«Опыт работы по обучению математике в рамках реализации ФГОС ООО: лучшие практики»
Оценка 4.8

«Опыт работы по обучению математике в рамках реализации ФГОС ООО: лучшие практики»

Оценка 4.8
Педсоветы +1
docx
математика
Взрослым
24.03.2017
«Опыт работы по обучению математике в рамках реализации ФГОС ООО: лучшие практики»
Цель: формирование устойчивого интереса у учащихся к математике. Описание работы: Математику нельзя изучать, наблюдая, как это делает сосед. В традиционной форме обучения большинство учащихся большую часть урока так и остаются наблюдателями. А вот работая в парах или группах, общаясь с соседом, проговаривая ему выученные формулировки, имея возможность научить кого-то тому, что знаешь сам, и получить, в случае необходимости, консультацию или разъяснение, ученики формируют и позитивное отношение к предмету, и навыки выполнения различных заданий. Качество знаний учащихся повышается, процесс обучения становится более успешным. А ведь вся наша школьная жизнь состоит из маленьких шажков на пути к успеху. Данный материал будет полезен для всех категорий педагогов.: Математику нельзя изучать, наблюдая, как это делает сосед. В традиционной форме обучения большинство учащихся большую часть урока так и остаются наблюдателями. А вот работая в парах или группах, общаясь с соседом, проговаривая ему выученные формулировки, имея возможность научить кого-то тому, что знаешь сам, и получить, в случае необходимости, консультацию или разъяснение, ученики формируют и позитивное отношение к предмету, и навыки выполнения различных заданий. Качество знаний учащихся повышается, процесс обучения становится более успешным. А ведь вся наша школьная жизнь состоит из маленьких шажков на пути к успеху. Данный материал будет полезен для всех категорий педагогов.
Математика фәне буенча ФГОСны тормышка ашыру кысаларында 5 класста укучы.docx

Актаныш муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе                                                          “Зөбәер төп гомуми  белем бирү мәктәбе”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Математика укытучысы Гыйльфанова Нәҗибәнең

(Чаллыда зона семинарында)

 

“Математика фәне буенча ФГОСны тормышка ашыру кысаларында 5  класста укучы  мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына чыгышы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2016 ел

 

Хәерле көн хөрмәтле коллегалар! Чыгышымны татар халкының күренекле фикер иясе Ризаэтдин Фәхреддиннең  “Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була” дигән фикере белән башлыйсым килә. Аның сүзләре нәкъ менә бүгенге көнгә туры килә дә. Заман бездән укучыларның сәләтләрен төрле яклап үстерүне, алган белемнәренең дәвамлы булуына ирешүне, һәр- нәрсәгә үз фикерен әйтә алырдай, эзләнүчән, кызыксынучан укучылар тәрбияләүне таләп итә.

Слайд 2.     ФГОС ны тормышка ашыру түбәндәге бурычларны чишүне күз алдында тота: телдән һәм язма сөйләм телен , коммуникатив осталык, әхлакый һәм эстетик хисләрне, иҗади эшчәнлек осталыгын үстерү һ.б.

Слайд 3.   Стандарт укучыларның белем алу ихтыяҗын исәпкә ала. Безнең алда сорау туа: эшне ничек эффектлырак оештырырга? Шәхес формалашу уку эшчәнлеге барышында формалашуын без беләбез инде.Һәр укытучы, белем алуга сәләтле, үз фикерен яклый, раслый белә торган, сораулар бирә, яңа белем алуга инициативалы булган укучы тәрбияләргә омтыла.

Слайд 4.  Өйрәнү осталыгы (умение учиться), иң беренче чиратта, укудагы хезмәттәшлек формасын үзләштерүгә бәйле яңа форма барлыкка килү.(Г.А.Цукерман)

Һәр укучыны дәрестә актив эшчәнлеккә җәлеп итү өчен группалы эшләү формасы аеруча уңайлы шартлар тудыра.

