Конспект урока по музыке( 7 класс)
Оценка 5

Конспект урока по музыке( 7 класс)

Оценка 5
Разработки уроков
docx
музыка
7 кл
23.11.2017
Конспект урока по музыке( 7 класс)
1.Композитор Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән укучыларны таныштыру. Укучыларның музыкаль тәҗрибәләрен гамәлгә ашыру; композитор турында белү; музыкаль сәнгатькә эмоциональ, аңлы һәм практик-әшлекле мөнәсәбәт формалаштыруны дәвам итү; балет төшенчәсе белән таныштыру. Ф. Яруллинның “Шүрәле” балетын өйрәнү. 2.Укучыларда музыкаль сиземләү сәләтен, музыкаль ритм, хәтер, активлык үстерүгә аеруча басым ясау. 3.Музыка сәнгатендәге үсешкә, музыка төзелешенә кызыксыну уяту.Конспект урока по музыке. Жизнь и творчество татарского композитора Фарита Яруллина.
Ф Яруллин һәм аның Шүрәлесе 7 сыйныф.docx
Фәрит Яруллин иҗаты. Беренче милли балет – “Шүрәле”  Тухфатуллина Резеда Хатиповвна, учитель музыки 7 сыйныф, 3 чирек Дәрес №   4                                                                                                Дата: Тема: Фәрит Яруллин иҗаты. Беренче милли балет – “Шүрәле” . Максат: 1.Композитор Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән укучыларны таныштыру. Укучыларның   музыкаль   тәҗрибәләрен   гамәлгә   ашыру;   композитор   турында   белү;   музыкаль сәнгатькә эмоциональ, аңлы һәм практик­әшлекле мөнәсәбәт формалаштыруны дәвам итү; балет төшенчәсе белән таныштыру. Ф. Яруллинның “Шүрәле” балетын өйрәнү. 2.Укучыларда музыкаль сиземләү сәләтен, музыкаль ритм,  хәтер, активлык үстерүгә аеруча басым  ясау. 3.Музыка сәнгатендәге үсешкә, музыка төзелешенә кызыксыну уяту. Җиһазлау: Компьютер, баян, дәреслекләр, композиторның биографиясе, иҗаты буенча компьютер презентациясе, рәсем репродукцияләре. Тип: Комбинирлашкан. Әдәбият: Муз.дәресе 5­7 с., Р. Т. Сайфуллин. Метод. Әңгәмә. Дәреснең барышы: 1. Дәресне оештыру өлеше: 1) Музыкаль исәнләшү  2) Дәреснең темасын, максатын укучыларга җиткерү.. 2.Өй эшен тикшерү. 1920­1930 елларда Казанда музыкаль тормыш. 3.Белемнәрне актуальләштерү. Авазларны искә төшерү. 4.Яңа материалны үзләштерүгә әзерлек. Укытучы: Укучылар, без бүгенге  дәрестә  сезнең белән  сәнгать һәм музыканың бербөтен икәнлеген тоярга,  шуңа ышанырга омтылырбыз. Дәресебезне композитор Фәрит Яруллинның тормышын, аның  иҗатын, аның өчен иң кадерле булган “Шүрәле” балеты аша ачарга тырышырбыз. Шуңа күрә дә  дәресебезнең темасын “Фәрит Яруллин һәм аның “Шүрәле”се” дип атарбыз. 1) Фәрит Яруллинның биографиясе: Табигатьнең зирәклегеме, әллә саранглыгымы– кешегә гомер дигәнең бик тә чикле, үлчәп кенә бирелгән. Ул менә шушы вакыт арасына сыярга, кешелек тарихында үзеннән билгеле бер өлеш – өчен   ел   вакыт   егерме   нибары   җиде күңел хәзинәсен калдырып китәргә тиеш. Заманның нинди генә чоңгылларына эләкмәсен, кагыйдә буларак, зур шәхесләр үзләренә тигән гомердә әйтәсе сүзләрен әйтеп өлгерәләр. Гаҗәп хәл: Тукайга моның   җиткән. Композитор Фәрит Ярулли үзенең “Шүрәле” балетын Тукай яшендә тәмамлый һәм Бөек Ватан сугышына   китә.   