Г.Тукай иҗатында табигатьне саклау  темасы. 

 Слайд 4 – 6.  Язучыларыбыз, беренчеләрдән булып , табигатьне саклау турында чаң какты. Кечкенәдән Кырлай табигатенә,урманнарына, малайлар белән бергә ат көткән болыннарына, сихри күккә ашкан төз чыршыларга гашыйк була нәни Гадулла. Әтисе Сәгъди абзый бик олы җанлы ,эшлекле татар крестьяны була.Нәни Габдулланы үзе белән бергә игенчелек эшләренә тарта башлый. Крестьян хезмәте авыр булса да аның ләззәтен таба ул:көн үзәгендә басудан кайткач буага төшеп су керүләр, баздан катып алып менеп чишмә суына болгатып эчүләр – кичләрен Кырлай урманнарында җыр, моң – болар барысы да Тукайны шагыйрь иткән иң әһәмиятле шартлар,Тукаебыз күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигьри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача.

  “Туган авыл”   шигырен тыңлау.

   “Бу рәсемнәр кайсы шигырьдән?”

5.  А.Алиш әсәрләре аша табигатьнең матурлыгын күрү.

 Слайд 7-8

  Туган туфракка сабый чакта җибәргән тамырлар гына кешене бәхетле итә. Табигать баласы икәнлегеңне тою нәкъ шул чорда башлана һәм А.Алиш әйткәнчә куе урманнардан,киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килүче кадерле кунак икәнлегең күңелгә мәңге берегеп кала.

  Ә кем соң ул балалар А.Алиш? 

Әйе, балалар,  А.Алиш - сөекле әкиятче, язучы, герой абыебыз да ул. гүзәл табигать кочагында үскән зирәк малай кечкенәдән үк сәләтле бала була,фәннәрне бик яхшы үзләштерә, концертлар оештыра, шигырьләр ,хикәяләр яза табигатенең  ,тирә – як мохитне оста тоемлый , үзенчә күрә белгән. Язучының күп әсәрләре табигать - белән тыгыз бәйләнештә язылган. Ул табигать ямен , аның матурлыгын сиземли һәм аңлый белүче язучы. Безне дә табигать матурлыгын күрә белергә, югалтмыйча  сакларга өйрәтә.

    Аның “Туган авыл” шигыре нибары 7 юлдан тора. Шушы кыска гына шигыре белән ул туган авылының матурлыгын, гүзәллеген, аны нык яратуын төрле яклап ачып биргән.

     Илүзә шигырь сөйли.  “Туган авыл”.

     1 сыйныф  укучылары ”Ярканат” шигырен  сөйли.

-         Әкиятләрен ул табигать күренешләрен ,хайваннар һәм кошлар дөньясын сурәтләп яза.

Слайд 9.    “Әкиятләрен рәсемнән танып бел” .

6.    А.Алишның  ” Койрыклар “ әкиятен сәхнәләштерү.

-Балалар, А. Алиш бу әкиятендә хайваннар һәм  кошлар дөньясын гына сурәтләп калмый, куян кебек ялкау була күрмәгез , дип тә кисәтә.

7.  Чишмәләр– табигать бизәге .  С. Хәким чишмәләре . Слайд 10-11

      Һәрбер шәхес үзенең иҗатында туган ягының матурлыгына дан җырлаган, үз ягы табигатенең гүзәллеген һәр кешегә җиткерегә тырышкан. Туган йортын, туган авылын, туган ягын чын күңелдән яраткан  кеше генә Ватанын ярата һәм кирәк вакытта үз – үзен аямыйча көрәшкә күтәрелә.Аны исә чишмәләрдән, елга – күлләрдән башка күз алдына да китереп булмый.        Чишмәләр...Кемнең генә күңеленә илһам салмый да,кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар. Чишмәләр – табигатькә җан кертүчеләр алар,елга, күл,инеш,диңгез,океаннарга тормыш бүләк итүчеләр дә.Чишмәләрне без мәңге яшәр өчен яратылган үлемсез чыганаклар дип кабул итәргә өйрәнгәнбез. Алай түгел икән шул. Карамасаң чистартып тормасаң,алар да улә икән.

     Авылыбызда чишмәләр күп булган: нәкъ авыл уртасында Буяучы чишмәсе, бераз өскәрәк киткәч,чишмәләр бер – бер артлы тезелеп киткән: Марс чишмәсе,Кларс чишмәсе,Түбән оч,Югары оч чишмәләре.Авылдаш шагыйребез Сибгат Хәким бу чишмәләр янында күп булган,алар аның күңелен дулкынландырган. Чишмәләргә багышлап “Бер тауда 10 чишмә”, “Фазыл чишмәсе” шигырьләрен иҗат иткән ул.Алар көйгә дә салынган.

