Дәреснең технологик картасы
Дәрес темасы – «Сидек бүлеп чыгару органнары системасы» |
Класс -8 |
|
||
Дәрес тибы – яңа белемнәр ачу дәресе |
Дәреслек авторлары - Д .В.Колесов, Р.Д.Маш, И.Н.Беляев |
|
||
Дәреснең максаты: сидек бүлеп чыгару органнары системасының төзелеш һәм физиологик үзенчәлекләре турында белемнәрне формалаштыру; бүлеп чыгару органнары системасы авыруларының сәбәпләрен билгеләү; организмның бербөтенлеге, “гомеостаз” төшенчәләрен ныгыту Бурычлар: матдәләр алмашы продуктларының организмнан чыгарылуының әһәмиятен, моның өчен сидек бүлеп чыгару системасының ролен күрсәтү; бүлеп чыгару органнары төзелеше һәм функцияләре, авыруларны булдырмый калу юллары турында белемнәрне туплау һәм үстерү; дәреслек һәм өстәмә материаллар белән эшчәнлекне үстерү
Укыту эшчәнлегенең нәтиҗәләрен планлаштыру |
||||
Предмет |
Метапредмет |
Шәхси |
||
Укучылар белергә тиеш :— сидек бүлеп чыгару органнары системасының төзелеш һәм физиологик үзенчәлекләрен; бүлеп чыгару органнары системасы авыруларының сәбәпләрен Укучылар эшли белергә тиеш :- теманың төп төшенчәләрен ачыклый белергә; өстәмә информация белән эшли белергә; таблица һәм схемалар белән эшли белергә |
Танып белү: теманың төп төшенчәләрен ачыклый белергә; өстәмә информация белән эшли белергә һәм фактларны тикшерергә, анализларга, гомумиләштерергә; дәреслек белән эшләргә, төп информацияне билгеләргә, таблица һәм схемаларны тулыландыра белергә; алынган информацияне критик анализларга; белемне үстерү өчен өстәмә материал эзли белергә Регулятив: мөстәкыйль рәвештә проблеманы куя белү һәм аны чишү юлларын билгеләү, максат кую; дәреслек белән мөстәкыйль эшләү; вакытны мөстәкыйль рәвештә контрольдә тоту; максатка ирешүюлларын билгеләү; проблемалы ситуациядән классташлар белән бергәләп чыгу юлын эзләү. Коммуникатив: укучыларның укытучы һәм классташлары белән берлектә эшли белү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү; төрле фикерләрне тыңлау һәм исәпкә алу; үз фикерен булдыру һәм аны яклый белү; аралашу техникасына ия булу |
Укучыларның үзбелемгә һәм үзүсешкә сәләтлелеге; үз фикерен яклау ихтыяҗын булдыру |
||
Сүзлек: бөер, нефрон, капсула, сидек юллары, сидек куыгы, сидек чыгару каналы |
||||
Җиһазлау: ПК, медиапроектор, презентация, таблица “Бүлеп чыгару системасы”, урталай ярылган бөер моделе, А4 һәм А3 кәгазьләре, клей, төсле карандашлар, өстәмә материаллар, мөстәкыйль эш өчен биремнәр |
||||
Дәреснең структурасы
Дәреснең этабы |
Укытучы эшчәнлеге |
Укучылар эшчәнлеге |
1.Оештыру өлеше 1мин |
- Хәерле көн, укучылар! Әйдәгез, бер-беребезгә карыйбыз да бер-беребезне елмаеп сәламлибез. Бүген бездә кунаклар бар. Әйдәгез аларга да карап үзебезнең елмаюыбыз белән бүлешик һәм аларны да “Хәерле көн!” дип сәламлик. Барыгыз да үз урыннарыгызга утырыгыз. Мин сезнең кәефегез күтәренке булуына бик шат. Бүген без сезнең белән бик актив һәм бердәм булып эшләп алырбыз дип ышанам. Парта артларына дөрес итеп утырдык. Әле безнең сын-гәүдәбез формалашуын онытмыйк. |
Укучылар дәрес вакытында актив эшчәнлеккә юнәлеш ала. |
2.Мотивация (проблемалы ситуация кую) 3 мин. |
Әйдәгез, дәресне биологик зарядкадан башлыйк әле. Мин сезгә җөмләләр әйтәм, әгәр фикер дөрес булса, уң кулыгызны, дөрес булмаса, сул кулыгызны өскә күтәрегез. Әгәр җавапта икеләнсәгез, ике кулыгызны да алга таба сузыгыз. Җавапны тиз-тиз бирәбез. Башладык. - Биология – терек табигать турындагы фән. - Миңа биология дәресләрендә кешенең тән төзелеше турындагы белемнәрне үзләштерү кызыклы. - Матдәләр алмашы кеше өчен генә характерлы процесс. - Матдәләр алмашы ике типта була: пластик һәм энергетик алмашу. - Матдәләр алмашы гомеостазны – организмның эчке тирәлегенең чагыштырмача даимилеген тәэмин итә. - Матдәләр алмашы барышында организмга файдалы матдәләр генә керә. Молодцы! Сез бик игътибарлы. Ә сез беләсезме, әлеге күнегүләрне эшләгән вакытта бер минут эчендә генә дә сезнең куллар мускуллары 12 кДж энергия, 2 г нан артык глюкоза тотты. Бу вакытта организмда шактый катлаулы процесслар булып узды. Без инде энергияне азык продуктлары составындагы туклыклы матдәләрдән алганыбызны беләбез. |
.
