Конспект по музыке на тему "Җырларда бирелгән драматик үсеш" (3класс)
Оценка 5

Конспект по музыке на тему "Җырларда бирелгән драматик үсеш" (3класс)

Оценка 5
Разработки уроков
docx
музыка
3 кл
17.03.2018
Конспект по музыке на тему "Җырларда бирелгән драматик үсеш" (3класс)
"Яшь бөркет", Я. Шведов шигыре, М. Садри тәрҗемәсе, В. Белый музыкасы. Бу җыр батырлык, кыюлык турында. Ул төрле телләрдә яңгырый. Җырның авторлары кем һәм ул ничек барлыкка килгән соң? ... 1936 нчы ел. Мәскәүдә Моссовет театры “Хлопчик” исемле спектакль куярга әзерләнә. Бу әсәрдә Граңданнар сугышы елларында яшьләрнең дошманнарга каршы курку белмәс көрәше яктыртыла.Конспект урока по музыке "Җырда бирелгән драматик үсеш"
3 сыйныф музыка.docx
3 сыйныф, III  чирек. Дәрес № 4.                                                                                                        Дата: 5.02.2013 Тема: Җырларда бирелгән драматик үсеш. Максат: 1.Укучыларның  әсәрдә характерын ачыклый белү; интонация төрләрен,  күнекмәләрдә  осталыкка ирешүләрен булдыру, марш , бию, җыр төрләрен аера белү, импровизацияләр иҗат итү,  җырларда бирелгән драматик үсешне дөрес табу. 2. Укучыларның  музыкаль сиземләү, музыкаль ритм, хәтер, активлык сәләтен үстерү. 3. Музыка сәнгатендәге үсешкә , музыка төзелешенә кызыксыну уяту. Тип: Комбинирлашкан. Җиһазлау: ТСО,баян, рәсем репродукцияләре. Әдәбият: Муз.дәресе 3 с., Н.В..Бакиева, Ә.Г.Гарипова, В.Х. Бакиева. ­ Казан: Мәгариф, 2009 ел,   Хрестоматия 3 с Метод. Әңгәмә, уен. Дәрес барышы. 1.Өештыру өлеше. Дәрестә уңай психологик булдыру. Музыкаль исәнләшү. Дәрес планы һәм тема белән таныштыру. 2.Өй эшен тикшерү. Композитор  А. С. Ключарев турында  сөйләү. 3.Белемнәрне актуальләштерү. Авазларны  кабатлау. 4.Яңа материалны үзләштерүгә әзерлек.  Гражданнар сугышы турында ниләр беләсез? Геройлар турында нинди китаплар, музыкаль  әсәрләр иҗар ителгән? Нинди фильмнар караганыгыз бар? Музыка тыңлау.  “Яшь бөркет”, Я. Шведов шигыре, М. Садри тәрҗемәсе, В. Белый музыкасы. Бу җыр батырлык, кыюлык турында. Ул төрле телләрдә яңгырый. Җырның авторлары кем һәм ул ничек барлыкка килгән соң? ...   1936   нчы   ел.   Мәскәүдә   Моссовет   театры   “Хлопчик”   исемле   спектакль  куярга   әзерләнә.   Бу әсәрдә   Граңданнар   сугышы   елларында   яшьләрнең     дошманнарга   каршы   курку   белмәс   көрәше яктыртыла. Пьесаның герое акларга әсирлеккә төшә   һәм төрмәдә үзе – уналтылы яшьлек малай турында җыр яза. Спектакль өчен җырның музыкасын күренекле композитор Виктор Белый, сүзләрен шагыйрь Яков Шведов иҗат итә. Җырның көе дә, сүзләре дә шулкадәр уңышлы чыга: тамашачылар, спектакльдән чыгуга ук, аны җырлый башлыйлар. Җыр тиз арада тарала: аны Ерак Көнчыгыштагы чик сакчылары да, Каспий балыкчылары  да, Испания, Нью – Йорк эшчеләре  дә җырлый.  Бөек Ватан сугышы елларында да “Яшь бөркет” партизаннарның, сугышчыларның яраткан җыры була. 5.Яңа белем­күнекмәләр үзләштерү. Җырлау күнегүләре. Нота исемнәрен атап (сольфеджио) җырлагыз: №1,  №2 (53 бит). Бирем. Ритмнарны төгәл булсын өчен, нокталы һәм уналтылы ноталарга игътибар итеп,  күнегүләрне башкарыгыз. Нокталы һәм уналтылы ноталар җырларда бирелгән очракта – синкопа дип атала. Физкультминутка. 6.Яңа белемнәрне ныгыту. Җыр җырлау. “Яшь бөркет”, Җ. Дәрзаманов шигыре, Ф. Әбүбәкеров муз. (54 бит). Җырның соңгы юлларын ноталарга карап өйрәнегез. Иң элек  һәр тавышны аерым өйрәнеп, аннан  соң гына тавышларны бергә җырлагыз: 7.Дәрескә йомгак ясау. Нәрсә ул драматик үсеш? 8.Өйгә эш бирү. Җырның сүзләрен  кабатла.

Конспект по музыке на тему "Җырларда бирелгән драматик үсеш" (3класс)

Конспект по музыке на тему "Җырларда бирелгән драматик үсеш" (3класс)

Конспект по музыке на тему "Җырларда бирелгән драматик үсеш" (3класс)

Конспект по музыке на тему "Җырларда бирелгән драматик үсеш" (3класс)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
17.03.2018