Научно-исследовательская работа на тему "Воспитательное значение произведений В.Имамова"
Оценка 5

Научно-исследовательская работа на тему "Воспитательное значение произведений В.Имамова"

Оценка 5
Научно-исследовательская работа
doc
русская литература
8 кл
02.04.2017
Научно-исследовательская работа на тему "Воспитательное значение  произведений В.Имамова"
“Вахит Имамов иҗатының тәрбияви әһәмияте” темасына фәнни эзләнү эше. Эшне башкарды: Арча 7нче номерлы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Ахмедова Камилла. Фәнни эзләнү эшенең төп максаты: 1) татар әдәбиятының тәрбияви әһәмиятен ачыклап – өлешчә анализлап бирү; 2) Вахит Имамов әсәрләренең зур тәрбия чарасы булуын “Нәзер” повесте аша дәлилләү; Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде: - әдәби әсәрләрнең тәрбияви асылына төшенү; - әдәби әсәрләрнең зур тәрбия мәктәбе икәнлеген мисаллар өстендә күрсәтү, анализлап бирү. Бу теманы мин актуаль дип саныйм, чөнки халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Һәрберебез әдәби әсәрләр аша игелекле, гадел, намуслы, тәрбияле булырга өйрәнәбез.Научно-исследовательская работа на тему "Воспитательное значение произведений В.Имамова".
Научно-исследовательская работа. Ахмедова Камилла.doc
Вахит Имамов  исемендәге фәнни – гамәли конференция. Тема: Вахит Имамов иҗатының тәрбияви әһәмияте. Ахмедова Камилә Дилшод кызы    Арча 7 нче номерлы  урта гомуми белем                            бирү мәктәбенең 8 нче                                                  сыйныф укучысы.                                      Фәнни җитәкче:                                  Шәфигуллина Лилия                                       Әгъзәм кызы Эчтәлек. I. II. Кереш . Төп өлеш. 1. Матур әдәбият аша тәрбия бирүнең әһәмияте.  2. Вахит Имамовның “Нәзер”  повесте ­ зур тәрбия чарасы. III. Йомгаклау. Кереш.            Тәрбия   эше   буыннан­буынга   –   дөньяга   беренче   кешеләр   барлыкка килгәннән алып, бүгенге көнгә кадәр актуаль проблема булып кала. Тәрбия турында   бик   күп   хезмәтләр   язылган,   һәр   халыкның   үз   тәрбиячеләре, мәгърифәтчеләре булган.Бүгенге көндә илебез зур үсеш – үзгәрешләр чоры кичерә. Информацион технологиягә нигезләнгән җәмгыятьтә күп кенә уңай үзгәрешләр булса да, хәл ителәсе мәсьәләләр дә шактый зур урын алып тора. Мисалга   кеше   язмышы,   аның   тәрбиялелек   дәрәҗәсен   генә   алыйк.  Тирә   ­ юнебездә кансызлык, әхлаксызлык, кешелексезлек сыйфатлары   чәчәк ата, тәрбиянең төп нигезләре акча, байлыкка кайтып кала, ата – улны, ул – кызны белми   торган   чор   формалаша.   Моның   сәбәпләрен   бик   тирәннән   эзләргә кирәк.            80 нче елларга кадәр җәмгыятебез шәхеснең белемлелек дәрәҗәсен беренче   урынга   куйды,   укыту   ­   өйрәтү   юнәлешендә   күп   кенә   чаралар тормышка ашырылды: фән – техника үсте, югары белемгә омтылучыларның саны артты, илнең социаль  ­ экономик хәле яхшы якка үзгәрде. Әмма шул яңалыклар чорында әхлак тәрбиясе дигән төшенчәне бөтенләй йомшарткан булып   чыктык   без.   