Суларны колонкалардан гына агызып эчә башлагач, күп чишмәләребез юкка чыкты. Моны күреп шагыйрьнең җаны сыкраган. “Гүзәллекнең кадерен белеп җиткермибез шул...” дия торган булган ул.

Иң зур һәм иң матур чишмә авылыбызның түбән очына урнашкан улаклы чишмә: суы куаклар арасыннан бәреп чыккан ,озын агач улаклар буйлап аккан.Бу чишмәнең тәмле шифалы суы эч һәм эчәк авыруларыннан интеккән кешеләргә бик файдалы, диләр.Шәһәрдән кайткан күпме кешеләр шул чишмәнең суын алып китәләр. С.Хәким дә шул чишмәнең суын эчеп үскән.

“Чишмәләр үзләре минем

Учларыма су салды

Су салды алар яшәргә

Көчәйтеп тик сусауны” – дип яза ул.

“Туган якка бер тапкыр кайтып килмәсәң,ел буе тамагы туймый калган

кеше кебек йөрисең...” “Кайтам, кайтам туган авылыма...”,- дип яза шагыйрь.

   Хәзер С.Хәкимнең туган авылын,аның табигатен чиксез ярату, сагыну хисләре белән язылган “Сусау” дигән җырын тыңларбыз.

 

        8.Урманнар – безнең табигатебезнең аерылгысыз бер өлеше.

Слайд   12-13

             Урманнарны бөтен кеше дә ярата, һәркемнең анда барасы килә.Чут – чут итеп сайраган кош тавышлары, хуш исле җиләк , чәчәк , үлән исләре кешеләрне үзенә тарта. Ял көннәрендә төркем –төркем дә, ялгыз да кешеләр урманга агылалар. Урманнар – безнең дусларыбыз, туендыручыларыбыз

Урманның безгә биргән сый – хөрмәтенә без бик рәхмәтле. Әмма барлык кешеләр дә урман байлыгыннан тиешенчә генә файдаланып, аны саклый беләләр микән соң? 

       “Сак бул , син” шигыре.  Илфинә сөйли.

Сәхнәләштерелгән күренеш.    Урманда гөмбә җыючы кызлар нинди күренешләргә тап булалар?          Игътибар белән тыңлыйк әле аларны.

(Урман күренеше.Кәрзиннәр тотып 3 кыз чыга.Кырмыска, Күбәләк, Куян, Кош,Чыршы, Каен, Ландыш белән очрашалар. Моң – зарларын тыңлыйлар).

    “Табигать ул – безнең әни. Табигатьне саклагыз!”-дип бетерәләр. “Барган идем” җыры җырлана.

 

     9. Магнитофон язмасында “Җир – ана кисәтүе”н тыңлау.

Слайдлар 14-15.

    10.Йомгаклау. Укучылар сөйли.

  Әйе,без табигать балалары, ә табигать – безнең хуҗабыз! Моны

беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә,кануннарына каршы килмичә аңа булышыйк.

    Чыннан да, безнең Туган ягыбыз чәчәк кебек, ул беркайчан

картаймас.Минем бөтен теләгем,хыялым шул.Чәчәк ат син, минем яраткан,сөекле Туган ягым. Ләкин чәчәк кебек шиңмә, саргайма һәм кипмә.Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыеңда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең – синдә яшәүче халкың булсын. Амин! Берүк шулай булсын!

  

  11.  Җыр “Туган җиремә”

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  


 

Мин – табигать баласы

Мин – табигать баласы

Максат. Укучыларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү; яраткан шагыйрьләребезнең , язучыларыбызның әсәрләре аша табигатьнең матурлыгын күрә белергә, саклый белергә өйрәтү; танып –белү сәләт- ләрен үстерү

Максат. Укучыларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү; яраткан шагыйрьләребезнең , язучыларыбызның әсәрләре аша табигатьнең матурлыгын күрә белергә, саклый белергә өйрәтү; танып –белү сәләт- ләрен үстерү

Табигатьне кадерләү турындагы әйтемнәрне уку, мәгънәләрен аңлату

Табигатьне кадерләү турындагы әйтемнәрне уку, мәгънәләрен аңлату

Аның “Туган авыл” шигыре нибары 7 юлдан тора

Аның “Туган авыл” шигыре нибары 7 юлдан тора

Урманнар – безнең табигатебезнең аерылгысыз бер өлеше

Урманнар – безнең табигатебезнең аерылгысыз бер өлеше

Класстан тыш чара "Мин табигать баласы" (4 класс)

Класстан тыш чара "Мин табигать баласы" (4 класс)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
06.01.2017