Слайд 5.   Группада эш оештырганда, һәр укучы фикерли, үзенең фикерен тәкъдим итә, фикерләр төрлелегеннән  группада бәхәс туа, төрле чишелеш вариантлары тикшерелә, уку дискуссиясе, уку диалогы аша үзара белем бирү бара. Группалы эш, массалы белем бирү шартларында индивидуаль якын килү бурычын чишәргә мөмкинлек бирүе белән бигрәк тә мөһим (индивидуаль мөмкинлекләр һәм ихтыяҗларны ачыклау өчен укучыларның бердәм эшчәнлеге).Укучылар бирем буенча фикер алышырга, аны чишү юлларын билгеләргә, аны практикада тормышка ашырырга һәм уртак нәтиҗәне тәкъдим итәргә өйрәнәләр.Группада эшләгәндә укучылар иптәшенең җавабын  игътибар белән тыңларга (алар укытучы ролендә), һәрдаим җавапка әзерләнергә (балага аннан сораулары мөһим), җавап бирергә, сөйләргә, исбатлый белергә өйрәнәләр. Бала бу вакытта башка вакытта рөхсәт ителмәгән әйберләр - иптәше белән аралаша, үзе теләгәнчә утыра ала. Балаларга мондый эш ошый. Вакыт чикле булу һәм калган группалардан калышмас өчен алар игътибарны читкә юнәлдермәскә тырышалар. Группалап эшләгәндә кыюсыз, оялчан балалар да үз фикерләрен әйтәләр.Алар иптәшләренең аны тыңлаячагына, көлмәячәгенә, кирәк булса аңлатып бирүенә, ярдәм итүенә ышана. Группада эшләгәндә үз эченә йомылган балалар ачыла, үз-үзләренә ышаныч туа.

Слайд 6. Группалы эшләүнең максаты: уку материалын үзләштерү процессына һәр укучының актив кушылуы.

Слайд 7 . Группалы эшнең бурычлары:

1.Танып белү эшчәнлеген активлаштыру.

2. Мөстәкыйль уку эшчәнлеге күнекмәләрен үстерү: төп һәм арадаш бурычларны билгеләү, аптималь булган юлны сайлау, үзеңнең сайлау нәтиҗәләрен күзаллый белү, аны объектив бәяли белү.

3. Уңышлы аралаша белү күнекмәләрен үстерү (тыңлый һәм бер-береңне ишетә белү, диалог төзи белү, сораулар бирә белү һ.б.).

4. Сыйныфта шәхесара мөнәсәбәтләрне камилләштерү.

Слайд 8.  Группалы эшнең плюслары

Группалы эш формасының күп кенә өстенлекләре бар:

1.      Уку һәм танып белү мотивациясе үсә.

2.       Укучыларның тынычсызлану дәрәҗәсе, уңышсыз, компетентсыз булу куркуы түбәнәя.

3.      Группада белем алу, үзләштерү эффектлылыгы һәм белемнәрне актуальләштерү югары.

4.      Сыйныфта психологик климат яхшыра.

Слайд 9.     Группаларга туплау вариантлары

Сыйныфта группаларга бүлү - эшне оештыруда мөһим мизгелләрнең берсе.

Төркемнәргә бүлүнең күп төрләре бар:

-          теләк буенча

-          очраклы рәвештә

-          аерым билге буенча

-          “лидер” сайлавы буенча

-          укытучы сайлавы буенча

Мин өч төрле ысул белән төркемнәргә бүләм:

-          теләк буенча

-          очраклы рәвештә

-          аерым билге буенча.

 

1.      Теләк буенча.

Группаларга туплау үз теләкләре буенча була. Теләк буенча группаларга бүленү өчен түбәндәге биремнәр бирелергә мөмкин:

-          Ничәшәр кеше икәнлеген әйтеп бүленергә;

-          Тигез итеп группаларга бүленергә.

 

2.      Очраклы рәвештә.

Очраклы рәвештә группаларга бүлгәндә бер- берсе белән аралашмый, хәтта дус булмаган балалар  бергә булырга мөмкин. Группада эшләү балаларны төрле шартларга яраклаша, төрле кешеләр белән аралаша белергә өйрәтә. Группага туплауның бу методы укучыларны хезмәттәшлеккә өйрәтү өчен файдалы.Укытучы шәхесара конфликтларда компетентлы була белергә тиеш.“Очраклы рәвештә” группа туплауның ысуллары: бергә утырганнарны (бер рәттә, бер вариантта), шобага салып һ.б. туплау.

3.      Аерым билгеләре буенча.