Укучылар укытучы әйткәннәрне тыңлыйлар һәм укытучы билгеләгән шарт буенча җавап бирәләр
|
3.Актуальләштерү
5 мин. |
Әйдәгез, искә төшерик әле, биологик зарядка вакытында органик матдәләр таркалганда нинди матдәләр хасил булды сон? Әйе, бик дөрес. Әлеге матдәләр безнең организмга кирәксез генә булып калмыйлар, ә кайвакыт, зыянлы да була. Һәм алар безнең организмда тупланып калырмы?
Бу матдәләр организмнан нинди юллар белән чыгарыла ала соң?
Сезнең алда таблица №1 бар. Шуны игътибар белән карагыз әле. Калдыкларны бүлеп чыгаруда кайсы органнарның роле зур? (укучылар алдында таблица №1, экранда слайд №1, таблица)
Әйе, без инде сезнең белән сулыш системасын, тире, ашкайнату системаларын өйрәндек. Димәк, без бүген нәрсә өйрәнербез икән?
|
Укучылар җавабы. Углекислый газ, су, мочевина, сидек кислотасы, күкерт, фосфор, калий тозлары.
Укучылар җавабы. - сулаганда үпкәләр аша; - тире аша; - эчәклек аша; - сидек белән Укучылар җавабы. Сидек бүлеп чыгару! Бөерләрнең!
Укучылар җавабы. Сидек бүлеп чыгару органнары системасын. |
4.Дәреснең темасын билгеләү. Максат кую. 3 мин |
Әйе, безнең бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр? (слайд №2, тема)
Әйдәгез, бергәләп, дәреснең максатын билгелик һәм дәрес планын төзик әле. Бүген без дәрестә нәрсәләр өйрәнербез икән? (слайд №3, план) Максат: сидек бүлеп чыгару органнары системасының төзелеш һәм физиологик үзенчәлекләре турында белемнәрне формалаштыру; бүлеп чыгару органнары системасы авыруларының сәбәпләрен билгеләү; организмның бербөтенлеге, “гомеостаз” төшенчәләрен ныгыту Дәрес планын тактага язу. - сидек бүлеп чыгару органнары төзелеше; - сидек бүлеп чыгару органнары эшчәнлеге (сидек ясалу); - функцияләре; - гигиенасы
|
Укучылар җавабы. Сидек бүлеп чыгару органнары системасы (бер укучы теманы тактага яза) Укучылар дәрес темасын дәфтәрләргә язалар. Укучылар җавабы.
Бер укучы дәрес планын тактага яза. Укучылар дәрес планын дәфтәрләргә язалар.
|
5. Яңа белемнә (план буенча эш)
20-25 мин.
Физкульт-минутка
1 мин. |
Укучылар сидек бүлеп чыгару органнары системасына нәрсәләр керә, ачыклыйк, әле. Ягез, нинди органнар булды? (слайд №4, сидек бүлеп чыгару органнары)
Әйе, бөерләр – сидек ясалу органнары; сидек юллары, сидек куыгы, сидек чыгару каналы – сидек чыгару органнары. Безнең организмда һәрорганның үз урыны, аларның формасы үзенчәлекле функциясе бар. Сидек бүлеп чыгару органнары системасының һәр органы үти торган функциясенә бәйле рәвешле төзелеш үзенчәлекләренә ия. Әйдәгез, сезнең алларда булган өстәмә материаллар белән эшләп алыйк әле.