Ул   матурлык   хакына   яшәде,   иҗат   итте   һәм   һәлак   та   булды. Фәрит Яруллин үзенең иртә үлеме һәм “Шүрәле”сен сәхнәдә бөтенләй күрми китүе белән зур бер серне дә алып китте. Шул серне аңларга тырышу теләге безне каядыр ерак офыкларга чакыра, тәгәри ияртә. Сәнгатьтә иҗатның үзеннән дә зуррак бер нәрсә бар, ул да булса – әсәрнең авторы, аны дөньяга тудыручысы.   “Шүрәле”се   генә   түгел,   композиторның   шәхесе   дә   бердәй   дәрәҗәдә   үзенә   тарта, кызыктыра безне. Зур рухи байлык калдырган иҗатчалар һәммәсе дә шулай, чөнки әсәр белән авторны бер­берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Күңел батырлыгы кылыр өчен кеше гомере буе әзерләнә. Фәрит Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгәндә без күп кенә сорауларга җавапны аның балачагыннан, ул яшәгән чордан, мохиттан, композиторның шәхесеннән эзләргә тиеш булабыз. шикелле йомгак киткән     үзенә       <Приложение 1> 1913 елның апрель ае сөекле шагыйребез Габдулла Такуйны бу якты дөньядан алып китте. Ә 1914 елның гыйнвар ае җиргә булачак композитор Фәрит Яруллинны бүләк итте. Габдулла Тукайны искә төшерүем тикмәгә генә түгел. Ф.Яруллинның әтисе Заһидулла Яруллин барыбызга да таныш булган “Тукай маршы” авторы. Тукайга булган мәхәбәтен З. Яруллин үзенең улы Фәриткә дә кечкенәдән бирә алган. Әле Фәрит укый да белмәгән бер көнне ул Г.Тукайның әкиятләр җыентыгын алып кайта. Кышкы озын кичләрнең берсендә әлеге иҗатка гашыйк гаилә бергә җыела. Әтиләре Фәрит өчен скрипка ясый, ә әниләре Г. Тукайның әкиятләрен укый. Фәритнең күңеленә иң хуш килгәне, тирән эз калдырганы “Шүрәле” әкияте була. Шул көннән башлап ул шушы образ белән яши башлый. Хәтта Шүрәлене чын­чынлап барлыгына да үз­үзен ышандырып бетерә. Укучылар, ә Шүрәле чынлап та   халык   авыз   иҗатында   булганмы,   әллә   аны   Г.   Тукай   гына   уйлап   тапканмы? Буыннан   буынга   күчеп,   телдән–   телгә   сөйләнеп   килгән   татар   халык   әкиятләрендә   нинди   генә җеннәр,   убырлы   карчык,   дию   пәриләре   турында   сөйләнми...   Шүрәле   –   әнә   шундый   әкияти затларның берсе. Халыкның күзаллавынча, ул үзе дә адәмчәрәк кыяфәтле, йонлач, бармаклары очлы һәм озын, маңгаенда мөгез. Көчле– куәтле түгел, ләкин мәкерле, кешеләрне кытыклый торган сәер гадәте   бар.   Кети­кети   уйный   башласа,   адәмне   кытыклап   үтерүе   дә   ихтимал,   имеш. Укучы: Халык әкиятләрендә  Шүрәленең  икенчерәк төрлесе дә бар. Анысы, төн буе карурманда чаптырып, крестьянның атын газаплый икән. Әмма кеше дигәнең хәйләкәр: атының сыртын сумалага буяп җибәрә. Шүрәле, бер менеп атлангач, кире төшә алмыйча шунда ябышып кайткан да, соңра кешеләр аны базга салып, өстенә керосин сибеп яндырганнар, янәсе. Укучы: Халык әкиятләренә нигезләнеп, Тукай әкият – поэма яза, Шүрәлене Кырлай урманнарына кертеп җибәрә. Калганы инде билгеле: Былтыр атлы егет хәйлә белән Шүрәленең бармакларын бүрәнә ярыгына кыстыра... Укытучы: Әдәбиятта яки музыкада булсын, сәнгать дөньясында теләсә кайсы әсәр – шәхеснең дәвамы, йөрәк  тибеше, күңел кайтавазы... Ф.