Аерым билгеләр укытучы яки укучы тарафыннан бирелә. Мәсәлән, исемнең беренче хәрефе буенча (сузык-тартык), елның кайсы вакытында туганга карап, күз төсе буенча һ.б.

Группаларга бүлүнең бу ысулы бер-берсе белән аралашмый, хәтта бер-берсен өнәп бетерми торган укучыларның бер группага туплануы белән кызыклы. Бу бер-берсен группада эмоциональ кабул итүгә, якынаюга китерә.

4.       “Лидер” сайлавы буенча.

Лидер укытучы билгеләве буенча яки укучылар сайлавы буенча булырга мөмкин. Группага туплау “лидер” сайлавы буенча була.  Бу очракта, алар эшли һәм нәтиҗәсе булган иптәшләрен сайларга тырышалар. Сыйныфта артта калучы, начар үзләштерүче укучылар булса бу ысулны кулланмаска кирәк, чөнки алар бу ситуацияне бик авыр кабул итәләр, яки бу укучыларны “лидер” итеп куярга кирәк.

5.      Укытучы сайлавы буенча.

Бу очракта укытучы үзе билгеләгән билгеләр  буенча группаларга бүлә. Мәсәлән, интеллектуаль мөмкинлекләре буенча, эш темпы буенча, яки тигез эшчәнлектә булырга мөмкин.

 

Слайд 10. Группалы эшнең төрләре күптөрле. Мәсәлән:

-          Парлы эш

-          Мозговой штурм

-          “Дәвам ит” уены

-          Хәзинә эзләү

-          Кар йомарламы

-          Пазл яки мозаика

-          Зигзак алымы (пычкы алымы)

Мин үземнең эшемдә кайберләрен генә кулланам.

-          Парлы эш

1)Кайсы зуррак?Ручкамы, карандашмы?Ничә см?

 

2) Әгәр

1)         А һәм (Марс - планета) – хак аңлатма,

2)         В һәм (Марс -планета) – ялган аңлатма,

3)         С яисә (Кояш – Җирнең иярчене) – хак аңлатма,

4)         D яисә (Кояш – Җирнең иярчене) – ялган аңлатма

булса, A, B, C, D логик үзгәрешлеләренең кыйммәтләрен табыгыз.

Мозговой штурм

Идеяләр генерациясе өчен кулланыла. Ныклы регламент саклана. Группада рольләр бүленә (әйдәп баручы, секретарь, хранометрист(вакыт һәм ярыш өчен җаваплы кеше). Группада коллектив уртак карарга килгәннән соң һәр группа үзенең җавабын сөйли (әйтә).

(Үрнәк өчен кайбер биремнәр)

1)Алия 1,5 кг кара миләш, 1,2 кг алма, 800 гр чикләвек сатып алды. Алия алган продуктларын 3 кг сыешлы  пластик пакетта өенә алып кайтып җиткерерме?

2)Нәрсә ул процент? Дәфтәргә язарга, элегрәк «процент» сүзен кайда очраткан идегез? Шул сүз кергән әйтем һәм мәкальләрне язарга.100% ышанып әйтәм дигәнне ничек аңлатасыз? 3) Бирелгән фигураның мәйданын исәпләргә.

-           

-         

4)Кызык мәсьәләләр

1.Әхнәф  10  метрлы  бауны  2  шәр  метрлыга  бүлгән. Ул  бауны  ничә  урыннан  кискән? Сызып  күрсәт. (4)

2. Биш таякның ничә очы бар? Ә биш ярымның? (10,12)

3.Кушу гамәлләрен генә кулланып, биш 2 ледән 28 санын яз. (22+2+2+2=28)

4. 37 санын биш 3 ле ярдәмендә языгыз. (33+3=3:3=37)

5.24 санын нинди өч бертөрле цифр ярдәмендә язып була? (22+2 яки 8+8+8)

6.Пар ат 20 км юл үтсә, һәр ат ничә км юл үтә? (20 км)

7.. 2 кулда 10 бармак. 10 кулда ничә бармак? (50 бармак)

8 .Гаиләдә җиде малай. Һәр малайның сеңлесе бар. Гаиләдә ничә кыз бала бар? (1)

9. Урамнан әтисе белән малай, бабасы белән онык бара. Урамнан ничә кеше бара? (3).


