Преподавание татарского языка русскоязычным учащимся.
Оценка 4.8

Преподавание татарского языка русскоязычным учащимся.

Оценка 4.8
Исследовательские работы
docx
психологическая работа +2
Взрослым
22.01.2017
Преподавание  татарского  языка  русскоязычным  учащимся.
Публикация является частью публикации:
Татар телен өйрүнү системасы..docx
Альмира ИБРАГИМОВА, учитель татарского языка и татарской литературы средней школы №2 пгт Васильево, Зеленодольского района. ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕ. Эшнең эчтәлегендә үз эшемдә кулланыла торган материалны Бу эшне башкаручы: Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Васильево бистәсенең 2 нче номерлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Ибраһимова Альмира Хәмзә кызы. Эшнең эчтәлегендә үз эшемдә кулланыла торган материалны кертергә уйладым. Эшемнең максаты буларак : укучыларның татар телен- чит тел буларак өйрәнгәдә, белемне үстерү өчен төрле формалар куллану. Шулай ук, без, укытучылар буларак, бүгенге көндә укучыларны тормыштагы кирәкле булачак таләпләре буенча әзерләргә тиеш, дип уйлыйм. Башка милләттәге балалар булганлыктан, миңа татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә һәрвакыт укучының теманы аңлаганы һәм аңламаганы да күз алдымда тора. Шуңа күрә, материалны ике телдә аңлатырга туры килә. Шулай ук, дәрестә төрле бала утыра: бик тиз материалны отып ала торган бала да бар, бик авыр итеп хәтерендә калдыручы бала да шактый. Бала дәрестә укытучы әйткәнне һәм сөйләгәнне аңламаса, фәнне өйрәнүгә баланың кызыксынуы югала. Үз эшемдә мин татар телен рус теле белән чагыштырма формада үткәрергә булдым. Өй эшен дә әзерләгәндә дәрестә үткәнне генә бирергә тырышам. Шуңа күрә үзем өчен, дәресләрдә үз системамны кулланырга булдым. Балалар, дәрестә бер тәртипкә бик тиз күнәләр. Укытучы өчен, бәлки бу өстәмә эш тә, ләкин укучылар бу тәртипкә бик тиз өйрәнеп китәләр. Минем өчен, беренчедән, татар теленә карата игътибарсызлык гаҗәпләндерә иде, чөнки татар телен укытуга керткәндә, дәреслекләр дә азрак иде. Бүгенге көндә бу мәсьәлә артта калды, дәреслекләр шактый, методик кулланмалар да җитәрлек. Без, укытучылар - үзебез , безнең дәреләребезгә карата игътибарлык үссен өчен, шактый гына көч куярга тиеш. Үземнең системама башта шундый максат куйдым: татар теле дәресләре белән татар әдәбияты дәресләре бәйләнештә барырга тиеш. Татар әдәбияты дәресләрендә алынган текстларын татар телендә грамматик күнегүләр итеп, алып була. Теманы аңлату, шулай ук рус теле дәресләре белән бәйләнештә барырга тиеш. Шуңа күрә татар телендә кагыйдәләрне өйрәнгәндә, иң беренче, рус телендә һәрвакыт кабатларга кирәк, дип уйлыйм. Чөнки башка милләт баласының уйлаулары барыбер рус телендә бара. Татар теле дәресләрен бер тәртиптә үткәрергә булдым. Көн саен бер дежур укучы такта янына чыгып, алдагы дәрестә үткән материал буенча биремне эшли. Башта балалар такта янында эшләргә куркып торалар, бераздан бик теләп эшли башлыйлар. Үз дәресләремдә эксперимент формасында: фонетик анализны да, морфологик анализны да, синтаксик анализны да кертеп карадым. Балалар бик тиз яңа сүзләрне хәтерлә-рендә калдыралар. Укучылар татар теле дәресендә сузык авазларны да, тартык авазларны да, сүз төркемнәрен дә, җөмләнең төрләрен дә, җөмләнең баш кисәкләрен дә, иярчен кисәкләре дә хәтерләрендә калдыралар. Җөмләләрне дөрес итеп төзү, чит тел баласына бик авыр. Шуңа күрә, тамыр сүзен дә, сүз ясагыч кушымчасы сүзен дә, модальлек сүзен дә, бәйләгеч сүзен дә кертеп карадым. Бу сүзләрне укучылар бик тиз хәтерләрендә калдыралар. Тагын бер авырлыкны күрдем. Укучылар диктанты язудан бик куркалар. Шуңа күрә, минем тавышыма, интонациямә күндерер өчен бер 3-4 минут дәрес саен кечкенә генә төрле формадагы диктантларны кертә башлыйм. Бүгенге көндә бишенче сыйныфтан укыта башлаган, сигезенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары тыныч кына, шактый күләмле диктантлар яза алалар. Дәреснең икенче этабында, укучыларның җөмлә төзүдә авырлык белән очрашуларын күргәч, мин сүзләрне төрле формада булуына игътибар итергә булдым. Барлык сүз төркемнәренең төрле формалары белән эшне автоматизм рәвешенә китерергә булдым . Моның өчен, дәреснең башында, дәрес саен сүзләрне төрләндерү буенча күнегүләр кертә башладым. Бер төрле материалга укучылар бик аралар, шуңа күрә биремнәрне төрле формада бирергә тырышам. Татар теле бу укучылар өчен, чит тел, шуңа күрә алар өчен, төрле формадагы кулланмалар төзеп карадым. Исемнәрнең,сыйфатларның һәм фигыльләрнең төрләнешен күрү өчен берничә таблицалар төзеп карадым.

Преподавание татарского языка русскоязычным учащимся.

Преподавание  татарского  языка  русскоязычным  учащимся.

Преподавание татарского языка русскоязычным учащимся.

Преподавание  татарского  языка  русскоязычным  учащимся.

Преподавание татарского языка русскоязычным учащимся.

Преподавание  татарского  языка  русскоязычным  учащимся.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
22.01.2017