Ә хәзер алынган мәгълүматларга нигезләнеп бирем №1не үтик әле. Биремнәр сезнең алларда. Анда текстта төшеп калган сүзләрне сүзлекчәдән табып билгеләргә кирәк. Әйдәгез, хәзер эшләрегезнең нәтиҗәсен тикшерик. Күршегез белән биремнәрне алмашып тикшерегез, һәр дөрес җавап турысына “+” таигасы куеп барабыз. Тикшерү өчен тактага игътибар итәбез (слайд №5, текст буенча биремгә җаваплар)
Хәзер инде бөерләрнең эчке тәзелешен өйрәник. Дәреслекләр белән мөстәкыйль эшләү. Дәреслектә 268 бит.
Бөер өлешләрен слайдта күрсәтү (слайд №6, бөер төзелеше)
Ә бөер нәрсәләрдән тора соң? Ничек бөер кеше тәненең 1/160 өлешен генә тәшкил итеп тә, организмны шулай чистарта? Дәреслек белән мөстәкыйль эш. 269 бит.
Бөернең структур һәм функциональ берәмлеге нәрсә? Нефрон ничек төзелгән?
Каналчыкның озынлыгы 3-5 см, ә бөтен бөернең нефроннары каналчыклары озынлыгы 120 км га җитә. Һәр нефрон капсуласы һәм каналчыгы куе капиллярлар челтәре белән әйләндереп алынган. Укучылар, без эшләп арып та киттек, әйдәгез ял итеп алыйк әле.
Безнең ял кан әйләнешен көчәйтеп җибәрде, димәк, канны таркалу продуктларыннан чистарту процессы да көчәйде. Әйдәгез, бөерләрдә канның чистаруы ничек бара, сидек ясалу процессы барышын аңларга тырышып карыйк әле. Дәреслек белән мөстәкыйль эш. 269-270 битләр.
Слайд №8, сидек ясалу.
Слайд №9, беренчел һәм икенчел сидекнең составлары аермасы.
Укучылар шулай итеп , тәүлеккә бөерләр аша 1500 л канүтә, аннан 150 л беренчел сидек һәм 1,5 л икенчел сидек хасил була. (слайд №10, кан - сидек) Әйдәгез, хәзер югарыдагылардан чыгып, бөерләрнең функцияләрен билгеләп карыйк инде. Слайд №11, бөерләрнең функциясе
Укучылар бөерләрнең функцияләрен дәфтәрләргә дә язып куябыз.
Укучылар, уйлап карагыз әле, ике бөернең дә эшчәнлеге бозылган очракта бөтен организмның агулануы барлыкка килә һәм инде 5 тәүлектән кеше үләргә мөмкин. Димәк, бөерләр үз функцияләрен төгәл үтәсен өчен аларны сакларга кирәк. Ә без бөер авырулары килеп чыгуга китерүче нинди сәбәпләрне күрсәтә алабыз соң? Дәреслек белән мөстәкыйль эш. 271 бит.
Слайд №12, бөер авырулары сәбәпләре.
|
Дәреслек белән эш (267 бит) Укучылар җавабы. - бөерләр - сидек юллары; - сидек куыгы; - сидек чыгару каналы (укучылар органнарны схема рәвешендә дәфтәрләргә язалар)
Укучылар мөстәкыйль рәвештә өстәмә материаллар белән эшлиләр.
Укучылар бирем №1 не үти.
Укучылар бер-берсенең эшен тикшерәләр (слайд буенча)
Укучылар дәреслек белән эшли, рәсемнәр һәм урталай киселгән бөер моделендә аның өлешләрен табалар. Бер укучы бөер төзелешен таблица буенча аңлатып сөйли. - бөернең кабык матдәсе; - ми матдәсе; - бөер пирамидалары; - лаканчык; - сидек юлы; - бөер артериясе; - бөер венасы
Укучылар дәреслек белән эшли. Укучылар җавабы. Һәр бөердә 1000000 тирәсе нефрон була. Нефрон капсуладан һәм бормалы каналчыктан тора. Капсула бөернең кабык матдәсен, ә каналчыклар ми матдәсен барлыкка китерә.