Нәтиҗәдә   балалар   һәм   яшүсмерләр   арасында   төрле тәртипсезлекләр,   авыр   җинаятьләр   чәчәк   атты,   тулы   бер   буынны битарафлык   чире   чолгап   алды.   Бәхеткә   каршы,   90   нчы   елларда   мондый ялгышлыкларның   сәбәбен   эзләү,   әхлак   тәрбиясе   бирүне   камилләштерү юнәлешендә   ныклы   бер   системага   салынган   тәрбия   эше   киң   үсеш   алды. Чөнки   халкыбызның   алдагы   көне,   язмышы   бүгенге   балаларны,   яшьләрне тәрбияләү   белән   тыгыз   бәйләнгән.   Бүгенге     көндә   тәрбия     мәсьәләсе   иң актуаль мәсьәләләрнең берсе, минемчә. Шул уңайдан    мин   үзем    фәнни –       гамәли       конференция эшемне   “Вахит Имамов иҗатының тәрбияви әһәмияте” дигән темага  тәкъдим итәргә булдым.      Иҗади эшемдә түбәндәге максатларга ирешүне күздә тотам: 1) татар әдәбиятының тәрбияви әһәмиятен ачыклап – өлешчә анализлап  бирү;  2) Вахит Имамов әсәрләренең  зур тәрбия чарасы булуын “Нәзер”  повесте аша дәлилләү;  3) актуаль проблемалар күтәргән әдәби әсәрләрнең халык ихтыяҗы  югарылыгында торуын исбатлау.     Иҗади – эзләнү барышында  мин тагын үз алдыма түбәндәге бурычларны куям:  ­ ­ ­ әдәби әсәрләрнең тәрбияви асылына төшенү;   әдәби әсәрләрнең иң мөһим тәрбия  принцибы булуын ачыклау;  әдәби әсәрләрнең зур тәрбия мәктәбе икәнлеген мисаллар өстендә күрсәтү, анализлап бирү. Төп өлеш 1. Матур әдәбият аша тәрбия бирүнең әһәмияте.         Мәшһүр   татар   гуманисты,  мәгърифәтче   Каюм   Насыйри   үз   вакытында, тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл, дип, бик дөрес язган.         Бала   тормышының   иң   күңелле   чоры   –   мәктәптә   уку   еллары.     Кеше тормышында гомергә хәтердә кала торган иң изге мизгелләр бу. Нинди һөнәр иясе булса да, ничә яшькә җитсә дә, кеше үзенең балачагын, шул елларда булган күңелле вакыйга – хәлләрне, дусларын, үзен әдәпле булырга, тормыш кагыйдәләренә өйрәткән, гыйлем биргән укытучыларын искә ала. Чөнки   мәктәп –  фәнни  –  педагогик   нигезгә   корылган  оешма   буларак,  күп мөмкинлекләргә ия белем һәм тәрбия бирү үзәге. Мәктәптә үткәрелгән һәр дәрес – безнең өчен тормыш мәктәбе.              Бала кешелекнең     тәҗрибәсен үзләштерергә     тиеш.  Аны  бигрәк  тә гуманитар   фәннәрдән,   аерым   алганда,   әдәбияттан   алган   кичерешләр ярдәмендә   тәрбияләп   була.   Әдәбият,   чын   мәгънәсендә,   әхлак,   әдәплелек дәресе. Язучы киләчәк буыннар өчен  рәхәтләнеп укырлык әдәби әсәрләр язса, укытучыларыбыз     шушы   рухи   хәзинә   ярдәмендә   безне   тәрбияли.     Әдәби әсәрләр аша   кыз бала күркәм әни булырга да, ир бала гаиләгә  терәк әти булырга да, тапкыр бабай булырга да, үрнәк әби, булырга   да,   илен сөйгән солдат булырга да әзерләнә.       Хәзерге белем бирү шартларында кем генә булсаң да, игелекле, итагатьле, гадел, намуслы, тәрбияле, культуралы  шәхес тәрбияләү бурычы тора. 2. Вахит Имамовның “Нәзер”  повесте ­ зур тәрбия чарасы.     Тәрбияви   өлкәдә   фольклор,   поэзия,   проза   әсәрләре   аеруча   мөһим   роль уйныйлар.   