“Дәвам ит” уены Группа белән чылбыр тәртибендә төрле биремнәрне үтәүгә нигезләнгән. Төрле предмет дәресләрендә үткәреп була (мәсәлән, картина яки рәсемне тасфирлауда, әйләнә- тирә дәресләрендә берәр җәнлек, табигый зона турында сөйләгәндә).

(Үрнәк өчен кайбер биремнәр)

1)Закончалыкны табып, рәтне дәвам итәргә:

1,3,4,7,11,18….

2,8,3,7,4,6…..

2)Бизәкне дәвам ит

 

Хәзинә эзләү

Укытучы сораулар төзи. Сораулар фактларны белү, аңлауны таләп итә. Укучылар яки группа интернет ресурслар, дәреслек, өстәмә әдәбият кулланып җавап бирергә тиеш.

  1. Нәрсәгә таянып бер рәткә берләштерелгән?:

121, 40, 31, 22  (суммасы бунча)
2,
50,200 (беренче хәрефе буенча)
1,
2,5, (хәрефләр саны буенча)

2)Телдән испләү

9 га тапкырлау (кул бармаклары белән)    6Х9

Икеурынлы саннарны 11 гә тапкырлау     (16Х11)

Слайд 13. Группада эш түбәндәге алгоритмга нигезләнеп башкарыла:

1.Биремне аңлау өчен кабатлау.

2. Шартларны анализлау (биремне чишү өчен белем чикләрен билгеләү).

3. Группаның бөтен әгъзалары белән версияләр күрсәтү.

4.Версияләрне нигезләү, тикшерү, туры килмәгәннәрен төшереп калдыру.

5. Уртак фикергә килү.

6. Чишелешне анализлау. Рәсмиләштерү.

7. Группада чыгышны сөйләп карау.

8.  Чишелешне тәкъдим итү.

Слайд 14. Группада эшләгәндә түбәндәге кагыйдәләрне  үтәргә кирәк:

-          Тыныч һәм ачык итеп сөйләш;

-          Эш буенча гына сөйләш;

-          Чират буенча сөйләш;

-          Ишәрә белән җавап бир;

-          Каршы килгәндә яки килешкәндә әйтүчегә кара;

-          Сөйләшүдә һәр кеше катнашсын;

-          Бер-береңә исем белән эндәш.

 

Аралашу  культурасы формалаштыру түбәндәге этаплардан тора:

 

1 этап- бер- береңе тыңлый һәм үз фикереңе әйтә белергә өйрәнәбез.

2 этап- диалог алып барырга һәм үз юрамаңы дәлилләргә өйрәнәбез.

3 этап- сораулар бирергә һәм капма-каршы дәлилләр бирергә өйрәнәбез.

4 этап- конфликтларны чишәргә өйрәнәбез һәм диалог алып бару күнекмәләрен камилләштерәбез.

 

Слайд 15. . Группалы эшкә биремнәр сайлау принциплары.

Биремнәрне дөрес итеп сайлау бик мөһим.

1. Группада эшләгәндә, һәр кеше аерым эшләгәндәгегә караганда, сизелерлек яхшырак нәтиҗә булырлык, зур күләмле эш таләп итә торган  биремнәр,

индивидуаль рәвештә башкарып булмый торган, группа белән эшләүгә корылган, төрле белем һәм күнекмәләр сорый торган биремнәр,

иҗади фикерләү таләп итә торган биремнәр бирергә.

2. Эшнең эчтәлеге укучылар өчен кызыклы булырга тиеш.

3. Катлаулылыгы буенча биремнәр аңлаешлы булырга тиеш.

4. Биремнәр проблемалы, аерым танып белү авырлыгы тудырырга, булган белемнәрне актив куллану өчен мөмкинлек тудырырга тиеш.

Слайд 16   . Группалы эшне оештырганда түбәндәге нәтиҗәләргә ирешәбез:

-группада эшләү алымнары мөһим тормыш күнекмәләренә өйрәтә;

-өлгерешне яхшырта;

-Укуга мотивация формалаштыра;

-Һәркемне өйрәтергә була;

-дифференциаль якын килү саклана;

-группада эшләү балага үзен күрсәтергә булыша;

-дуслык ныгый;

-шәхесара мөнәсәбәтләр яхшыра;

- коллективта психологик комфорт урнаша.