Укучылар күнегүләр эшлиләр
Укучылар дәреслек белән эшлиләр, куелган сорауга җавап эзлиләр. Укучылар мөстәкыйль рәвештә сидек ясалу процессын аңлаталар. Беренче укучы. Кан нефрон капсуласында фильтрлана. Бу вакытта кан тамыры стенкасы аша капсула ярыгына су, мочевина, сидек кислотасы, фосфат һәм кузгалак кислотасы тозлары, карбонатлар, глюкоза, АКлар, витаминнар үтә. Бу беренчел сидек. Икенче укучы. Беренчел сидек нефрон каналчыклары буйлап ага һәм организм өчен кирәкле туклыклы матдәләр яңадан канга сеңә (су, глюкоза, АКлар, витаминнар). Калган матдәләр икенчел сидекне тәшкил итә. Аның составында су, тозлар, мочевина, аммиак була. Өченче укучы. Икенчел сидек каналчыклардан җыю көпшәчекләренә керә, алар бөер пирамидасы очларына юнәлә, аннан бөер лаканчыгы һәм сидек юллары аша чыгарыла.
Укучылар җавабы. - бүлеп чыгару; - саклау; - организмда гомеостазны тәэмин итү; - кан басымын регуляцияләү Укучылар функцияләрне дәфтәрләргә язып куялар.
Укучылар дәреслек белән эшлиләр. Укучылар җавабы. - шәхси гигиена таләпләрен үтәмәү; - инфекцияләр; - артык туңу; - дөрес тукланмау (артык күп ашау, әче тәмләткечләрне күп куллану); - алкоголь эчемлекләр куллану; - дару препаратларын артык куллану |
6. Проект эшләү.
5-6 мин.
|
Укучылар, хәзер бүгенге өйрәнгән тема буенча проект эше эшлибез. Беренче эшне парлап эшлибез. А5 кәгазендә Беренче өстәлдә утыручы укучылар: - беренче пар: сидек бүлеп чыгару органнары системасы схемасын төзи һәм органнарны күрсәтә; - икенче пар: нефрон төзелеше схемасын ясый һәм нефрон өлешләрен күрсәтә Икенче өстәлдә утыручы укучылар: - беренче пар: беренчел һәм икенчел сидек составын күрсәтә һәм чагыштыра; - икенче пар: бөерләрнең функцияләрен билгели һәм бөер авыруларын профилактикалау чараларын күрсәтә. Икенче өлеш. Һәр өстәлдә утыручылар үзләренең эшләрен А4 кәгазенә берләштерәләр. Өченче өлеш. Ике өстәлдә утыручылар үзләренең эшләрен А3 кәгазенә берләштерәләр. |
Укучылар парлап һәм төркемләп эшлиләр. Соңыннан проектка исем биреп барлык эшләрне берләштерәләр. Сидек бүлеп чыгару органнары системасы. Ясалган проект эшен тактага магнит ярдәмендә беркетеп куялар. |
7. Рефлексия
1-2 мин. |
Укучылар, әйдәгез, бүгенге дәрескә нәтиҗәләр ясый. Безнең алда проблема бар иде. Без сидек бүлеп чыгару органнары системасы төзелешен һәм эшчәнлеген белми идек. Без бу проблеманы чиштекме?
Сезгә дәрес ошадымы? Ошаса, нинди өлешләре? Сезгә бүгенге дәрестә алынган белемнәр тормышта кирәк булыр дип уйлыйсызмы? Укучыларга дәрестәге эшчәнлек өчен билгеләр кую. |
Укучылар фикер алышалар, куелган сорауларга җавап бирәләр.
Әйе, минем фикеремчә, без дәрескә куелган максатларга ирештек, проблеманы чиштек... Минем фикерем буенча... Миңа бүгенге дәрестә алган белемнәр... |
8. Өй эше 1 мин. |
§42 укырга, параграф ахырындагы сорауларга җаваплар әзерләргә. Теләк буенча. Иҗади эш. Сидек бүлеп чыгару органнары авыруларын профилактикалау кагыйдәләре буенча памятка әзерләргә. |
Укучылар өй эшләрен көндәлекләргә язып алалар. |
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.