Электроскоп.
Электр үткәрүче
Һәм электр
үткәрмәүче җисемнәр.
8 класс.
Төзеде: югары квалификацион категорияле
физика укытучысы
Григорьева Лена Ильясовна
Максат: 1. Электроскоп. Электр үткәрүче һәм үткәрмәүче җисемнәр буенча белем һәм күнекмәләр бирү. 2. Укучыларда мәсьәләләрне мөстәкыйль анализлау күнекмәләрен үстерү. 3. Алган белемнәрне практикада куллану.Материал: А.В. Перышкин. “Физика 8”Җиһазлау: мультимейдиный проектор, ноутбук, презентация.
1. Нинди күренешләрне электр күренеше дип атыйлар?
(ышкыгыннын соң үзенә тарту үзлегенә ия булган җисемнәрне электрланган яки электр корылмасы бирелгән диләр)
Сораулар:
2. Ефәккә ышкыган пыяла таякчык нинди корылма ала?
( + уңай)
3. Йонга ышкыган пыяла таякчык нинди корылма ала? ( - тискәре)
4. Электрланган җисемнәр узара ничек тәэсир итешәләр. Ни өчен? (бер-берсенә тартылалар һәм этеләләр)
Электр үткәрүчеләр:
барлык металлар
туфрак
тоз
селте яки кислотаның судагы эремәсе
графит
кеше тәне дә электрны яхшы үткәрә
Мәсьәләләр чишү.
№1
Электроскопның нинди тамгалы корылма белән корылуын ничек белергә була?
(Электроскоп шарына корылма тамгасы алдан билгеле булган таякчыкны китергәндә, аның яфракчыкларының үзләрен тотуы буенча)
№2
Ничек итеп, электроскоп, пыяла таякчык һәм ефәк тукыма кисәге ярдәмендә,җисемнең нинди тамгалы корылма белән корылганын белеп була?
(ефәккә ышкылган пыяла таякчык белән электроскопны корырга. Ул уңай корылмага ия була. Шуннан соң тикшерелә торган җисемне электроскоп шарына якынайтып, электроскоп шарчыкларнының үз-үзләрен тотышын күзәтергә кирәк. Әгәр яфракчыклар арасында почмак зурайса,җисемнең корылмасы уңай була, кимесә тискәре була).
№3
Электроскопка уңай корылган таякчыкны якын китергәндә, шарчыкның һәм тасмачыкларның электр корылмасының нинди тамгалы булуын белегез.(электроскоп корылмаган)
№4
Түбәндә китерелгән материалларның кайсылары үткәргеч, ә кайсылары изолятор булуын күрсәтегез: көмеш,бронза, бакыр купоросы, күмер, пыяла, корыч, графит, пластмасса, тозның судагы эремәсе, ком, бетон, балавыз, алюминий, бакыр, бензин, ефәк, шикәр, шикәрнең судагы эремәсе, һава, бакыр купоросының судагы эремәсе.
Өй эше. Проект әзерләү.
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.