Мин   үзем   матур   әдәбият   әсәрләрен   укырга,   аларда   булган вакыйгаларга   бәя   бирергә,   үземчә   нәтиҗәләр   чыгарырга   яратам.   Вахит Имамовның “Нәзер”   повестенда   халкыбызның тәрбия алымнары чагылыш таба. Бу повесть укучы күңелендә матур сыйфатлар тәрбияли.  “Гомер иткән җирең тун кебек җылытса да, туган­үскән туфрак ана куены кебек икән шул. Ул   җылырак,   үзенә   ныграк   тарта”1.   25ел   читтә   йөреп   кайткан   Хәйдәрдән шушы   сүзләрне   әйттереп,   автор   туган   җиргә   тирән   мәхәббәт   хисләре тәрбияли, кадерен белергә өйрәтә.     “Туган­үскән нигез бушаган, кайчандыр шаулап­күкрәп   утырган,   сандугачлы   әткәй   бакчасының   эзе   дә   калмаган. Әйтерсең коммун Шәрифулла нәселе юк булган җирдән”2 ­ дип ачына Хәйдәр. Җиң   сызганып     йортын   тергезергә,   әтисе   бакчасын   терелтергә   тотына. “Нәселен корытырга хокукы юк адәм баласының”3, ­ дигән сүзләрдә никадәр акыл, тәрбия сыйдырылган.  Әсәрдә байлыкка , акчага табынуның түбәнлек икәнлегенә, аның беркайчан да бәхет   китермәгәнлегенә   төшендерелә.     Бертуган   абыйлы­энеле   малайларга әтиләренең   һөнәре   күчкән.   “Әткәй   мәрхүм   начар   кан,   отышсыз   гадәт күчермәгән улына, аңа мең рәхмәт,­”4 ди Миңнехан. Ләкин ул әтисе һөнәрен үзенең шәхси мәнфәгатьләре, материаль халәте өчен генә файдалана. Бакчасы турында сүз дә юк: гөлләргә күмелгән зиннәтле бакча үстергән. Ә әтисеннән калган шаулап­гөрләп торган бакча урынында хәзер  билчән белән әрем генә үсә.  Бу бачаны  карау, тәрбияләү  Миңнеханның  уенда  да  юк.  Авыл  халкы, җәмгыять   өчен Миңнеханнан бернинди изгелек, ярдәм шикелле сыйфатлар күренми.  Хәтта   бакчасында   үскән   кычытканны   да   акчага   сатар   иде   ул.   Ә   энесе, киресенчә, колхоз өчен, авыл халкы өчен янып­көеп йөри. Бакчасыннан кергән табышны тиененә кадәр авыл советына илтеп тапшыра. Укучы  1В.Имамов. Нәзер. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1991.94бит  2 В.Имамов. Нәзер. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1991.115бит 3 В.Имамов. Нәзер. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1991.117бит 4 В.Имамов. Нәзер. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1991. 98бит күңелендә Хәйдәргә  карата хөрмәт,  соклану хисләре  туа.  Менә  ул  кемнән үрнәк   алырга   кирәк!   Хәйдәренең   эш­гамәләре   укучыны     игелекле   эшләр кылырга  рухландыра, канатландыра. Вахит Имамов  әсәре укучысын тәвәккәл итеп,   туган   илең,   халкың   өчен   файдалы   кеше   итеп   тәрбияли.   Шулай   ук дуслыкның зурлыгын аңларга өйрәтә. Авыр чакта төпле киңәш бирердәй якын дустың   булу   кирәк.   Нәсыйх   нәкъ   менә   шундый   иптәш.   “Адәм   баласының тормышта үзе йөз тоткан баганалы юлы бар икән, аны көнче этләр  өреп кенә читкә бора алмас,”­ 5 дип  алга таба гөрләтеп яшәргә рухландыра ул Хәйдәрне.   В.Имамов   Зөбәйдә образы аша яшьлек ялгышларыннан сакланырга куша. Әсәр  ахырында    Зөбәйдә  гомер иткән иренә турысын  әйтергә  җөрьәт  итә: “Син   монда   гомер   буена   кешеләрне   талап,   үзеңә   гөлбакча   төзедең. Башкаларга тиеш дымны суырып яткан чүп үләне икәнсең бит,­6   дип әсәр ахырында тиешле бәя бирә.                                                                                       5 В.