Слайд 17.  Эффектлы группалы эшне оештырырга теләгәндә  нәрсә эшләргә ярамый:

- Ике йомшак укучыдан пар төзергә;

- Бер группага гына игътибар биреп, калганнарын “онытырга”;

-Хаталарны төзәтергә (укучылар үзләре сораган очракта гына төзәтергә ярый);

-Катнашучыларга басым ясарга яки фикерләрен әйтергә комачауларга;

- Укучыларның җавапларын төзәтергә яки тәнкыйтләргә, бу эшне укучылар яхшы мөнәсәбәттә үзләре башкарырга тиеш;

- Катнашучылар җавап бирә ала торган сорауларга җавап бирмәскә;

- Группалы эш башында класс буенча йөрергә, укучылар янында торырга кирәкми: укучылар еш кына үз фикерләрен укытучы барында әйтергә ояла,курка. Эш ахырында, укытучы да кушылырга мөмкин: тыңлый, юнәлеш бирә, сорауларга җавап бирә ала.

- Бергәләп эшләргә теләмәгән балаларны мәҗбүр итәргә ярамый;

-Аерым эшләргә теләгән укучыга күчеп утырырга рөхсәт бирергә;

- Группалы эш  I-II сыйныфларда 10-15 минут, III- IV сыйныфларда 20-30 минуттан артмаска тиеш;

- Сыйныфта абсолют тынычлыкны таләп итәргә ярамый, чөнки укучылар уртак “хезмәт җимеше” тәкъдим иткәнче фикерләре белән алышырга тиешләр;-Уртак эштә катнашудан мәхрүм итеп җаза бирергә ярамый.

Группалы эштә тиз нәтиҗәләр көтәргә ярамый, барысы да практик яктан үзләштерелә. Гади аралашу формалары үзләштерелмичә, катлаулырак эш төрләренә күчәргә кирәкми. Вакыт, практика, хаталарны тикшерү кирәк.Бу укытучыдан түземлелек һәм зур тырышлык сорый торган эш.


Актаныш муниципаль районы м униципаль бюд ж ет белем бирү учреждениесе “Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Актаныш муниципаль районы м униципаль бюд ж ет белем бирү учреждениесе “Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Хәерле көн хөрмәтле коллегалар!

Хәерле көн хөрмәтле коллегалар!

Уңышлы аралаша белү күнекмәләрен үстерү (тыңлый һәм бер-береңне ишетә белү, диалог төзи белү, сораулар бирә белү һ

Уңышлы аралаша белү күнекмәләрен үстерү (тыңлый һәм бер-береңне ишетә белү, диалог төзи белү, сораулар бирә белү һ

Аерым билгеләр укытучы яки укучы тарафыннан бирелә

Аерым билгеләр укытучы яки укучы тарафыннан бирелә

Мозговой штурм Идеяләр генерациясе өчен кулланыла

Мозговой штурм Идеяләр генерациясе өчен кулланыла

Нәрсәгә таянып бер рәткә берләштерелгән?: 121, 40, 31, 22 (сумм асы бунча ) 2, 50 ,20 0 ( беренче хәрефе буенча ) 1, 2, 5,…

Нәрсәгә таянып бер рәткә берләштерелгән?: 121, 40, 31, 22 (сумм асы бунча ) 2, 50 ,20 0 ( беренче хәрефе буенча ) 1, 2, 5,…

Эшнең эчтәлеге укучылар өчен кызыклы булырга тиеш

Эшнең эчтәлеге укучылар өчен кызыклы булырга тиеш

Сыйныфта абсолют тынычлыкны таләп итәргә ярамый, чөнки укучылар уртак “хезмәт җимеше” тәкъдим иткәнче фикерләре белән алышырга тиешләр;-Уртак эштә катнашудан мәхрүм итеп җаза бирергә ярамый

Сыйныфта абсолют тынычлыкны таләп итәргә ярамый, чөнки укучылар уртак “хезмәт җимеше” тәкъдим иткәнче фикерләре белән алышырга тиешләр;-Уртак эштә катнашудан мәхрүм итеп җаза бирергә ярамый
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
24.03.2017