Яруллинның “Шүрәле”се музыкаль әсәр. Ул балет. Ә нәрсә соң ул балет? <Приложение 2> – 2 бит Балет – ул  театральләштерелгән,  сәхнәләштерелгән  музыка  белән баетылган бию  күренеше. “Шүрәле” балетының  либреттосын  Әхмәт Фәйзи яза. <Приложение 2> – 3 бит Либретто   итальянчадан   тәрҗемәсе   китапчык,   ягъни   әдәби   текст   –   балетның   эчтәлеге. Укучылар,   әгәр   либретто   үзгәрә   икән,   аның   музыкасы   да   азмы   –күпме   үзгәрә.   Әхмәт   Фәйзи либреттосына   язылган   музыканың   күп   өлеше   үзгәрешсез   кала,   ләкин   байтак   урыннар   кабаттан эшкәртелә. Либретто яңартылу уңаеннан кайбер бүлекләр, туй һәм   янгын күренешләре   өр – яңадан   языла. Балет тарихында   либретто  һәрвакыт алдан йөри, ләкин әсәр  язмышын  ахыр  чиктә музыканың  көче, итә. Фәрит Яруллинга кыска гына вакыт эчендә “Шүрәле”  балетына  көйләрне, партияләр, күренешләр өчен   музыканы   язарга   һәм   өлгертергә,   балеттагы   фантастика   белән   чынбарлыкның   табигый кушылып китүенә гармониягә ирешергә кирәк. тирәнлеге, яңалыгы хәл         5.Яңа белем­күнекмәләр үзләштерү. Музыка тыңлау. <Музыка> Укучылар,   әлеге   тыңланып   кителгән   музыкаль   әсәр   –   увертюра   дип   атала.   Ә   нәрсә   соң   ул  увертюра? <Приложение 2> – 4 бит төп   эчтәлеген   Увертюра   француз сүзеннән алынган   –   ачыш дип   атала,   оркестр   башкаруында   кыскача гына  балетның   бирү. Әсәрнең   увертюрасы   безне   зур,   каршылыклы,   давыллы   –   романтик   дөнья   белән   очрашуга әзерли.  “Шүрәле”   балеты   3   күренештән   4   картинадан   тора.   Балетта   музыка   әйдәүче   көч,   ул   безне,  тыңлаучыларны   таныштырып   бара.  “Шүрәле”  балетының  иң  характерлы  һәм  мөхим  билгесе  –  аның  катлаулы  симфоник  үсешкә,  лейтмотивлар  системасына  корылган  булуында.  Күргәнебезчә,  балетның  1 нче  өлешендә  үк  3  лейтмотив  бәрелеше  –  Шүрәле,  Былтыр,  Сөембикә  кичерешләре.  Ә  нәрсә  соң ул  лейтмотив? ­ Лейтмотив  ул  нинди  дә  булса  образны,  күренешне,  идеяны  характерлаучы  музыкаль  тема. (Спектакльдә  образның  сәхнәгә  чыгу  өлешендә  яңгырый) әчтәлеге   әсәрнең   алдан   белән   ачып   ук   <Приложение 2> – 5 бит Укучылар, ә хәзер сезнең  белән  балетның  эчтәлеге, ягъни  либреттосы белән  якыннанрак  танышып  үтик   әле. (укучыларның күренешләр  эчтәлеген  сөйләп китүе) Укытучы: Укучылар, арыдыкмы?  Әйдәгез  бераз  ял  итеп,  биеп  алыйк. Физминутка. Музыка  укытучысы: Балетның  геройлары  кемнәр?  Без  аларга  кыскача  гына  характеристика  биреп  китик  әле. Укучылар: Балетның  геройлары:  Шүрәле,  Былтыр  һәм  Сөембикә. Укытучы: Шүрәленең характерын  ачыклау:  Уңаймы?  Тискәреме? Җавапны  без  музыкаль  клипны   караганнан соң  әйтербез. <Видеофайл 1> Укучылар: Шүрәле  шаян,  мәкерле. Укытучы: Аның  тискәре  һәм  мәкерле  зат  булуы  көй  һәм  хәрәкәтләр белән  ничек  күрсәтелә? 1. Көйдәге  шомлы  авазларның  яңгырашы. 