Имамов. Нәзер. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1991.115бит  6 В.Имамов. Нәзер. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1991.160бит Йомгаклау.         Сүземне   йомгаклап  шуны  әйтәсем  килә:  В.Имамов  әсәрләре  укучысын кешеләргә   инсафлы,ягымлы,   кешелекле   булырга,   намуслылык,   туганлык мәнәсәбәтләре,   ата­ана   хакын   хаклау   кебек   сыйфатларга   өйрәтә.   Югарыда китерелгән   мисаллар   моның   шулай   икәнлегенә   тагын   бер   кат   ышандыра. Матур   әдәбиятның   көче   нәкъ   менә   актуаль   мәсьәләләр   аша   тәрбияләүдә чагыла бит. Укучы әсәрләрне үз йөрәге аша үткәреп укый ала икән,   аның гомере озын, тәрбия нигезе нык булыр.  Мондый әсәрләр, тәрбия чараларында һәрдаим кулланса, җәмгыятебез төрле бозыклыклардан  арыныр, югары әхлак сыйфатларына ия булган илгә әйләнер иде. Күренекле мәгърифәтчебез Каюм Насыйри тәрбиянең эчтәлеген болай аңлатып бирә: “... Тәрбия кыйлмак вә тәрбия итмәк дигән сүз фәкать ашатып – эчертеп   үстермәк   мәгънәсендә   генә   түгелдер,   бәлки   ашатып   –   эчертеп үстермәк,   вә   баланың   холкын,   фигылен   ислак   кыйлмак   вә   төзәтмәк,   вә хайванидан   чыгарып,   инсаният   дәрәҗәсенә   китермәк,   вә   укытмак,   вә   әдәп нигезе бирмәк мәгънәсендәдер”. Файдаланылган әдәбият. 1. В.Имамов. Нәзер. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1991. 2. Н. Ибраһимов, Ә. Мадияров, К. Бикчәнтәев, А. Низамиев. Балаларга үгет – нәсыйхәт. – Казан: “Дом печать” нәшр.,  2002. 3. С.Г. Исмәгыйлева, Ф. М. Исмәгыйлева. Тәрбия хәдисләре. – Чаллы: КамАЗ нәшр., 1992.  4. Р.А.   Низамов,   Җ.Г.   Нигъмәтов.   Татар   халык   педагогикасы.   –   Казан:   “Мәгариф” нәшр., 2002.    И.З. Нуруллин. Әдәбият теориясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. 5. 6. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Педагогика. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2004.  7. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Мәгърифәт йолдызлыгы. – Казан: “Мәгариф”нәшр., 2002.  8. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Тәрбия теориясе һәм методикасы.  – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2006.  . К. Насыйри. Китаб – эт – тәрбия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. 9. Татар халкы элек – электән үк кунакны олылаган, аңа кадер – хөрмәт күрсәткән . Мин бу юлларны укыганда шундый нәтиҗәгә килдем: халкыбыз элек – электән хатын – кызны матур, нәзакәтле итеп күрергә теләгән. Шуның өчен дә кыз балаларны тәрбияләгәндә хезмәткә өйрәтү, үз – үзеңне тоту, зәвык белән киенүгә аеруча нык игътибар биргәннәр. Шул мизгелдә минем күз алдыма бүгенге кызлар килде: егетләрчә киенеп, сагыз чәйнәп, чәчне күзне каплаганчы төшереп, ямалган джинсылар кигән, лас – лос атлап баручы яшьләр. Кая монда ата – ана тәрбиясе?

Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
02.04.2017