2. Ямьсез  хәрәкәтләр  белән  биюе. Ә  кем  ул  Былтыр? Укучылар:  Авыл  егете.  Яшь  һәм  бик  көчле, зирәк. Укытучы: Былтырның  биюендә  аның  характеры  чагыламы?  Былтыр  биюен  карап  үтик  әле. <Видеофайл 2> Укытучы: Гаделлек  сөйгән  батыр  һәм  тәвәккәл  егет  икәнлеге  күренеп  тора.  Ә Сөембикә  образына  нинди  характеристика  биреп  була? Сөембикә биюен карап образны  сүрәтләп китик әле. <Видеофайл 3> Укучылар:   Сөембикә  –  саф  мәхәббәт  өчен  яратылган  гүзәл  һәм  эчкерсез  җан. Укытучы: Дөрес укучылар, Сөембикә  образының  көй  аша  сафлыгы,  мәхәббәте,  кичерешләре  күренә. Укытучы: Балет  нигезенә  сюжет  итеп  Г.Тукайның  “Шүрәле” әкияте  алынган  дидек. Ә  бит  әкияттә   Сөембикә  образы  юк.  Авторлар  әлеге  образны  ни  өчен  либреттога  керткән­нәр? Һәм  ни  өчен   кызның  исеме  Сөембикә?  Беренчедән,  кыз  образын  кертү,  батыр,  көчле  Был­тырның   мәхәббәте  өчен  көрәшүен  ачу  өчен кирәк.  Икенчедән,  Сөембикә  татар  халкының  матурлыкка,   сафлыкка  өндәп  торучы  образы. 6.Яңа белемнәрне ныгыту. Җырлау күнегүе. “Зәйнәбем” Җыр өйрәнү. “Шүрәле”  Зөлфәт Хәкимов көе, Зиннур Хөснияр сүзләре. Укытучы: Шүрәле  образы  бүгенгесе  көндә дә  актуаль  булып  кала,  ул  безнең  шагыйрьләребезгә,   сынчыларыбызга,  композиторларыбызга тынгылык  бирми,  яңадан  – яңа  әсәрләр  иҗат  итүгә   илһам  биреп  тора. Хәзер  без  сезнең  белән Хәким  музыкасы,  Зиннур  Хөснияр  сүзләренә   язылган  “Шүрәле”  җырын  җырлап  китик  әле. (“Шүрәле” җыры)  <Рисунок> Укытучы: Фәрит  Яруллин,  беренче  татар  балетын  иҗат  итеп,  Шүрәлене  сәхнәләрдә  һәм музыка   дөньясында  яшәтергә  тиеш  була. Ул  татар  музыкасында  беренчеләрдән  булып  яңа  өлкәгә  – әкиятләрдәге  фантастика  дөньясына үтеп  керә. Аны  музыка  телендә  сүрәтләве  белән   сәнгатьчә  ачыш  ясый. Хәтта  җен  пәриләрне  тасвирлаганда  да  милли  колоритны  саклау   осталыгына  ирешә. Музыкасында  чынбарлык  белән  хыял әкият  дөньясы  икесе  ике  якта   таралып  ятмый,  алар  балетның  тулаем  хореографиясендә  сыешып,  бербөтен  булып  яшиләр. Йомгаклау: Укучылар, белемнәрегезне сынап карыйк әле? Миллионер буласыгыз килә ме? Приложение Кемнең миллионер буласы килә? (тест).  Укучылар, бүген без музыка дәресе белән сәнгать төренең бер бөтен икәнлеген исбатладык.  Беренче татар балетын тудыручы композиторыбыз Ф.Яруллинның музыка өлкәсендәге  казанышларын күрә алдык, аның биографиясе белән таныштык һәм кайбер музыка төшенчәләрен дә искә төшердек. Балетта булган  образларга характеристика бирдек. Өй эше: Фәрит Яруллин иҗатын бел (160­161 бит).

Конспект урока по музыке( 7 класс)

Конспект урока по музыке( 7 класс)

Конспект урока по музыке( 7 класс)

Конспект урока по музыке( 7 класс)

Конспект урока по музыке( 7 класс)

Конспект урока по музыке( 7 класс)

Конспект урока по музыке( 7 класс)

Конспект урока по музыке( 7 класс)

Конспект урока по музыке( 7 класс)

Конспект урока по музыке( 7 класс)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
23.11.2017